Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тапкыр кардәшләр

Тапкыр кардәшләр

Тапкыр кардәшләр

АФРИКАНЫҢ бер илендә яшәүче өч яшь абый-кардәш өлкә конгрессына җыена башлаганнар. Әмма ничек барырга? Машиналары юк, ә үтәсе ара якынча 90 километр, өстәвенә юлы да тузанлы һәм чокырлы-чакырлы. Алар өч велосипедта барырга булалар, әмма велосипедлар таба алмыйлар.

Җыелыштагы бер өлкән кардәшләргә ярдәм итәргә теләп, үзенең иске, әмма әле йөрерлек велосипедын тәкъдим итә. Ул аларга үзенең һәм башка кардәшләрнең үткән конгресска ничек барып кайтканын сөйли һәм бер велосипедта барырга тәкъдим итә. Әмма ничек өч кешегә бер велосипедта барырга?

Көннең кызу вакытында бармас өчен, кардәшләр иртән-иртүк үз әйберләрен велосипедка төяп юлга чыга. Берсе велосипедка утырып китә, ә икесе аның артыннан җәяү бара. 500 метр үткәч, велосипедта барган кардәш туктап аны агач янында калдыра, ә үзе юлын җәяү дәвам итә. Велосипедны беркем дә алып китмәсен өчен, ул аны арттан барган кардәшләр күреп тора торган урында калдыра.

Кардәшләр велосипед янына килеп җиткәч, берсе велосипедка утырып китә, ә икенчесе аның чираты җиткәнче, тагын 500 метр җәяү бара. Шулай итеп, яхшы планлаштыру ярдәмендә һәм тәвәккәл булып кардәшләр 90 километр урынына 60 километр гына җәяү үтә. Аларның тырышлыклары бүләкләнә. Алар конгресста имандашлары белән очраша һәм рухи мәҗлестә катнашып шатланалар (Кан. 31:12). Бу елны да өлкә конгресслары үтәчәк. Син анда барыр өчен тырышлык куярсыңмы?