Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхъя китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Яхъя китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Яхъя китабыннан игътибарга лаек фикерләр

МӘСИХНЕҢ җирдәге тормышы һәм хезмәте турында соңгы Яхшы хәбәрне «Гайсәнең яраткан шәкерте», Яхъя язган (Яхъя 21:20). Б. э. якынча 98 елларында Яхъя тәмамлаган Яхшы хәбәр башка өч Яхшы хәбәрдә язылганны бераз гына кабатлый.

Рәсүл Яхъя үз китабын аерым бер максат белән язган. Үзенең язганнары турында ул болай дигән: «Болар... сез Гайсәнең Аллаһы Улы, Мәсих булуына иман итсен өчен һәм, иман итеп, Аның исеме аркылы сезгә тормыш булсын өчен язылды» (Яхъя 20:31). Бу китапның хәбәре безнең өчен бик кыйммәтле (Евр. 4:12).

«МЕНӘ... АЛЛАҺЫ БӘРӘНЕ»

(Яхъя 1:1—11:54)

Гайсәне күргәч, Чумдыручы Яхъя болай дип әйтә: «Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне» (Яхъя 1:29). Гайсә Самарея, Гәлиләя, Яһүдия һәм Үрдүннән көнчыгышта урнашкан җирләрдә вәгазьләп, өйрәтеп һәм могҗизалар эшләп йөргәндә, күп кешеләр аның янына киләләр һәм аңа иман китерәләр (Яхъя 10:41, 42).

Гайсә эшләгән иң күренекле могҗиза — Лазарның терелтелүе. Дүрт көн дәвамында үле булган кешенең яңадан яши башлаганын күргәч, күпләр Гайсәгә иман итә башлый. Әмма баш руханилар һәм фарисейләр Гайсәне үтерер өчен план коралар. Шуңа күрә Гайсә аннан «чүл янындагы бер өлкәгә, Эфраим дигән шәһәргә» китә (Яхъя 11:53, 54).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:35, 40 — Чумдыручы Яхъя янында Әндридән башка тагын нинди шәкерт басып торган? Автор Чумдыручы Яхъяны «Яхъя» дип атый һәм үз китабында үзенең исемен бер дә искә алмый. Шуңа күрә исеме әйтелмәгән шәкерт — бу, күрәсең, Яхшы хәбәрне бәян иткән Яхъя.

2:20 — Нинди Аллаһы йорты «кырык алты ел» төзелгән? Яһүдләр Яһүдия патшасы Һируд торгызган Зеруббабел гыйбадәтханәсе турында әйткәннәр. Тарихчы Иосиф Флавий сүзләре буенча, бу эш Һируд идарәсенең 18 нче елында, яки б. э. к. 18—17 елларда башланган. Гыйбадәтханә һәм башка төп биналар сигез ел эчендә төзелгән булган. Яһүдләр Гайсәгә төзү өчен кырык алты ел кирәк булды дип б. э. 30 елындагы Коткарылу бәйрәме вакытында әйткән. Әмма бу бәйрәмнән соң да гыйбадәтханәдәге төзү эшләре дәвам иткән.

5:14 — Чир гөнаһ кылуның сәбәбе булырга мөмкинме? Һәрчакта да түгел. Гайсә сәламәтләндергән кеше 38 ел дәвамында мирас итеп алынган камилсезлек аркасында чирләгән (Яхъя 5:1—9). Гайсәнең сүзләре хәзер бу кешегә шәфкать күрсәтелгән, ул коткарылу юлы белән барырга һәм башка белә торып гөнаһ эшләмәскә тиеш дигәнне аңлаткан. Югыйсә, аның белән чирдән начаррак берәр нәрсә була алган. Ул кичерелмәслек гөнаһ эшләсә, үлемгә лаек булыр иде һәм аның терелтелүгә өмете булмас иде (Мат. 12:31, 32; Лүк 12:10; Евр. 10:26, 27).

5:24, 25 — «Үлемнән тормышка күчкәннәр» дип кемнәр турында әйтелә? Гайсә рухи яктан кайчандыр үле булган, ләкин аның сүзләрен ишеткәч, аңа иман итә башлаган һәм гөнаһ юлын калдырган кешеләр турында әйткән. Алар «үлемнән тормышка күчкәннәр», ягъни Аллаһыга иман иткәнгә үлемгә хөкем ителүдән азат булганнар, һәм аларга мәңге яшәргә өмет бирелгән (1 Пет. 4:3—6).

5:26; 6:53 — «Үзендә тормыш булу» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу сүзләр Гайсә Мәсихкә Аллаһыдан ике махсус сәләт бирелгәнен аңлата: кешеләргә, алар Йәһвәгә яраклы булсын өчен, ярдәм итәргә сәләт һәм үлгәннәрне терелтеп тормыш бирергә көч. Гайсәнең шәкертләре өчен «үзләрендә тормыш булу» мәңгелек тормышка ия булу дигәнне аңлата. Майланган мәсихчеләр андый тормышны күктә яшәр өчен терелтелгәндә алалар. Ә җирдә яшәргә өметләнгән тугры кешеләр мәңгелек тормышны Мәсихнең Меньеллык идарәсе тәмамланганнан соң булачак соңгы сынауны үткәч кенә алачаклар (1 Көр. 15:52, 53; Ачыл. 20:5, 7—10).

6:64 — Гайсә Яһүд Искариотны сайлаганда, аның үзенә хыянәт итәчәген белгәнме? Күрәсең, юк. Әмма б. э. 32 елында Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән: «Сезнең арада берегез иблис». Бәлки, ул вакытта Гайсә Яһүд Искариотның начар юлга басканын күргәндер (Яхъя 6:66—71).

Безнең өчен сабаклар:

2:4. Гайсә Мәрьямгә шуны аңлаткан: Аллаһының суга чумдырылган майланган Улы буларак, ул үзенең күктәге Әтисеннән җитәкчелек алырга тиеш. Гайсә үз хезмәтен башлаган гына булса да, ул үзенең билгеләнгән йөкләмәсен үтәячәк, шул исәптән йолым корбаны итеп үләчәк сәгатьне, яисә вакытны истә тоткан. Аңа Аллаһы ихтыярын үтәргә хәтта Мәрьям кебек якын туганнары да комачауларга тиеш булмаган. Без дә Аллаһыга хезмәт итүдә шулай ук тәвәккәл булырга тиеш.

3:1—9. Яһүдләр башлыгы Никәдимнең үрнәге безгә ике сабак бирә. Беренчедән, Никәдим балта остасының улын Аллаһы җибәргән өйрәтүче итеп танып, басынкылык, аңлау һәм үзенең рухи кеше булуын күрсәткән. Бүгенге чын мәсихчеләргә дә басынкылык кирәк. Икенчедән, Никәдим Гайсә җирдә булганда шәкерт булып китмәгән. Бәлки, ул моны кешеләрдән курыкканга, Синедриондагы урынын югалтырга теләмәгәнгә яки байлык яратканга эшләмәгәндер. Без моннан мөһим сабак алабыз: җәфалану баганабызны алып Гайсә артыннан барырга безгә андый нәрсәләр комачауларга тиеш түгел (Лүк 9:23).

4:23, 24. Гыйбадәт кылуыбыз Аллаһыга яраклы булсын өчен, ул Изге Язмаларда язылган хакыйкать буенча булырга тиеш һәм изге рух белән җитәкчелек ителергә тиеш.

6:27. «Мәңгелек тормыш бирә торган ризык өчен тырышыгыз» дигән сүзләр рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерер өчен тырышлыклар куярга кирәк дигәнне аңлата. Шулай эшләгәндә без бәхетле (Мат. 5:3).

6:44. Йәһвә үзе безнең турыда кайгырта. Ул безне үз Улына җәлеп итә. Моның өчен ул вәгазь эшен куллана һәм изге рухы белән рухи хакыйкатьләрне аңларга һәм тормышыбызда кулланырга ярдәм итә.

11:33—36. Хисләребезне күрсәтү көчсезлек түгел.

АЛДА ДА АНЫҢ АРТЫННАН БАР

(Яхъя 11:55—21:25)

Б. э. 33 елының Коткарылу бәйрәме якынлашып килә, һәм Гайсә Бәйтәниягә кайта. Тугызынчы нисанда ул Иерусалимга яшь ишәккә утырып керә. Унынчы нисанда Гайсә яңадан гыйбадәтханәгә килә. Аның: «Атам! Исемеңне данла»,— дигән сүзләренә җавап итеп күктән тавыш болай ди: «Мин данладым һәм данлаячакмын» (Яхъя 12:28).

Коткарылу бәйрәменең кичке ашын ашаганда, Гайсә үз шәкертләренә соңгы киңәшләр бирә һәм алар өчен дога кыла. Аннары аны кулга алалар, газаплыйлар һәм баганага кадаклап үтерәләр, аннан соң Гайсә терелтелә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

14:2 — Гайсә үзенең тугры шәкертләре өчен ничек «урын әзерләячәк»? Гайсә Аллаһы алдына басып һәм үз канының бәясен кулланып, яңа килешүне расларга тиеш булган. Мәсих шулай ук патша хакимлеге алырга һәм аннан соң майланган шәкертләренең күктәге тормыш өчен терелтелүе башланырга тиеш булган (1 Тес. 4:14—17; Евр. 9:12, 24—28; 1 Пет. 1:19; Ачыл. 11:15).

19:11 — Гайсә Пилатка үзен тапшырган кеше турында әйткәндә, Яһүд Искариот турында әйткәнме? Гайсә Яһүд яки башка берәр кешене генә түгел, ә үзен үлемгә тапшырган бар кешеләрне күздә тоткан. Бу Яһүд, «баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә» һәм хәтта Барабны азат итәргә сораган «халык» булган (Мат. 26:59—65; 27:1, 2, 20—22).

20:17 — Ни өчен Гайсә Магдалалы Мәрьямгә «миңа тотынып торма» (ЯД) дип әйткән? Мәрьям, күрәсең, Гайсәгә бик нык тотынган, чөнки ул Гайсә күккә күтәрелер һәм ул аны башка беркайчан да күрмәс дип уйлаган. Гайсә үзенең китмәгәненә ышандырыр өчен, Мәрьямгә шәкертләргә үзенең терелүе турында сөйләргә кушкан.

Безнең өчен сабаклар:

12:36. «Яктылык балалары» булыр өчен, яисә яктылык таратучы булыр өчен, безгә Аллаһы Сүзеннән, Изге Язмалардан, төгәл белем алырга кирәк. Аннан соң бу белемне без башкаларны рухи караңгылыктан Аллаһы яктылыгына чыгарыр өчен кулланырга тиеш.

14:6. Аллаһы хуплавын без Гайсә Мәсих аша гына ала алабыз. Гайсәгә иман итеп һәм аның үрнәге буенча эш итеп кенә без Йәһвәгә якынлаша алабыз (1 Пет. 2:21).

14:15, 21, 23, 24; 15:10. Аллаһы ихтыярына буйсыну безгә Йәһвә һәм аның Улының яратуында калырга ярдәм итә (1 Яхъя 5:3).

14:26; 16:13. Йәһвәнең изге рухы безне өйрәтә һәм белгәннәребезне искә төшерә. Ул шулай ук рухи хакыйкатьләрне ача. Димәк ул безгә белем, акыллылык, аңлау, уйлап эш итүчәнлек һәм фикер йөртү сәләтен үстерергә ярдәм итә ала. Шуңа күрә без догаларыбызда һәрвакыт изге рух сорарга тиеш (Лүк 11:5—13).

21:15, 19, ЯД. Гайсә Петердән ул аны «боларга», ягъни алар алдында булган балыкка, караганда күбрәк яратамы дип сораган. Шулай итеп Гайсә Петергә сайлау ясарга кирәк икәненә басым ясаган: я бар вакытын Аллаһыга хезмәт итүгә яки балыкчы булуга багышларга. Яхъя китабын карап чыгу Гайсәне, башка нәрсәләргә караганда, чын күңелдән яратырга дәртләндерсен. Әйдәгез алда да Гайсә артыннан тугры барыйк.

[31 биттәге иллюстрация]

Никәдим үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?