Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Көчсез яклары булса да, алар көчле

Көчсез яклары булса да, алар көчле

Көчсез яклары булса да, алар көчле

КӨЧСЕЗ якларыбыз безне боектырырга мөмкин. Син, бәлки, аларны җиңеп булмый һәм башкалар белән чагыштырганда үзеңне бернәрсәгә дә яраксыз кеше дип саныйсыңдыр. Ә, бәлки, сиңа шатлыгыңны урлаган һәм сине көчсез калдырган авыру белән көрәшергә туры киләдер. Син авырлыклар аркасында бу хәлдән чыгып булмый дип уйларга мөмкин. Син үзеңне Аллаһының тугры хезмәтчесе Әюб кебек хис итәсеңдер, ул Аллаһыга болай дигән: «И, әгәр син мине шеолда яшерсәң иде һәм синең ачуын үткәнче мине яшереп тотсаң иде, миңа вакыт биреп мине исеңә төшерсәң иде!» (Әюб 14:13).

Өметсезлек һәм чарасызлык хисен ничек җиңәргә? Кыен булса да, авырлыкларың турында вакытлыча онытып торырга тырыш. Мәсәлән, Йәһвә Әюбкә биргән сораулар турында уйлан: «Мин җиргә нигез салганда син кайда идең? Әгәр дә аңласаң, әйт. Аның киңлеген-зурлыгын кем урнаштырганын яки аның буйлап кем үлчәү шнурын сузганын син беләсеңме?» (Әюб 38:4, 5). Моңа охшаш сораулар турында уйлану безне Йәһвәнең иң югары акыллылыгын һәм көчен танырга дәртләндерәчәк. Ул бу явыз дөньяны әле юк итмәгән, димәк моның өчен җитди сәбәпләр бар.

«Тәнемә чәнечке»

Йәһвәнең тагын бер тугры хезмәтчесе, рәсүл Паул, Аллаһыдан тәненнән «чәнечкене» чыгарырга — аны борчыган проблеманы хәл итәргә сораган. Ул Аллаһыдан бу авыр сынаудан коткарсын дип өч тапкыр ялварган. Паулны нәрсә борчыган? Без моны белмибез. Әмма бу «чәнечке» Паулның Йәһвәгә хезмәт итүендә шатлыгын урлаган. «Чәнечке» аны интектергән, аны яңакларына өзлексез сугып торган дип әйтеп була. Ләкин Йәһвә аңа: «Сиңа Минем мәрхәмәтем җитәр, чөнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә иң камил була»,— дип әйткән. Йәһвә аның чәнечкесен чыгармаган. Паулга бу проблема белән көрәшеп яшәргә туры килгән, шулай да ул: «Мин зәгыйфь вакытта көчле»,— дигән (2 Көр. 12:7—10). Бу сүзләр белән Паулның нәрсә әйтәсе килгән?

Аллаһы могҗиза эшләп Паулның проблемасын хәл итмәгән. Әмма бу Паулга Аллаһыга хезмәт иткәндә күп гаҗәеп эшләр башкарырга комачауламаган. Паул Йәһвәнең ярдәменә таянган һәм аңардан булышсын дип өзлексез сораган (Флп. 4:6, 7). Үзенең җирдәге тормышын тәмамлаганда Паул: «Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым»,— дип әйткән (2 Тим. 4:7).

Кешеләр камил булмаса да һәм авырлыклар белән очрашсалар да, Йәһвә үз ихтыярын үтәр өчен аларны куллана, шуңа күрә бу эшләр өчен бар дан аныкы. Хезмәт иткәндә шатлыкны саклар өчен һәм авырлыкларны җиңеп чыгар өчен Аллаһы кешеләргә җитәкчелек һәм акыллылык бирә. Әйе, кешеләрнең көчсез якларына карамастан Йәһвә аларны бөек эшләр башкарыр өчен куллана ала.

Аллаһының чәнечкене алып куймаганын Паул болай дип аңлата: «Мин артык мактанмасын өчен [бирелде]» (2 Көр. 12:7). Бу «чәнечке» Паулның исенә камилсез булуын искә төшереп торган һәм басынкы булып калырга булышкан. Гайсә нәкъ шундый булырга өйрәткән һәм: «Үзен-үзе күтәрүчене Аллаһы түбәнсетер, ә үзен түбәнсеткәнне Аллаһы күтәрер»,— дигән (Мат. 23:12). Сынаулар Аллаһы хезмәтчесен басынкы булырга өйрәтә ала һәм алар Йәһвәгә таянып кына тугры кала ала икәнен аңларга булыша. Шуңа күрә алар Паул кебек «Раббы белән мактана» алалар (1 Көр. 1:31).

Яшерен көчсез яклар

Кайберәүләрнең алар үзләре дә белмәгән яки танырга теләмәгән көчсез яклары бар. Мәсәлән, кеше үз-үзенә чиктән тыш ышанучан һәм үз көченә чамадан тыш таянучан булырга мөмкин (1 Көр. 10:12). Камилсез кешеләрнең тагын бер көчсез ягы — өстен булырга омтылу.

Иоав, патша Давыт гаскәрләренең начальнигы, кыю, тәвәккәл һәм тапкыр кеше булган. Моңа карамастан ул явыз эшләр башкарган һәм бу аның үз-үзенә чамадан тыш ышанучан һәм дан яратучан кеше булуын күрсәткән. Ул ике гаскәри начальнигын үтергән: башта үч алып Әбинирны, аннан соң Амессайны. Иоав Амессайны сәламләгән булып аны үбәр өчен бер кулы белән аның сакалыннан тота, ә сул кулы белән аны кылычы белән чәнчи (2 Пат. 17:25; 20:8—10). Амессайны Иоав урынына гаскәрләр өстеннән начальник итеп куйган булганнар һәм Иоав, күрәсең, кабат начальник булырга өметләнеп Амессайны үтерер өчен уңайлы очракны кулланган. Ул дан ярату һәм эгоизм кебек үз начар сыйфатларын тыярга тырышмаган. Ул рәхимсез эш иткән һәм эшләгәннәренә бер дә үкенмәгән. Давыт патша үз гомеренең азагында улына Сөләйманга Иоав турында күрсәтмә биргән. Иоав үз явыз эшләре өчен үтерелергә тиеш булган (3 Пат. 2:5, 6, 29—35).

Без дөрес булмаган теләкләребезне тыярга һәм Иоав кебек булмаска тиеш. Без көчсез якларыбызны җиңә алабыз. Моның өчен башта аларны билгеләргә һәм аларның булуын танырга кирәк. Аннан соң аларны юк итәр өчен көч куярга кирәк. Моның өчен Йәһвәдән өзлексез дога кылып ярдәм сорарга һәм җитәкчелек табыр өчен, тырышып аның Сүзен өйрәнергә кирәк (Евр. 4:12). Безгә, бәлки, үз кимчелекләребез белән көрәшне озак вакыт алып барырга туры килер. Бу көрәш хәтта без камиллеккә ирешкәнче дәвам ителергә мөмкин. Ләкин өметсезлеккә бирелмә. Паул да үз кимчелекләре белән көрәшкән һәм: «Теләгәнемне түгел, бәлки нәфрәт иткәнемне эшлим»,— дип әйткән. Шулай да Паул беркайчан да бирешмәгән һәм үзенең көчсез яклары белән көрәшүен дәвам иткән. Ул Аллаһы аңа Гайсә Мәсих аша ярдәм итәчәгенә ышанган (Рим. 7:15—25). Паул шулай ук болай дигән: «Башкаларга игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас өчен, тәнемне чыныктырам һәм аны үз ихтыярыма буйсындырам» (1 Көр. 9:27).

Гадәттә кешеләр үзләрен акларга яраталар. Бу гадәт белән көрәшер өчен бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән карарга өйрәнергә һәм рәсүл Паулның мәсихчеләргә биргән киңәшен тотарга кирәк: «Яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән булыгыз» (Рим. 12:9). Бу көрәштә җиңүче булырга безгә намуслы булу, ныклык һәм шәхси дисциплина ярдәм итәчәк. «Эчемне дә, күңелемне дә эретеп кара»,— дип сораган Давыт Йәһвәдән (Мәд. 25:2). Давыт шуны белгән: Аллаһы безнең хәтта иң яшерен көчсез якларыбызны күрергә сәләтле һәм кирәкле ярдәм бирә ала. Без Йәһвәнең үз Сүзе һәм изге рухы аша биргән җитәкчелеген тотсак, һичшиксез, андый көрәштә җиңүче булачакбыз.

Кайберәүләр үз авырлыкларын үзләре генә җиңеп чыга алмый. Җыелыш өлкәннәре, һичшиксез, андый мәсихчеләргә таяныч бирәчәкләр һәм аларга көч өстәячәкләр (Ишаг. 32:1, 2). Ләкин авырлыкларыңа аек караш белән кара: кайбер проблемаларны бу дөнья төзелешендә тулысынча чишеп булмаячак. Шулай да күп кешеләр аларны җиңәргә өйрәнгән һәм канәгатьлек китерүче тормыш алып бара.

Йәһвәнең таяныч бирүенә ышан

Бу авыр заманада без төрле проблемалар белән очрашырга мөмкин. Шулай да без шуңа ышана алабыз: Йәһвә безгә җитәкчелек һәм таяныч бирәчәк. Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Пет. 5:6, 7).

Күп еллар Вефильда хезмәт итүче Кэти үз иренең Альцгеймер авыруы белән чирләгәнен белгәч, моның аркасында туган авырлыкларны җиңеп чыга алмаячак дип уйлаган. Ул һәр көн Йәһвәдән акыллылык һәм көч бирсен дип сораган. Иренең хәле начарайган саен яратучан абый-кардәшләр бу авыру турында күбрәк белергә тырышканнар, кайгыртучан апа-кардәшләр аны дәртләндереп торганнар. Йәһвә кардәшләр аша Кэти турында кайгырткан, һәм бу тугры мәсихче ире үлгәнче аны 11 ел караган. Ул болай дип сөйли: «Мин елап һәм чын күңелдән Йәһвәгә миңа ярдәм иткәне өчен рәхмәтлемне әйтә идем. Бу миңа көч өсти иде. Бик нык арыганга күрә мин хәлсез идем һәм шул кадәр озак түзеп тора алырмынмы дип бер дә уйламаган идем!»

Яшерен көчсез яклар белән көрәшер өчен ярдәм

Кеше үзен бернәрсәгә дә яраксыз итеп сизсә, Йәһвә аның ярдәм сорап әйтелгән догаларын тыңламаячак дип уйларга мөмкин. Андый кешегә Бирсәбия белән гөнаһ кылу аркасында җан газаплары кичергән Давыт сүзләре турында уйлану яхшы булыр иде. «Алла горур булмаган, юаш күңелне кимсетмәс»,— дип язган Давыт (Мәд. 50:19). Давыт чын күңелдән тәүбә иткән һәм шуңа күрә ышанган: ул Аллаһыга мөрәҗәгать итә ала һәм Аллаһы аңа карата шәфкатьле булачак. Гайсә, Йәһвә кебек, кызганучан. Яхшы хәбәрне бәян итүче Маттай Гайсәгә карата Ишагыйя сүзләрен кулланып, болай дигән: «Гаделлекне җиңүгә ирештергәнгә кадәр, чатнаган камышны сындырып төшермәс» (Мат. 12:20; Ишаг. 42:3). Гайсә җирдә булганда җәберләнгән һәм төшенкелеккә бирелгән кешеләрне кызганган. Кайбер кешеләр сүнәргә әзер торган ялкын кебек булган. Гайсә андый кешеләрнең йөрәкләрендә яшәүнең соңгы чаткысын сүндерергә тырышмаган. Ул, киресенчә, кешеләр белән үзен назлы тоткан һәм аларның йөрәкләрендәге кечкенә ялкынны яндырып җибәрергә тырышкан. Җирдә яшәгәндә Гайсә нәкъ шулай эшләгән. Гайсә үзгәрмәгән һәм кешеләрнең көчсез якларын аңлый, ул кеше хәленә керә ала. Моңа ышанасыңмы? Еврейләрдә 4:15 тә Гайсә «безнең җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел» дип әйтелә.

Паул үз «тән чәнечкесе» турында язганда «Мәсих кодрәте» аңа булышкан дип әйткән (2 Көр. 12:7—9). Ул Аллаһы аны Мәсих аша яклый икәнен күргән. Паул кебек без дә көчсез якларыбызга һәм авырлыкларыбызга безне җиңәргә юл куймыйк. Рухи яктан нык калыр өчен безгә Йәһвә үз оешмасы аша биргән барысын кулланырга кирәк. Көчеңнән килгәннең барысын эшлә һәм Йәһвәнең сине алып барачагына ышан. Аллаһы көченең безгә көчсез якларыбыз белән көрәшергә булышуын күреп, без Паул кебек: «Мин зәгыйфь вакытта көчле»,— дип әйтә алачакбыз (2 Көр. 12:10).

[3 биттәге иллюстрация]

Паул Йәһвәдән аңа хезмәтендә булышсын дип сорап өзлексез дога кылган

[5 биттәге иллюстрация]

Давыт патша Иоавны үз гаскәрләренең начальнигы итеп билгеләгән

[5 биттәге иллюстрация]

Иоав, күрәсең, кабат начальник булырга өметләнеп Амессайны үтергән

[6 биттәге иллюстрация]

Өлкәннәр авырлыкларны җиңәргә булыша торган Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирә ала