Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Беренче мәхәббәтеңне» сакла

«Беренче мәхәббәтеңне» сакла

«Беренче мәхәббәтеңне» сакла

«Үзеңдә булганны нык тот» (АЧЫЛ. 3:11).

1, 2. Йәһвә турында алган белемнәреңнең хакыйкать икәненә инангач, син нәрсә хис иттең?

ЙӘҺВӘ тыңлаучан кешеләргә вәгъдә иткәнне беренче тапкыр ишеткәч, син нәрсә хис иттең? Әгәр син башка динне тоткан булсаң, сиңа Изге Язмалар нигезендә Аллаһының искиткеч нияте һәм элек аңларга авыр булган тәгълиматлар аңлатылгач, бу синдә нинди тойгылар уятты? Бәлкем, син элек алданган булганыңа төшенгәнсеңдер. Ә хәзер син хакыйкатьне белүеңә шат! Бәлкем, син мәсихче гаиләдә үскәнсеңдер һәм сиңа Йәһвә турында белем биргәннәрдер. Бу белемнәрнең хакыйкать икәненә инангач һәм аның буенча яшәргә карарга килгәч, син нәрсә хис иттең? Бу исеңдәме? (Рим. 12:2).

2 Күп кенә кардәшләрең шатлык кичергәннәре һәм Йәһвәгә якынлашканнары турында, ул аларны үз җыелышына алып килгәне өчен рәхмәтле булганнары турында сөйли ала (Яхъя 6:44). Бу аларны мәсихче хезмәттә катнашырга этәргән. Алар белгәннәрен һәрбер кешегә сөйләргә теләгән. Синдә дә андый теләк туган идеме?

3. Беренче гасырда Эфес җыелышы нинди хәлдә булган?

3 Эфес җыелышындагы мәсихчеләргә мөрәҗәгать иткәндә Гайсә аларның «беренче мәхәббәте» турында әйткән. Эфеслыларның яхшы сыйфатлары күп булган, ләкин аларның Йәһвәгә карата беренче мәхәббәте сүрелгән. Шуңа күрә Гайсә аларга болай дигән: «Синең эшләреңне, авыр хезмәтеңне, сабырлыгыңны һәм явызларга чыдап тора алмаганыңны беләм. Үзләрен рәсүл дип (ә алар рәсүл түгел) атаучыларны сынаганыңны һәм аларны ялганчылар дип тапканыңны беләм. Синең сабырлыгың барлыгын, Минем исемем өчен күп нәрсәләр кичереп тә арымаганыңны беләм. Әмма сиңа каршы шелтәм бар: син беренче мәхәббәтеңне калдырдың!» (Ачыл. 2:2—4).

4. Ни өчен Гайсәнең эфеслыларга әйткән сүзләре безнең өчен дә мөһим?

4 Гайсәнең бу сүзләре Ачылыш китабында язылган һәм Эфестәге һәм башка шәһәрләрдәге җыелышларга әйтелгән булган. Ләкин алар майланган мәсихчеләрнең 1914 елдан соң булган рухи хәленә дә кагыла (Ачыл. 1:10). Бүгенге көндә дә кайбер мәсихчеләр Йәһвәгә һәм хакыйкатькә карата беренче мәхәббәтләрен югалтырга мөмкин. Моны истә тотып, әйдәгез мондый сорауны карап чыгыйк: Аллаһыга һәм хакыйкатькә карата беренче мәхәббәтне ничек сакларга, яңартырга һәм ныгытырга?

Хакыйкатьне тапканыңа сине нәрсә ышандырды?

5, 6. a) Һәрбер мәсихче нәрсәгә инанырга тиеш? б) Хакыйкать тапканыңа сине нәрсә ышандырды? в) Беренче мәхәббәтне яңартырга нәрсә булыша ала?

5 Йәһвәгә үзен багышлар алдыннан һәрбер кеше «Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныкларга» тиеш (Рим. 12:1, 2). Моның өчен Изге Язмалардагы тәгълиматларны белергә кирәк. Төрле кешеләрне төрле тәгълиматлар ышандыра. Күпләр Изге Язмалардан Аллаһы исемен яисә үлгәннәр белән нәрсә булганын белгәч, бу аларга бик нык тәэсир иткән (Мәд. 82:19; Вәг. 9:5, 10). Башкаларга Аллаһы халкы арасындагы ярату бик нык тәэсир иткән (Яхъя 13:34, 35). Икенчеләр исә бу дөньяныкы булмау нәрсә аңлатканын белгәч, үз тормышларын үзгәртергә булганнар. Алар шуны аңлаган: чын мәсихчеләр сәяси конфликтларда һәм сугышларда катнаша алмый (Ишаг. 2:4; Яхъя 6:15; 17:14—16).

6 Бу һәм башка хакыйкатьләр күпләрдә Аллаһыга карата беренче мәхәббәтләрен уяткан. Исеңә төшер, хакыйкать тапканыңа сине нәрсә ышандырды? Һәр кешенең үз шартлары һәм үзенчәлекләре бар. Шуңа күрә Йәһвәне яратырга һәм аның вәгъдәләренә ышанырга сине бер хакыйкатьләр дәртләндерсә, башкаларны моңа гел икенчеләре этәрергә мөмкин. Әмма сиңа иң башта тәэсир иткән хакыйкатьләр сине бүген дә ваемсыз калдырмыйдыр. Хакыйкать үзгәрмәгән. Менә ни өчен ул вакыттагы хисләреңне искә төшерү хакыйкатькә карата беренче мәхәббәтеңне яңадан яңартырга ярдәм итәчәк. (Мәдхия 118:151, 152; 142:5 не укы.)

«Беренче мәхәббәтең» арта барсын

7. Ни өчен безгә хакыйкатькә беренче мәхәббәтебезне ныгытырга кирәк, һәм моны ничек эшләргә?

7 Йәһвәгә багышланганнан бирле, бәлкем, синең тормышыңда күп нәрсәләр үзгәргәндер. Хакыйкатькә карата беренче мәхәббәтеңнең әһәмияте зур булган, әмма вакыт узу белән сиңа яңа сынауларны җиңәр өчен яратуыңны тирәнәйтергә кирәк булган. Йәһвә һичшиксез сиңа ярдәм иткән (1 Көр. 10:13). Һәм, әлбәттә, сиңа боларны искә төшерү шатлык китерә. Кичергән сынаулар сиңа беренче мәхәббәтеңне ныгытырга һәм шулай ук Аллаһының яхшы, аңа яраклы ихтыярын аныкларга ярдәм иткән (Ешуа 23:14; Мәд. 33:9).

8. Йәһвә Мусага үз исемен ничек ачкан, һәм исраиллеләр Аллаһы белән ничек яхшырак танышкан?

8 Бер мисал карап чыгыйк. Йәһвә исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат итәргә вәгъдә иткән. Ул: «Мин кем булырга теләсәм, шул булырмын»,— дип, Мусага үз исемен ачкан (Чыг. 3:7, 8, 13, 14). Йәһвә асылда үз халкын коткарыр өчен, кем булырга кирәк шул булам дип әйткән. Аннан соң исраиллеләр белән булган вакыйгалар һәм шартлар Йәһвәне күп яклардан күрсәткән: ул Чиксез кодрәт Иясе, Хаким, Җитәкче, Коткаручы, Гаскәри һәм кайгыртучан Ата сыман булган (Чыг. 12:12; 13:21; 14:24—31; 16:4; Них. 9:9—15).

9, 10. Аллаһыны яхшырак белергә нәрсә ярдәм итәчәк, һәм ни өчен Йәһвәнең синең турында кайгыртканын искә төшерү файдалы?

9 Әлбәттә, синең шартларың исраиллеләр булган шартлардан аерылып тора. Шулай да син тормышыңда Аллаһы синең турында кайгыртканына кат-кат инангансыңдыр, һәм бу синең иманыңны ныгыткан. Йәһвә, бәлкем, синең өчен кайгыртучы Ата, Юатучы яки Нәсихәтче булгандыр. (Ишагыйя 30:20б, 21 не укы *.) Яки син үз догаңа ачык җавап алгансыңдыр. Ә бәлкем син авырлыклар белән очрашканда имандашларыңның берәрсе сиңа ярдәмгә килгәндер. Яисә шәхси өйрәнү ярдәмендә син үзеңә булышкан шигырьләр тапкансыңдыр.

10 Син үзең белән булган хәлне башкаларга сөйләп бирсәң, бу аларга тәэсир итмәскә дә мөмкин. Чыннан да, гаҗәпләнерлек бернәрсә дә булмады бит. Әмма синең өчен булган хәл бик мөһим. Чөнки Йәһвә нәкъ синең өчен кем булырга кирәк шул булган. Син хакыйкатьне ничә ел беләсең? Йәһвә синең турында кайгырткан очракларны исеңә төшерә аласыңмы? Бу очракларны һәм ул вакыттагы хисләреңне искә төшереп, син йөрәгеңдә Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтеңне яңарта аласың. Үзең белән булган хәлләр турында ешрак уйлан, һәм аларны кадерлә. Йәһвә сине ярата, бу искә төшерүләр моңа ышанычыңны ныгытачак. Һәм беркем дә бу ышанычыңны какшата алмаячак.

Үз-үзеңне тикшер

11, 12. Нәрсә аркасында мәсихченең хакыйкатькә карата мәхәббәте сүрелергә мөмкин, һәм Гайсә нинди киңәш биргән?

11 Әгәр синең Аллаһыга һәм хакыйкатькә карата мәхәббәтең элеккечә нык түгел икән, Аллаһыны гаепләмә. Йәһвә беркайчан да үзгәрми (Мал. 3:6; Ягък. 1:17). Ул бүген дә синең турында элек кайгырткан кебек кайгырта. Ләкин нәрсә үзгәргән соң? Бәлкем, сине тормыш мәшәкатьләре басып киткәндер? Син, бәлки, элек тырышып дога кылгансыңдыр, Изге Язмаларны теләбрәк өйрәнгәнсеңдер һәм ешрак уйлангансыңдыр. Син хезмәттә элек ашкынучан идеңме һәм җыелыш очрашуларына җитди карый идеңме? (2 Көр. 13:5).

12 Бәлкем, син үзеңдә андый үзгәрешләр сизмисеңдер. Әмма ләкин андый үзгәрешләрнең булуын сизсәң, моның сәбәпләре турында уйлан. Ниндидер мөһим сәбәпләр — гаиләң яки үз сәламәтлегең турында кайгырту — аркасында син, бәлки, Йәһвә көненең якынлашканын оныта башлагансыңдыр. Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендәге кешеләрнең барысын да куып җитәр. Шулай итеп, һәрвакыт уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга... көчегез булсын өчен, дога кылыгыз» (Лүк 21:34—36).

13. Ягъкуб Аллаһы Сүзен нәрсә белән чагыштырган?

13 Аллаһы тарафыннан рухландырылган шәкерт Ягъкуб имандашларын үз-үзләрен Аллаһы Сүзе буенча тикшерергә дәртләндергән. Ул болай дип язган: «Сүз тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үзенә табигать тарафыннан бирелгән йөзен көзгедән караучыга охшап кала: үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йөзенең ниндилеген шундук оныта. Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак» (Ягък. 1:22—25).

14, 15. a) Изге Язмалар рухи яктан үсәргә ничек булыша ала? б) Сиңа нинди сораулар турында уйланырга кирәк?

14 Кеше тышкы кыяфәтен тәртипкә китерер өчен, мәсәлән, ир кеше галстугын, ә хатын-кыз тузган чәчләрен рәтләр өчен, көзгегә карый. Шулай ук Аллаһы Сүзе дә безгә үз-үзебезне тикшерергә ярдәм итә. Изге Язмаларда мәсихчеләр нинди булырга тиеш икәне турында әйтелә. Без бу таләпләргә туры киләбезме? Моны тикшергәндә без Аллаһы Сүзен көзге кебек кулланабыз. Әмма без үзебездә төзәтерлек нәрсә күреп тә аны рәтләмибез икән, көзгегә караудан файда булырмы? «Аллаһының камил булган... кануны» буенча эш итү һәм «аны башкару» мөһим. Шуңа күрә үзеңдә Йәһвәгә һәм хакыйкатькә карата беренче мәхәббәтеңнең сүрелүен сизсәң, мондый сораулар турында уйлан: «Тормышымда мин нинди авырлыклар белән очрашам һәм ничек аларны кичерәм? Мин аларны элек ничек кичерә идем? Мин аларга ничек карый идем?» Мондый тикшерү үткәргәндә кимчелекләрең ачыклана икән, аларны игътибарсыз калдырма һәм тоткарланмыйча төзәт (Евр. 12:12, 13).

15 Андый уйлану шулай ук акыллы максатлар куярга булышачак, һәм бу сиңа рухи яктан үсәргә ярдәм итәчәк. Рәсүл Паул үз хезмәттәше Тимутегә хезмәтне яхшыртыр өчен киңәш биргән. Ул аңа: «Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән [«моның турында уйлан», ЯД], үзеңне шуларга багышла»,— дигән. Аллаһы Сүзенә, көзгегә кебек, дикъкать белән карап, безгә дә рухи яктан күбрәк уңышларга ирешер өчен, уйланырга кирәк (1 Тим. 4:15).

16. Аллаһы Сүзе буенча үз-үзеңне тикшергәндә нәрсәне истә тотарга кирәк?

16 Үз-үзеңне намус белән тикшергәндә, нинди дә булса кимчелекләрең табылачак. Бу сине күңелсезләндерергә мөмкин, ләкин төшенкелеккә бирелмә. Чөнки андый тикшерү аша кеше үзенә нинди яклардан үзгәрергә кирәк икәнен аңлый. Шайтан мәсихченең үз кимчелекләре аркасында үзен бернәрсәгә яраксыз дип санавын тели. Ул бозык кешеләр аша кеше, ничек кенә тырышмасын, Аллаһыга яраклы була алмый дигән (Әюб 15:15, 16; 22:3). Әмма бу ялган. Гайсә бу сүзләрне кире каккан һәм Йәһвәнең безнең һәрберебезне кадерләгәнен күрсәткән (Маттай 10:29—31 не укы.) Үз кимчелекләреңне аңлау сине басынкылык белән Йәһвә көченә таянып яхшырырга дәртләндерергә тиеш (2 Көр. 12:7—10). Авыруың яки олы яшең аркасында син хезмәттә элеккечә катнаша алмыйсың икән, өметсезлеккә бирелмә, үзеңә акыллы максатлар куй, һәм яратуыңа сүрелергә юл куйма.

Рәхмәтле булыр өчен сәбәпләр күп

17, 18. Аллаһыга һәм хакыйкатькә беренче мәхәббәтеңне ныгытуын дәвам итсәң, нинди фатихалар алачаксың?

17 Беренче мәхәббәтеңне ныгытуын дәвам итеп, син күп фатихалар алачаксың. Син Аллаһы турындагы белемеңне һәм аның яратучан җитәкчелеге өчен рәхмәтеңне тирәнәйтерсең (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—9; 3:5, 6 ны укы.) «Аларны [Йәһвәнең хөкем карарларын] саклаганы өчен күп кайтарылыр»,—дигән мәдхия җырлаучы. «Ходайның балаларны акыллыландыра торган ачышы дөрес». Өстәвенә, «юлы шиксезләр, Ходай кануны белән йөрүчеләр сәгадәтле» (Мәд. 18:8, 12; 118:1).

18 Һичшиксез, рәхмәтле булыр өчен сәбәпләр күп. Мәсәлән, син ни өчен дөньяның явызлык һәм гаделсезлек белән тулганын беләсең. Син Аллаһының үз халкына бирә торган рухи яктан кайгыртуын сизәсең. Син, әлбәттә, Йәһвәгә ул сине үзенең халыкара оешмасына алып килгәне өчен һәм сиңа үз хезмәтчесе булырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтле. Бу фатихаларыңны кадерлә! Син үзеңә бирелгән фатихаларыңны кәгазь битенә язсаң, шактый зур исемлек булыр. Вакыт-вакыт син үзеңә бу фатихаларны исеңә төшереп торсаң, Гайсәнең: «Үзеңдә булганны нык тот»,— дигән сүзләрен тота алачаксың (Ачыл. 3:11).

19. Уйланудан башка, безгә рухи яктан уяу булып калырга нәрсә ярдәм итә?

19 Елдан-ел иманың ныгый барган, моның турында уйлансаң, бу сиңа үзеңдә булганны нык тотарга булыша ала. Бу журналда безгә рухи яктан уяу булып калыр өчен, тагын күп якларга игътибар ителде. Безгә дога кылырга, мәсихче җыелышларга йөрергә, аларда катнашырга һәм вәгазьләргә мөһим. Бу беренче мәхәббәтебезне сакларга, ныгытырга һәм яңартырга ярдәм итә (Эфес. 5:10; 1 Пет. 3:15; Яһүд 20, 21).

[Искәрмә]

^ 9 абз. Ишагыйя 30:20б, 21 (ЯД): «Бөек Нәсихәтчең башка яшеренмәячәк, һәм күзләрең Бөек Нәсихәтчеңне күрәчәкләр. Әгәр дә сез уңга тайпылсагыз, я сулга тайпылсагыз, артыгызда: „Менә юл, шул юлдан барыгыз”,— дип әйтелгән тавышны ишетеп торачаксыз».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвәне яратырга этәргән сәбәпләр турында уйлану сине бүген дә ничек ныгыта ала?

• Йәһвәгә хезмәт иткән елларың турында уйлану сиңа ничек көч бирә ала?

• Ни өчен Аллаһыга карата мәхәббәтебез сүрелмәгәнме икәнен тикшереп торырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Хакыйкатьне тапканыңа сине нәрсә ышандырды? Сиңа аеруча нәрсә ошады?

[25 биттәге иллюстрация]

Син үзеңә кайсы яклардан үзгәрергә кирәк икәнен күрәсеңме?