Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче совет ничек оештырылган

Җитәкче совет ничек оештырылган

Җитәкче совет ничек оештырылган

ЙӘҺВӘ ШАһИТЛӘРЕНЕҢ Җитәкче советы багышланган ир кешеләрдән тора. Алар Аллаһының майланган хезмәтчеләре. Алар ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфының вәкиле. Бу хезмәтче рухи ризык бирә, бөтен җир буенча Патшалык турындагы вәгазь эше белән җитәкчелек итә һәм ашкынып вәгазьләргә дәртләндерә (Мат. 24:14, 45—47).

Җитәкче совет атна саен, гадәттә, чәршәмбе көнне очраша. Андый очрашулар бу абый-кардәшләргә бердәмлектә эш итәргә ярдәм итә (Мәд. 132:1). Җитәкче совет әгъзалары шулай ук төрле комитетларда хезмәт итә. Һәр комитет Патшалык белән бәйле берәр эш башкара. Моның турында кыскача аста әйтелә.

▪ КООРДИНАТОРЛАР КОМИТЕТЫ. Бу комитетка Җитәкче советның бар комитетларның координаторлары һәм Җитәкче совет әгъзасы булган сәркатип керә. Бу комитет барлык комитетлар тәртип буенча һәм уңышлы эш итсен өчен кайгырта. Ул шулай ук бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренә кагылган гадәттән тыш хәлләр, эзәрлекләүләр, афәтләр һәм җитди авырлыклар булганда ярдәм итә.

▪ КАДРЛАР КОМИТЕТЫ. Бу комитеттагы кардәшләр бөтен дөнья буенча Вефиль гаиләсе әгъзаларының физик ихтыяҗлары турында кайгырта, аларга Йәһвә белән нык мөнәсәбәтләр сакларга булыша һәм башка яктан ярдәм итә. Бу комитет Вефиль гаиләсенең яңа әгъзаларын сайлау һәм чакыру эше белән җитәкчелек итә һәм Вефильдәге хезмәткә кагылышлы сорауларны карый.

▪ БАСТЫРУ КОМИТЕТЫ. Бу комитет бастырып чыгару һәм бөтен дөнья буенча Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны башка урыннарга җиткерү белән җитәкчелек итә. Ул Йәһвә Шаһитләре оешмасыныкы булган типографияләр һәм милек белән күзәтчелек итә. Бу комитет бөтендөнья Патшалык эшенә бирелгән иганәләрнең яхшырак куллануы турында кайгырта.

▪ ХЕЗМӘТ КОМИТЕТЫ. Бу комитетка кергән кардәшләр вәгазь эше белән күзәтчелек итә. Алар шулай ук җыелышлар, пионерлар, өлкәннәр һәм күчеп йөрүче күзәтчеләр белән бәйле сорауларны карый. Бу комитет «Безнең Патшалык хезмәтебез»нең эчтәлеге өчен җаваплы, шулай ук Галаад мәктәбенә һәм Хезмәтне яхшырту мәктәбенә студентларны чакыра һәм соңыннан аларны билгели.

▪ УКЫТУ КОМИТЕТЫ. Бу комитет конгрессларда, җыелыш очрашуларында бирелә торган өйрәтү белән җитәкчелек итә. Ул Вефиль гаиләсенең әгъзалары өчен рухи программаны әзерли һәм Галаад, пионерлар мәктәпләренең үткәрелүен, шулай ук аудио һәм видео кассеталарның язылуын күзәтә.

▪ ЯЗУ КОМИТЕТЫ. Бу комитет рухи ризык әзерләү белән җитәкчелек итә, һәм бу ризык басмалар буларак кардәшләргә һәм башка кешеләргә җиткерелә. Шулай ук бу комитет Изге Язмаларга нигезләнгән сорауларга җаваплар бирә, драма сценарие һәм нотык планнары кебек материалны куллануга рөхсәт бирә. Ул шулай ук бөтен дөнья буенча алып барылган тәрҗемә эше белән җитәкчелек итә.

Рәсүл Паул майланган мәсихчеләр җыелышын кеше тәне белән чагыштырган һәм шуңа басым ясаган: барлык әгъзалар мөһим урында, барысы да бер-берсенә мохтаҗ, бер-берсен яраталар һәм Аллаһы биргән эшне башкарганда хезмәттәшлек итәләр (Рим. 12:4, 5; 1 Көр. 12:12—31). Җыелыш Башы, Гайсә Мәсих, тәннең әгъзаларына хезмәттәшлек итәр өчен һәм рухи өйрәтү өчен бар кирәклесен бирә (Эфес. 4:15, 16; Көл. 2:19). Шулай итеп, Җитәкче совет изге рух җитәкчелеген алып, Йәһвә халкының эшләре белән күзәтчелек итә.