Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә утлы тәмуг турында сөйләгәнме?

Гайсә утлы тәмуг турында сөйләгәнме?

Гайсә утлы тәмуг турында сөйләгәнме?

УТЛЫ тәмугның барлыгына ышанучылар кайвакыт Марк 9:48 дә (яки 44, 46 шигырьләргә бирелгән искәрмәдә) язылган Гайсә сүзләрен дәлил итеп күрсәтәләр. Бу шигырьләрдә Гайсә үлми торган кортлар һәм сүнми торган ут турында әйтә. Әгәр синнән бу сүзләр нәрсә аңлата дип сорасалар, син нинди җавап бирер идең?

Кеше Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләрен кулланып 44, я 46, я 48 нче шигырьне китерергә мөмкин, чөнки кайбер тәрҗемәләрдә бу шигырьләр бер төрле яңгырый *. «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» Марк 9:47, 48 дә болай дип әйтелә: «Әгәр күзең синең өчен киртә булса, аны алып ташла. Гееннага ике күзең белән ташлануга караганда, бер күзең белән Аллаһы патшалыгына керүең яхшырак, анда кортлар да үлми һәм ялкын да сүнми».

Шулай да кайберәүләр Гайсәнең сүзләре буенча гөнаһлы кешеләрнең җаннары кеше үлгәч, мәңгелек җәфалануга дучар була дип саный. Мәсәлән, Наварр университеты испан телендә бастырган «Изге Язмаларда» («Sagrada Biblia») бу ике шигырь турында болай дип әйтелә: «Раббыбыз [бу сүзләрне] тәмугтагы газаплар турында әйткәндә куллана. „Кортлар да үлми” дигән сүзләр еш кына тәмугтагы кешеләр кичергән җан газапларын аңлата; һәм „ялкын да сүнми” дигән сүзләр алар кичергән тән газапларын күрсәтә».

Ләкин әйдәгез Марк 9:48 дә язылган Гайсәнең сүзләрен Ишагыйя китабының 66 нчы бүлегенең соңгы шигырендәге сүзләре белән чагыштырыйк *. Гайсәнең Ишагыйя сүзләрен өземтә итеп китергәне ап-ачык күренә. Пәйгамбәр, күрәсең, кешеләрнең «Иерусалим янында урнашкан Енном үзәнлегенә (геенага) чыгуы» турында язган. «Бу үзәнлектә кайчандыр кешеләрне корбан итеп китергәннәр (Ирем. 7:31) һәм ахырда бу урын шәһәрнең чүплеге булып киткән» («The Jerome Biblical Commentary»). Ишагыйя кулланган образлы сүзләр кешеләр кичергән газапларны аңлатмый икәне ачык күренә, чөнки шигырьдә мәетләр турында әйтелә. Шунсын да әйтергә кирәк, пәйгамбәр сүзләре буенча, кешеләр яки үлемсез җаннар түгел, ә кортлар үлми. Алайса Гайсәнең сүзләре нәрсә аңлата?

Католикларның бер хезмәтендә Марк 9:48 болай аңлатыла: «Бу сүзләр Ишагыйя (66, 24)тән алынган. Пәйгамбәр мәетләрне юк итүнең ике ысулы турында әйтә: черү һәм яндыру... Кортлар белән ут турында әйтү юк итү турындагы фикерне көчәйтә. [...] Ике юк итүче көч үз эшен һәрвакыт башкара («үлми», «сүнми»): алардан качып булмый. Бу сүзләр буенча, (кешеләр түгел) кортлар белән ут үлми, алар үзләренә эләккән бар нәрсәне юк итәләр. Шуңа күрә бу шигырьдә сүз мәңгелек җәфалану турында түгел, ә тулысынча юк итү турында бара һәм юк ителгәннәр терелтелмәячәк: бу көчләр юк иткән һәркем мәңгегә үлә. Шулай итеп... [ут] — тулысынча юк ителүнең символы» («El evangelio de Marcos. Análisis lingüístico y comentario exegético», II том).

Хак Аллаһы яратучан һәм гадел икәнлеген белә торган кешеләр андый аңлату никадәр дөрес икәнен күрерләр. Гайсә бозык кешеләр утта мәңге җәфаланачаклар дип әйтмәгән. Алар терелтүгә өметләрен югалтып мәңгегә юк ителергә мөмкин дип кисәткән Гайсә.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Изге Язмаларның иң ышанычлы кулъязмаларында 44 һәм 46 нчы шигырьләр юк. Белгечләр бу ике шигырь, күрәсең, соңрак өстәлгән булган дип саный. Профессор Арчибальд Робертсон болай яза: «Иң борынгы һәм иң тулы кулъязмаларда бу ике шигырь юк. Алар көнбатыш һәм Сурия (Византия) төркемнәренең кулъязмаларында очрый һәм 48 нче шигырьне кабатлый гына. Шуңа күрә без 44 һәм 46 нчы шигырьләрне төшереп калдырдык».

^ 5 абз. «Алар чыгачак һәм миңа каршы җинаятьләр кылган кешеләрнең мәетләрен күрәчәкләр; аларда кортлар үлмәячәк; аларның утлары сүнмәячәк, һәм алар барысы өчен җирәнгеч булачак» (Ишаг. 66:24)