Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син үз иманыңны якларга әзерме?

Син үз иманыңны якларга әзерме?

Син үз иманыңны якларга әзерме?

СИҢА үз иманыңны якларга туры килгәне бармы? Парагвайда яшәүче Сусана исемле 16 яшьлек апа-кардәш белән булган хәлне карап чыгыйк. Мәктәптә этика дәресе вакытында укучыларның берсе Йәһвә Шаһитләре Еврей Язмаларын, Гайсә Мәсихне һәм Мәрьямне танымыйлар дигән. Икенче бер укучы Йәһвә Шаһитләре фанатиклар һәм үлсәләр дә дәваланмаячаклар дип әйткән. Андый сүзләрне ишеткәч, син нәрсә эшләр идең?

Сусана Йәһвәгә дога кылган һәм кулын күтәргән. Дәрес тәмамланып барганга ул укытучыдан Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары турында доклад әзерләргә рөхсәт сораган. Укытучысы ризалашкан. Шуннан соң Сусана «Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар? Алар нәрсәгә ышаналар?» дигән брошюраны кулланып үз чыгышына әзерләнгән.

Ике атна үткәч, ул чыгыш ясаган. Сусана Йәһвә Шаһитләре дигән исемнең барлыкка килүен аңлаткан, шулай ук безнең киләчәккә өметебез турында һәм ни өчен без үз тәнебезгә кан җибәрүдән баш тартабыз икәнен сөйләп биргән. Аннары ул сыйныфташларына сораулар бирергә кушкан. Күп укучылар кул күтәргән. Укытучы шаккаткан: Сусана яшь булуына карамастан сорауларга җавапны Изге Язмаларны кулланып биргән.

Бер укучы: «Бер тапкыр мин Патшалык Залына кергән идем һәм анда бер сурәт тә күрмәдем»,— дигән. Укытучы моның сәбәбен белергә теләгән һәм Сусана Мәдхия 113:12—16 һәм Чыгыш 20:4 не укып күрсәткән. Гаҗәпләнгән укытучы: «Изге Язмаларда сурәтләрне куллану тыела икән, ни өчен безнең чиркәүләрдә алар шул кадәр күп?» — дип сораган.

Сусана сорауларга 40 минут дәвамында җавап биргән. Ул класска «Кансыз дәвалау. Табибларның уңышлары» дигән фильм карарга тәкъдим иткән һәм барысы, шул исәптән укытучы да ризалашкан. Фильмны икенче көнне караганнар. Фильмнан соң Сусана Йәһвә Шаһитләре риза булган кансыз дәвалауның кайбер төрләре турында сөйләп биргән. «Кансыз дәвалауның шул кадәр күп төрләре һәм күп уңай яклары бар дип уйлаганым да юк иде»,— дип әйткән укытучы һәм шуннан соң: «Андый дәвалау Йәһвә Шаһитләре өчен генәме?»,— дип сораган. Башка кешеләр дә кансыз дәвалауны сайлый ала икәнен белгәч укытучы мондый вәгъдә биргән: «Икенче тапкыр Йәһвә Шаһитләре минем яныма килгәч, мин алар белән, һичшиксез, сөйләшәчәкмен».

Фикер алышуга 20 минут кына бүлеп куелган булса да ул 3 сәгать дәвам иткән. Икенче атнада башка укучылар үз диннәре турында сөйләгән. Чыгыш ясаганнан соң алар сорауларга җавап биреп үз иманнарын яклый алмаганнар. «Ни өчен сез сезнең сыйныфташыгыз, Йәһвә Шаһите сыман үз иманыгызны яклый алмыйсыз?» — дип сораган укытучы.

Укучылар: «Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны өйрәнә, ә без өйрәнмибез»,— дигәннәр.

Укытучы Сусанага болай дигән: «Сез чыннан да Изге Язмаларны өйрәнәсез һәм аның буенча яшәргә тырышасыз. Сез мактауга лаек».

Теге этика дәресендә Сусананы кулын күтәрергә беркем дә мәҗбүр итмәде, әмма ул Сурия иленә әсирлеккә эләккән Исраил кызы шикелле үз иманын яклап чыккан. Исраил кызы Сурия гаскәрләренең башлыгы Нагаман өендә хезмәтче булган. Нагаман коточкыч тире авыруы белән чирләгән. Исраил кызы Нагаманның хатынына: «Минем хуҗам Самареядәге пәйгамбәр янына барып килсә иде, ул аны махау чиреннән савыктырыр иде!» — дип әйткән. Бу кыз хак Аллаһы турында сөйләмичә түзә алмаган. Нәтиҗәдә аның хуҗасы Нагаман Йәһвәнең хезмәтчесе булып киткән (4 Пат. 5:3, 17).

Сусана да Йәһвә белән аның халкы турында сөйләмичә түзә алмаган. Үз иманын яклап чыгып ул Изге Язмаларның мондый боерыгына буйсынган: «Йөрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыгыз» (1 Пет. 3:15). Ә син үз иманыңны якларга һәм мөмкинлек туганда үз ышануларың турында сөйләргә әзерме?

[17 биттәге иллюстрация]

Бу кораллар сиңа үз иманыңны якларга булышачак