Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Рәсүл Паул: «Бөтен Исраил... котылачак»,— дип әйткән (Рим. 11:26). Аның сүзләре бер вакыт барлык яһүдләр мәсихчеләр булып китәчәк дигәнне аңлатамы?

Паулның сүзләрендә андый мәгънә юк. Халык буларак Ибраһимның токымы Гайсәне Мәсих дип танымаган. Гайсә Мәсихнең үлеменнән соң шунсы ачыкланган: яһүд халкының барысы да мәсихче булып китмәячәк. Шулай да Паулның «бөтен Исраил... котылачак» дигән сүзләре үтәлгән. Нинди мәгънәдә?

Гайсә үз замандаш дини җитәкчеләренә болай дип әйткән: «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк» (Мат. 21:43). Исраил халкы тулаем алганда Гайсәне кире каккан, шуңа күрә Йәһвә яңа, рухи халык булдырган. Паул бу халыкны «Аллаһының Исраиле» дип атаган (Гәл. 6:16, искәрмә).

Мәсихче Грек Язмаларының бүтән шигырьләреннән «Аллаһының Исраилен» 144000 майланган мәсихче тәшкил итәчәк икәне күренә (Рим. 8:15—17; Ачыл. 7:4). Бу төркемне шулай ук яһүд булмаган кешеләр дә тәшкил итә. Чөнки майланган мәсихчеләр «һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән» чыгачак дип әйтелә Ачылыш 5:9, 10 да. Рухи Исраилнең әгъзалары «патшалар һәм руханилар» итеп җир өстеннән «патшалык итәр» өчен сайланган булганнар. Йәһвә Исраилне сайлаган халкы буларак кире какса да, кайбер яһүдләр аның хуплавына ия булганнар. Мәсәлән, рәсүлләр һәм беренче гасырдагы башка күп мәсихчеләр Аллаһы хуплавын алган. Һичшиксез, андый яһүдләр, шул исәптән бүтән кешеләр дә, Гайсә Мәсихнең каны белән сатып алынырга тиеш булган (1 Тим. 2:5, 6; Евр. 2:9; 1 Пет. 1:17—19).

Яһүдләрнең күбесе Гайсә белән идарә итәргә мөмкинлекләрен беренче гасырда югалткан булса да, бу Аллаһы ниятенең үтәлүенә комачауламаган. Йәһвә ниятен үтәлмичә калмый, чөнки ул үз пәйгамбәре аша болай дигән: «Минем авызымнан чыккан сүз миңа үтәлмичә кире кайтмый, ләкин мин теләгәнне эшләячәк, һәм мин аны нәрсә өчен җибәргәнмен шуны башкарачак» (Ишаг. 55:11).

Аллаһы үз Улы белән бергә күктә идарә итсеннәр өчен 144000 кеше сайларга ниятләгән һәм аның бу нияте дә үтәләчәк. Изге Язмалардан шуны ачык күреп була: майланган мәсихчеләрнең саны 144000 булырга тиеш. Бу сан, һичшиксез, җыелган булачак (Ачыл. 14:1—5).

Шулай итеп, Паулның «бөтен Исраил... котылачак» дигән сүзләре барлык яһүдләр мәсихчеләр булып китәчәк дигәнне аңлатмаган. Ул Аллаһының нияте буенча 144000 рухи исраилеләр Аллаһы Улы, Гайсә Мәсих белән күктә идарә итәчәкләр дип әйткән. Аллаһы билгеләгән вакытта майланган мәсихчеләрнең тулы саны — «бөтен Исраил» — коткарылган булачак һәм Мәсих Патшалыгында патшалар һәм руханилар булып идарә итәчәкләр (Эфес. 2:8).

[28 биттәге иллюстрацияләр]

Майланган мәсихчеләр «һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән» сайланалар