Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Башкаларга мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

Башкаларга мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

Башкаларга мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

«Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, кешеләргә шуны эшләгез» (ЛҮК 6:31).

1, 2. a) Гайсә Таудагы вәгазендә нәрсә турында әйткән? б) Бу һәм киләсе мәкаләләрдә без нәрсә карап чыгачакбыз?

ГАЙСӘ МӘСИХ чыннан да Бөек Остаз булган. Дини җитәкчеләр аны тотып алыр өчен тәртип саклаучыларны җибәргәч, алар аны кулга алмыйча кайтканнар һәм: «Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк»,— дип әйткәннәр (Яхъя 7:32, 45, 46). Гайсәнең гаҗәеп өйрәтүләренең берсе аның Таудагы вәгазе булган. Бу вәгазь Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең 5—7 нче бүлекләрендә язылган; ул вәгазьдәге фикерләрне шулай ук Лүк 6:20—49 да да табып була *.

2 Бу вәгазьнең, бәлкем, иң яхшы билгеле әйтемнәренең берсе еш кына «алтын кагыйдә» дип атала. Ул безнең башкаларга мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш икәнен күрсәтә. «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, кешеләргә шуны эшләгез»,— дип әйткән Гайсә (Лүк 6:31). Чыннан да Гайсә кешеләр өчен бик күп яхшылык эшләгән! Ул авыруларны савыктырган, хәтта үлеләрне дә терелткән. Ә ул сөйләгән яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр аеруча фатихаланганнар. (Лүк 7:20—22 не укы.) Без дә, Йәһвә Шаһитләре буларак, Патшалык турындагы вәгазь эшендә шатлык белән катнашабыз (Мат. 24:14; 28:19, 20). Гайсә Таудагы вәгазендә бу мөһим эш турында һәм безнең башкаларга мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш икәне хакында нәрсә әйткән? Моны бу һәм киләсе мәкаләләрдә карап чыгарбыз.

Юаш бул

3. Юашлык нәрсә ул?

3 Гайсә: «Юашлар бәхетле, чөнки Аллаһы аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер»,— дигән (Мат. 5:5). Изге Язмалар буенча, юашлык көчсезлек түгел, ә Аллаһы таләпләренә әзерлек белән буйсыну. Юашлык башкалар белән үзебезне тотышыбызда чагылырга тиеш. Мәсәлән, без «беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмыйбыз» (Рим. 12:17—19).

4. Ни өчен юашлар бәхетле?

4 Юашлар бәхетле, чөнки алар «җир өстеннән хакимлек итәчәк». «Юаш, басынкы күңелле» Гайсә «бөтен нәрсәнең варисы итеп куелган», шуңа күрә ул җирнең Хакиме буларак аның баш Варисы булып тора (Мат. 11:29; Евр. 1:2; Мәд. 2:8). Күктәге Патшалыкта Мәсихнең — «адәм улының» — хакимдәшләре булачак дип алдан әйтелгән булган (Дан. 7:13, 14, 21, 22, 27). Юаш күңелле 144 000 майланган мәсихче «Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә», ягъни җиргә, ия булырга тиеш (Рим. 8:16, 17; Ачыл. 14:1). Башка юаш кешеләр Патшалык идарәсе астындагы җирдә мәңгелек тормыш белән фатихаланачаклар (Мәд. 36:11).

5. Гайсә кебек юаш булсак, бу тәртибебезгә ничек тәэсир итәчәк?

5 Әгәр без үзебезне тупас һәм тәкәббер тотабыз икән, башкалар, бәлкем, безнең белән аралашырга теләмәс һәм бездән читләшерләр. Әмма без, Гайсә кебек, юаш булсак, җыелыштагыларга безнең белән аралашу күңелле булачак, һәм алар рухи яктан көч алачак. Юашлык — изге рух җимешенең өлеше, һәм без «Рух белән яшибез... Рух буенча эш итәбез» икән, Аллаһының эш итүче көче бездә бу сыйфатны булдырачак. (Гәләтиялеләргә 5:22—25 не укы.) Һичшиксез, без Йәһвә үзенең изге рухы белән алып барган юашлар арасында булырга телибез!

Шәфкатьлеләр бәхетле

6. Шәфкатьлеләр нинди яхшы сыйфатларга ия?

6 Үзенең Таудагы вәгазендә Гайсә шулай ук: «Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелер»,— дигән (Мат. 5:7). Шәфкатьлеләр ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кызганып, аларга игелек күрсәтәләр. Гайсә могҗизалар эшләп, кешеләргә ярдәм иткән, чөнки аларны кызганган (Мат. 14:14; 20:34). Шәфкатьле булырга безне игелек һәм кызгану хисе дәртләндерергә тиеш (Ягък. 2:13).

7. Кызгану хисе Гайсәне нәрсә эшләргә дәртләндергән?

7 Гайсә ял итәргә җыенганда, аның янына зур халык төркеме килгән, ул аларны күреп, «аларны кызганган, чөнки алар көтүчеләре булмаган сарыклар кебек» булган. Арыган булса да, «ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлаган» (Марк 6:34). Без дә, Гайсә кебек, башкаларга Патшалык турындагы яхшы хәбәрне һәм Аллаһының бөек шәфкате турында сөйләп, зур шатлык кичерәбез!

8. Ни өчен шәфкатьлеләр бәхетле?

8 Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелә. Без кешеләргә карата шәфкатьле булсак, алар да гадәттә үзләрен шулай тоталар (Лүк 6:38). Өстәвенә, Гайсә: «Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер»,— дигән (Мат. 6:14). Башкаларга карата шәфкатьле булган кешеләрнең генә гөнаһы кичереләчәк, һәм алар Аллаһы хуплавын алачак, бу аларны бәхетле итә.

«Татулык урнаштыручылар» бәхетле

9. Татулык урнаштыручылар үзләрен ничек тота?

9 Гайсә болай дип дәвам итә: «Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки Аллаһы аларны Үзенең балалары дип атар» (Мат. 5:9). Без татулык урнаштыручылар булсак, «дуслар арасын боза» алган эшләрдә катнашмаячакбыз, мәсәлән гайбәт белән килешеп яки аны сөйләп утырмаячакбыз (Гыйб. сүз. 16:28). Безнең сүзләребез һәм эшләребез имандашлар һәм башка кешеләр белән тынычлыкта яшәргә омтылганыбызны күрсәтәчәк (Евр. 12:14). Аеруча без Йәһвә Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булыр өчен бар көчебезне куячакбыз. (1 Петер 3:10—12 не укы.)

10. Ни өчен татулык урнаштыручылар бәхетле?

10 Гайсә сүзләре буенча, «татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки Аллаһы аларны Үзенең балалары дип атар». Майланган мәсихчеләр Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуына иман китерәләр, шуңа күрә аларга «Аллаһы балалары булырга хокук» бирелә (Яхъя 1:12; 1 Пет. 2:24). Гайсәнең татулыкка омтылган «башка сарыклары» турында нәрсә әйтеп була? Үз варисташлары белән күктә мең ел идарә иткән вакытта Гайсә «башка сарыклар» өчен «Мәңгелек Ата» булачак (Яхъя 10:14, 16; Ишаг. 9:6; Ачыл. 20:6). Меңьеллык идарә итүнең азагында бу татулык урнаштыручылар Аллаһының җирдәге балалары булып китәчәкләр (1 Көр. 15:27, 28).

11. «Югарыдан килүче зирәклек» буенча эш итсәк, без башкалар белән үзебезне ничек тотачакбыз?

11 «Иминлек Аллаһысы» Йәһвәнең дусты булыр өчен, без аның сыйфатларын чагылдырырга, шул исәптән тынычлык сөючеләр булырга тиеш (Флп. 4:9). Әгәр «югарыдан килүче зирәклек» буенча эш итәбез икән, без башкалар белән тынычлыкта яшәячәкбез (Ягък. 3:17). Шулай эшләп, без бәхетле булачакбыз.

«Сезнең яктылыгыгыз... балкысын»

12. а) Гайсә рухи яктылык турында нәрсә әйткән? б) Безнең яктылыгыбыз ничек балкый ала?

12 Без кешеләргә Аллаһыдан килгән хакыйкать яктылыгын табарга ярдәм итсәк, аларга иң зур игелек эшләячәкбез (Мәд. 42:3). Гайсә үз шәкертләренә: «Сез — дөнья өчен яктылык»,— дигән һәм аларның яхшы эшләрен кешеләр күрсен өчен, яктылыкларын балкытырга чакырган. Алар барлык кешеләргә хакыйкать турында сөйләп, рухи яктылык тараталар. (Маттай 5:14—16 ны укы.) Бүгенге көндә якыннарыбызга яхшылык эшләсәк һәм яхшы хәбәрне бөтен «дөньяда», ягъни «бөтен халыкларга», сөйләсәк, безнең яктылыгыбыз балкып торачак (Мат. 26:13; Марк 13:10). Бу эштә катнашу безнең өчен зур хөрмәт!

13. Кешеләр нәрсәгә игътибар итә?

13 «Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас»,— дип әйткән Гайсә. Тауда урнашкан шәһәр һәркемгә күренеп тора. Без яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, кешеләр яхшы эшләребезне, акыл белән эш иткәнебезне һәм әхлакый сафлыгыбызны күрә (Тит. 2:1—14).

14. a) Беренче гасырда кулланылган шәмнәр нинди булган? б) Рухи яктылыкны «чүлмәк астына» яшермәү нәрсә аңлата?

14 Гайсәнең сүзләре буенча, шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына түгел, ә өйдәгеләрнең барысы өчен дә яктыртсын өчен шәмдәлгә утырталар. Беренче гасырда кулланылган шәм бу эченә фитиль куелган балчык чүлмәк булган; ялкын янып торсын өчен, фитилне гадәттә зәйтүн маена мандырганнар. «Өйдәгеләрнең барысы өчен дә якты булсын өчен», шәмне еш кына агач яисә тимердән ясалган шәмдәлгә куйганнар. Беркем дә шәмне яндырып, чүлмәк астына куймас иде, чөнки тугыз литрлы чүлмәкләр дә булган. Гайсә андый сүзләр әйтеп, шәкертләренә үзләренең рухи яктылыгын яшерергә кирәк түгел икәнен күрсәткән. Ягъни эзәрлекләүләр һәм каршы килүләр аркасында без хакыйкать яктылыгын яшерергә тиеш түгел.

15. Безнең яхшы эшләребез кайбер кешеләргә ничек тәэсир итә?

15 Янып торган шәм турында әйткәч, Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сезнең яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын». Безнең яхшы эшләребез аркасында кайбер кешеләр Аллаһы хезмәтчеләре булып, аны данлый башлыйлар. Әйдәгез, моннан ары да «күктәге йолдызлар кебек» балкып торыйк (Флп. 2:16).

16. «Дөнья өчен яктылык» булу нәрсәне аңлата?

16 «Дөнья өчен яктылык» булу — бу Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашу. Әмма бу тагын нәрсәне аңлата? «Яктылык кешеләре булып яшәгез,— дип язган рәсүл Паул.— Чөнки яктылыкның җимеше — һәртөрле игелек, тәкъвалык һәм хакыйкать» (Эфес. 5:8, 9). Безнең тәртибебез үрнәк алырлык булырга тиеш. Моның өчен рәсүл Петернең мондый киңәшенә игътибарлы булу мөһим: «Мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк көндә Аны данласыннар өчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз» (1 Пет. 2:12). Әмма берәр кардәш белән мөнәсәбәтләр начарланса, нәрсә эшләргә?

«Туганың белән татулаш»

17—19. a) Маттай 5:23, 24 тә искә алынган «бүләк» нәрсә ул? б) Кардәш белән татулашу никадәр мөһим, һәм Гайсә моңа ничек басым ясаган?

17 Гайсә Таудагы вәгазендә шәкертләрен үз имандашларына ачу сакламаска һәм аларны кимсетмәскә дип кисәткән. Алар берәр кардәшен рәнҗетсә, аның белән тоткарланмыйча татулашырга тиеш булганнар. (Маттай 5:21—25 не укы.) Гайсәнең киңәшен карап чыгыйк. Син корбан китерү урынына Аллаһыга бүләк алып килгәндә, туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, нәрсә эшләргә? Бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганың белән татулашырга, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бирергә кирәк.

18 «Бүләк» күп очракларда кешенең Йәһвә гыйбадәтханәсенә китергән корбаны булган. Исраиллеләр өчен хайваннарны корбанга китерү бик мөһим булган, чөнки бу Муса канунының Аллаһыга гыйбадәт кылу белән бәйле таләпләренең берсе иде. Исраилле кардәшенең үзенә каршы берәр нәрсәсе булуын исенә төшерсә, аңа башта аның белән татулашырга, ә аннан соң инде корбанын китерергә кирәк булган. «Бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир»,— дип әйткән Гайсә. Канунның таләпләрен үтәүгә караганда кардәш белән татулашу мөһимрәк булган.

19 Гайсә бу сүзләрне әйткәндә ниндидер махсус корбан яисә билгеле гөнаһны күздә тотмаган. Шуңа күрә, кеше кардәшенең үзенә каршы берәр нәрсәсе булуын исенә төшерсә, ул һәркайсы корбанны калдырып торырга тиеш булган. Корбанны гыйбадәтханәнең руханилар ишегалдында урнашкан тулаем яндыру корбаны китерелә торган урын алдында калдырырга кирәк булган. Рәнҗетүче үз кардәше белән татулашып, кире килеп корбанын китерә алган.

20. Ни өчен кардәшебез белән ачуланышкан булсак, каршылыкны тиз генә җайга салырга кирәк?

20 Йәһвәнең карашы буенча, кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләр — чын гыйбадәт кылуның мөһим өлеше. Кеше үзенең якыны белән начар мөнәсәбәтләрдә булса, хайваннарны корбанга китерү Йәһвә өчен мәгънәсез булган (Мих. 6:6—8). Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен «тиз генә эшне җайга салырга» дәртләндергән (Мат. 5:25). Рәсүл Паул да моңа охшаш сүзләр язган: «Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез» (Эфес. 4:26, 27). Ярсырга сәбәпләр булса да, ачу саклап, Иблискә урын бирмәс өчен, туган каршылыкны тиз генә җайга салырга кирәк (Лүк 17:3, 4).

Башкаларга карата ихтирамлы бул

21, 22. а) Без Гайсә киңәшен ничек куллана алабыз? б) Чираттагы мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

21 Гайсәнең Таудагы вәгазендәге кайбер әйтемнәрен карап чыгу безгә башкаларга карата игелекле һәм ихтирамлы булырга ярдәм итәргә тиеш. Без камил түгел, шулай да һәрберебез бу киңәшләрне куллана ала, чөнки Гайсә һәм безнең күктәге Атабыз көчебездән килмәгәнне бездән таләп итми. Дога, безнең эчкерсез тырышлыкларыбыз һәм Йәһвә Аллаһының ярдәме безгә юаш, шәфкатьле һәм татулык урнаштыручылар булырга булыша. Без Йәһвәнең данын балкытып торган рухи яктылыкны чагылдыра алабыз. Өстәвенә, кардәшебез белән каршылык туса, татулык урнаштыра алабыз.

22 Безнең гыйбадәт кылуыбыз Йәһвәгә яраклы булсын өчен, без якыннарыбыз белән үзебезне дөрес тотарга тиеш (Марк 12:31). Бу мәкаләне карап чыкканнан соң һәрберебез үзенә мондый сорау бирә ала: «Минем башкаларга мөнәсәбәтем яхшымы?» Чираттагы мәкаләдә без Таудагы вәгазьдә әйтелгән башка фикерләрне карап чыгарбыз. Алар безне моннан ары да кешеләргә яхшылык эшләргә дәртләндерәчәк.

[Искәрмә]

^ 1 абз. Бу һәм чираттагы мәкаләләрне өйрәнер алдыннан Изге Язмалардагы бу шигырьләрне укып чыксагыз, файдалы булыр.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Юаш булу нәрсә ул?

• Ни өчен шәфкатьлеләр бәхетле?

• Яктылыгыбыз ничек балкый ала?

• Ни өчен кардәшебез белән шунда ук татулашырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[4 биттәге иллюстрация]

Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләсәк, безнең яктылыгыбыз балкып торачак

[5 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләрнең тәртибе үрнәк алырлык булырга тиеш

[6 биттәге иллюстрация]

Кардәшең белән татулашыр өчен көчеңнән килгәнне эшлә