Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безгә нәрсәдән качарга кирәк?

Безгә нәрсәдән качарга кирәк?

Безгә нәрсәдән качарга кирәк?

«Сез, елан токымы! Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырбыз, дип сезгә кем әйтте?» (МАТ. 3:7).

1. «Качарга» дигән сүзне ишеткәч, Изге Язмалардагы нинди очракларны исегезгә төшерәсез?

«КАЧАРГА» дигән сүзне ишеткәч, син күз алдыңа нәрсә китерәсең? Кемдер яшь Йосыфны исенә төшерер. Потифар хатыны аңа якынлык кылырга тәкъдим иткәч, ул качкан (Ярат. 39:7—12). Ә кемдер б. э. 66 елында Иерусалимнан качкан мәсихчеләр турында уйларга мөмкин. Алар Гайсәнең: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта... Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын»,— дигән кисәтүенә колак салганнар (Лүк 21:20, 21).

2, 3. a) Ни өчен Чумдыручы Яхъя дини җитәкчеләрне хөкем иткән? б) Гайсә Яхъя сүзләрен ничек раслаган?

2 Өстә әйтелгән очраклардагы кешеләр туры мәгънәдә качканнар. Бүген барлык чын мәсихчеләргә котылыр өчен, күчмә мәгънәдә качарга кирәк. «Качарга» дигән сүзне шул мәгънәдә Чумдыручы Яхъя кулланган. Аның янына үз-үзеннән канәгать булган һәм үзләренә тәүбә итәргә кирәк түгел дип уйлаган яһүдләрнең дини җитәкчеләре килгән. Алар тәүбә итеп суга чумдырылу йоласын үткән гади кешеләргә җирәнеп караган. Яхъя бу икейөзле кешеләргә кыюлык белән: «Сез, елан токымы! Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырбыз, дип сезгә кем әйтте? Ихлас күңелдән тәүбә иткәнегезне күрсәтә торган җимеш китерегез»,— дигән (Мат. 3:7, 8).

3 Яхъя «качу» дигән сүзне күчмә мәгънәдә кулланган. Ул дини җитәкчеләрне киләчәк хөкем, ачу көне турында кисәткән, һәм алар бу көнне «ихлас күңелдән тәүбә иткәннәрен күрсәтә торган җимеш» китереп кенә кичерә алачак дип әйткән. Соңрак Гайсә бу җитәкчеләрне кыюлык белән хөкем иткән: алар явыз булганнар, һәм бу аларның чын атасы иблис икәнен күрсәткән (Яхъя 8:44). Гайсә Яхъяның сүзләрен раслап, аларны «елан токымы» дип атаган һәм алардан: «Сез хөкемнән һәм җәһәннәмнән ничек качарга уйлыйсыз?» — дип сораган (Мат. 23:33). Гайсәнең «җәһәннәм» дигән сүзе нәрсә аңлаткан?

4. Гайсәнең «җәһәннәм» дигән сүзе нәрсә аңлаткан?

4 Җәһәннәм Иерусалим стеналары артындагы үзәнлек булган. Анда шәһәрдәге бар чүп-чарны һәм үлгән хайваннарны яндырганнар. Гайсә «җәһәннәм» дигән сүзне мәңгелек юк ителү символы итеп кулланган. (27 нче битне кара.) Ул: «Сез хөкемнән һәм җәһәннәмнән ничек качарга уйлыйсыз?»— дигән соравы белән дини җитәкчеләрнең, төркем буларак, мәңгелек юк ителүгә лаек булганнарын күрсәткән (Мат. 5:22, 29).

5. Яхъяның һәм Гайсәнең алдан әйткән сүзләре ничек үтәлгән?

5 Яһүдләрнең дини җитәкчеләре Гайсәне һәм аның шәкертләрен эзәрлекләп, үз гөнаһларын арттырганнар гына. Соңрак, Яхъя һәм Гайсә алдан кисәткәнчә, Аллаһының хөкем көне килгән. Ул вакытта «ачу» Иерусалимга һәм Яһүдиягә — җирнең билгеле бер өлешенә — килгән, шуңа күрә бу очракта туры мәгънәдә качып котылып булган. Б. э. 70 елында Рим гаскәрләре Иерусалимны һәм андагы гыйбадәтханәне җимергән. Иерусалимда андый «афәт» беркайчан да булмаган. Күп яһүдләр үтерелгән яисә әсирлеккә алып кителгән булган. Ул вакыйгалар киләчәктә булачак зуррак афәтнең прообразы булып тора. Бу афәттә үзләрен христиан дип атаган күп кенә кешеләр һәм башка дин тотучылар юк ителәчәк (Мат. 24:21).

Киләчәк ачу көне

6. Рәсүлләр үлгәннән соң мәсихчеләр җыелышында нәрсә булган?

6 Беренче гасырда кайбер мәсихчеләр мөртәтләр булып киткәннәр һәм башкаларны да үзләренә иярткәннәр (Рәс. 20:29, 30). Рәсүлләр исән чакта мөртәтлекне тоткарлап торганнар, ә аларның үлеменнән соң мәсихчеләр арасында бик күп секталар барлыкка килгән. Бүгенге көндә үзләрен христиан дип атаган бер-берсенә каршы килгән йөзләрчә диннәр бар. Изге Язмаларда христиан дөньясы руханиларының барлыкка килүе турында алдан әйтелгән булган. Анда алар, төркем буларак, «һәлакәткә хөкем ителгән канунсызлык кешесе» дип аталган һәм «Раббы Гайсә аны... үтерәчәк, килүенең балкышы аны юк итәчәк» дип әйтелгән булган (2 Тес. 2:3, 6—8).

7. Ни өчен христиан дөньясы руханиларын «һәлакәткә хөкем ителгән канунсызлык кешесе» дип атап була?

7 Христиан дөньясы руханиларының канунсызлыгы шуннан күренә: алар ялган тәгълиматлар таратып, Изге Язмаларга нигезләнмәгән бәйрәмнәр үткәреп һәм Аллаһы нормаларына каршы килгән тәртипне хуплап, миллионлаган кешене алдый. Бу «һәлакәткә хөкем ителгән... кеше», Гайсә хөкем иткән дини җитәкчеләр кебек, юк ителәчәк, һәм аның терелтүгә өмете булмаячак (2 Тес. 1:6—9). Ә христиан дөньясы һәм башка диннәр руханилары тарафыннан алданган кешеләр белән нәрсә булачак? Бу сорауга җавап алыр өчен, Иерусалимның б. э. к. 607 елдагы җимерелүеннән соң булган вакыйгаларны карап чыгыйк.

«Бабылдан качыгыз»

8, 9. a) Иремия әсирлектәге яһүдләргә нинди хәбәр җиткергән? б) Мадайлылар белән фарсылар Бабылны яулап алгач, яһүдләр нинди мәгънәдә кача алган?

8 Иремия пәйгамбәр Иерусалимның б. э. к. 607 елда булачак җимерелүе турында алдан әйткән булган. Ул Аллаһы халкы әсирлеккә алып кителәчәк, әмма «җитмеш ел» үткәч кире туган илләренә кайтачак дигән (Ирем. 29:4, 10). Әсирлектә булган яһүдләргә Иремия тагын бер мөһим хәбәр җиткергән: алар Бабылның ялган диненнән нәҗесләнмәскә тиеш булган. Ул чакта алар билгеләнгән вакытта Иерусалимга кайтып, саф гыйбадәт кылуны торгыза алырлар иде. Андый мөмкинлек б. э. к. 539 елда, мадайлылар белән фарсылар Бабылны яулап алганнан соң туган. Фарсы патшасы Кир II чыгарган боерык буенча, яһүдләргә Иерусалимга кайтып, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен яңадан торгызырга рөхсәт ителгән булган (Езра 1:1—4).

9 Меңләгән яһүдләр андый мөмкинлекне кулланып, туган якларына кайткан (Езра 2:64—67). Шулай эшләп алар Иремия кушканны үтәгәннәр һәм Бабылдан туры мәгънәдә качканнар. «Бабылдан качыгыз һәм һәрберегез җаныгызны саклагыз» (Иремия 51:6а). Бар яһүдләр дә Иерусалимга һәм Яһүдиягә кайта алмаган. Бабылда калган яһүдләр, мәсәлән, олы яшьтәге Данил пәйгамбәр, Аллаһы фатихасын югалтмас өчен, нәрсә эшли алганнар? Саф гыйбадәт кылу үзәге инде Иерусалимда урнашкан, һәм алар бу саф гыйбадәт ягында торырга һәм Бабылдагы ялган табынудан читтә торырга тиеш булган.

10. «Бөек Бабыл» нинди «чирканыч нәрсәләрдә» гаепле?

10 Бүген миллиардлаган кеше борынгы Бабылдан чыккан төрле ялган диннәрне тота (Ярат. 11:6—9). Бу бар диннәр «Бөек Бабыл — җир фахишәләренең һәм чирканыч нәрсәләрнең анасы» дип атала (Ачыл. 17:5). Инде күп гасырлар дәвамында ялган дин бу дөньяның сәяси җитәкчеләренә булышлык күрсәтә. Ялган дин җаваплы булган «чирканыч нәрсәләргә» күп санлы сугышлар керә, ул сугышларда миллионлаган кеше үлә (Ачыл. 18:24). «Чирканыч нәрсәләргә» кайбер руханилар катнашкан эшләр дә — педофилия һәм башка төрле җенси әхлаксызлык керә. Чиркәү исә бу эшләрне күрмәмешкә салына. Шуңа күрә Йәһвә Аллаһы тиздән җирне ялган диннән чистартачак (Ачыл. 18:8).

11. Чын мәсихчеләрнең нинди бурычы бар?

11 Моның барысын белгән чын мәсихчеләр Бөек Бабыл санына кергән кешеләрне кисәтергә тиеш. Шуңа күрә алар «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» бастырып чыгарган Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән әдәбиятны тарата. Бу «хезмәтчене» рухи «ризыкны үз вакытында өләшү өчен» Гайсә Мәсих билгеләгән (Мат. 24:45). Яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелә. Чын мәсихчеләр шуңа өметләнә: ул кешеләр, әле вакыт булганда, Бабылдан чыгачак (Ачыл. 18:4).

Потка табынудан качыгыз

12. Аллаһының сурәтләргә һәм потларга табынуга карашы нинди?

12 Бөек Бабылда шулай ук сурәтләргә һәм потларга табыну киң таралган, аларны Аллаһы «җирәнгеч сыннар» дип атый (Кан. 29:17). Йәһвәгә яраклы булырга теләүче кешеләр аның: «Мин Йәһвә. Бу минем исемем, һәм мин үз данымны беркемгә дә һәм мактауны ясалган сурәтләргә бирмәячәкмен»,— дигән сүзләрен истә тотып, потка табынудан качарга тиеш (Ишаг. 42:8).

13. Безгә потка табынуның нинди яшертен төрләреннән качарга кирәк?

13 Аллаһы Сүзендә шулай ук потка табынуның яшертен төрләре турында әйтелә. Мәсәлән, комсызлык «потка табыну» дип атала (Көл. 3:5). Кешенеке булганны теләү — бу комсызлык (Чыг. 20:17). Шайтан Иблис булып киткән фәрештә үзендә комсызлык рухын үстергән: ул Аллаһы Тәгалә кебек булырга һәм үзенә бар затларның табынуларын теләгән (Лүк 4:5—7). Нәтиҗәдә, ул Йәһвәгә каршы чыккан һәм Хаувада Аллаһыныкы булганны алырга теләк уяткан. Адәм дә үзенең хатыны белән калырга эгоистик теләге аркасында яратучан күктәге Атасының әмерен бозып, потка табынган. Аллаһының ачу көнендә исән калырга теләгән һәрбер кешегә Аллаһыга җаны-тәне белән бирелгән булырга һәм үз йөрәгендә комсызлыкка урын калдырмаска кирәк.

«Фәхешлектән качыгыз»

14—16. a) Ни өчен Йосыф әхлак ягыннан яхшы үрнәк булып тора? б) Бездә азгын теләкләр туса, нәрсә эшләргә кирәк? в) Без фәхешлектән ничек кача алабыз?

14 1 Көринтлеләргә 6:18 не укы. Потифар хатыны Йосыфны әхлаксызлыкка тартырга тырышкач, ул өйдән туры мәгънәдә чыгып качкан. Йосыф гаиләле һәм ялгыз мәсихчеләр өчен искиткеч үрнәк булып тора! Билгеле, Йосыфның вөҗданы үткән вакыйгалар йогынтысы астында тәрбияләнгән, алар Аллаһының әхлаксызлыкка карашын күрсәткән. «Фәхешлектән качыгыз» дигән әмерне үтәр өчен, безгә тормыш иптәшебез булмаган кешегә карата җенси теләк уята алган тәртиптән качарга кирәк. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез. Менә шулар өчен Аллаһының ачуы килә» (Көл. 3:5, 6).

15 «Аллаһының ачуы килә» икәнен истә тоту мөһим. Бу дөньяда күпләр өчен үзләренең җенси теләкләренә буйсынып яшәү — гадәти хәл. Шуңа күрә безгә, мәсихчеләргә, начар һәм азгын теләкләргә бирелмәс өчен, Аллаһыдан аның ярдәмен һәм изге рухын сорарга кирәк. Шулай ук Изге Язмаларны өйрәнү, мәсихче җыелышларга йөрү һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү безгә «Рух буенча яшәргә» булышачак. Һәм без «кешелек табигатенең азгын теләкләрен үтәмәячәкбез» (Гәл. 5:16).

16 Билгеле, порнография караган кеше «рух буенча яшәми». Мәсихчеләр җенси теләкләр уята торган һәрнәрсәдән, мәсәлән, китаплар, журналлар укудан, фильмнар караудан һәм башка шундый нәрсәләрдән үзләрен сакларга тиеш. Әдәпсез шаяртулар һәм сөйләшүләр Аллаһының изге кешеләренә килешми (Эфес. 5:3, 4). Әхлаксыз эшләрдән читтә торып, без яратучан Атабызга киләчәк ачу көнен кичерергә һәм гадел яңа дөньяда яшәргә теләгәнебезне күрсәтәбез.

«Акчага хирыслыктан» качыгыз

17, 18. Ни өчен «акчага хирыслыктан» качарга кирәк?

17 Тимутегә язган беренче хатында Паул мәсихче булып киткән колларга кулланыр өчен принциплар биргән. Хуҗалары да мәсихчеләр булганга күрә, бу колларның кайберсе, күрәсең, материаль яктан тормышларын яхшыртырга өметләнгән. Башкалар, бәлкем, изге булган нәрсәләрне үз файдаларын эзләп кулланган. Паул «диндарлык табыш казануга хезмәт итә дип уйлау» куркыныч дигән. Андый дөрес булмаган фикер йөртүнең «башлангычы — акчага хирыслык» булырга мөмкин, андый хирыслык мәсихчене, ул баймы, ярлымы, һәлакәткә китерә ала (1 Тим. 6:1, 2, 5, 9, 10).

18 Изге Язмаларда «акчага хирыслык» һәм мал-мөлкәткә кызыгу аркасында Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен югалткан кешеләр мисаллары бар. Син аларны исеңә төшерә аласыңмы? (Ешуа 7:11, 21; 4 Пат. 5:20, 25—27). Паул Тимутегә: «Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл»,— дип әйткән (1 Тим. 6:11). Киләчәк ачу көнен кичерергә теләүче кешеләр бу киңәшкә игътибарлы булырга тиеш.

«Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач»

19. Яшьләр нәрсәгә мохтаҗ?

19 Гыйбрәтле сүзләр 22:15 не укы. Ахмаклык яшьләрне хакыйкать юлыннан җиңел генә читкә алып китәргә мөмкин. Бала күңелендәге акылсыз уйларны Изге Язмаларга нигезләнгән үгетләү белән бетереп була. Әти-әниләре хакыйкатьтә булмаган күп кенә яшь мәсихчеләр Изге Язмалардан үзләренә тиешле принципларны табып, аларны кулланырга тырыша. Башкаларга җыелыштагы рухи яктан җитлеккән мәсихчеләрнең акыллы киңәше булыша. Һәрхәлдә, Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне куллану хәзер дә һәм киләчәктә дә бәхет китерәчәк (Евр. 12:8—11).

20. Яшьләргә начар теләкләрдән качарга нәрсә булыша ала?

20 2 Тимутегә 2:20—22 не укы. Күп кенә яшьләр, акыллы үгет-нәсихәт алмаганга күрә, ахмаклык юлына басканнар: алар ярышу рухы, комсызлык, әхлаксыз теләкләр, акчага хирыслык һәм күңел ачулар теләгенә бирелгәннәр. Алар «яшьлекнең әдәпсез теләкләренә» буйсынып яшиләр. Изге Язмаларда исә без андый теләкләрдән качарга тиеш дип әйтелә. Качу — бу йөрәкне төрле зыянлы тәэсирдән саклау. Бу яктан Аллаһының мондый киңәше аеруча файдалы: яраклы сыйфатларны «Раббыны чын йөрәктән ярдәмгә чакыручылар белән бергә» үстерергә омтыл.

21. Гайсә Мәсих үз шәкертләренә нинди вәгъдә биргән?

21 Без, яшьләр дә, олылар да, безне ялгыштырырга тырышкан кешеләрне тыңлаудан баш тартсак, Гайсәнең сарыклары арасында булырга теләгәнебезне күрсәтәчәкбез, бу сарыклар «чит кеше... тавышыннан» кача (Яхъя 10:5). Әмма Аллаһының ачу көнендә исән калыр өчен, зыянлы нәрсәләрдән качарга гына аз. Безгә шулай ук Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстерергә кирәк. Чираттагы мәкаләдә без җиде сыйфатны карап чыгарбыз. Моның өчен бик яхшы сәбәп бар: Гайсә мондый вәгъдә биргән: «Мин... [минем сарыкларыма] мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан да һәлак булмаячаклар, һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак» (Яхъя 10:28).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсә дини җитәкчеләрне нәрсә турында кисәткән?

• Бүген миллионлаган кеше нинди куркыныч хәлдә?

• Потка табынуның нинди яшертен төрләреннән без качарга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8, 9 биттәге иллюстрацияләр]

«Качарга» дигән сүзне ишеткәч, син күз алдыңа нәрсә китерәсең?