Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелеккә» омтылыгыз

«Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелеккә» омтылыгыз

«Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелеккә» омтылыгыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Йәһвә иң зур дәрәҗәдә изге икәнлеге турында болай дип әйтелә: «Изге, изге, изге... Аллаһы» (Ачыл. 4:8; Ишаг. 6:3). «Изгелек» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек сүзләре чисталыкны яки дини сафлыкны, бозыклыктан аерылган булуны аңлата. Аллаһының изгелеге ул саф һәм әхлакый яктан камил икәнен күрсәтә.

Изге Аллаһы, Йәһвә, үзенең хезмәтчеләреннән изге, ягъни физик, әхлакый һәм рухи яктан саф булуны көтмиме? Изге Язмаларда ачык итеп Йәһвә үз халкының изге булуын тели дип әйтелә. 1 Петер 1:16 да болай дип язылган: «Изге булыгыз, чөнки Мин изге». Камил булмаган кешеләр чыннан да Йәһвә кебек изге була аламы? Әйе, ләкин тулысынча түгел. Без рухи яктан саф булсак һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребез булса, Аллаһы безне изге дип санаячак.

Әхлакый яктан бозык дөньяда без ничек саф булып кала алабыз? Безгә нинди эшләрдән качарга кирәк? Сүзләребездә һәм тәртибебездә нәрсә үзгәртергә кирәк? Б. э. к. 537 нче елда Бабылдан туган якка кайткан яһүдләргә Аллаһы үз таләпләрен биргән. Без бу таләпләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

«Анда... изгелек Юлы» булачак

Йәһвә үзенең Бабылда әсирлектә булган халкы туган җиренә кайтачак дип алдан әйткән. Торгызылу турында пәйгамбәрлектә мондый ышандыру бар: «Анда зур юл булачак һәм аны изгелек Юлы дип атаячаклар» (Ишаг. 35:8а). Бу сүзләр Йәһвә яһүдләргә өйгә кайтырга юл ачачак икәнен генә түгел, ә шулай ук аның яклаячагына ышандыра икәнен күрсәтә.

Бүгенге җирдәге хезмәтчеләрен Йәһвә Бөек Бабылдан, ялган диннең бөтендөнья империясеннән чыгарган һәм шулай итеп аларга «изгелек Юлын» ачкан. 1919 нчы елда ул майланган мәсихчеләрне ялган диннең рухи коллыгыннан азат иткән, һәм алар үз табынуларын барлык ялган тәгълиматлардан әкрен генә чистарткан. Бүген Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак без саф, тыныч рухи шартларга шатланабыз. Без бу шартларда Йәһвәгә гыйбадәт кыла алабыз һәм аның белән һәм имандашларыбыз белән тату мөнәсәбәтләр үстерә алабыз.

Майланган мәсихчеләрнең «кечкенә көтүе» һәм «бихисап күп» «башка сарыклар» изге Юл белән барырга булганнар һәм башкаларны да алар белән барырга чакыралар (Лүк 12:32; Ачыл. 7:9; Яхъя 10:16). «Изгелек Юлы» «үзләрен тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итәргә» теләгән бар кешеләр өчен ачык (Рим. 12:1).

«Бу Юлдан бозык кеше йөрмәячәк»

Б. э. к. 537 елда кайткан яһүдләр мөһим таләп үтәргә тиеш булган. «Изгелек Юлында» йөрергә яраклы булган кешеләр турында Ишагыйя 35:8б да болай дип әйтелә: «Бу Юлдан бозык кеше йөрмәячәк. Бу юл аның буенча йөргән кешеләр өчен, һәм ахмаклар бу Юлдан йөрмәячәк». Яһүдләрнең Иерусалимга кайту максаты саф гыйбадәт кылуны торгызу булганга, бу шәһәрдә үз файдасын гына эзләгән, изге нәрсәләрне хөрмәт итмәгән яки рухи яктан бозык булган кешеләр өчен урын булмаган. Кайтканнарга Йәһвәнең югары әхлакый нормаларын тотарга кирәк булган. Бүгенге көндә Аллаһыга яраклы булырга теләгән кешеләр дә шундый ук таләпне үтәргә тиеш. Аларга «Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелеккә» омтылырга кирәк (2 Көр. 7:1). Шуңа күрә, нинди бозык эшләрдән без качарга тиеш?

«Кешелек табигатенең эшләре билгеле: алар — фәхешлек, пычраклык, азгынлык»,— дип язган рәсүл Паул (Гәл. 5:19). Фәхешлек — бу җенси әгъзалар кулланылган никахтан тыш барлык җенси мөнәсәбәтләр. Азгынлык — бу котырынкы, бозык, оятсыз, әдәпсез тәртип. Изге Йәһвә фәхешлекне һәм азгынлыкны нәфрәт итә. Димәк, мондый эшләрдә катнашуын дәвам иткән кешеләр мәсихче җыелыш өлеше була алмый яки алар җыелыштан чыгарыла. Тупас бозыклыкларны, ягъни «һәртөрле бозыклыкларны комсызлык белән» эшләгән кешеләр турында шулай ук әйтеп була (Эфес. 4:19).

«Бозыклык» дигән сүз күп гөнаһлар белән бәйле. «Бозыклык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе тәртиптә, сүзләрдә һәм рухи яктан бозык булу дигән мәгънә йөртә. Бозыклыкка шулай ук хокук чараларын кулланырга нигез булмаган бозык эшләр дә керә *. Ләкин андый бозыклык белән шөгыльләнгән кешеләр изгелек юлыннан баралармы?

Әйтик, мәсихче яшертен генә порнография карый башлый. Әкренләп аның бозык теләкләре үсә бара, ә Йәһвә алдында саф булып калу тәвәккәллеге җимерелә. Ул, бәлки, әле тупас бозыклыкка бирелмидер, ләкин ул «яхшылык һәм мактауга лаек эшләр... саф... шөһрәткә лаеклы» эшләр турында инде уйланмый (Флп. 4:8). Порнография карау — бозык гадәт, һәм, әлбәттә, кешенең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен җимерә. Һәртөрле бозыклык безнең арада искә дә алынырга тиеш түгел (Эфес. 5:3).

Башка мисал карап чыгыйк. Әйтик, мәсихче порнография ярдәмендә яки ансыз җенси ләззәт алыр өчен үзенең җенси әгъзаларын иркәли, ягъни мастурбация белән шөгыльләнә. «Мастурбация» сүзе Изге Язмаларда очрамаса да, бу һичшиксез бозык фикерләр уята һәм эмоциональ яктан хәлсезләндерә. Андый бозыклык белән шөгыльләнүен дәвам иткән кешенең Йәһвә белән мөнәсәбәтләре җимерелә һәм ул Аллаһы каршында бозык булып китә. Әйдәгез, рәсүл Паулның киңәшләренә игътибарлы булыйк һәм «тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк», шулай ук «дөньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне... комсызлыкны» үтерик (2 Көр. 7:1; Көл. 3:5).

Шайтан идарә иткән бу дөнья бозык тәртипкә юл куя, хәтта аңа дәртләндерә. Бозыклыкта катнашу вәсвәсәсенә каршы тору бик авыр булырга мөмкин. Ләкин чын мәсихчеләр «буш уйлы мәҗүсиләр» кебек эш итәргә тиеш түгел (Эфес. 4:17). Яшертен яки кеше алдындагы бозык тәртиптән качсак кына, Йәһвә безгә алда да «изгелек Юлы» белән барырга рөхсәт итәчәк.

«Анда арыслан булмаячак»

Изге Аллаһы, Йәһвәнең, хуплавын алыр өчен кайберәүләргә тәртипләрендә һәм сүзләрендә зур үзгәрешләр ясарга кирәк. Ишагыйя 35:9 да болай дип әйтелгән: «Анда арыслан булмаячак, һәм бернинди ерткыч хайван бу юлга чыкмаячак». Эшләрендә һәм сүзләрендә рәхимсез һәм агрессив кешеләр, образлы әйткәндә, ерткыч хайваннар белән чагыштырыла. Аларга Аллаһының тәкъва яңа дөньясында, һичшиксез, урын юк (Ишаг. 11:6; 65:25). Шуңа күрә Аллаһы хуплавын алырга теләгән кешеләргә андый бозык сыйфатларны калдырырга һәм изгелек юлыннан барырга кирәк.

Изге Язмаларда мондый кисәтү язылган: «Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз» (Эфес. 4:31). Көлессәйлеләргә 3:8 дә болай дип әйтелгән: «Сез боларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз». Бу ике шигырьдә кулланылган «яман теллелек» дигән сүзләр күбесенчә мәсхәрәле, түбәнсетә торган яки көфер сүзләргә кагыла.

Бүген мыскыллы, тупас сүзләрне күп җирләрдә кулланалар, хәтта гаиләләрдә моны ишетеп була. Ирле-хатынлылар бер-берсе белән һәм балалары белән кискен, дорфа һәм мәсхәрәләп сөйләшәләр. Андый мыскыллау мәсихче гаиләләрдә булырга тиеш түгел (1 Көр. 5:11).

«Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелеккә» омтылу фатихалар китерә!

Изге Аллаһыга, Йәһвәгә, хезмәт итү — зур хөрмәт! (Ешуа 24:19) Йәһвә безне рухи оҗмахка алып килде, бу оҗмах бик кыйммәтле. Тәртибебезне Йәһвә карашыннан изге итеп саклау — һичшиксез иң яхшы тормыш юлы.

Тиздән Аллаһының оҗмах турындагы вәгъдәсе чынга ашачак (Ишаг. 35:1, 2, 5—7). Анда яшәргә теләгән һәм Аллаһыга яраклы тормыш алып барган кешеләр фатихаланачак: алар анда яшәячәк (Ишаг. 65:17, 21). Шуңа күрә, әйдәгез, алда да Аллаһыга рухи яктан саф гыйбадәт кылыйк һәм аның белән якын мөнәсәбәтләрне саклыйк.

[Искәрмә]

^ 12 абз. «Бозыклыкларны комсызлык белән эшләү» һәм «бозыклык» ничек аерылганы турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 июль санының 29—31 нче битләрен карагыз.

[26 биттәге иллюстрация]

«Изгелек Юлыннан» йөрер өчен яһүдләрдән нәрсә таләп ителгән?

[27 биттәге иллюстрация]

Порнография Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне боза

[28 биттәге иллюстрация]

«Кычкыру, яман теллелектән... баш тартыгыз»