Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшь чактан Йәһвәгә хезмәт ит

Яшь чактан Йәһвәгә хезмәт ит

Яшь чактан Йәһвәгә хезмәт ит

«Син... нәрсәгә өйрәндең һәм нәрсәгә инандың, шуларны дәвам ит» (2 ТИМ. 3:14).

1. Йәһвә үзенең яшь Шаһитләренең хезмәтенә ничек карый?

ЙӘҺВӘ яшьләрнең изге хезмәтен кадерли һәм мәдхия җырлаучыны алар турында мондый пәйгамбәрлек язарга рухландырган: «Син гаскәреңне сугышка алып барган көнне, синең халкың әзерлеген күрсәтәчәк. Изгелек яктысында синең күп санлы яшьләрең бар, алар таң тудырган чык тамчыларына охшаш» (Мәд. 110:3, ЯД; [Мәд. 109:3]). Әйе, Йәһвә үзенә хезмәт итәргә әзер булган яшьләрне югары бәяли.

2. Бу дөнья яшьләрне нәрсәгә өнди?

2 Яшьләр, сез Йәһвәгә багышландыгызмы? Күпләр өчен хак Аллаһыга хезмәт итүне сайлау авыр булырга мөмкин. Билгеле эшлеклеләр, укытучылар, ә кайвакыт гаиләдәгеләр һәм дуслар да яшьләрне карьера ясарга, байлыкка омтылырга өндиләр. Яшьләр рухи максатларга омтылганда, кайбер кешеләр алардан көлә. Әмма хак Аллаһыга хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы (Мәд. 26:4). Шуңа күрә үзеңә мондый сораулар бир: «Ни өчен Аллаһыга хезмәт итәргә кирәк? Башкаларның сүзләренә һәм эшләренә карамастан, сиңа багышлануың буенча яшәргә нәрсә булыша ала? Изге хезмәтне башкарыр өчен нинди мөмкинлекләр бар?»

Йәһвәгә хезмәт итү — дөрес сайлау

3. Йәһвәнең иҗади эшләре безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

3 Ни өчен хак Аллаһыга хезмәт итәргә кирәк? Моның төп сәбәбе Ачылыш 4:11 дә китерелә: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» (Ачыл. 4:11). Йәһвә — бар булган нәрсәне Барлыкка Китерүче. Безнең Җир шары искиткеч! Агачлар, чәчәкләр, хайваннар, океаннар, таулар һәм шарлавыклар — барысын Йәһвә булдырган. «[Аллаһының] булдырганнары белән җир өсте тулган»,— дип әйтелә Мәдхия 103:24 тә. Йәһвә безгә тормыш белән ләззәтләнә алыр өчен, хисләр һәм акыл биргән. Без Йәһвәгә моның өчен бик рәхмәтле! Йәһвәнең искиткеч иҗади эшләре өчен рәхмәтле булу безне аңа хезмәт итәргә дәртләндерергә тиеш.

4, 5. Ешуага Аллаһыга якынлашырга нәрсә булышкан?

4 Йәһвәгә хезмәт итәр өчен тагын бер сәбәпне Исраил җитәкчесе Ешуаның сүзләрендә күрәбез. Үз гомеренең азагында Ешуа Аллаһы халкына болай дигән: «Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез. Алар барысы да үтәлде». Ни өчен Ешуа моны шундый ышаныч белән әйткән? (Ешуа 23:14).

5 Мисырда үскән Ешуа, балачагыннан ук Йәһвәнең исраиллеләргә мирас итеп җир бирәчәге турындагы вәгъдәсен белгән (Ярат. 12:7; 50:24, 25; Чыг. 3:8). Соңыннан Йәһвә үз вәгъдәсен үти башлый: ул Мисырга ун җәза җибәрә һәм үзсүзле фиргавенне Исраил халкын чыгарып җибәрергә мәҗбүр итә. Ешуа бу вакыйгаларны күзәтеп тора. Башка исраиллеләр белән бергә ул Кызыл диңгез аша үтә һәм Йәһвәнең фиргавен белән аның гаскәриен диңгезгә батырганын күрә. Ешуа, Исраил халкы «зур, коточкыч» Синай чүле буйлап йөргәндә, Йәһвәнең исраиллеләр турында кайгыртканын күреп тора. Ул вакытта беркем дә ачлыктан яки сусаудан үлмәгән (Кан. 8:3—5, 14—16; Ешуа 24:5—7). Көчле Кәнган халыклары белән сугышырга һәм Вәгъдә ителгән җирне биләп алырга вакыт җиткәч, Ешуа Аллаһының үз халкына булышканын күрә (Ешуа 10:14, 42).

6. Сиңа Аллаһыга хезмәт итәргә теләкне үстерергә нәрсә ярдәм итәчәк?

6 Йәһвә үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти, Ешуа моны белгән. Шуңа күрә ул: «Без, мин һәм минем йортым, Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез»,— дигән (Ешуа 24:15). Ә синең турыда нәрсә әйтеп була? Синең хак Аллаһының үтәгән һәм үтәячәк вәгъдәләре турында уйланганың бармы? Бу сине, Ешуа кебек, Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндермиме?

7. Ни өчен суга чумдырылу йоласын үтәргә кирәк?

7 Йәһвәнең иҗади эшләре һәм аның искиткеч һәм ышанычлы вәгъдәләре турында уйлану сине Йәһвәгә багышланырга һәм суга чумдырылу йоласын үтәргә дәртләндерергә тиеш. Аллаһыга хезмәт итәргә теләүче бар кешеләргә суга чумдырылу йоласын үтәргә кирәк. Бу Гайсә Мәсих мисалыннан ачык күренә, ул безнең өчен үрнәк булып тора. Гайсә, Мәсих буларак үз хезмәтен башлаганчы, Чумдыручы Яхъя янына суга чумдырылу өчен килгән. Гайсә моны ни өчен эшләгән? «Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем»,— дип әйткән ул соңрак (Яхъя 6:38). Әйе, суга чумдырылу йоласын үтеп, Гайсә үзен Атасының ихтыярын үтәр өчен багышлаганын күрсәткән (Мат. 3:13—17).

8. Ни өчен Тимуте Аллаһыга хезмәт итәргә булган, һәм сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

8 Яшь мәсихче Тимутенең мисалын карап чыгыйк. Йәһвә аңа күп кенә вазифалар һәм йөкләмәләр ышанып тапшырган. Ни өчен Тимуте хак Аллаһыга хезмәт итәргә булган? Изге Язмаларда ул «өйрәнгән һәм... инанган»,— дип әйтелә (2 Тим. 3:14). Бәлкем, син дә, Тимуте кебек, Аллаһы Сүзен өйрәнәсеңдер һәм Изге Язмалар тәгълиматларының хак булуына ынангансыңдыр. Ул чакта сиңа карар кабул итәргә кирәк. Бәлкем, сиңа моның турында әти-әниең белән сөйләшергәдер. Алар һәм җыелыштагы өлкәннәр сиңа суга чумдырылу йоласын үтәр өчен, Изге Язмалардагы таләпләрне яхшырак аңларга ярдәм итәчәкләр. (Рәсүлләр 8:12 не укы.)

9. Башкалар синең суга чумдырылу йоласын үтәргә теләвеңә ничек карарга мөмкин?

9 Суга чумдырылу йоласын үтсәң, син хак Аллаһыга хезмәт итүеңне башларсың. Һәм шулай итеп, син мәңгелек тормышка алып баручы озын ярыш юлыннан йөгерүеңне башлап җибәрерсең дип әйтеп була. Өстәвенә, Аллаһы ихтыярын үтәү сиңа инде хәзер күп шатлык китерәчәк (Евр. 12:1—3). Син шулай ук бу ярыш юлыннан йөгергән туганнарыңны һәм дусларыңны сөендерерсең. Һәм иң мөһиме, син Йәһвәнең йөрәген шатландырырсың. (Гыйбрәтле сүзләр 23:15 не укы.) Билгеле, кайберәүләр синең Йәһвәгә хезмәт итәргә сайлавыңны аңламаска һәм бу карарың аларга ошамаска мөмкин. Алар хәтта сиңа каршы торырга мөмкин. Ләкин бирешмә, син бу авырлыкларны җиңә аласың.

Башкалар сиңа сораулар биргәндә яки каршылык күрсәткәндә

10, 11. а) Кешеләр сиңа нинди сораулар бирергә мөмкин? б) Гайсә иманга кагылышлы сорауларга ничек җавап биргән, һәм син аңардан нәрсәгә өйрәнә аласың?

10 Син Йәһвәгә хезмәт итәргә булсаң, сыйныфташларың, күршеләрең һәм туганнарың моны аңлап җиткермәскә мөмкин. Алар синнән: «Ни өчен син бу юлны сайладың?» — дип сорарга яки сиңа иманың турында сораулар бирергә мөмкин. Син аларга ничек җавап бирерсең? Сүз дә юк, үз сайлавыңның сәбәпләрен аңлатыр өчен, сиңа үз хисләреңне һәм карашларыңны тикшереп чыгарга кирәк. Ә иманыңа кагылышлы сорауларга җавап биргәндә Гайсәнең үрнәген тоту яхшы булыр иде.

11 Яһүдләрнең дини җитәкчеләре Гайсәдән үлеләрнең терелүе турында сорагач, ул алар игътибарсыз калдырган Изге Язмалардагы бер шигырьне китергән (Чыг. 3:6; Мат. 22:23, 31—33). Бер канунчы Гайсәнең янына килеп: «Әмерләрнең кайсысы иң мөһим?» — дип сорагач, ул аңа Изге Язмалардан тиешле өземтә китергән. Канунчыга аның җавабы ошаган (Лев. 19:18; Кан. 6:5; Марк 12:28—34). Гайсәнең сөйләү рәвеше һәм Изге Язмаларны куллануы «халык арасында... бәхәсләр» чыгарган, һәм бу Гайсәнең дошманнарына аңа зыян китерергә комачаулаган (Яхъя 7:32—46). Башкаларга иманың турында сөйләгәндә, Изге Язмаларны куллан, сорауларга «басынкылык һәм ихтирам белән җавап бир» (1 Пет. 3:15). Сорауга җавап бирә алмасаң, дөресен әйт, һәм соңрак, өстәмә тикшерү үткәргәч, сөйләшергә тәкъдим ит. Син «Күзәтү манарасы басмаларының индексын» яки компакт-дискка язылган «Күзәтү манарасы китапханәсен» (рус.) куллана аласың. Яхшы әзерләнеп, син «һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсең» (Көл. 4:6).

12. Ни өчен каршылыклар белән очрашканда төшенкелеккә бирелмәскә кирәк?

12 Әмма иманыңның сыналуы сораулар белән генә чикләнмәячәк. Бу дөнья белән Аллаһының дошманы, Шайтан Иблис, идарә итә. (1 Яхъя 5:19 ны укы.) Шуңа күрә һәркем дә синең Аллаһыга хезмәт итәргә сайлавыңны хупламаячак. Сиңа хәтта каршылыклар белән дә очрашырга туры килер. Ә кайбер кешеләр сине яманларга мөмкин (1 Пет. 4:4). Әмма шуны онытма: Гайсә Мәсих тә эзәрлекләүләр кичергән һәм рәсүл Петер дә каршылыклар белән очрашкан. Петер болай дип язган: «Сөеклеләрем! Сезне сынау өчен җибәрелгән куркыныч вәсвәсәне үзегез белән булган ниндидер сәер хәл кебек күреп гаҗәпләнмәгез. Киресенчә, Мәсихнең даны ачылганга да тантана итеп куану өчен, Аның газапларында катнашучы буларак шатланыгыз» (1 Пет. 4:12, 13).

13. Ни өчен мәсихчеләр эзәрлекләнгәннәре өчен шатлана ала?

13 Син, мәсихче буларак, каршылыклар я эзәрлекләүләр белән очрашасың икән, бу шатланыр өчен сәбәп. Ни өчен? Сине дөнья хупласа, бу синең Аллаһы нормалары буенча түгел, ә Шайтан теләгәнчә яшәвеңне күрсәтер иде. Гайсә болай дип кисәткән: «Сезне бар кешеләр мактый икән, сезгә кайгы! Чөнки аларның аталары да ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар» (Лүк 6:26). Эзәрлекләүләр шуны күрсәтә: синең Аллаһыга хезмәт итүең Шайтанны һәм аның дөньясын ярсыта. (Маттай 5:11, 12 не укы.) Шуңа күрә, сине «Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән», бу шатланыр өчен сәбәп (1 Пет. 4:14).

14. Каршылыкларга карамастан мәсихче Йәһвәгә тугрылыгын сакласа, бу нинди җимешләр китерәчәк?

14 Каршылыкларга карамастан син Йәһвәгә тугрылыгыңны сакласаң, бу яхшы җимешләр китерәчәк. Син Аллаһы һәм аның Улы турында шаһитлек бирәсең. Синең сынауларда нык булуың кардәшләреңә рухи яктан көч бирәчәк. Йәһвәне белмәгән кешеләр сине күзәтеп, бәлкем, Изге Язмаларны өйрәнергә теләк белдерер. (Филиппуйлыларга 1:12—14 не укы.) Һәм Йәһвәнең сиңа сынауларны кичереп чыгарга көч бирүен тойгач, аңа карата яратуың үсәчәк.

Сиңа «ишекләр киң ачыла»

15. Рәсүл Паулга нинди «ишекләр» киң ачылган булган?

15 Үзенең Эфестагы хезмәте турында рәсүл Паул: «Нәтиҗәле хезмәт итү өчен ишекләр киң ачылды миңа»,— дип язган (1 Көр. 16:8, 9). Ягъни Паул өчен бу шәһәрдә яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләр өчен һәм шәкертләр булдырыр өчен «ишекләр ачылган». Бу «ишекләрдән» кереп, Паул күп кешеләргә Йәһвә белән танышырга һәм аның хезмәтчеләре булырга ярдәм иткән.

16. Нинди мәгънәдә майланган калдык 1919 елда «ачылган ишеккә» кергән?

16 1919 елда данланган Гайсә Мәсих майланган калдык «каршыңда ишек ачкан» (Ачыл. 3:8). Алар бу ишеккә кереп, яхшы хәбәрне вәгазьләгәннәр һәм зур ашкыну белән Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтә башлаганнар. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Бүгенге көндә яхшы хәбәр бөтен җиһанда таратыла, һәм Аллаһының яңа дөньясындагы мәңгелек тормышка җиде миллионга якын кеше өмет итә.

17. Нинди мәгънәдә син киң ачылган «ишекләрдән» керә аласың?

17 Йәһвәнең бар хезмәтчеләренә «нәтиҗәле хезмәт итү өчен ишекләр» әле дә киң ачык. Бу «ишекләрдән« кереп, яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә күбрәк катнаша башлаган мәсихчеләр шатлык һәм канәгатьлек хисе кичерә. Йәһвәнең яшь хезмәтчеләре, сез башкаларга «Яхшы хәбәргә иман итәргә» булыша аласыз. Сез бу мөмкинлекне кадерлисезме? (Марк 1:14, 15). Сез гомуми яки ярдәмче пионер булып хезмәт итә аласыз. Моның турында уйланганыгыз бармы? Күпләр өчен хезмәт итәргә башка мөмкинлекләр дә бар: Патшалык Залларын төзү, Вефильдә, миссионер яки махсус пионер булып хезмәт итү. Шайтанның явыз дөньясының ахыры якын, шуңа күрә безгә Патшалык белән бәйле эшләрдә ашкынып катнашырга кирәк. Сез, әле вакыт булганда, киң ачылган «ишекләргә» керерсезме?

«Татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез»

18, 19. а) Ни өчен Давытның Йәһвәгә хезмәт итәргә көчле теләге булган? б) Давытның беркайчан да Аллаһыга хезмәт иткәненә үкенмәгәне нәрсәдән күренә?

18 Аллаһы тарафыннан рухландырылган мәдхия җырлаучы мондый сүзләр язган: «Татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез» (Мәд. 33:9). Борынгы Исраилнең патшасы Давыт яшь чагында көтүче булганда, Йәһвә аны ерткыч хайваннардан саклаган. Аллаһы Давытка ул Голиаф белән сугышканда ярдәм иткән һәм аны күп кенә башка бәла-казалардан коткарган. (1 Пат. 17:32—51; Мәд. 17). Аллаһының яратучан игелеге өчен рәхмәтле Давыт болай дип язган: «Әй Ходай Аллам, Син күп могҗизалар кылган; Син уйлаганча уйлардай берәү дә юк» (Мәд. 39:6).

19 Давытның Йәһвәгә карата яратуы үсә барган, һәм ул аны бөтен йөрәге һәм акылы белән мактарга теләгән. (Мәдхия 40:8—10 ны укы.) Ул беркайчан да хак Аллаһыга хезмәт иткәненә үкенмәгән. Аллаһыга тугрылык саклап, Давыт бәхетле булган. Картлык көнендә Давыт болай дигән: «Син, Ходай, минем ышанычым, яшьтән үк өмет тотканым Син. Әй Алла, мин картайганчы, бик картайганчы... мине ташлама» (Мәд. 71:5, 18). Давытның көче кими барса да, аның Йәһвәгә ышанычы һәм аның белән дуслыгы ныгый барган.

20. Ни өчен Аллаһыга хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы?

20 Ешуа, Давыт һәм Тимуте мисалларыннан Йәһвәгә хезмәт итү иң яхшы тормыш юлы икәнен күрәбез. Бу дөньядагы вакытлы иминлекне Йәһвәгә «бөтен йөрәгең һәм бөтен җаның» белән хезмәт итү китергән мәңгелек фатихалар белән чагыштырып булмый (Ешуа 22:5). Син үзеңне Йәһвәгә дога кылып багышладыңмы? Юк икән, син үзеңнән: «Миңа Йәһвә Шаһите булырга нәрсә комачаулый?» — дип сорый аласың. Әгәр дә син Йәһвәнең суга чумдырылган хезмәтчесе икән, син тормышыңны тагы да шатлыклырак итәргә теләр идеңме? Алайса, хезмәтеңне киңәйт һәм рухи яктан үсәргә омтыл. Рухи яктан ничек үсеп була? Моны без чираттагы мәкаләдә рәсүл Паул мисалыннан белербез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен Аллаһыга хезмәт итәргә кирәк? Ике сәбәп китер.

• Ни өчен Тимуте Аллаһыга хезмәт итәргә булган?

• Ни өчен эзәрлекләүләр вакытында нык калырга кирәк?

• Аллаһыга хезмәт итәр өчен нинди мөмкинлекләр бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы

[19 биттәге иллюстрация]

Син иманыңа кагылышлы сорауларга җавап бирергә әзерме?