Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без нинди сыйфатларга омтылырга тиеш?

Без нинди сыйфатларга омтылырга тиеш?

Без нинди сыйфатларга омтылырга тиеш?

«Тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл» (1 ТИМ. 6:11).

1. Кешеләр үз тормышларын нәрсәгә багышлый?

КЕШЕЛӘР бу дөньяда үз тормышларын нәрсәгә багышлый? Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, күпләр буш нәрсәләргә омтыла. Кайберәүләр мал-мөлкәт бәхет китерә дип уйлап, «байлык ярата». Башкалар «ләззәтне... яратып», үз тормышларын күңел ачуларга багышлый (2 Тим. 3:2, 4). Әмма асылда моның барысы — «бушка җил куу» (Вәг. 1:14).

2. a) Аллаһы кайбер мәсихчеләргә нинди бүләк әзерләгән? б) Аллаһы күпчелек мәсихчеләргә нәрсә вәгъдә итә?

2 Рәсүл Паул исә: «[Мин] Аллаһы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә — күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам»,— дип әйткән һәм мәсихчеләр омтылырга тиеш яхшы максатны күрсәткән (Флп. 3:14). Изге Язмалар буенча, 144 000 майланган мәсихче, шул исәптән рәсүл Паул да, күктәге тормыш бүләген алалар. Алар Гайсә Мәсих белән бергә аның Меңьеллык идарә итүе вакытында җир өстеннән хакимлек итәчәкләр. Аллаһы аларга искиткеч бүләк әзерләгән! Әмма күпчелек чын мәсихчеләр бүген башка бүләк алырга омтыла. Йәһвә ярату белән аларга Адәм белән Хаува югалткан нәрсәләрне — камил сәламәтлекне һәм җирдәге оҗмахта мәңгелек тормышны — бирергә вәгъдә итә (Ачыл. 7:4, 9; 21:1—4).

3. Аллаһының игелеге өчен без ничек рәхмәтле була алабыз?

3 Гөнаһлы кешеләр үзләрен дөрес тотарга тырышсалар да, мәңгелек тормышка ирешә алмыйлар (Ишаг. 64:6). Мәңгелек тормышны Гайсә Мәсихнең корбанына иман итеп кенә алып була, ул корбанны Аллаһы биргән. Аллаһының андый игелеге өчен без ничек рәхмәтле була алабыз? Безгә: «Тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл»,— дигән әмергә буйсыну мөһим (1 Тим. 6:11). Бу сыйфатларны карап чыгу һәрберебезгә аларны «тагын да зуррак тырышлыклар куеп» күрсәтергә булышачак (1 Тес. 4:1).

«Тәкъвалыкка... омтыл»

4. Ни өчен тәкъвалыкка омтылырга мөһим, һәм моны нәрсәдән башларга кирәк?

4 Рәсүл Паул Тимутегә ике хат яза һәм бу хатларда омтылырга кирәк булган сыйфатларны әйтеп китә, ике очракта да ул бу исемлекне «тәкъвалык» сыйфатыннан башлый (1 Тим. 6:11; 2 Тим. 2:22). Изге Язмаларның башка шигырьләрендә дә тәкъвалыкка омтылырга дәртләндерү бар (Гыйб. сүз. 15:9; 21:21; Ишаг. 51:1). Тәкъва булыр өчен, иң башта бердәнбер хак Аллаһы һәм ул җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк (Яхъя 17:3). Тәкъвалыкка омтылу кешене үзгәрергә — Аллаһы ихтыярын үтәр өчен үз гөнаһларында тәүбә итәргә һәм Аллаһыга таба борылырга дәртләндерәчәк (Рәс. 3:19).

5. Аллаһы алдында тәкъва булыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

5 Чын күңелдән тәкъвалыкка омтылган миллионлаган кеше үз тормышларын Йәһвәгә багышлаганнар һәм моны суга чумдырылу йоласын үтәп күрсәткәннәр. Әгәр син суга чумдырылу йоласын үткәнсең икән, син үз тормышың белән тәкъвалыкка омтылганыңны күрсәтергә тиеш. Тәкъвалыкка омтылган кеше мөһим карарлар кабул иткәндә, «яхшылык белән яманлыкны аерыр» өчен, Изге Язмалардан җитәкчелек эзли. (Еврейләргә 5:14 не укы.) Әйтик, син никахка керергә уйлыйсың ди. Син Йәһвәгә багышланмаган кешегә карата романтик хисләр тудырмаска тәвәккәл булырсыңмы? Тәкъвалыкка омтылсаң, бу шулай булырга тиеш (1 Көр. 7:39).

6. Тәкъвалыкка омтылу нәрсәне аңлата?

6 Тәкъва булу үз-үзеңә чиктән тыш ышану яисә «үзеңне артык тәкъва... итеп» күрсәтү дигәнне аңлатмый (Вәг. 7:16). Гайсә андый тәкъвалыктан, ягъни үзеңне башкалардан яхшырак итеп күрсәтү теләгеннән, сакланырга кушкан (Мат. 6:1). Тәкъва булырга теләк йөрәккә тәэсир итәргә тиеш: безгә фикерләребезне, карашларыбызны һәм эчке теләкләребезне үзгәртергә кирәк. Шулай эшләсәк, без беркайчан да авыр гөнаһ эшләмәячәкбез. (Гыйбрәтле сүзләр 4:23 не укы; Ягъкуб 1:14, 15 не чагыштыр.) Өстәвенә, Йәһвә безне фатихалаячак һәм безгә башка мәсихче сыйфатларны үстерергә ярдәм итәчәк.

«Диндарлыкка... омтыл»

7. «Диндарлык» нәрсә ул?

7 Диндарлык, ягъни Аллаһыга тулысынча бирелгәнлек, тугрылык һәм фидакарьлек рухы белән бәйле. Изге Язмаларның бер сүзлеге буенча, «диндарлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «Аллаһы алдында курку-хөрмәт, аны рәнҗетергә курку» дигәнне аңлата. Исраиллеләрдә еш кына андый курку булмаган. Аллаһы аларны Мисырдан чыгарганнан соң да, алар аның кануннарын бозганнар.

8. a) Адәм гөнаһ кылганнан соң нинди сорау күтәрелгән булган? б) Изге «сер» ничек ачылган булган?

8 Камил кеше Адәм гөнаһ кылганнан соң меңнәрчә ел үтсә дә: «Кеше Аллаһыга тулысынча бирелгән була аламы?» — дигән сорау әле дә җавапсыз булган. Гөнаһлы кешеләрнең берсе дә Аллаһыга тулысынча бирелгән булып кала алмаган. Әмма Йәһвә үзе билгеләгән вакытта изге «серне» ачып, бу сорауга җавап биргән. Ул бердәнбер Улы камил кеше булып тусын өчен, күктән аның тормышын Мәрьям карынына урнаштырган. Үзенең җирдәге тормышы һәм хурлыклы үлеме белән Гайсә хак Аллаһыга тулысынча бирелгән булу нәрсә аңлата икәнен күрсәткән. Аның күктәге яратучан Атасын тирән хөрмәт итүе догаларыннан күренгән (Мат. 11:25; Яхъя 12:27, 28). Шуңа күрә Йәһвә рәсүл Паулны Аллаһыга тулысынча бирелгәнлек турындагы изге «серне» Гайсәнең үрнәк тормышы аша аңлатырга рухландырган. (1 Тимутегә 3:16 ны укы.)

9. Диндарлыкка ничек омтылып була?

9 Камилсезлек аркасында без Аллаһыга тулысынча бирелгән була алмыйбыз. Әмма моңа омтылып була. Безгә бар көчебезне куеп, Мәсихтән үрнәк алырга кирәк (1 Пет. 2:21). Шул чакта без «тышкы яктан иман тотучы булып күренгән, ә иман тотуның көчен инкяр иткән» икейөзле кешеләргә охшаш булмаячакбыз (2 Тим. 3:5). Ләкин чын диндарлыкны тышкы яктан да күреп була. Мәсәлән, туй күлмәген сайлаганда яисә кибеткә барганда нәрсә кияргә дип уйлаганда, безгә шуны онытмаска кирәк: тышкы кыяфәтебез «Аллаһыга табынучы» икәнебезне күрсәтергә тиеш (1 Тим. 2:9, 10). Әйе, Аллаһыга тулысынча бирелгән булырга омтылсак, без көндәлек тормышыбызда Аллаһының гадел нормалары буенча эш итәчәкбез.

«Иманга... омтыл»

10. Без үз иманыбызны ничек ныгыта алабыз?

10 Римлыларга 10:17 не укы. Нык иманны үстереп, аны саклар өчен, мәсихчегә Изге Язмалардагы кыйммәтле хакыйкатьләр турында уйланырга кирәк. Моның өчен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» бик күп яхшы басмалар чыгара. «Җирдә яшәгән иң бөек кеше», «Бөек Остаздан өйрән» һәм «Миңа ияр» (рус) дигән китаплар аеруча мөһим; алар Мәсихне яхшырак белергә һәм аңардан үрнәк алырга ярдәм итә (Мат. 24:45—47). Ышанычлы хезмәтче шулай ук җыелыш очрашулары һәм конгресслар оештыра, анда еш кына «Мәсих турындагы Яхшы хәбәр» яңгырый. Син Аллаһы биргәннәренә «аеруча игътибарлы булыр» өчен, кайсы яктан яхшыра аласың? (Евр. 2:1).

11. Дога кылу һәм тыңлаучан булу ничек иманга омтылырга ярдәм итә?

11 Дога да иманны ныгытырга ярдәм итә. Гайсәнең шәкертләре бервакыт аңардан: «Безнең иманыбызны арттырчы»,— дип сораганнар. Без дә моның турында басынкылык белән Аллаһыга дога кыла алабыз (Лүк 17:5). Безгә шулай ук аның изге рухы турында да сорарга кирәк, чөнки иман, ягъни ышаныч — изге рух җимешенең бер өлеше (Гәл. 5:22, 23). Өстәвенә, Аллаһы әмерләрен үтәсәк, безнең иманыбыз ныгый. Мәсәлән, без ашкыну белән вәгазь эшендә катнашсак, зур шатлык кичерәчәкбез. «[Аллаһы] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләп» һәм хезмәт китергән фатихалар турында уйланып, без үз иманыбызны үстерәчәкбез (Мат. 6:33).

«Мәхәббәткә... омтыл»

12, 13. a) Гайсә нинди яңа әмер биргән? б) Мәсихче мәхәббәткә омтылу нәрсәне аңлата?

12 1 Тимутегә 5:1, 2 не укы. Паул бу шигырьләрдә мәсихчеләр бер-берсенә ничек ярату күрсәтә ала икәне турында гамәли киңәшләр биргән. Диндарлык безне Гайсәнең «бер-берегезне яратыгыз» дигән яңа әмерен үтәргә дәртләндерәчәк (Яхъя 13:34). Рәсүл Яхъя болай дигән: «Кем дә кем, һәммә нәрсәсе булып, һәм туганының мохтаҗлыгын күрә торып, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһы мәхәббәте ничек торыр икән?» (1 Яхъя 3:17). Син яратуыңны үз эшләрең белән күрсәтергә тырышасыңмы?

13 Мәхәббәткә тагын ничек омтылып була? Без кардәшләргә үпкәләмичә, аларны кичерә алабыз. (1 Яхъя 4:20 не укы.) Без Изге Язмаларның мондый киңәше буенча эш итәргә телибез: «Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих [«Йәһвә», ЯД] сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез» (Көл. 3:13). Җыелыштагы берәр кардәшкә үпкәләгәнсең икән, син бу киңәшне кулланырга әзерме?

«Түземлелеккә... омтыл»

14. Филаделфея җыелышы мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

14 Гади максатларга ирешергә тырышу — бу бер нәрсә, ә авыр яки ирешер өчен күп вакыт кирәк булган максатларга омтылу — анысы инде башка нәрсә. Билгеле, мәңгелек тормышка ирешер өчен, түземлелек кирәк. Раббы Гайсә Филаделфеядәге җыелышка: «Син Минем сабыр булу кирәклеге хакында әйткән сүземне саклап тотканга күрә... сынау вакытыннан Мин дә сине саклап калачакмын»,— дип әйткән (Ачыл. 3:10). Әйе, Гайсә түземле булырга кирәк дип өйрәткән. Бу сыйфат сынаулар вакытында һәм вәсвәсәләр булганда Аллаһыга тугры булып калырга ярдәм итә. Беренче гасырда Филаделфея җыелышындагы мәсихчеләр иман сынаулары белән очрашканда күп тапкыр үрнәк булырлык түземлелек күрсәткәннәрдер. Шуңа күрә Гайсә бу мәсихчеләрне авыррак сынаулар вакытында да калдырмаячагына ышандырган (Лүк 16:10).

15. Гайсә түземлелек турында нәрсәгә өйрәткән?

15 Гайсә шуны белгән: аның шәкертләрен хакыйкать белән кызыксынмаган туганнары һәм бу явыз дөнья нәфрәт итәчәк. Шуңа күрә ул ким дигәндә ике тапкыр аларны: «Ахырга тикле чыдаган кеше котылыр»,— дигән сүзләр белән ныгыткан (Мат. 10:22; 24:13). Гайсә шулай ук шәкертләре нык торсын өчен, кирәкле көчне кайдан алып була икәнен күрсәткән. Бер кинаяле хикәядә ул Аллаһы сүзен ишетеп, аны шатланып кабул итүче, әмма сынаулар вакытында иманнан чигенүче кешеләрне ташлы туфрак белән чагыштырган. Ә үзенең Аллаһы сүзен «тотучы» һәм «түземлелек күрсәтеп, җимеш бирүче» тугры шәкертләрен уңдырышлы җир белән чагыштырган (Лүк 8:13, 15).

16. Миллионлаган кешегә түземлелек күрсәтергә нәрсә булыша?

16 Син түземле булуның серенә төшендеңме? Без Аллаһы сүзен акылыбызда һәм йөрәгебездә «тотарга» тиеш. Аллаһы Сүзен һәр көн укып һәм укыганнарыбыз турында уйланып, без «түземлелек күрсәтеп, җимеш бирер» өчен көч алабыз (Мәд. 1:1, 2).

Басынкылыкка һәм тынычлыкка омтыл

17. a) Ни өчен басынкы булу мөһим? б) Гайсәнең басынкы булганы нәрсәдән күренә?

17 Нахакка гаепләнү беркемгә дә ошамас. Кеше гаделсез гаепләнсә, бу аңарда гадәттә ачу хисен һәм аклану теләген уята. Әмма басынкы булу күпкә яхшырак! (Гыйбрәтле сүзләр 15:1 не укы.) Билгеле, моның өчен күп тырышлыклар куярга кирәк. Гайсә Мәсих бу яктан камил үрнәк калдырган. «Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хөкем итүчегә тапшырды» (1 Пет. 2:23). Әлбәттә, без һәрнәрсәдә дә Гайсә кебек эш итә алмабыз. Ләкин басынкы булыр өчен, без тагы да күбрәк көч куя алабызмы?

18. а) Басынкы булу нинди җимешләр китерә? б) Безгә тагын нинди мөһим сыйфат үстерергә кирәк?

18 Гайсәдән үрнәк алып, иманыбыз хакында «һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыйк» (1 Пет. 3:15). Әйе, имандашларыбыз белән яки хезмәттә очраткан кешеләр белән фикер каршылыклары туса, басынкылык безгә ярсып китмәскә булышачак (2 Тим. 2:24, 25). Басынкы булу безгә тынычлык сакларга ярдәм итә. Бәлкем, шуның өчен Паул үзенең Тимутегә язган икенче хатында мәсихчеләр омтылырга тиеш булган сыйфатлар арасына тынычлыкны да керткән (2 Тим. 2:22; 1 Тимутегә 6:11 не чагыштыр). Әйе, Аллаһы Сүзендә «тынычлыкта яшәргә... омтылыгыз» дип әйтелә (Мәд. 33:15; Евр. 12:14).

19. Җиде мәсихче сыйфатны карап чыккач, син нәрсәгә омтылырга булдың һәм ни өчен?

19 Без мәсихчеләр омтылырга тиеш җиде сыйфатны кыскача гына карап чыктык. Бу — тәкъвалык, Аллаһыга бирелгән булу, иман, мәхәббәт, түземлелек, басынкылык һәм тынычлык. Җыелыштагы кардәшләр бу бик кирәкле сыйфатларны күрсәтеп, күп фатихалар алалар. Бу Йәһвәгә дан китерә һәм аңа һәрберебезне тиешенчә тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Уйланыр өчен сораулар

• Тәкъвалыкка һәм диндарлыкка омтылу нәрсәне аңлата?

• Иманга һәм түземлелеккә омтылырга безгә нәрсә булышачак?

• Безнең бер-беребезгә карата мөнәсәбәтебезгә мәхәббәт ничек тәэсир итәргә тиеш?

• Ни өчен басынкылыкка һәм тынычлыкка омтылырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Гайсә кешеләр алдында тәкъва эшләрне күрсәтү максаты белән эшләүдән сакланырга кушкан

[13 биттәге иллюстрация]

Без Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр турында уйланып, иманга омтыла алабыз

[15 биттәге иллюстрация]

Без мәхәббәткә һәм басынкылыкка омтыла алабыз