Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Патшалыгы китерәчәк котылу якын!

Аллаһы Патшалыгы китерәчәк котылу якын!

Аллаһы Патшалыгы китерәчәк котылу якын!

«Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (МАТ. 6:10).

1. Гайсә өйрәтүләренең төп темасы нинди булган?

ГАЙСӘ МӘСИХ Таудагы вәгазен сөйләгәндә, шулай ук үрнәк дога да биргән. Бу дога аның өйрәтүләренең төп темасын күрсәтә. Ул үз шәкертләрен Аллаһыга болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Мат. 6:9—13). «Гайсә шәһәрләр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөргән» (Лүк 8:1). Мәсих үз шәкертләрен Аллаһы «Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләргә» дәртләндергән (Мат. 6:33). Бу мәкаләдә китерелгән фикерләрне хезмәттә ничек кулланып була? Аны карап чыкканда моның турында уйлан һәм үзеңә мондый сораулар бир: Патшалык турындагы хәбәр никадәр мөһим? Кешелекне нәрсәдән коткарырга кирәк? Аллаһы Патшалыгы ничек котылу китерәчәк?

2. Патшалык хәбәре никадәр мөһим?

2 Гайсә: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер»,— дип алдан ук әйткән (Мат. 24:14). Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәргә тиң хәбәр юк. Әйе, бу — дөньядагы иң мөһим хәбәр! Бөтен дөньяда 100 меңнән артык җыелыштагы якынча җиде миллион Йәһвә Шаһите Патшалыкның урнаштырылганы турында игълан итә. Әйе, Аллаһы күктә җир өстеннән хакимлек итәр өчен хөкүмәт урнаштырган, бу чыннан да яхшы һәм шатлыклы хәбәр. Патшалык идарәсе астында Йәһвәнең ихтыяры күктәге кебек җирдә дә гамәлгә ашачак.

3, 4. Аллаһы ихтыяры җирдә гамәлгә ашкач, тормыш нинди булачак?

3 Аллаһы ихтыяры җирдә гамәлгә ашкач, кешеләрнең тормышы нинди булачак? Йәһвә «аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» (Ачыл. 21:4). Кешеләр мирас итеп алынган гөнаһ һәм камилсезлек аркасында башка авыртмаячак һәм үлмәячәк. Үлгән, әмма Аллаһының хәтерендә булган кешеләрнең мәңге яшәргә мөмкинлеге булачак, чөнки Изге Язмаларда: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк»,— дип әйтелә (Рәс. 24:15). Сугышлар, авыру, ачлык башка булмаячак, һәм җир оҗмахка әвереләчәк. Хәтта ерткыч хайваннар да бер-берсе белән һәм кешеләр белән тату яшәячәкләр (Мәд. 45:10; 71:16; Ишаг. 11:6—9; 33:24; Лүк 23:43).

4 Патшалык җитәкчелеге астындагы тормыш турында Изге Язмаларда болай дип алдан ук әйтелгән булган: «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр». Ә яманлык эшләүчеләр белән нәрсә булачак? «Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар»,— дип алдан әйтелгән Аллаһы Сүзендә. Ә «Ходайга өмет итүчеләр җирне мирас итеп алырлар» (Мәд. 36:9—11).

5. Бүгенге дөнья төзелеше белән нәрсә булачак?

5 Моның барысы да тормышка ашсын өчен, бу дөнья төзелеше үзенең бер-берсенә каршы торган дәүләтләре, диннәре һәм сәүдә эшләре белән юк ителергә тиеш. Аллаһы Патшалыгы нәкъ шуны эшләячәк тә. Аллаһы тарафыннан рухландырылган Данил пәйгамбәр болай дип алдан әйткән: «Ул [бүгенге] патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы [күктә] мәңге җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул бөтен бу [бүгенге] патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Дан. 2:44). Ул вакытта Аллаһы Патшалыгы — күктәге яңа хөкүмәт — җирдәге яңа кешеләр җәмгыяте белән идарә итүен башлаячак. Һәм «гаделлек хакимлек итә торган яңа күк һәм яңа җир» булачак (2 Пет. 3:13).

Котылу аеруча бүген кирәк

6. Изге Язмаларда бу бозык дөньяның явызлыгы ничек сурәтләнә?

6 Шайтан, Адәм белән Хаува үзләре нәрсә яхшылык, ә нәрсә начарлык икәнен билгеләргә теләп, Аллаһыга каршы фетнә күтәргәннәр, һәм шулай итеп кешелек һәлакәт юлына баскан. 1600 елдан артык вакыт үткәч, Туфан алдыннан, «җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта» булган (Ярат. 6:5). Соңыннан, якынча 1300 ел үткәннән соң, Сөләйман кешеләрнең газапланганнарын күреп болай дип язган: «Мин адәм балаларының күптән яшәп вафат булганнарын әлегәчә терек тормыш алып баруларыннан бәхетлерәк дип таптым. Әлегә тумаганнары һәм кояш астында эшләнә торган явызлыкларны күрмәгәннәре исә боларның икесенә караганда да бәхетлерәк, дидем» (Вәг. 4:2, 3). Безнең көннәрдә дә, 3000 елдан артык вакыт үткәч, явызлык арта бара.

7. Ни өчен кешеләр аеруча бүгенге көндә котылуга мохтаҗ?

7 Явызлык инде бик күптән булса да, аеруча бүгенге көндә кешеләр Аллаһы Патшалыгы китерәчәк котылуга мохтаҗ. Бигрәк тә үткән соңгы йөз елда җирдәге хәл начарайган һәм һаман да начарая бара. Мәсәлән, бер институт отчетында болай дип әйтелә:«ХХ гасыр сугышларын безнең эраның үткән бар гасыр сугышлары белән чагыштырсак, ХХ гасырда өч мәртәбә күбрәк кеше һәлак булган» («Worldwatch Institute»). 1914 елдан башлап сугышларда йөз миллионнан артык кеше үлгән. Бер энциклопедиядә әйтелгәнчә, Икенче бөтендөнья сугышында 60 миллионга якын кешенең гомере өзелгән. Кайбер дәүләтләрнең атом-төш кораллары бар, шуңа күрә җир йөзендәге кешеләрнең шактый зур өлеше юк ителергә мөмкин. Фән һәм медицина уңышларына карамастан, ел саен ачлыктан һәм авырулардан биш миллионга якын бала үлә. («Изге язмаларның хак тәгълиматлары» китабының 9 нчы бүлеген кара.)

8. Кешеләрнең мең еллар буе идарә итүе нәрсәне раслый?

8 Кешеләр дөньяда киң таралган явызлыкны бетерергә тырышсалар да, уңышсыз булдылар. Сәяси, дин һәм сәүдә оешмалары беркайчан да кешеләрнең теләкләрен үтәмәделәр: тынычлык, бәхет һәм сәламәтлекне бирә алмадылар. Алар хәтта булган проблемаларга яңаларын өстәгәннәр. Кешеләрнең мең еллар буе идарә итүе Изге Язмалардагы мондый сүзләрне раслый: «Кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» (Ирем. 10:23). Чыннан да, «кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәг. 8:9). Һәм «Аллаһы тарафыннан яратылганнарның һәммәсе хәзергә кадәр сыкрана» (Рим. 8:22).

9. «Соңгы көннәрдә» җирдәге шартлар нинди булачак?

9 Безнең көннәр турында Изге Язмаларда: «Соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак» — дип алдан әйтелгән булган. Пәйгамбәрлектә кеше идарәсе астындагы соңгы көннәрдә булачак тормыш сурәтләнгәч, анда: «Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар... явызлыкларында тагын да алга китәрләр»,— дип әйтелә. (2 Тимутегә 3:1—5, 13 не укы.) Мәсихчеләр моңа гаҗәпләнми, чөнки алар «бөтен дөньяның... явыз иблиснең хакимлеге астында булуын» беләләр (1 Яхъя 5:19). Әмма, Яхшы хәбәр буенча, тиздән Аллаһы аны яраткан кешеләрне коткарачак. Алар көннән-көн явызлана торган бу дөньядан котылачаклар.

Безнең бердәнбер Коткаручыбыз

10. Ни өчен Йәһвә генә — бердәнбер Коткаручы?

10 Кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, Йәһвә генә бердәнбер Коткаручы икәнен аңлат. Аның гына үз хезмәтчеләрен кайгы-хәсрәттән һәм явызлыктан коткарырга көче дә, теләге дә бар. (Рәс. 4:24, 31; Ачыл. 4:11) Йәһвә үзенең бар ниятләрен үтәячәк, без моңа бер дә шикләнмибез, чөнки ул: «Нәкъ мин уйлаганча булачак»,— дип ант иткән. Һәм: «Минем сүзем... миңа нәтиҗәсез кире кайтмый»,— дип әйткән (Ишагыйя 14:24, 25; 55:10, 11).

11, 12. Аллаһы үз хезмәтчеләренә нәрсә вәгъдә итә?

11 Йәһвә явызларны юк иткәндә үз хезмәтчеләрен коткарырга вәгъдә биргән. Йәһвә Иремия пәйгамбәрне гөнаһлы тормыш алып барган кешеләргә үз хөкемнәрен сөйләргә җибәргәндә: «Алардан курыкма»,— дигән. Ни өчен Иремия алардан курыкмаска тиеш булган? Йәһвә аны: «Сине коткарыр өчен Мин синең белән»,— дип ышандырган (Ирем. 1:8). Аллаһы Содом һәм Гоморра дип аталган бозык шәһәрләрне юк итәр алдыннан үзенең ике фәрештәсенә Лут белән аның гаиләсен ул җирләрдән куркынычсыз урынга алып чыгарга кушкан. Һәм алар шәһәрдән чыкканнан соң гына, «Раббы Содом белән Гоморра өстенә күктән утлы күкерт яңгыры яудырган» (Ярат. 19:15, 24, 25).

12 Йәһвә, бөтен җирдә явызлык хөкем сөрсә дә, аның ихтыярын үтәүчеләрне коткара алачак. Явыз дөньяны туфанда юк иткәндә, «Аллаһы тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешене» саклап калган (2 Пет. 2:5). Бүгенге явыз дөньяны юк иткәндә дә Йәһвә гадел кешеләрне коткарачак. Шуңа күрә аның Сүзендә болай диелә: «Җирнең барлык юашлары, Йәһвәне эзләгез; гаделлекне эзләгез, юашлыкны эзләгез; бәлкем, Йәһвәнең ачу көнендә сез сакланып калырсыз» (Соф. 2:3). Ул вакытта җирдә «гадел юлдагылар... яшәячәк. Ә яманнар юк ителәчәк» (Гыйб. сүз. 2:21, 22).

13. Йәһвә үлгән хезмәтчеләрен ничек коткарачак?

13 Әмма Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре авырулар, эзәрлекләүләр һәм башка сәбәпләр аркасында үлгәннәр инде. (Мат. 24:9). Ә алар ничек итеп коткарылачак? Алдан әйтелгәнчә, «тәкъва кешеләр ...үледән тереләчәк» (Рәс. 24:15). Чыннан да, Йәһвәгә үз хезмәтчеләрен коткарырга бернәрсә дә комачаулый алмый!

Гадел хөкүмәт

14. Ни өчен Аллаһы Патшалыгы — гадел хөкүмәт?

14 Вәгазьләгәндә, кешеләргә шуны аңлат: Йәһвәнең күктәге Патшалыгы — бу гадел хөкүмәт. Чөнки ул Аллаһының искиткеч сыйфатларын, шул исәптән гаделлек, хаклык һәм яратуны чагылдыра (Кан. 32:4; 1 Яхъя 4:8). Аллаһы Патшалыкны Гайсә Мәсихкә тапшырган, аның җир белән идарә итәргә бөтен кирәкле сыйфатлары бар. Йәһвә шулай ук 144 000 майланган мәсихченең җирдән алынып күктә яшәр өчен терелтеләчәге турында кайгырткан. Алар Мәсих белән бергә җир белән идарә итәчәкләр (Ачыл. 14:1—5).

15. Аллаһы Патшалыгының идарә итүе кешеләрнекеннән нәрсә белән аерылып тора?

15 Гайсәнең һәм аның 144 000 хакимдәшенең идарә итүләре камил булмаган кешеләрнең идарә итүеннән бик нык аерылып торачак! Бүгенге көндә күп кенә дәүләт башлыклары мәрхәмәтсез һәм шәфкатьсез. Алар үз илләрендәге яшәүчеләрне сугышларда катнашырга мәҗбүр итәләр, нәтиҗәдә миллионлаган кеше үлә. Шуңа күрә Изге Язмаларда «коткара алмый торган... адәм улларына ышанып тормагыз» дип әйтелә (Мәд. 145:3). Ә Мәсихнең хакимлеге кешеләргә файда китерәчәк! «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез,— дигән Гайсә.— Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз. Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Мат. 11:28—30).

Соңгы көннәр тиздән бетәчәк!

16. Бу соңгы көннәрнең ахыры нинди булачак?

16 1914 елда бу дөньяның соңгы көннәре башланган (Мат. 24:3). Тиздән Гайсә әйткән «зур афәт» булачак (Маттай 24:21 не укы.) Бу тиңе булмаган афәт вакытында Шайтан дөньясы юк ителәчәк. Ләкин ул ничек башланачак һәм аның ахыры нинди булачак?

17. Изге Язмаларда зур афәтнең башлануы турында нәрсә әйтелә?

17 Зур афәт кинәт башланачак. «Раббы көне... көтмәгәндә килеп җитәчәк. Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел»,— диярләр» (1 Тессалуникәлеләргә 5:2, 3 не укы.) Алдан әйтелгән афәт халыклар бөтендөнья проблемаларны чиштек дигәндә башланачак. «Бөек Бабылның», ялган диннең бөтендөнья империясенең, юк ителүе дөньяны гаҗәпләндерәчәк. Бөек Бабылның хөкем ителүе җир патшалары һәм башкалар өчен көтелмәгән хәл булачак (Ачыл. 17:1—6, 18; 18:9, 10, 15, 16, 19).

18. Шайтан Аллаһының халкына ташлангач, Йәһвә нәрсә эшләячәк?

18 Ул хәлиткеч вакытта «кояшта да, айда да, йолдызларда да галәмәтләр булачак», һәм «күктә Адәм Улының билгесе күренер». Без «тураеп баса» алабыз, «чөнки безнең котылуыбыз инде якын» (Лүк 21:25—28; Мат. 24:29, 30). Шайтан, яки Гог, бар көче белән Аллаһы халкына ташланачак. Ләкин Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә һөҗүм иткәннәр турында болай дип әйтә: «Сезгә кагылган минем күз карасына кагыла» (Зәк. 2:8). Шуңа күрә Шайтанның Аллаһы халкын юк итәргә тырышуы уңышсыз булачак. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Тәгалә Йәһвә тоткарланмыйча үз хезмәтчеләрен коткарачак (Йәз. 38:9, 18).

19. Ни өчен Аллаһы хөкемен үтеүчеләрнең Шайтан дөньясын юк итәчәгенә шикләнмәскә була?

19 Аллаһы халыкларга каршы чыккач, алар аның Йәһвә икәнлеген беләчәкләр (Йәз. 36:23). Йәһвә Шайтан дөньясының калган өлешен юк итәр өчен Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге йөзләрчә миллион фәрештәләрне җибәрәчәк (Ачыл. 19:11—19). Бер фәрештәнең бер төн эчендә Аллаһының «йөз сиксән биш мең» дошманын үтергәнен без беләбез. Шуңа күрә без бер дә шикләнмибез: күк гаскәре Шайтан дөньясын тулысынча юк итәчәк, бу зур афәтнең ахырында, Һармагедунда булачак (4 Пат. 19:35; Ачыл. 16:14, 16). Шайтан һәм аның җеннәре мең елга упкынга ташланачак. Соңыннан алар юк ителәчәкләр (Ачыл. 20:1—3).

20. Йәһвә Патшалык ярдәмендә нәрсә эшләячәк?

20 Җир ниһаять явыз йогынтыдан чистартылачак, һәм гадел кешеләр җирдә мәңге яшәячәкләр. Йәһвә үзенең Бөек Коткаручы икәнен исбатлаячак (Мәд. 144:20). Ул Патшалык ярдәмендә үзенең хакимлеген аклаячак, исемен изгеләндерәчәк һәм җиргә карата искиткеч ниятен үтәячәк. Шуңа күрә зур шатлык белән яхшы хәбәрне вәгазьлик һәм «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарга» Аллаһы Патшалыгы китерәчәк котылу якын икәнен белергә булышыйк! (Рәс. 13:48).

Хәтерлисезме?

• Гайсә Патшалыкның мөһимлегенә ничек басым ясаган?

• Ни өчен аеруча бүген безгә котылу кирәк?

• Зур афәт вакытында нинди вакыйгалар булачак?

• Йәһвә үзенең Бөек Коткаручы икәнен ничек күрсәтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12, 13 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Сүзендә яхшы хәбәрнең бөтен җиһанда таратылачагы алдан әйтелгән булган

[15 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Нух һәм аның гаиләсен коткарган кебек, безне дә коткара алачак

[16 биттәге иллюстрация]

Йәһвә кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем... башка булмаячак» (Ачыл. 21:4)