Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьлегеңдә үзеңне яратучыны искә ал

Яшьлегеңдә үзеңне яратучыны искә ал

Яшьлегеңдә үзеңне яратучыны искә ал

«Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал» (ВӘГ. 12:1, 2).

1. Йәһвә яшь мәсихчеләргә ышанычын ничек күрсәтә?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ өчен яшь мәсихчеләр җиргә төшкән чык кебек кадерле һәм матур. Ул аның Улы «куәтен күрсәтер көнне» яшьләр Мәсихкә хезмәт итәр өчен үзләрен әзерлек белән тапшырачаклар дип алдан ук әйткән (Мәд. 109:3). Бу пәйгамбәрлек күп кешеләр Аллаһыга буйсынмыйча, үз-үзләрен һәм акчаны гына яратып һәм үзсүзлеләнеп яшәгән көннәрдә үтәлергә тиеш. Әмма Йәһвә аның яшь хезмәтчеләре андый булмаячак икәнен белгән. Яшь кардәшләр, Аллаһы сезгә бик ышана!

2. Нәрсә ул Йәһвәне истә тоту?

2 Аллаһы яшьләрнең үз Яратучыларын истә тотканын күреп шатлана (Вәг. 12:1, 2). Әмма Йәһвәне истә тоту — бу аның турында уйлау гына түгел. Аны истә тоту бу аңа шатлык китерүче эшләр башкару, һәр көн аның законнары һәм принциплары буенча яшәү. Бу шулай ук Йәһвә безне иң яхшы юл белән алып бара икәненә ышанып, аңа өметләнеп яшәү (Мәд. 36:3; Ишаг. 48:17, 18). Синең үз Яратучыңа андый ышанычың бармы?

«Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен»

3, 4. Гайсәнең Йәһвәгә өметләнгәнен нәрсә күрсәтә, һәм ни өчен безгә дә аңа өметләнү мөһим?

3 Гайсә Мәсих Аллаһыга өметләнгән, һәм бу яктан иң яхшы үрнәк калдырган. Ул Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 да язылган сүзләр буенча яшәгән: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер». Гайсә суга чумдырылу үткәч, тиздән аны Шайтан сынаган: Иблис аңа бу дөньяның хакимлеген һәм данын тәкъдим иткән (Лүк 4:3—13). Әмма Гайсә алданмаган. Ул чын «байлык, хөрмәт һәм тормыш» — бу «тыйнак булу, Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү» икәнен белгән (Гыйб. сүз. 22:4).

4 Бүген дөнья белән комсызлык һәм эгоизм идарә итә. Шуңа күрә безгә Гайсә үрнәген тоту аеруча мөһим. Шуны истә тот: Шайтан Йәһвәнең хезмәтчесен дөрес юлдан — мәңгелек тормышка алып бара торган юлдан — читкә алып китәр өчен бар көчен куячак. Ул бар кешеләрнең һәлакәткә алып бара торган киң юлдан баруын тели. Үзеңне алдарга юл куйма! Үзеңне Яратучыны һәрвакыт истә тот! Һәрнәрсәдә аңа өметлән, һәм тиздән булачак «чын тормышка» нык тотын (1 Тим. 6:19).

Яшьләр акыллы булыгыз!

5. Синеңчә, бу дөнья белән нәрсә булачак?

5 Үз Яратучыларын истә тотучы яшьләр үз яшьтәшләреннән күпкә акыллырак. (Мәдхия 118:99, 100 не укы.) Алар бар нәрсәгә Аллаһы карашы белән карыйлар, шуңа күрә бу дөньяның тиздән юкка чыгачагын аңлыйлар. Бүген кешеләр киләчәк өчен күбрәк борчыла һәм курка. Яшь булсаң да син дә, һичшиксез, моңа игътибар иткәнсеңдер. Кешеләр табигатьне пычрата, җирдәге һава торышы үзгәрә, урманнар киселә һәм башка проблемалар туа. Моның турында синең мәктәптә ишеткәнең бардыр. Кешеләрне бу проблемалар бик нык борчый, әмма Йәһвә Шаһитләре генә бу үзгәрешләрнең Шайтан дөньясына ахыр килүен күрсәтүче билгенең өлеше икәнен белә (Ачыл. 11:18).

6. Кайбер яшь мәсихчеләр нинди тозакка эләккән?

6 Кызганычка каршы, кайбер яшь мәсихчеләр рухи яктан йоклап киткәннәр һәм бу дөньяга әз вакыт калганын онытканнар (2 Пет. 3:3, 4). Икенчеләр бозык дуслар йогынтысына бирелеп яки порнографиягә ияләшеп, авыр гөнаһ кылганнар (Гыйб. сүз. 13:20). Бу дөньяның ахыры бик якын, шуңа күрә бүген Аллаһы илтифатын югалту ахмаклык булыр иде! Бер вакыйгага игътибар итик. Б. э. к. 1473 елда Исраил халкы Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан Моав тигезлекләрендә урнашкан. Аннан соң нәрсә булган?

Алар керә алмаганнар

7, 8. а) Моав тигезлекләрендә Шайтан нинди хәйлә уйлап чыгарган? б) Бүген Шайтан нинди хәйлә куллана?

7 Ул көннәрдә Шайтан исраиллеләргә вәгъдә ителгән мирасны алырга комачауларга теләгән. Башта ул Аллаһы халкын Бильям пәйгамбәр аша каһәрләргә план корган. Бу план тормышка ашмагач, ул хәйләлерәк тозак уйлап чыгарган һәм исраиллеләр Аллаһы фатихасын югалтсын өчен яңа план корган. Моавның чибәр хатыннары Аллаһы халкын юлдан яздырган, һәм Шайтан үз максатына тулысынча ирешә алмаса да, зур зыян китергән. Исраил ир-атлары Моав кызлары белән әхлаксызлык кылып, Багал-Пигур илаһына табына башлаганнар. Вәгъдә ителгән җир — аларның кыйммәтле мирасы — бик якын булса да, 24 000 исраилле үз гомерен югалткан. Нинди аяныч хәл! (Сан. 25:1—3, 9).

8 Безнең тагын да яхшырак мирасыбыз бар: без Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяга якынлашып киләбез. Шайтан кабат Аллаһы халкын әхлаксызлык тозагына эләктерергә тырыша. Бу дөнья нормалары бик түбән төшкән: әхлаксызлыкны инде бозык тәртип дип санамыйлар, ә гомосексуализм бу кешенең шәхси сайлавы дип саныйлар. Бер апа-кардәш болай ди: «Аллаһы гомосексуализм белән никахсыз җенси мөнәсәбәтләрне бозык эшләр дип саный. Әмма балаларым моның турында өйдә һәм Патшалык Залында гына ишетә».

9. «Җенси теләк» көчле булганда нинди хисләр туа, һәм алар белән ничек көрәшергә?

9 Үз Яратучыларын истә тоткан яшь мәсихчеләр шуны белә: җенси мөнәсәбәтләр — Аллаһының махсус бүләге, һәм бу бүләк тормышның изгелеге һәм балалар табу белән бәйле. Андый мөнәсәбәтләр Аллаһы урнаштырган тәртип буенча никахта гына рөхсәт ителә (Евр. 13:4). Әмма «җенси теләк» көчле булганда, ягъни яшьлек чорында, әхлакый чисталыкны саклау аеруча авыр, чөнки ул вакытта андый теләк акыллы карарлар кабул итәргә комачауларга мөмкин (1 Көр. 7:36, искәрмә). Бозык уйлар туганда, нәрсә эшләргә? Йәһвәгә ялварып дога кылу уйларыңны саф булган нәрсәләргә борырга булышачак. Йәһвә үзенә эчкерсез дога кылучы кешеләрне ишетә. (Лүк 11:9—13 ны укы.) Шулай ук рухи яктан ныгытучы сөйләшүләр бозык фикерләрдән качарга ярдәм итәчәк.

Дөрес максатлар куй!

10. Нинди караштан качарга һәм үзеңә нинди сораулар бирергә кирәк?

10 Бу дөньядагы күп яшьләр «вәхисез» булганга, ягъни Аллаһы җитәкчелеген белмәгәнгә, һәм аларның киләчәккә нык өметләре булмаганга, үзләрен һәм үз тән теләкләрен канәгатьләндереп яши (Гыйб. сүз. 29:18). Алар Ишагыйя көннәрендәге Аллаһыга тугры булмаган исраиллеләргә охшаш: исраиллеләр «шатланып-куанып... ит ашап һәм шәраб эчеп» яшәгәннәр (Ишаг. 22:13). Андый кешеләрдән көнләшеп яшәү урынына, Йәһвә үзенә тугры булганнарга бүләк итәчәк кыйммәтле өмет турында уйлану яхшырак булыр. Син яңа дөньяны түземсезлек белән көтәсеңме? Син «куанычлы өметнең» тормышка ашуын көтеп, «төпле» тормыш алып барырга тырышасыңмы? (Тит. 2:12, 13). Бу сорауларга җавап тормышыңда нәрсә беренче урында тора һәм максатың нинди икәнен ачыклаячак.

11. Ни өчен яшь мәсихчеләргә мәктәптә яхшы укырга кирәк?

11 Бу дөнья кешеләре яшьләрнең үз көчләрен дөньяви максатларга багышлавын тели. Әлбәттә, мәктәптә укыйсың икән кирәкле белем алыр өчен сиңа тырышып укырга кирәк. Әмма шуны истә тоту мөһим: максатың яраклы эшне табу гына түгел, ә мәсихче җыелыш өчен файдалы булу һәм Патшалыкның оста вәгазьчесе булу. Ә моның өчен аралашырга өйрәнергә, логикага нигезләнеп фикер йөртергә, шулай ук кешене хөрмәт итеп һәм тыныч кына үз фикерләреңне әйтеп бирергә өйрәнергә кирәк. Әмма шунсын әйтергә кирәк: иң яхшы белемне яшьләр Изге Язмаларны өйрәнгәндә һәм аның принципларын үз тормышларында кулланганда алалар. Шулай итеп алар бәхетле һәм мәңгелек тормыш өчен нигез салалар. (Мәдхия 1:1—3 не укы.) *

12. Мәсихче гаиләләр кемнән үрнәк алырга тиеш?

12 Борынгы Исраилдә әти-әниләр үз балаларын өйрәтүгә җитди караганнар. Алар балалары белән тормышның бар өлкәләренә кагылышлы сорауларны карап чыкканнар һәм аеруча рухи сорауларга зур игътибар биргәннәр (Кан. 6:6, 7). Яшь исраиллеләр үз әти-әниләрен һәм Аллаһыдан куркып яшәгән башка кешеләрне тыңлаганда белем алганнар һәм шулай ук акыллы, зирәк, төпле булырга һәм аңлау белән эш итәргә өйрәнгәннәр. Алар андый сыйфатларга Аллаһы һәм аның әмерләре турында белем алганда ия булганнар (Гыйб. сүз. 1:2—4; 2:1—5, 11—15). Мәсихче гаиләләрнең дә белем алуга шундый ук карашы булырга тиеш.

Сине яратканнарны тыңла

13. Яшь мәсихчеләр нинди киңәшләр ишетә, һәм ни өчен аларга сак булырга кирәк?

13 Бүгенге яшьләр киңәшләрне күп чыганаклардан, шул исәптән үзләренең бу дөньяда уңышларга ирешергә дәртләндергән укытучыларыннан да ишетә. Әмма киңәшне кабул итәргә ашыкма. Дога кыл һәм Аллаһы Сүзендәге, шулай ук ышанычлы хезмәтче тарафыннан бирелгән басмалардагы принципларны исәпкә алып, үзеңә бирелгән киңәш турында уйлан. Изге Язмаларны өйрәнгәндә син шуны белдең: Шайтан яшьләрне һәм тәҗрибәсезләрне юлдан яздырыр өчен махсус тырышлыклар куя. Мәсәлән, Гадән бакчасында тәҗрибәсез Хаува аңа бернинди яхшылык теләмәгән ят затны, Шайтанны тыңлаган. Хаува аңа карата үз яратуын кат-кат күрсәткән Йәһвәне тыңлаган булса, тормышы гел башка булыр иде (Ярат. 3:1—6).

14. Ни өчен Йәһвәне һәм мәсихче әти-әниләрне тыңлау мөһим?

14 Бөек Барлыкка Китерүче сине дә ярата, һәм аның мәхәббәте эчкерсез һәм риясыз. Ул синең хәзер һәм мәңге бәхетле булуыңны тели! Шуңа күрә ул, әти буларак, наз белән сиңа һәм бар хезмәтчеләренә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Менә юл, шул юлдан барыгыз» (Ишаг. 30:21). Әти-әниең Йәһвәне чын күңелдән ярата икән, алар сиңа ярдәм итә ала. Үз тормышыңда максатлар куйганда аларның киңәшен тыңла (Гыйб. сүз. 1:8, 9). Чөнки алар синең мәңгелек тормыш белән яшәвеңне тели, ә бу шушы дөньяның байлыгы һәм даны белән чагыштырганда күпкә кыйммәтлерәк (Мат. 16:26).

15, 16. а) Йәһвә турында әйткәндә без нәрсәгә ышанабыз? б) Варух мисалы нинди сабак бирә?

15 Үзләрен Яратучыны истә тотучылар гади тормыш алып барырга тырышалар, чөнки Аллаһының «сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам» дигән сүзләренә ышаналар. (Еврейләргә 13:5 не укы.) Мондый караш бу дөнья карашына каршы килә, шуңа күрә бу дөнья рухы безгә зыян китермәсен өчен сак булырга кирәк (Эфес. 2:2). Иремиягә булышкан Варух мисалын карап чыгыйк. Ул авыр көннәрдә яшәгән, бу Иерусалимның б. э. к. 607 елда җимерелүе алдыннан булган.

16 Күрәсең, Варухның яхшырак яшисе килгән. Йәһвә моңа игътибар иткән һәм аны үзеңә «бөекне» эзләмә дип йомшак кына кисәткән. Варух басынкылык һәм акыл белән эш иткән: Йәһвәне тыңлаган һәм Иерусалим җимерелгәндә исән калган (Ирем. 45:2—5). Ә Варухның «бөекне» эзләгән, ягъни байлыкны җыйган, әмма Йәһвәне оныткан замандашлары килданилар (бабыллылар) килгәч, бернәрсәсез калганнар, күпләр хәтта үз гомерләрен югалткан (2 Пар. 36:15—18). Варух мисалыннан шуны күрәбез: Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр бу дөнья байлыгы һәм данына караганда күпкә мөһимрәк.

Алардан үрнәк ал

17. Гайсә, Паул һәм Тимуте Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләренә нинди яхшы үрнәк калдырган?

17 Аллаһы Сүзе безгә тормыш юлы белән барырга булыша: анда без үрнәк алырлык яхшы мисаллар табабыз. Гайсә җирдәге иң сәләтле кеше булган, әмма бар көчен кешеләргә мәңгелек тормыш алырга булышыр өчен кулланган, аның өчен иң мөһиме — кешеләргә «Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерү» булган (Лүк 4:43). Йәһвәгә иң яхшысын бирергә теләп, рәсүл Паул акчалы карьерасын калдырган һәм бар вакытын яхшы хәбәр тарату эшенә багышлаган. «Имандагы... улы Тимуте» аңардан үрнәк алган (1 Тим. 1:2). Гайсә, Паул һәм Тимуте андый сайлау ясаганнарына үкенгәнме? Юк! Паул бу дөнья тәкъдим иткәнне Аллаһыга хезмәт итү хөрмәте белән чагыштырганда хәтта «чүп-чар» дип санаган (Флп. 3:8—11).

18. Бер яшь мәсихче нинди үзгәрешләр ясаган, һәм ни өчен ул моңа үкенми?

18 Күп яшь мәсихчеләр Гайсә, Паул һәм Тимутедән үрнәк алалар. Элек акчалы эштә эшләгән бер яшь абый-кардәш болай дип язган: «Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәп, мин яхшы эшче булдым һәм тиз арада эштә югарырак урынга күтәрелдем. Акча ягыннан минем хәлем шактый яхшырса да, мин бушка җил кууымны сизә идем. Компания җитәкчеләренә Аллаһыга тулы вакытлы хезмәт итәргә теләгемне җиткергәч, алар үз фикеремне үзгәртермен дип өметләнеп, миңа шунда ук эш хакын арттырырга вәгъдә иттеләр. Әмма мин нык тордым. Күпләр мине аңламыйча тулы вакытлы хезмәт хакына шундый акчалы карьераны нигә калдырдың дип сорыйлар иде. Җавабым бик гади иде: мин Аллаһыга багышлануым буенча яшәргә тели идем. Хәзер минем тормышымда иң мөһиме — рухи нәрсәләр. Хәзер мин чыннан да бәхетле һәм үз тормышым белән канәгать, моны акча һәм югары урын бирә алмый».

19. Яшь мәсихчеләр өчен иң акыллы сайлау нинди?

19 Бөтен дөнья буенча меңләгән яшь мәсихчеләр шундый ук акыллы сайлау ясаганнар. Кызлар һәм егетләр, киләчәгегезгә кагылышлы сайлаулар ясаганда, Йәһвә көнен исегездә тотыгыз (2 Пет. 3:11, 12). Бу дөньяда уңышка ирешеп яшәргә тырышкан кешеләрдән көнләшмәгез. Ә үзегезне чыннан да яраткан кешеләрнең киңәшләрен тыңлагыз. «Үзегезгә хәзинәне күктә җыегыз», чөнки бу иң зур табыш — мәңгелек тормыш китерә (Мат. 6:19, 20). (1 Яхъя 2:15—17 не укы.) Үз Яратучыгызны истә тотыгыз, һәм ул сезгә мул итеп фатихалар бирәчәк.

[Искәрмә]

^ 11 абз. Югары белем һәм профессия сайлауга кагылышлы сораулар «Күзәтү манарасы» (рус), 2005 ел, 1 октябрь санының 26—31 нче битләрендә карала.

Хәтерлисеңме?

• Йәһвәгә ышанычыбызны ничек күрсәтергә?

• Иң яхшы өйрәтү нинди?

• Без Варух мисалыннан нинди сабаклар алабыз?

• Безгә яхшы үрнәк кем бирә һәм кайсы яктан?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Иң яхшы итеп Йәһвә өйрәтә

[15 биттәге иллюстрация]

Варух Йәһвәне тыңлаган һәм Иерусалим юк ителгәндә исән калган. Синең өчен нинди сабак?