Паулның Римлыларга язылган хатыннан игътибарга лаек фикерләр
Йәһвә сүзе тере
Паулның Римлыларга язылган хатыннан игътибарга лаек фикерләр
Б.Э. ЯКЫНЧА 56 елларында рәсүл Паул үзенең өченче миссионер сәяхәте вакытында Көринткә килә. Ул Римда яшәүче яһүд халкыннан һәм мәҗүси халыклардан чыккан мәсихчеләр кайбер сорауларга төрлечә карыйлар икәне турында ишетә. Аларны Мәсихтәге тулы бердәмлеккә китерергә теләп, Паул аларга хат язарга була.
Нәрсәгә нигезләнеп кешеләр тәкъва дип игълан ителәләр һәм алар ничек яшәргә тиеш? Паул Римлыларга язган хатында бу сорауга җавап бирә. Бу хат Йәһвә һәм аның Сүзе турында белемебезне баета; анда Аллаһының кешеләр лаек булмаган игелегенә басым ясала һәм Мәсихнең безнең котылуыбызда уйнаган роле данлана (Евр. 4:12).
НӘРСӘГӘ НИГЕЗЛӘНЕП КЕШЕЛӘР ТӘКЪВА ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛӘЛӘР?
«Барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар,— дип яза Паул. — Алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар». Паул шулай ук болай дип әйтә: «Кеше, канун таләпләрен үтәүдән тыш, иман белән Аллаһы тарафыннан аклана» (Рим. 3:23, 24, 28). Аклану китергән «бер хак эшкә» иман иткәнгә майланган мәсихчеләр һәм «бихисап күп» «башка сарыклар» тәкъва дип игълан ителәләр. Моның ярдәмендә майланган мәсихчеләр Мәсих белән идарә итәр өчен күктәге тормыш алалар, ә башка сарыкларга Аллаһы дусты булырга һәм «бөек афәттә» исән калырга мөмкинлек бирелә (Рим. 5:18; Ачыл. 7:9, 14; Яхъя 10:16; Ягък. 2:21—24; Мат. 25:46).
«Канун астында түгел, бәлки Аллаһының мәрхәмәте астында булганга күрә, безгә гөнаһ кылыргамы?» — дип сорый Паул. Һәм мондый җавап бирә: «Бер вакытта да!» Аннары ул болай дип аңлата: «Сез... гөнаһ коллары булсагыз, бу сезне үлемгә китерер; Аллаһыны тыңлаучанлыкның коллары булсагыз, бу сезне Аллаһы алдында хак саналуга алып килер» (Рим. 6:15, 16). «Гөнаһлы эшләрегезне Изге Рух көче белән үтерәсез икән, сез яшәячәксез»,— дип әйтә Паул (Рим. 8:13).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
1:24—32 — Паул азгынлык турында язганда яһүдләр яки башка халыклар турында әйткәнме? Бу шигырьләрдәге сүзләр бар халыкларга кагылса да, Паул иң беренче итеп үткән гасырлардагы мөртәт исраиллеләр турында яза. Алар «Аллаһының гадел хөкемен» белгәннәр, әмма «Аллаһы турында белүне истә тотуны мөһим дип исәпләмәгәннәр». Шуңа күрә алар хөкем ителүгә лаек булган.
3:24, 25 — Мәсих Гайсәнең йолымы түләнгәнче «кылынган гөнаһлар» бу йолым белән ничек капланган булган? Яратылыш 3:15 тә язылган Мәсих турындагы беренче пәйгамбәрлек б. э. 33 елында Гайсә җәфалану баганасында үлгәч үтәлгән (Гәл. 3:13, 16). Әмма Йәһвә бу пәйгамбәрлек инде әйтелгән вакыттан башлап, ул йолым түләнгән дип санаган, чөнки аның ниятенең үтәлешенә бернәрсә дә комачаулый алмый. Йәһвә Гайсә Мәсихнең киләчәк корбанына нигезләнеп бу вәгъдәгә иман күрсәткән Адәм токымнарының гөнаһларын кичерә алган. Йолым Гайсә Мәсихкә хәтле яшәгән кешеләрнең терелтелүен мөмкин итә (Рәс. 24:15).
6:3—5 — Мәсих Гайсәгә чумдырылу һәм аның үлеменә чумдырылу нәрсә аңлата? Йәһвә Мәсихнең шәкертләрен изге рух белән майлаганда алар «Мәсих тәненең» — Гайсә баш булган җыелышның — әгъзалары булып китеп Гайсә белән берләшәләр (1 Көр. 12:12, 13, 27; Көл. 1:18). Мәсих Гайсәгә чумдырылу нәкъ шуны аңлата. Майланган мәсихчеләр шулай ук Мәсихнең үлеменә чумдырылу үтәләр: алар фидакарь тормыш алып баралар һәм җирдә мәңге яшәргә мөмкинлектән баш тарталар. Шуңа күрә алар, Гайсә Мәсих кебек, корбан үлеме белән үләләр, әмма аларның үлеме йолып ала алмый. Майланган мәсихчеләрнең Мәсихнең үлеменә чумдырылуы, алар үлеп күктәге тормышка терелтелгәндә тәмамлана.
7:8—11 — «Гөнаһ бу әмердән» ничек файдаланган? Канун гөнаһ дип нәрсә исәпләнә икәнен күрсәткән, һәм кешеләргә үзләренең гөнаһлы булуын аңларга булышкан. Канун ярдәмендә алар нинди очракларда гөнаһ кылганнар икәнен ачыграк аңлый алганнар, һәм күбрәк кеше үзләренең гөнаһлы булуларын аңлый башлаган. Шуңа күрә гөнаһ бу әмердән файдаланган дип әйтеп була.
Безнең өчен сабаклар:
1:14, 15. Бездә яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләр өчен берничә сәбәп бар. Сәбәпләрнең берсе — без Мәсихнең каны белән сатып алынган кешеләр алдында бурычлы, һәм шуңа күрә без аларга Аллаһы белән танышырга ярдәм итәргә тиеш.
1:18—20. Бозык һәм тәкъва булмаган кешеләрнең акланырга сәбәпләре юк, чөнки Аллаһының күзгә күренмәгән сыйфатлары ул үзе булдырган нәрсәләр аша ачык күренә.
2:28; 3:1, 2; 7:6, 7. Яһүдләрне кимсетә ала торганны сөйләгәндә Паул үз әйткәннәрен йомшарта торган сүзләр өстәгән. Кешеләрне кимсетә ала торганны сөйләгәндә безгә, Паул кебек, аларның хисләрен исәпкә алырга кирәк.
3:4. Кешеләрнең сүзләре Аллаһының үз Сүзендә әйткәннәренә каршы килгәндә, без кешеләргә түгел, ә Изге Язмаларга ышанабыз һәм Аллаһының ихтыяры буенча эш итәбез. Шулай эшләп без «Аллаһы хак» икәнен күрсәтәбез. Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә ашкынып катнашканда без башка кешеләргә «Аллаһы хак» икәненә ышанырга ярдәм итәбез.
4:9—12. Ибраһим 99 яшендә сөннәткә утырганчы күпкә алдарак үз иманы өчен Аллаһы тарафыннан тугры дип кабул ителгән (Ярат. 12:4; 15:6; 16:3; 17:1, 9, 10). Шулай итеп Аллаһы шуны ачык итеп күрсәткән: ул кешеләрне иманнарына нигезләнеп тугры дип кабул итә.
4:18. Өмет — иманның мөһим өлеше. Безнең иманыбыз өметкә нигезләнгән (Евр. 11:1).
5:18, 19. Гайсә Адәмгә кайсы яктан охшаганын ачык итеп күрсәткәч, Паул ничек бер кеше «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирә» ала икәнен кыска гына аңлатып биргән (Мат. 20:28). Башкаларны өйрәткәндә безгә дә Паулның ысуллары белән кулланырга кирәк: ачык итеп сөйләргә һәм күп сүзле булмаска (1 Көр. 4:17).
7:23. Куллар, аяклар һәм тел кебек тән әгъзалары безне «гөнаһ канунына буйсындыра» ала, шуңа күрә безгә аларны явыз эшләрдә кулланмас өчен игътибарлы булырга кирәк.
8:26, 27. Бик авыр хәлләргә эләгеп нәрсә турында «дога кылырга кирәк икәнен белмәгәндә», «Изге Рух... [үзе безнең] өчен Аңа [Аллаһыга] ялвара». Шул чакта Йәһвә, догалар Ишетүче, үз Сүзендә язылган һәм безнең хәлгә туры килгән догаларны безнең догаларыбыз итеп кабул итә (Мәд. 64:3).
8:38, 39. Бәла-казалар да, явыз рухи көчләр дә, кешелек хөкүмәтләре дә, Йәһвәгә безне яратырга комачаулый алмыйлар; алар безгә дә Аллаһыны яратырга комачауламасын.
9:22—28; 11:1, 5, 17—26. Исраилнең торгызылуы турындагы күп пәйгамбәрлекләр майланган мәсихчеләрнең җыелышында үтәлә. Аның әгъзалары «яһүдләрдән генә түгел, бәлки башка халыклардан да» чакырыла.
10:10, 13, 14. Безне мәсихче хезмәтендә ашкынып катнашырга Аллаһыны һәм якыннарыбызны ярату гына түгел, ә шулай ук Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә нык иман дәртләндерә.
11:16—24, 33. «Аллаһы игелекле дә, кырыс та»! Әйе, «Ул — кыя; Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел» (Кан. 32:4).
ТӘКЪВА ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛҮЧЕЛӘРДӘН НӘРСӘ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
«Шулай итеп, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез»,— дип әйтә Паул (Рим. 12:1). «Шулай итеп» дигән сүзләр, ягъни мәсихчеләр үз иманы аркасында тәкъва дип игълан ителгәнгә, Паулның чираттагы сүзләре аларның үзләренә, башкаларга һәм дәүләт хөкүмәтенә карата карашларына тәэсир итәргә тиеш икәнен күрсәтә.
«Сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз»,— дип яза Паул. «Мәхәббәтегез саф булсын»,— дигән киңәш бирә ул (Рим. 12:3, 9). «Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын» (Рим. 13:1). Ул мәсихчеләрне вөҗданга бәйле сораулар каралганда, бер-берсен хөкем итмәскә дәртләндерә (Рим. 14:13).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
12:20 — Дошман «башына утлы күмер өю» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Изге Язмалар язылган чорда руданы мичкә күмер өстенә салып, аның өстен дә күмер белән каплаганнар. Руданың өстендә өелгән утлы күмер шулхәтле нык кызган ки, каты руда эрегән һәм андагы кирәкмәгән кушылмалар аерылган. Шулай ук дошманга игелекле эшләр эшләп, без аны эретә алабыз, һәм аның яхшырак сыйфатлары күренәчәк.
12:21 — «Яманлыкны яхшылык белән» ничек җиңәргә? Мөмкинлекләрнең берсе — бу Йәһвә үзе биргән йөкләмәне, ул бу эшне туктатканчы, куркусыз үтәү: Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү (Марк 13:10).
13:1 — Хакимлек итүче җитәкчеләр нинди мәгънәдә «Аллаһы тарафыннан куелган»? Аллаһы аларга идарә итәргә рөхсәт итә, һәм ул кайбер патшалыкларны алдан әйтеп биргән. Шул мәгънәдә хакимлек итүче җитәкчеләр «Аллаһы тарафыннан куелган». Моны кайбер хаким итүчеләр турында Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләр раслый.
Безнең өчен сабаклар:
12:17, 19. Яманлыкка каршы яманлык кылып, без Йәһвә хокукын үзебезгә алабыз. Яманлыкка каршы яманлык кылу — үз-үзеңә чиктән тыш ышануның билгесе.
14:14, 15. Тәкъдим иткән ризык яисә эчемлек белән кардәшкә кайгы китермик яки аңа киртә куймыйк.
14:17. Берәр ризыкны ашау-эчү, я киресенчә үзеңне аңардан тыю, Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә әллә ни тәэсир итми. Яхшы мөнәсәбәтләрне «тәкъвалык, татулык һәм шатлык» китерә.
15:7. Безгә җыелышка килүче эчкерсез кешеләрне аларга бертигез карап кабул итәргә һәм хезмәттә очраткан һәрбер кешегә Патшалык турында хәбәрне игълан итәргә кирәк.
[31 биттәге иллюстрацияләр]
Йолым ул әле түләнгәнче кылынган гөнаһларны каплый аламы?