Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшылык эшләүне дәвам итегез

Яхшылык эшләүне дәвам итегез

Яхшылык эшләүне дәвам итегез

«Яхшылык эшләгез» (ЛҮК 6:35).

1, 2. Ни өчен кайвакыт башкаларга яхшылык эшләү җиңел түгел?

КАЙЧАКТА башкаларга яхшылык эшләү җиңел түгел. Без кешеләргә ярату күрсәтсәк тә, алар моның кадерен белмәскә мөмкин. Кешеләргә рухи яктан ярдәм итәр өчен, без көчебездән килгәнне эшлибез: аларга «мөбарәк Аллаһының даны» һәм аның Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьлибез. Әмма алар еш кына үзләрен ваемсыз тоталар һәм яхшылыкны белмиләр (1 Тим. 1:11). Башкалар исә үзләрен тупас тоталар һәм Гайсәнең безне гөнаһтан һәм үлемнән коткарыр өчен үлгәнен кире кагалар (Флп. 3:18). Без, мәсихчеләр буларак, андый кешеләр белән үзебезне ничек тотарга тиеш?

2 Гайсә Мәсих үз шәкертләренә: «Дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез»,— дигән (Лүк 6:35). Бу әмерне җентекләп карап чыгыйк. Башкаларга яхшылык эшләү нәрсәне аңлата? Гайсәнең башка әйтемнәреннән моны белербез.

«Дошманнарыгызны яратыгыз»

3. a) Гайсәнең Маттай 5:43—45 тәге сүзләренең асылын аңлатып бирегез. б) Яһүдләрнең дини җитәкчеләре фикере буенча, яһүдләргә һәм башка халыкларга мөнәсәбәт нинди булырга тиеш иде?

3 Таудагы вәгазендә Гайсә үзен тыңлаучыларын дошманнарын яратырга һәм эзәрлекләүчеләре өчен дога кылырга чакырган. (Маттай 5:43—45 не укы.) Гайсә бу сүзләр белән яһүдләргә мөрәҗәгать иткән, алар Аллаһының: «Үз халкың арасында беркемнән дә үч алма һәм аңа карата ачу тотма; якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дигән әмерен яхшы белгәннәр (Лев. 19:18). Беренче гасырда яһүдләрнең дини җитәкчеләре «үз халкы арасындагылар» һәм «якының» яһүдләргә генә кагылган дип уйлаган. Муса канунының таләбе буенча, исраиллеләр башка халыклардан читтә торырга тиеш булганнар, әмма вакыт узу белән алар бар яһүд булмаган халыкларны дошманнар дип исәпли башлаганнар һәм нәфрәт иткәннәр.

4. Гайсәнең шәкертләре үз дошманнары белән үзләрен ничек тотарга тиеш булганнар?

4 Ә Гайсә: «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз»,— дигән (Мат. 5:44). Димәк, аның шәкертләре үзләрен дошманнарча тоткан кешеләрне яратырга тиеш булган. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Гайсә: «Ә сезгә, мине тыңлаучыларга, әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез, сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр өчен дога кылыгыз»,— дигән (Лүк 6:27, 28). Беренче гасырдагы Гайсә сүзләренә игътибарлы булган яһүдләр кебек, без дә үзебезне «нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләргә» тырышабыз, һәм алар үзләрен тупас һәм дошманнарча тотса да, без алар белән үзебезне миһербанлы тотабыз. Без «каргаучылар» белән йомшак кына сөйләшеп, аларны фатихалыйбыз». Безне, көч кулланып яки башка төрле рәнҗетеп, эзәрлекләгән кешеләр өчен без дога кылабыз. Андый догалар дошманнарыбызны яратканыбызны күрсәтә, чөнки без Йәһвәдән аларның үзгәрүләрен һәм аның дуслары булып китүен сорыйбыз.

5, 6. Ни өчен безгә үз дошманнарыбызны яратырга кирәк?

5 Әмма ни өчен дошманнарны яратырга кирәк? «Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез»,— дигән Гайсә (Мат. 5:45). Бу киңәшне тотып, без Аллаһының «балалары» булып китәбез, чөнки без Йәһвәдән үрнәк алабыз, ул «кояшын рәхимлеләр өчен дә, явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра». Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Аллаһы «яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы» (Лүк 6:35).

6 Гайсә үз шәкертләренә дошманнарын ярату никадәр мөһим икәнен аңлатырга теләп, болай дигән: «Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң? Һәм сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, искитәрлек ни эшләгән буласыз? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соң?» (Мат. 5:46, 47). Әгәр безнең белән үзләрен дусларча тоткан кешеләрне генә яратсак, без Аллаһыдан «әҗер» яки аның хуплавын алырга лаек булмас идек. Гадәттә нәфрәт ителгән салым җыючылар да үзләренә карата игелекле булганнарны яратканнар (Лүк 5:30; 7:34).

7. Ни өчен кеше кардәшләре белән генә исәнләшсә, бу искитәрлек эш түгел?

7 Яһүдләр гадәттә: «Сезгә иминлек булсын!» — дип исәнләшкәннәр (Яхъя 20:19). Андый исәнләшү кешегә саулык, бәхет һәм муллык теләүне аңлаткан. Без кардәшләр белән генә исәнләшсәк, бу «искитәрлек» эш булыр идеме? Гайсәнең сүзләре буенча, безнең «мәҗүсиләргә дә» шундый ук мөнәсәбәтебез булырга тиеш.

8. Гайсә үзен тыңлаучыларга: «Камил булыгыз»,— диеп, аларны нәрсәгә дәртләндергән?

8 Гайсәнең шәкертләре мирас итеп алынган гөнаһ аркасында кимчелексез һәм камил була алмаганнар (Рим. 5:12). Әмма Гайсә үз фикерен мондый сүзләр белән тәмамлаган: «Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз» (Мат. 5:48). Шулай итеп Гайсә үзен тыңлаучыларны «Күктәге Аталарыннан», Йәһвәдән, үрнәк алып, үз яратуларын камилләштерергә дәртләндергән. Ягъни аларга үз дошманнарын яратырга өйрәнергә кирәк булган. Бу бездән дә таләп ителә.

Ни өчен кичерергә кирәк?

9. Гайсәнең үрнәк догасы буенча, яхшылык эшләү нәрсәне аңлата?

9 Безгә каршы гөнаһ эшләгән кешеләрне чын күңелдән кичереп, без яхшылык эшләүне дәвам итәбез. Гайсәнең үрнәк догасында мондый сүзләр бар: «Башкаларның безгә карата эшләгән явызлыкларын без кичергән кебек, безнең дә начар эшләребезне Син кичер» (Мат. 6:12).

10. Кичерү турында әйткәндә, без Аллаһыдан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

10 Безгә Аллаһыга охшарга тырышырга кирәк: ул тәүбә иткән гөнаһлы кешеләрне һәрвакыт кичерергә әзер. Рәсүл Паул: «Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез»,— дигән (Эфес. 4:32). Мәдхия җырлаучы Давыт болай дип язган: «Ходай юмарт һәм мәрхәмәтле, бик түземле һәм рәхимле... Безгә канунсызлыгыбыз буенча кылмаган, һәм безгә гөнаһларыбызга карап бирмәгән... Көнчыгыш көнбатыштан ничек ерак булса, Ул шул чаклы канунсызлануларыбызны бездән ерак итте. Ата үз улларын кызганган күк, Ходай да Үзеннән куркучыларны кызгана. Чөнки Ул безнең нәрсәдән торганыбызны белә, туфрак икәнебезне онытмый» (Мәд. 102:8—14).

11. Аллаһы кемне кичерә?

11 Кешеләр үзләренә каршы гөнаһ эшләгәннәрне кичерсәләр генә, Аллаһы аларны кичерәчәк (Марк 11:25). Моңа басып ясап, Гайсә болай дигән: «Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер. Ләкин үзегез кичермәсәгез, сезнең дә яман эшләрегезне Күктәге Атагыз кичермәс» (Мат. 6:14, 15). Әйе, Аллаһы чын күңелдән башкаларны кичергән кешеләрне генә кичерә. Без Паулның: «Мәсих [«Йәһвә», ЯД] сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез»,— дигән киңәшен тотсак, яхшылык эшләүне дәвам итәбез (Көл. 3:13).

«Хөкем итүдән туктагыз»

12. Гайсә башкаларны хөкем иткәннәргә нинди киңәш биргән?

12 Гайсә Таудагы вәгазендә тагын ничек яхшылык эшләп була икәненә игътибар иткән. Ул болай дигән: «Хөкем ителмәс өчен, хөкем итүдән туктагыз». (Маттай 7:1, ЯД.) Бу фикерне аңлатыр өчен, ул ачык мисал китергән. (Маттай 7:2—5 не укы.) Гайсәнең бу сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән? Моны карап чыгыйк.

13. Гайсәнең шәкертләре нәрсә эшләргә тиеш булган?

13 Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә дә Гайсәнең бу сүзләре китерелә: «Хөкем итмәгез, үзегезне дә хөкем итмәсләр. Гаепләмәгез, үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез һәм үзегезне дә кичерерләр» (Лүк 6:37). Беренче гасырда фарисейләр Изге Язмаларга нигезләнмәгән гореф-гадәтләрне тотып, башкаларны хөкем иткәннәр. Әгәр Гайсәнең берәр шәкерте алай эшләгән булса, аңа хөкем итүдән туктап, башкаларны кичерергә кирәк булган. Моңа охшаш киңәшне рәсүл Паул да биргән. (Эфеслеләргә 4:32 не укы.)

14. Кешеләрне кичереп, Гайсәнең шәкертләре башкаларны нәрсәгә дәртләндерер иде?

14 Кешеләрне кичереп, Гайсәнең шәкертләре башкаларны да моны эшләргә дәртләндерер иде. «Нинди хөкем белән хөкем итсәгез, сез дә шундый хөкем белән хөкем ителерсез; һәм нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер»,— дип әйткән Гайсә (Мат. 7:2). Безнең башкалар белән мөнәсәбәтебез турында сүз барганда, без ни чәчсәк, шуны урабыз (Гәл. 6:7).

15. Гайсә башкаларга таләпчән булу дөрес түгел икәнен ничек күрсәткән?

15 Гайсә башкаларга карата таләпчән булу никадәр дөрес түгел икәнен аңлатырга теләп, болай дигән: «Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? Үз күзеңдә бүрәнә булганда, син ничек туганыңа: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың?» (Мат. 7:3, 4). Башкаларны хөкем итәргә бирелүчән кеше үз туганының «күзендәге» кечкенә нәрсәгә игътибар итә. Андый кеше туганына уйлап эш итүчәнлек һәм зирәклек җитми дип уйлый. Туганының кимчелеге, чүп бөртеге кебек, кечкенә булса да, гаепләүче «чүпне алыйм әле» дип тәкъдим итә. Ул туганына ачыграк күрергә ярдәм итә ала дип уйлый. Аның бу сүзләрендә икейөзлелеге күренә.

16. Ни өчен фарисейләрнең күзендә «бүрәнә» булган дип әйтеп була?

16 Аеруча яһүдләрнең дини җитәкчеләре башкаларга карата таләпчән булганнар. Мәсәлән, Мәсих тумыштан сукыр булган кешене савыктыргач, ул кеше Гайсә турында «ул... Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде» дигән, ә фарисейләр: «Башыңнан аягыңа тикле гөнаһта тугансың, нигә безне өйрәтәсең?» — дип аңа каршы төштеләр (Яхъя 9:30—34). Фарисейләрнең күзләрендә «бүрәнә» булган: алар рухи яктан сукыр булганнар һәм дөрес фикер йөртә алмаганнар. Шуңа күрә Гайсә: «Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрең ачык күрер һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың»,— дип әйткән (Мат. 7:5; Лүк 6:42). Без кешеләргә яхшылык эшләргә һәм аларга карата шәфкатьле булырга тәвәккәл булсак, башкаларга чиктән тыш таләпчән булмаячакбыз: аларның күзендә «чүп» эзләмәячәкбез. Киресенчә, без үзебезнең камил булмаганыбызны истә тотачакбыз һәм имандашларыбызны хөкем итмәскә тырышачакбыз.

Башкаларга мөнәсәбәтебез

17. Маттай 7:12 буенча, без башкалар белән үзебезне ничек тотарга тиеш?

17 Гайсә Таудагы вәгазендә Аллаһы, яратучан Ата буларак, үз хезмәтчеләренең догаларына җавап бирә дип әйткән. (Маттай 7:7—12 не укы.) Гайсә кешеләргә мондый кагыйдә биргән: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Мат. 7:12). Бу кагыйдәне үтәсәк кенә, без Гайсә Мәсихнең чын шәкертләре икәнебезне күрсәтәчәкбез.

18. Муса кануны кешеләрнең безгә нәрсә эшләүләрен теләсәк, үзебез дә аларга шуны эшләргә тиеш икәнебезне ничек күрсәткән?

18 Гайсә кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез дип әйтеп, мондый нәтиҗә ясаган: «Чөнки Муса канунының һәм пәйгамбәрләр китабында язылган тәгълиматның мәгънәсе шунда». Башкалар белән үзебезне Гайсә киңәше буенча тотсак, без «Муса канунының» рухы буенча эш итәбез. Муса кануны — бу Изге Язмалардагы Яратылыш китабыннан алып Канун китабына кадәрге язмалар. Бу китапларда Йәһвәнең явызлыкны юк итәчәк «токым» турындагы вәгъдәсе һәм Муса аша Исраил халкына б. э. к. 1513 елда бирелгән Аллаһы Кануны язылган (Ярат. 3:15). Канун буенча, исраиллеләр гадел эш итәргә, кешеләрне аермаска, «фәкыйрьләргә һәм читтән килеп урнашканнарга» яхшылык эшләргә тиеш булганнар (Лев. 19:9, 10, 15, 34).

19. «Пәйгамбәрләр китабы» безгә яхшылык эшләргә кирәк икәнлеген ничек күрсәтә?

19 «Пәйгамбәрләр китабы» дип әйтеп, Гайсә Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китапларын күздә тоткан. Ул китапларда Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләр язылган, алар Гайсәдә үтәлгән. Шулай ук, анда әйтелгәнчә, Аллаһы үз хезмәтчеләрен аның йөрәген шатландырганнары өчен һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә булганнары өчен фатихалый. Мәсәлән, Ишагыйя пәйгамбәрлегендә исраиллеләргә мондый киңәш бирелгән булган: «Йәһвә болай дип әйтә: „Гаделлекне саклагыз һәм дөрес эш итегез... Шулай эшләүче кеше һәм моны үтәүче адәм улы... һәм явызлык эшләмәс өчен, кулын тотып калучы кеше бәхетле “»(Ишаг. 56:1, 2). Әйе, Аллаһы үз хезмәтчеләреннән яхшылык эшләүләрен тели.

Һәрвакыт яхшылык эшлә

20, 21. Гайсәнең Таудагы вәгазендә әйтелгән сүзләре кешеләргә ничек тәэсир иткән, һәм ни өчен аның өйрәткәннәре турында уйлану мөһим?

20 Без Гайсәнең Таудагы вәгазендә әйтелгән кайбер мөһим фикерләрне генә карап чыктык. Шулай да кешеләрнең Гайсә өйрәтүенә сокланганы аңлашыла. «Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аның өйрәтүенә халык хәйран калды. Чөнки Ул аларны канунчылар кебек түгел, бәлки хакимлеге булган кеше кебек өйрәтте»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Мат. 7:28, 29).

21 Һичшиксез, пәйгамбәрлектә алдан әйтелгән «Искиткеч Киңәшче» бу Гайсә Мәсих булган (Ишаг. 9:6). Таудагы вәгазь ачыктан-ачык шуны күрсәтә: Гайсә үзенең күктәге Атасының карашларын бик яхшы белгән һәм чагылдырган. Гайсә Таудагы вәгазендә тагын күп кенә башка нәрсәләр турында әйткән, мәсәлән, ничек чын бәхет табарга, әхлаксызлыктан качарга, гадел эш итәргә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга. Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең 5—7 нче бүлекләрне укып чыксаң, яхшы булыр иде. Дога кылып, Гайсәнең акыллы киңәшләре турында уйлан. Аларны тормышыңда куллан. Бу сиңа Йәһвәне тагы да шатландырырга, башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә булырга һәм яхшылык эшләүне дәвам итәргә булышачак.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Без дошманнарыбыз белән үзебезне ничек тотарга тиеш?

• Ни өчен кешеләрне кичерергә кирәк?

• Гайсә башкаларны хөкем итүче кешеләрне нәрсәгә дәртләндергән?

Маттай 7:12 буенча, без башкалар белән үзебезне ничек тотарга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге өстәмә сүзләр]

Ни өчен Гайсә: «Хөкем итүдән туктагыз»,— дигән киңәш биргән?

[8 биттәге иллюстрация]

Ни өчен без үзебезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылырга тиеш?

[10 биттәге иллюстрация]

Син һәрвакыт кешеләрнең үзеңә нәрсә эшләүләрен теләгәнеңне аларга эшлисеңме?