Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Һәрнәрсәдә Аллаһы җитәкчелеген эзлә

Һәрнәрсәдә Аллаһы җитәкчелеген эзлә

Һәрнәрсәдә Аллаһы җитәкчелеген эзлә

«Ул гомердән гомергә безнең Аллабыз; Ул без үлгәнче безнең юлбашчыбыз булыр» (МӘД. 47:15).

1, 2. Ни өчен үз акылыбызга түгел, ә Йәһвә җитәкчелегенә таянырга кирәк, һәм моңа кагылышлы нинди сораулар туа?

ФАЙДАСЫЗ яки хәтта зарарлы нәрсәләр турында сүз барганда, без җиңел генә алданырга мөмкин (Гыйб. сүз. 12:11, ЯД). Мәсихчеләр өчен тыелганны эшләргә теләгебез нык булса, йөрәгебез, гадәттә, моны эшләр өчен ышандырырлык сәбәпләр эзли башлый (Ирем. 17:5, 9). Мәдхия җырлаучы Йәһвәдән: «Яктылыгың һәм хакыйкатеңне җибәр; алар мине ияртеп йөртсеннәр»,— дип сорап, акыллы эш иткән (Мәд. 42:3). Ул үзенең камил булмаган акыллылыгына түгел, ә Йәһвәгә таянган, чөнки Аллаһы аның өчен иң яхшы җитәкчелек чыганагы булган. Безгә дә, мәдхия җырлаучы кебек, җитәкчелекне Аллаһыдан эзләргә кирәк.

2 Әмма ни өчен Йәһвәнең җитәкчелеге иң яхшы? Аллаһыдан җитәкчелекне нинди очракларда сорарга кирәк? Аның җитәкчелеге файда китерсен өчен нинди сыйфатлар кирәк? Йәһвә безнең белән бүген ничек җитәкчелек итә? Бу мөһим сорауларга җавапны без шушы мәкаләдән алырбыз.

Ни өчен Йәһвә җитәкчелеге ышанычлы?

3—5. Ни өчен Йәһвә җитәкчелеге иң ышанычлы?

3 Йәһвә — безнең күктәге Атабыз (1 Көр. 8:6). Ул безнең турыда барысын белә һәм безнең йөрәктәгене күрә (1 Пат. 16:7; Гыйб. сүз. 21:2). Давыт патша Аллаһыга болай дигән: «Син минем кайчан утырганымны да, кайчан торганымны да беләсең. Син уйларымны ерактан тоясың. Әле авызымны да ачмадым, ә Син, Ходай, минем ни әйтергә теләгәнемне алдан беләсең» (Мәд. 138:2, 4). Йәһвә безне шулхәтле яхшы белә икән, без аның иң яхшы җитәкчелекне бирәчәгенә шикләнергә тиешме? Ул шулай ук чиксез акылга ия. Ул һәрнәрсәне, кеше күрә алмаганны күрә һәм вакыйгаларның ничек тәмамланачагын алдан ук белә (Ишаг. 46:9—11; Рим. 11:33). Ул — «бердәнбер зирәк Аллаһы» (Рим. 16:27).

4 Өстәвенә, Йәһвә безне ярата һәм һәрвакыт безгә иң яхшыны тели (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:8). Ул юмарт һәм безнең турыда кайгырта. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Һәртөрле игелекле һәм камил бүләк югарыдан, яктылыклар Атасыннан килә» (Ягък. 1:17). Аллаһы җитәкчелеге буенча яшәгән кешеләргә аның юмартлыгы зур файда китерә.

5 Йәһвә шулай ук чиксез кодрәтле. Мәдхия җырлаучы аның турында болай дигән: «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында яшәүче кеше Кодрәтленең бөркәве эчендә тыныч тора. Ходайга әйтә: „Сыендыручым һәм яклаучым, әй Аллам, Сиңа ышанып торам“» (Мәд. 90:1, 2). Йәһвәдән җитәкчелек сораганда, без Аллаһының яклавын эзлибез. Каршы килүләр белән очрашканда да без аның ярдәменә өметләнә алабыз. Ул һәрвакыт таяныч бирә һәм һәрчак өметләребезне аклый (Мәд. 70:4, 5; Гыйбрәтле сүзләр 3:19—26 ны укы.) Әйе, Йәһвә безнең өчен нәрсә иң яхшысы икәнен белә, безгә иң яхшысын тели һәм безгә иң яхшысын бирә ала. Аның җитәкчелеген кире кагу ахмаклык булыр иде! Әмма нинди очракларда безгә аның җитәкчелеге кирәк?

Безгә нинди очракларда җитәкчелек кирәк?

6, 7. Йәһвә җитәкчелеге безгә нинди очракларда кирәк?

6 Безгә Аллаһы җитәкчелеге гомер буена кирәк. Мәдхия җырлаучы: «Ул гомердән гомергә безнең Аллабыз; Ул без үлгәнче безнең юлбашчыбыз булыр»,— дигән (Мәд. 47:15). Акыллы мәсихчеләр, мәдхия җырлаучы кебек, Аллаһы җитәкчелеген һәрвакыт эзлиләр.

7 Әлбәттә, Аллаһы ярдәме аеруча кирәк булган очраклар да булгалый. Без эзәрлекләүләр, авырулар аркасында яки эшсез калганга «кайгырырга» мөмкин (Мәд. 68:17, 18). Андый очракларда без Йәһвәдән юатуны эзлибез һәм бер дә шикләнмибез: ул безгә нык калырга көч бирәчәк һәм дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәчәк. (Мәдхия 101:18 не укы.) Әмма аның ярдәме безгә башка очракларда да кирәк. Мәсәлән, Йәһвә җитәкчелеге вәгазь эшебез уңышлы булсын өчен кирәк. Йәһвә җитәкчелеге буенча эш итсәк кенә, без ял итү, кием, прическа төрен, дуслар, эш, белем һәм башка нәрсәләрне сайлаганда акыллы карар кабул итә алачакбыз. Аллаһы җитәкчелеге бик күп очракларда кирәк, аларны санап бетерерлек түгел.

Аллаһы җитәкчелеген санга сукмау куркыныч!

8. Хаува тыелган җимешне ашап нәрсә күрсәткән?

8 Шуны истә тоту мөһим: Йәһвә җитәкчелеге буенча эш иткәндә моны чын күңелдән эшләргә кирәк. Аллаһы безне моңа мәҗбүр итми. Йәһвә җитәкчелеген тотмаска дигән карарга беренче булып Хаува килгән. Аның мисалы моңа охшаш карарлар нинди җитди нәтиҗәләргә китерә икәнен күрсәтә. Аны андый адымга этәргән сәбәпне дә искә төшерик. Хаува «яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булырга» теләгән, шуңа күрә тыелган җимешне ашаган (Ярат. 3:5). Шулай эшләп ул үзен Аллаһы урынына куйган: Йәһвә җитәкчелеген кире кагып, нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен үзе хәл итә башлаган. Шулай итеп, ул Йәһвә хакимлеген кире каккан. Хаува үз тормышына үзе хуҗа булырга теләгән. Аның ире Адәм дә шул ук фетнә юлыннан киткән (Рим. 5:12).

9. Кеше Йәһвә җитәкчелеген кире кагып нәрсә күрсәтә, һәм ни өчен үзеңне алай тоту үтә акылсыз?

9 Йәһвә җитәкчелеге буенча яшәмәсәк, без дә аның хакимлеген кире кагабыз булып чыга. Әйтик, кеше порнография карарга ияләшеп киткән. Ул мәсихче җыелышына йөрсә, Йәһвәнең моңа карашын белә. Бозыклык турында безнең арада сүз дә булырга тиеш түгел, ә инде моңа җенси теләк белән карап тору турында әйтәсе дә юк (Эфес. 5:3). Йәһвә җитәкчелеген кире кагып, андый кеше Аллаһы хакимлеген кире какканын һәм аны үзенең Башы итеп санамаганын күрсәтә (1 Көр. 11:3). Бу кеше үзен үтә акылсыз тота, чөнки, Иремия сүзләре буенча, «баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» (Ирем. 10:23).

10. Ни өчен ихтыяр иреген җаваплылык белән кулланырга кирәк?

10 Берәрсе Иремия сүзләре белән ризалашмыйча, Йәһвә ихтыяр иреген биргән икән, без аны ничек телибез шулай куллана алабыз һәм ул безне моның өчен хөкем итә алмый дип әйтергә мөмкин. Әмма шуны онытмыйк: ихтыяр иреге — бу бүләк кенә түгел, ә җаваплылык та. Һәрбер кеше үз сүзләре һәм эшләре өчен Аллаһы алдында җавап бирәчәк (Рим. 14:10). Гайсә: «Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була»,— дигән. Ул шулай ук: «Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлек итү, хурлау кешенең йөрәгеннән чыга»,— дип әйткән (Мат. 12:34; 15:19). Димәк, сүзләребез һәм эшләребез безнең йөрәк торышын ачыклый. Алар чынлыкта безнең нинди икәнебезне күрсәтә. Менә ни өчен акыллы мәсихче һәрнәрсәдә Йәһвә җитәкчелеген эзли. Аллаһы аны «гадел күңелле» дип санап, аңа «яхшылык итәчәк» (Мәд. 124:4).

11. Исраил халкының тарихыннан нинди сабак алабыз?

11 Исраил халкының тарихын искә төшерик. Алар Йәһвә әмерләренә буйсынып, дөрес карарлар кабул иткәндә, Аллаһы аларны яклаган (Ешуа 24:15, 21, 31). Әмма алар еш кына үз ихтыяр иреген дөрес кулланмаган. Иремия көннәрендә Йәһвә алар турында болай дигән: «Алар тыңламадылар һәм колак салмадылар, ә үз явыз йөрәкләренең үзсүзлеләнүе аркасында үз юллары буенча йөрүләрен дәвам иттеләр һәм алга түгел, ә артка бардылар» (Ирем. 7:24—26). Бик кызганыч! Әйдәгез, беркайчан да үз дигәнебезчә генә эш итәргә яратучы булмыйк, үзсүзлеләнеп һәм үз теләкләребезгә ирек биреп, Йәһвә җитәкчелеген кире какмыйк. Артка түгел, ә алга барыйк!

Аллаһы җитәкчелеге буенча яшәр өчен, нәрсә кирәк?

12, 13. а) Йәһвә җитәкчелегенә теләп буйсынырга безне нинди сыйфат дәртләндерә? б) Ни өчен иман кирәк?

12 Йәһвәне ярату безне аның җитәкчелегенә теләп буйсынырга дәртләндерә (1 Яхъя 5:3). Әмма Паул безгә тагын нәрсә кирәк икәнен күрсәткән: «Без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрибез» (2 Көр. 5:6, 7). Ни өчен иман шулхәтле мөһим? Йәһвә безне «дөреслек сукмагы» буенча йөртә, әмма бу сукмак безне бу дөнья байлыгына яки данына алып бармый (Мәд. 22:3). Шуңа күрә без кыйммәтле рухи бүләкне иман күзләребез белән күреп торырга тиеш, ә бу бүләкне без Йәһвәгә хезмәт итеп алабыз (2 Көринтлеләргә 4:17, 18 не укы.) Иман исә безгә гади тормыш алып барганда да канәгать булырга булыша (1 Тим. 6:8).

13 Гайсә хак гыйбадәт кылу фидакарьлек рухы белән бәйле дигән, ә андый рух булсын өчен иман кирәк (Лүк 9:23, 24). Кайбер тугры хезмәтчеләр мохтаҗлыкта яшәп, каршы килүләр, җәберләү, тискәре мөнәсәбәт һәм хәтта каты эзәрлекләүләр белән очрашып зур авырлыклар аша үтә (2 Көр. 11:23—27; Ачыл. 3:8—10). Нык иман аларга шатлык саклап нык калырга булыша (Ягък. 1:2, 3). Андый иман безгә Йәһвә җитәкчелеге буенча эш итү — иң яхшы юл һәм бу юл һәрвакыт фатихалар китерә икәненә нык ышаныч бирә. Тугрылык саклаганнар өчен бүләк һәркайсы вакытлы газаплардан зуррак булачак. Бу һичшиксез (Евр. 11:6).

14. Ни өчен Һаҗәргә басынкылык кирәк булган?

14 Басынкылык та Йәһвә җитәкчелеге буенча яшәргә булыша. Сараның хезмәтчесе Һаҗәрнең мисалына игътибар итик. Сара үзенең балалары булмаганга, Ибраһимга үз хезмәтчесе Һаҗәрне биргән, һәм Һаҗәр балага узган. Ул балага уза алмаган Сарага җирәнеп карый башлаган. Сара аңа «җәбер күрсәтә башлаган» һәм Һаҗәр качкан. Әмма Йәһвә фәрештәсе Һаҗәрне табып: «Хуҗабикәң янына кире кайт та, аңа буйсын»,— дигән (Ярат. 16:2, 6, 8, 9). Һаҗәр, бәлкем, башка җитәкчелекне яхшырак табар иде. Аңа фәрештәнең сүзләрен үтәр өчен, тәкәбберлек сыйфатын калдырырга кирәк булган. Ләкин ул басынкылык күрсәтеп, фәрештә сүзләре буенча эш иткән, һәм аның улы, Исмәгыйл, үз атасының чатырларында туган һәм анда исән-имин үсә алган.

15. Йәһвә җитәкчелеге буенча яшәр өчен, нинди очракларда басынкылык кирәк?

15 Йәһвә җитәкчелеге буенча яшәр өчен, безгә дә басынкы булырга кирәк. Кемдер берәр спорт төрен ярата, әмма бу спорт төрен Йәһвә хупламый икән, аңа үз карашын үзгәртергә кирәк. Кемдер берәрсен рәнҗеткәндер һәм аңа гафу үтенергә кирәк яки хата эшләгән һәм аңа моны танырга кирәк. Ә мәсихче авыр гөнаһ эшләсә? Ул чакта аңа басынкылык күрсәтеп, өлкәннәргә гөнаһы турында сөйләп бирергә кирәк. Берәр мәсихче хәтта җыелыштан чыгарылырга мөмкин, һәм аңа кире җыелышка кайтыр өчен, басынкылык күрсәтеп тәүбә итәргә һәм үзгәрергә кирәк булыр. Бу һәм моңа охшаш очракларда Гыйбрәтле сүзләр 29:23 тәге (ЯД) мондый сүзләрне истә тоту яхшы булыр иде: «Кешене үз тәкәбберлеге басынкы итәр, ә басынкы рухлы дан казаныр».

Йәһвә безнең белән ничек җитәкчелек итә?

16, 17. Аллаһы җитәкчелегенең чыганагы, Изге Язмалар, нинди очракта иң зур файда китерәчәк?»

16 Йәһвәнең иң яхшы җитәкчелеге — бу Аллаһының рухландырылган Сүзе, Изге Язмалар. (2 Тимутегә 3:16, 17 не укы.) Әгәр без авырлыкларны көтеп тормыйча бу китапта җитәкчелек эзләсәк, Изге Язмалар безгә бик күп файда китерәчәк. Бездә Изге Язмаларны һәр көн уку гадәте булырга тиеш (Мәд. 1:1—3). Ул чакта Аллаһының рухландырылган сүзләрен искә төшерү җиңел булачак. Аллаһы фикерләре безнең фикерләр булып китәчәк, һәм без хәтта көтмәгән авырлыкларга да әзер булачакбыз.

17 Шунсы да мөһим: безгә Изге Язмалардан белгәннәребез турында уйланырга һәм дога кылырга кирәк. Изге Язмалар шигырьләре турында уйланганда, без аларны ничек кулланып була икәнен күз алдына китерәбез (1 Тим. 4:15). Җитди авырлыклар белән очрашканда без Йәһвәгә дога кылабыз һәм аңардан җитәкчелек сорыйбыз. Йәһвә рухы Изге Язмалардагы тиешле принципларны искә төшерергә ярдәм итәчәк. Ул принциплар турында без Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны укыганда белдек (Мәдхия 24:4, 5 не укы.)

18. Йәһвә кардәшләр аша ничек җитәкчелек бирә?

18 Йәһвәнең җитәкчелеген без мәсихче кардәшлек аша да алабыз. Бу кардәшлекнең мөһим өлеше — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче», аның вәкиле булып Җитәкче совет хезмәт итә. Ул регуляр рәвештә җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда һәм төрле басмалар аша рухи ризык бирә (Мат. 24:45—47; Рәсүлләр 15:6, 22—31 не чагыштыр.) Өстәвенә кардәшләр арасында рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр, аеруча өлкәннәр бар. Алар ярдәм һәм Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирә ала (Ишаг. 32:1). Яшь мәсихчеләрнең иман иткән әти-әниләре — тагын бер мөһим җитәкчелек чыганагы. Аллаһы аларга үз балаларына үгет-нәсыйхать бирергә кушкан, шуңа күрә балалар әти-әниләреннән җитәкчелек сорарга тиеш (Эфес. 6:1—3).

19. Һәрнәрсәдә Йәһвә җитәкчелеген эзләсәк, нинди фатихалар алачакбыз?

19 Әйе, Йәһвә үз җитәкчелеген төрлечә бирә, һәм без бу җитәкчелек буенча үз тормышыбызны алып барсак, акыл белән эш итәчәкбез. Исраиллеләр Аллаһыга тугры хезмәт иткән вакыт турында Давыт болай дип язган: «Аталарыбыз сиңа өмет тотканнар, өмет тоткач, Син аларны коткаргансың. Сиңа инәлгәч, сакланганнар; Сиңа өмет баглагач, оятка калмаганнар» (Мәд. 21:4—6). Йәһвә җитәкчелеген тугры тотсак, без дә «оятка калмаячакбыз». Өметебез акланачак. Үз акылыбызга таянып яшәр урынына Йәһвәгә үз юлыбызны тапшырсак, инде хәзер мул фатихалар алачакбыз (Мәд. 36:5). Шул юл буенча тугры барсак, Аллаһы безне мәңге фатихалап торачак. Давыт патша болай дип язган: «Ходай дөреслекне ярата, Үзенең изгеләрен ташламый; алар гомергә сакланулы булырлар... Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәд. 36:28, 29).

Аңлата аласызмы?

• Ни өчен Йәһвә җитәкчелеге ышанычлы?

• Кеше Йәһвә җитәкчелеген кире кагып, нәрсә күрсәтә?

• Мәсихчегә нинди очракларда басынкылык кирәк?

• Йәһвә безнең белән бүген ничек җитәкчелек итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Син һәрнәрсәдә дә Йәһвә җитәкчелеген эзлисеңме?

[9 биттәге иллюстрация]

Хаува Йәһвә хакимлеген кире каккан

[10 биттәге иллюстрация]

Һаҗәргә фәрештә җитәкчелеге буенча эш итәр өчен, нинди сыйфат кирәк булган?