Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рәсүлләр китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Рәсүлләр китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Рәсүлләр китабыннан игътибарга лаек фикерләр

РӘСҮЛЛӘР китабында мәсихче җыелышның оештырылуы һәм аның шуннан соң булган үсеше турында җентекләп әйтелә. Бу китапны табиб Лүк язган. Анда мәсихчеләрнең 28 ел дәвамындагы эшләре турында кызыклы хәбәр язылган. Бу вакыйгалар б. э. 33 елыннан б. э. 61 елына кадәр дәвам иткән.

Рәсүлләр китабының беренче өлешендә күбесенчә рәсүл Петернең эшләре турында язылган, ә икенче өлешендә рәсүл Паул эшләре турында язылган. «Без» һәм «безне» дигән алмашлыкларны кулланып, Лүк кайбер очраклар аның алдында булганын күрсәтә. Рәсүлләр китабындагы хәбәрне игътибар белән тикшерсәк, бу безгә Аллаһының язылган Сүзенең һәм аның изге рухының көчен кадерләргә ярдәм итәчәк (Евр. 4:12). Бу шулай ук безне фидакарь булырга дәртләндерәчәк һәм Патшалыкка өметебезне ныгытачак.

ПЕТЕР «ПАТШАЛЫК АЧКЫЧЛАРЫН» КУЛЛАНА

(Рәсүлләр 1:1—11:18)

Изге рух иңгәч, рәсүлләр кыю итеп шаһитлек бирәләр. Петер «аның сүзләрен кабул итүче» яһүдләргә һәм прозелитларга белем ишеген һәм Мәсих белән бергә идарә итәргә мөмкинлек ачар өчен «Күкләр Патшалыгының» беренче ачкычын куллана (Мат. 16:19; Рәс. 2:5, 41). Кинәт үскән эзәрлекләүләр аркасында шәкертләр таралып бетә, ләкин нәтиҗәдә вәгазь эше киңәя.

Самареялеләрнең Аллаһы сүзен кабул иткәнен ишеткәч, Иерусалимдагы рәсүлләр Петер белән Яхъяны алар янына җибәрәләр. Самареялеләргә Патшалыкка керергә мөмкинлек биреп, Петер икенче ачкычны куллана (Рәс. 8:14—17). Бәлки, Гайсә терелтелгән елны Тарс шәһәреннән Шаул үзгәргән һәм мәсихче булып киткән. Б. э. 36 елны Петер өченче ачкычны куллана һәм изге рух бүләге сөннәткә утыртылмаган бар халык кешеләренә бирелә (Рәс. 10:45).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:44—47; 4:34, 35 — Ни өчен иман итүчеләр милекләрен сатканнар һәм акчаны бүлгәннәр? Иман итә башлаган күп кешеләр ерактан килгәннәр, ә Иерусалимда озаграк булыр өчен аларның җитәрлек акчалары булмаган. Шулай да алар яңа иманнары турында күбрәк белер өчен һәм башкаларга шаһитлек итәр өчен, анда озаграк калырга теләгәннәр. Андый кешеләргә ярдәм итәр өчен, кайбер мәсихчеләр мал-мөлкәтләрен сатып, акчаларны бу мохтаҗ булган кешеләргә бүлгәннәр.

4:13 — Петер белән Яхъя чыннан да белемсез һәм укымаган кешеләр булганмы? Юк. Аларга «белемнәре дә булмаган... гап-гади кешеләр» дигәннәр, чөнки алар дини белем алыр өчен, раввиннар мәктәбенә йөрмәгәннәр.

5:34—39 — Лүк Гәмәлиилнең Киңәшмәнең ябык утырышында нәрсә әйткәнен кайдан белә алган? Кимендә өч мөмкинлек бар: 1) моның турында Лүккә элек Гәмәлиилнең шәкерте булган Паул әйтә алган; 2) Лүк моны Киңәшмәнең берәр әгъзасы, мәсәлән Никәдимнән, белә алган; 3) Лүк моны Аллаһы тарафыннан рухландырылып алган.

7:59 — Эстефән Гайсәгә дога кылганмы? Юк. Кеше Йәһвә Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм бигрәк тә аңа гына дога кылырга тиеш (Лүк 4:8; 6:12). Гадәттә, Эстефән Йәһвәгә Гайсә исеме хакына дога кылган (Яхъя 15:16). Әмма бу очракта Эстефән «Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Улын» күргән (Рәс. 7:56). Эстефән Гайсәгә үлгәннәрне терелтергә көч бирелгәнен белгән. Гайсәнең үзенә мөрәҗәгать итеп, Эстефән үзенең рухын сакларга сораган, әмма бу Эстефән Гайсәгә дога кылган дигәнне аңлатмый (Яхъя 5:27—29).

Безнең өчен сабаклар:

1:8. Изге рухның ярдәме булмаса, Йәһвә хезмәтчеләре бөтендөнья вәгазь эшен алып бара алмаслар иде.

4:36—5:11. Кипрда туган Йосыфка Барнаб дигән исем кушканнар, бу исем «Юаныч улы» дигәнне аңлата. Рәсүлләр аңа бу исемне ул йомшак, игелекле, башкаларга ярдәм итәргә әзер булганга биргәннәрдер. Без ялганчы, икейөзле һәм хәйләкәр Һанани белән Сапфирага түгел, ә Барнабка охшаш булырга тиеш.

9:23—25. Вәгазь эшен дәвам итәр өчен дошманнардан качу — куркаклык түгел.

9:28—30. Кайбер районнарда һәм кайбер кешеләргә вәгазьләү физик, әхлакый яки рухи яктан куркыныч булып китсә, вәгазьләү урынын һәм вакытын сайлаганда, безгә акыллы һәм сак булырга кирәк.

9:31. Чагыштырмача тыныч вакытта, Аллаһы Сүзен өйрәнеп һәм аның турында уйланып, без үз иманыбызны ныгытырга тиеш. Белгәннәребезне кулланып һәм хезмәттә ашкынучан булып, без Йәһвәгә карата тирән хөрмәт белән йөри алачакбыз.

ПАУЛНЫҢ АШКЫНУЧАН ХЕЗМӘТЕ

(Рәсүлләр 11:19—28:31)

Б. э. 44 елында Һагәб Антиухеягә килә, анда Барнаб һәм Шаул «бер ел буе» өйрәтә. Һагәб «зур ачлык» пәйгамбәрлек итә, бу ике елдан соң үтәлә (Рәс. 11:26—28). «Иерусалимда ярдәм күрсәтер өчен барысын да эшләгәч», Барнаб белән Шаул Антиухеягә кайталар (Рәс. 12:25, ЯД). Б. э. 47 елында — Шаул шәкерт булып киткәннән соң, якынча 12 ел узгач — изге рух Барнаб һәм Шаулны миссионер сәяхәтенә җибәрә (Рәс. 13:1—4). Б. э. 48 елында алар Антиухеягә кайталар, элек алар «Аллаһының мәрхәмәтенә шушы шәһәрдә тапшырылган иделәр» (Рәс. 14:26).

Тугыз айдан соң Паул (шулай ук Шаул буларак билгеле) Силасны юлдашы итеп сайлый һәм икенче сәяхәткә китә (Рәс. 15:40). Юлда Паулга Тимуте белән Лүк кушыла. Лүк Филиппуйда кала, ә Паул алга Афинага, шуннан соң Көринткә бара. Анда ул Әкүл белән Прискилләне очрата һәм ел ярымга кала (Рәс. 18:11). Б. э. 52 елының башында Паул Тимуте белән Силасны Көринттә калдыра, ә Әкүл белән Прискилләне үзе белән алып Суриягә су юлы белән китә (Рәс. 18:18). Әкүл һәм Прискиллә аның белән Эфескә кадәр баралар һәм шунда калалар.

Суриядәге Антиухеядә бераз вакыт торганнан соң, б. э. 52 елында Паул өченче сәяхәткә китә (Рәс. 18:23). Эфестә «Раббы турындагы хәбәр... тарала һәм ныгый» (Рәс. 19:20). Анда Паул якынча өч ел яши (Рәс. 20:31). Б. э. 56 елындагы Илленче көн бәйрәме вакытына Паул Иерусалимга килә. Кулга алынгач, идарә итүчеләр алдында ул кыю итеп шаһитлек бирә. Римда б. э. 59—61 нче елларында ике ел дәвамында рәсүл өй арестында була, ләкин ул анда да Патшалык турында вәгазьләр өчен һәм «Раббы Гайсә Мәсих хакында» өйрәтер өчен юллар таба (Рәс. 28:30, 31).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

14:8—13 — Ни өчен Лустрадагы кешеләр «Барнабны... Зевс дип, ә Паулны Гермес» дип атаганнар? Грек мифологиясендә Зевс баш илаһ булган, ә аның улы Гермес сүзгә оста дип саналган. Паул күбрәк сөйләгәнгә Лустрадагы кешеләр аны Гермес, ә Барнабны Зевс дип атаганнар.

16:6, 7 — Ни өчен изге рух Паулга һәм аның белән булган кешеләргә Асия һәм Битуния янында вәгазьләргә бирмәгән? Вәгазьчеләр күп булмаган, шуңа күрә изге рух аларны эчкерсез кешеләр күбрәк булган җиргә җибәргән.

18:12—17 — Ни өчен кешеләр Состенисне кыйный башлагач, өлкә башлыгы Гәллиун аны якламаган? Гәллиун, бәлки, Паулга каршы чыккан халык белән җитәкчелек итүче бу кеше кирәген алган дип уйлагандыр. Ләкин бу очрак яхшы нәтиҗәләргә китергән, чөнки Состенис, күрәсең, мәсихче булып киткән. Соңрак Паул Состенис турында «имандаш» дип язган (1 Көр. 1:1).

18:18 — Паул нинди нәзер биргән? Кайбер галимнәр Паул нәзир булырга нәзер биргән дип уйлый (Сан. 6:1—21). Әмма Изге Язмаларда Паул нинди нәзер биргәне әйтелми. Өстәвенә, Изге Язмаларда ул нәзерне мәсихче булып киткәнче яки булгач биргәнме икәне, шулай ук нәзер башланганмы яки тәмамланган вакытмы икәне әйтелми. Ничек кенә булмасын, андый нәзер бирү — гөнаһ булмаган.

Безнең өчен сабаклар:

12:5—11. Без кардәшләребез өчен дога кыла алабыз һәм шулай эшләргә тиеш.

12:21—23; 14:14—18. Һируд Аллаһыга гына бирелергә тиешле данны теләп кабул иткән. Ә Паул белән Барнаб бөтенләй башкача эш иткәннәр. Кешеләр аларны данлый башлагач, алар шунда ук һәм тәвәккәллек белән бу данны кире какканнар. Йәһвәгә хезмәт итүдә нинди генә уңышларыбыз булмасын, без моның өчен дан теләргә тиеш түгел.

14:5—7. Акыллылык хезмәттә ашкынучан булып калырга ярдәм итәчәк (Мат. 10:23).

14:22. Мәсихчеләр сынаулар булачагын беләләр. Алар үз ышануларыннан баш тартып, сынаулардан качарга тырышмыйлар (2 Тим. 3:12).

16:1, 2. Яшь мәсихчеләр Аллаһыга хезмәт итүдә тырышчан булырга һәм яхшы исемгә ия булыр өчен, Йәһвә ярдәмен эзләргә тиеш.

16:3. Башкалар яхшы хәбәрне кабул итсен өчен, без Изге Язмалар принциплары буенча кулыбыздан килгәнне эшләргә тиеш (1 Көр. 9:19—23).

20:20, 21. Өйдән-өйгә вәгазьләү — хезмәтебезнең мөһим өлеше.

20:24; 21:13. Аллаһы каршында сафлыгыбызны саклау тормышыбызны саклап калуга караганда мөһимрәк.

21:21—26. Без яхшы киңәшне теләп кабул итәргә тиеш.

25:8—12. Бүгенге мәсихчеләр «Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дөреслеген раслаган чагында» законлы мөмкинлекләрне куллана ала һәм кулланырга тиеш (Флп. 1:7).

26:24, 25. «Аек акыл белән хакыйкать сүзләре» «үзендә Аллаһы Рухы булмаган кеше» өчен ахмаклык булса да, без аларны игълан итәргә тиеш (1 Көр. 2:14).

[30 биттәге иллюстрация]

«Патшалык ачкычларын» Петер кайчан кулланган?

[31 биттәге иллюстрация]

Бөтендөнья вәгазь эше изге рух ярдәменнән башка бара алмас иде