Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә хакимлеген кабул ит

Йәһвә хакимлеген кабул ит

Йәһвә хакимлеген кабул ит

«Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел» (1 ЯХЪЯ 5:3).

1, 2. a) Ни өчен күпләрдә башка кешегә буйсынырга кирәк дигән фикер канәгатьсезлек тудыра? б) Бар нәрсәне үзенчә эшләгән кешеләр чыннан да бәйсезме? Аңлатыгыз.

«ХАКИМЛЕК» сүзе бүген кешеләргә бер дә ошамый. Күпләрдә хәтта башка кешегә буйсынырга кирәк дигән фикер дә канәгатьсезлек тудыра. Бар нәрсәне үзенчә эшләргә теләгән бәйсез кешеләр: «Беркемнең дә мине өйрәтергә хакы юк»,— дигән принцип буенча яши. Әмма аларны чыннан да бәйсез дип атап буламы? Әлбәттә, юк! Аларның күпчелегенә «бу дөньяның гадәтләренә буйсынып» яшәгән кешеләрнең карашлары йогынты ясый (Рим. 12:2). Рәсүл Петер сүзләре буенча әйтсәк, алар — «бозыклык коллары» (2 Пет. 2:19). Бу кешеләр «бу дөньядагы явыз гадәтләр» буенча яши, «һавадагы рухи көчләр белән идарә итүчегә», Шайтан Иблискә, буйсына (Эфес. 2:2).

2 Бер танылган юрист болай дип мактанган: «Миңа беркем дә — әти-әнием дә, рухани да..., Изге Язмалар да — үз карашларын тага алмый, мин моңа юл куймыйм». Һичшиксез, кайберәүләр үз хакимиятләре белән дөрес файдаланмый һәм безнең буйсынуга лаек түгел. Әмма һәрбер җитәкчелекне кире кагу дөрес булыр идеме? Юк. Бу, мәсәлән, газеталардан күренә. Бүгенге көндә кешеләр җитәкчелеккә аеруча мохтаҗ, ләкин аларның күпчелеге аны кире кага. Бу бик аяныч.

Безнең хакимлеккә карашыбыз

3. Беренче гасыр мәсихчеләре кешеләр хакимлегенә ничек буйсынганнар?

3 Мәсихчеләрнең хакимлеккә карашы бу дөньяныкыннан аерылып тора. Бу без бар кушканны уйламыйча эшлибез дигәнне аңлатмый. Кайчакта без хакимлеккә ия булган кешеләргә буйсынмаска тиеш. Беренче гасыр мәсихчеләре шулай эшләгән дә. Мәсәлән, Киңәшмәнең баш рухание һәм башка дәрәҗәле әгъзалары рәсүлләргә вәгазьләмәскә кушкач, рәсүлләр аларга буйсынмаганнар. Алар кешеләр хакимлегенә ярыйбыз дип Аллаһы кануннарын бозмаганнар. (Рәсүлләр 5:27—29 ны укы.)

4. Еврей Язмаларында нинди мисаллар Аллаһының күп кенә хезмәтчеләренең дөрес эш итәргә тәвәккәл булганын күрсәтә?

4 Аллаһының безнең эрага кадәр яшәгән күп кенә хезмәтчеләренең дә хакимлеккә карашы шундый ук булган. Мәсәлән, патшаның ачуыннан курыкмыйча, Муса «фиргавен кызының угылы дип йөртелүдән ваз кичте... Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күрде» (Евр. 11:24, 25, 27). Потифарның хатыны Йосыфны әхлаксызлыкка тартырга тырышкан. Йосыф аның уч алырга хакимлеге булганын белсә дә, аның тырышлыкларына каршы торган (Ярат. 39:7—9). Патша сараендагы хезмәтчеләр башлыгының канәгать булмавына карамастан, Данил үз «күңеленнән патша ризыклары... белән нәҗесләнмәскә карар иткән» (Дан. 1:8—14). Бу мисаллар шуны күрсәтә: һәрхәлдә Аллаһы хезмәтчеләре дөрес эш итәргә тәвәккәл булганнар. Алар кешеләрнең хуплавын алырга телибез дип, үз карашларыннан баш тартмаганнар; без дә шулай эшләргә тиеш.

5. Безнең хакимлеккә карашыбыз бу дөньяныкыннан нәрсә белән аерылып тора?

5 Безнең үз карашларыбызда нык торуыбыз — бу үзсүзлелек түгел; шулай ук безне үзенең иле сәясәте белән риза булмаган фетнә күтәрүче кешеләр белән дә чагыштырып булмый. Безнең өчен Йәһвә хакимлеге кешеләрнекеннән югарырак. Кеше кануннары Аллаһы кануннарына каршы булганда, безгә сайлау ясау авыр түгел. Без, беренче гасырдагы рәсүлләр кебек, кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга буйсынабыз.

6. Ни өчен Аллаһы әмерләренә буйсыну — безнең өчен иң яхшысы?

6 Аллаһының хакимлеген кабул итәргә безгә нәрсә булыша? Без мондый сүзләр буенча эш итәбез: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Аллаһының таләпләре безгә файда китерә икәнен без беләбез. (Канун 10:12, 13 не укы.) Чыннан да, Йәһвә үзе Исраил халкына: «Мин... сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш юлдан сине алып баручы»,— дип әйткән. Һәм болай дип өстәгән: «Их, әгәр дә син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шулчак синең тынычлыгың елга кебек, ә тәкъвалыгың диңгез дулкыннары кебек булыр иде» (Ишаг. 48:17, 18). Без бу сүзләргә ышанабыз. Аллаһы әмерләренә буйсыну — безнең өчен иң яхшысы.

7. Аллаһы Сүзендәге кайбер таләпләрне тулысынча аңлап бетермәсәк, без нәрсә эшләргә тиеш?

7 Без Аллаһы Сүзендәге кайбер таләпләрне тулысынча аңлап бетермәсәк тә, аның хакимлеген кабул итәбез һәм аңа буйсынабыз. Бу нигезсез иман түгел, ә Аллаһыга нык ышаныч. Йәһвә безгә нәрсә файда китерә икәнен белә, без моңа бер дә шикләнмибез. Безнең тыңлаучанлыгыбыз яратуыбызны күрсәтә, чөнки рәсүл Яхъя: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез»,— дип язган (1 Яхъя 5:3). Безгә тыңлаучан булырга тагын нәрсә булыша?

Аера белергә өйрәнү

8. Аера белү сәләте Йәһвәнең хакимлеген кабул итәргә ничек булыша?

8 Изге Язмаларда безгә «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнергә» кирәк дип әйтелә (Евр. 5:14). Димәк, без Аллаһы кануннары турында уйланырга тиеш; без Йәһвә нормаларын игътибарга алып, «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнергә» телибез. Йәһвә юлларының акыллылыгын аңларга тырышып, без дә мәдхия җырлаучы кебек: «Синең кануның минем йөрәгемдә»,— дип әйтә алабыз (Мәд. 39:9).

9. Без вөҗданыбызны Йәһвә юллары буенча ничек өйрәтә алабыз, һәм ни өчен бу мөһим?

9 Мәдхия җырлаучы кебек Аллаһы кануннарын кадерләр өчен, безгә Изге Язмалардан белгәннәребез турында уйланырга кирәк. Мәсәлән, Йәһвәнең берәр таләбе турында белгәч, үзеңә мондый сораулар биреп була: «Ни өчен бу әмер яки принцип акыллы? Ни өчен бу әмергә буйсынырга кирәк? Аллаһының бу әмеренә буйсынмаган кешеләр белән нәрсә булган?» Безнең вөҗданыбыз Йәһвә юллары буенча өйрәтелсә, без аның ихтыяры буенча карарлар кабул итәчәкбез. Һәм без «Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенә» алырбыз һәм тыңлаучан булырбыз (Эфес. 5:17). Кайчакта бу җиңел түгел.

Шайтан Аллаһы хакимлеген какшатырга тырыша

10. Шайтан Йәһвә хакимлеген какшатыр өчен, нәрсә куллана?

10 Шайтан инде мең еллар дәвамында Аллаһы хакимлеген какшатырга тырыша. Ул үзенең бәйсезлек рухын төрлечә күрсәтә. Мәсәлән, Аллаһы урнаштырган никах төзелешен алыйк. Бүгенге көндә никах хөрмәт ителми: кайберәүләр язылышмыйча бергә яши, башкалар исә никахларын таркатырга сәбәпләр эзли. Бу кешеләр танылган бер актрисаның мондый фикеренә кушылалар: «Ир кешеләр дә, хатын-кызлар да бер кеше белән генә яши алмый». Бу актриса: «Мин никахта бер кешегә тугры булган яки моңа омтылган кешене белмим»,— дип өстәгән. Билгеле бер актер үзенең ачы тормыш тәҗрибәсен искә төшереп, болай дигән: «Мин кешенең гомере буена бер кеше белән яши алганына шикләнәм». Шуңа күрә без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Никахка кагылышлы сорауларда мин Йәһвә хакимлеген таныйммы яисә бу дөньяда киң таралган җитди булмаган карашны кабул итәмме?»

11, 12. a) Ни өчен яшьләргә Йәһвә хакимлеген кабул итү авыр булырга мөмкин? б) Ни өчен Йәһвә кануннарын һәм принципларын тотмау — акылсызлык? Мисал китер.

11 Йәһвәнең яшь хезмәтчеләре, сак булыгыз, чөнки Шайтан Йәһвәнең хакимлеген какшатырга тырышып, сезгә аеруча тәэсир итәчәк. Сез «яшьлекнең әдәпсез теләкләре» йогынтысы астында һәм яшьтәшләрнең басымы аркасында Аллаһы кануннары авыр дип уйлый башларга мөмкин (2 Тим. 2:22). Моңа юл куймагыз. Аллаһы кануннарының акыллылыгын аңларга тырышыгыз. Мәсәлән, Изге Язмаларда «фәхешлектән качыгыз» дип әйтелә (1 Көр. 6:18). Һәм сез тагын үзегезгә мондый сораулар бирә аласыз: «Ни өчен бу әмер акыллы? Ни өчен бу әмергә буйсынырга кирәк?» Сез, бәлкем, Аллаһының бу әмерен тотмаган һәм моның өчен аяныч хәлдә калган кешене беләсездер. Ул кеше хәзер бәхетлеме? Йәһвәнең оешмасыннан киткәч, аның тормышы яхшы якка үзгәрдеме? Ул Йәһвәнең хезмәтчеләре аңлый алмаган бәхет серен таба алганмы? (Ишагыйя 65:14 не укы *.)

12 Шэрон исемле бер мәсихче бервакыт болай дигән: «Йәһвә канунын бозганга күрә, мин үлемгә китерә торган чир — СПИД йоктырдым. Мин еш кына Йәһвәгә хезмәт итеп үткәргән бәхетле елларымны исемә төшерәм». Шэрон шуны аңлаган: Йәһвә кануннарын бозу — акылсызлык һәм аңа аларны күбрәк кадерләргә кирәк булган. Йәһвәнең кануннары безне яклый. Шэрон бу сүзләрне язганнан соң җиде атна үткәч үлгән. Шайтан бу явыз дөньяның өлеше булып киткән кешеләргә һичнинди яхшы нәрсә тәкъдим итә алмый. Моны Шэронның аяныч очрагы күрсәтә. Шайтан, «ялганның атасы», Хаувага кебек, күп нәрсәләр вәгъдә итә, әмма аларны үти алмый (Яхъя 8:44). Чыннан да, Йәһвә хакимлеген кабул итү күпкә яхшырак!

Бәйсезлек рухыннан саклан

13. Безгә нинди яктан бәйсезлек рухыннан сакланырга кирәк?

13 Йәһвә хакимлеген кабул итү — бу бәйсезлек рухыннан саклану. Без горур булсак, безгә бернинди җитәкчелек кирәк түгел дип уйлавыбыз бар. Мәсәлән, без Аллаһы халкы арасында үз өстенә җитәкчелек алган кешеләрнең киңәшен кире кагарга мөмкин. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче үз вакытында рухи ризыкны өләшсен өчен, Аллаһы тиешле чаралар күргән (Мат. 24:45—47). Йәһвә шулай итеп үз халкы турында кайгырта, без моны басынкылык белән танырга тиеш. Тугры рәсүлләрдән үрнәк ал. Гайсәнең кайбер шәкертләре ышанычларын югалтып аның белән йөрми башлагач, ул рәсүлләрдән: «Сез дә китәргә теләмисезме?» — дип сораган. Петер аңа: «Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит»,— дип җавап биргән (Яхъя 6:66—68).

14, 15. Ни өчен без Изге Язмалардагы киңәшләрне басынкылык белән тотарга тиеш?

14 Йәһвә хакимлеген кабул итү — бу шулай ук аның Сүзенә нигезләнгән киңәшләрне тоту. Мәсәлән, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче безне «уяу һәм аек булырга» өнди (1 Тес. 5:6). Бу киңәш аеруча без яшәгән соңгы көннәрдә урынлы, чөнки күпләр «үзләрен генә сөючән, байлык яратучан» булып киткән (2 Тим. 3:1, 2). Андый рух безгә дә тәэсир итә аламы? Әлбәттә. Дөньяви максатлар безне рухи яктан йоклата ала, ягъни без байлык артыннан куып яши башларга мөмкин (Лүк 12:16—21). Шуңа күрә Изге Язмалардагы киңәшләрне тотарга һәм үзләре өчен генә яшәгән Шайтан дөньясындагы кешеләр кебек булмаска мөһим (1 Яхъя 2:16).

15 Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче биргән рухи ризыкны җыелышлар билгеләнгән өлкәннәр аша алалар. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнең җаннарыгыз турында кайгырталар. Әгәр аларны тыңлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, кайгырып эшләрләр, һәм бу сезнең өчен файдалы булмас» (Евр. 13:17). Бу сүзләр өлкәннәр хаталар ясамый дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк. Шулай да, аларның камилсезлеген һәрбер кешедән яхшырак күргән Аллаһы без аларга буйсыначакбыз дип өметләнә. Камилсезлекләренә карамастан, өлкәннәр белән хезмәттәшлек итсәк, без Йәһвә хакимлеген кабул иткәнебезне күрсәтәбез.

Басынкы булу мөһим

16. Без мәсихче җыелышның Башына, Гайсә Мәсихкә, ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

16 Гайсә Мәсих — җыелышның Башы. Безгә һәрвакыт моны истә тотарга кирәк (Көл. 1:18). Бу — өлкәннәрнең җитәкчелегенә басынкылык белән буйсыныр өчен һәм «аларга карата бик ихтирамлы булыр» өчен сәбәпләрнең берсе (1 Тес. 5:12, 13). Әлбәттә, өлкәннәр дә җыелышка үз фикерләрен түгел, ә Аллаһы хәбәрен җиткерер өчен игътибарлы булып, тыңлаучан булганнарын күрсәтәләр. Алар «Изге язмада язылганнан тыш» сөйләмиләр һәм башкаларга үз карашларын такмыйлар (1 Көр. 4:6).

17. Ни өчен горурлык куркыныч?

17 Бар мәсихчеләр дә «дан казанырга омтылудан» сак булырга тиеш (Гыйб. сүз. 25:27). Күрәсең, нәкъ шундый тозакка бер мәсихче эләккән. Аның турында рәсүл Яхъя болай дип язган: «Араларында беренчелекне тотарга яратучы Диотрефис безне игътибарга алмый. Шуңа күрә, мин яныгызга килсәм, аның эшләгән эшләрен күтәрәчәкмен. Ул безнең хакта яман сүзләр тарата» (3 Яхъя 9, 10). Бу хәбәрдә безнең өчен сабак бар. Әгәр без үзебездә горур булырга берәр омтылыш сизсәк, аны шунда ук йөрәктән юк итәргә кирәк. Изге Язмаларда: «Горурлык — һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә»,— дип әйтелә. Аллаһы хакимлеген таныган кешеләр үз-үзенә чиктән тыш ышанудан сакланырга тиеш, чөнки бу сыйфат хурлыкка китерә (Гыйб. сүз. 11:2; 16:18).

18. Йәһвә хакимлеген кабул итәргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Әйе, мәсихчеләргә бу дөньяга хас булган бәйсезлек рухына каршы торырга һәм һәрнәрсәдә Йәһвә хакимлеген кабул итәргә кирәк. Моны үзеңә максат итеп куй. Йәһвәгә хезмәт итү — бу зур хөрмәт, моның турында һәрвакыт уйлан. Син хәзер Аллаһы халкы арасында, бу сине Йәһвә үзенең изге рухы белән сайлаган икәнен күрсәтә (Яхъя 6:44). Аллаһы белән дуслыгыңны кадерлә. Һәрнәрсәдә бәйсезлек рухына каршы торырга һәм Йәһвә хакимлеген кабул итәргә тырыш.

[Искәрмә]

^ 11 абз. Ишагыйя 65:14 (ЯД): «Минем колларым йөрәк шатлыгыннан кычкырачаклар, ә сез йөрәк кайгысыннан кычкырырсыз һәм рух төшенкелегеннән үксеп еларсыз».

Хәтерлисеңме?

• Йәһвә хакимлеген кабул итү нәрсә аңлата?

• Аера белү сәләте Йәһвә хакимлеген кабул итәргә ничек булыша?

• Шайтан кайсы яклардан Аллаһы хакимлеген какшатырга тырыша?

• Басынкы булу Йәһвә хакимлеген кабул итәргә ничек булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

«Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»

[20 биттәге иллюстрация]

Аллаһы әмерләренә буйсыну акыллы