Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авырлыкларны җиңеп, өйдән-өйгә йөреп вәгазьлә

Авырлыкларны җиңеп, өйдән-өйгә йөреп вәгазьлә

Авырлыкларны җиңеп, өйдән-өйгә йөреп вәгазьлә

«Көчле каршылыкларга карамастан, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сөйләргә Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде» (1 ТЕС. 2:2).

1. Иремия нинди авырлыклар белән очрашкан, һәм ул аларны ничек җиңгән?

ИРЕМИЯ безнең кебек үк кеше булган. Йәһвә аны «халыклар өчен пәйгамбәр итеп» билгеләгәч, ул: «И, Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Мин бит сөйли белмим, мин бик яшь әле»,— дип әйткән. Шулай да, Йәһвәгә өметләнеп, ул бу йөкләмәне кабул иткән (Ирем. 1:4—10). 40 елдан артык Иремия ваемсызлык белән очрашкан, аның сүзләрен кире какканнар, аны мыскыл иткәннәр һәм хәтта кыйнаганнар да (Ирем. 20:1, 2). Кайвакыт ул өметсезлеккә бирелгән. Әмма ул бирешмәгән һәм күпчелек кеше кабул итмәгән хәбәрне вәгазьләвен дәвам иткән. Аллаһының көче ярдәмендә Иремия үз көче белән эшли алмаганны башкара алган. (Иремия 20:8б, 9а ны укы *.)

2, 3. Безнең көннәрдә Аллаһының хезмәтчеләре, Иремия кебек, нинди авырлыклар белән очраша?

2 Безнең көннәрдә дә Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре Иремия кичергән хисләрне кичерә. Безнең, бәлкем: «Мин беркайчан да вәгазьләмәячәкмен»,— дип уйлаганыбыз бардыр. Әмма, яхшы хәбәрне вәгазьләү бу Йәһвә ихтыяры икәнен аңлагач, без куркуыбызны җиңеп, вәгазьли башладык. Шулай да кайвакыт кыен шартлар аркасында безнең күбебез өчен үз хезмәтен дәвам итәргә авыр булган. Әлбәттә, өйдән-өйгә йөреп вәгазьли башларга һәм бу хезмәтне ахырга тикле башкарырга җиңел түгел (Мат. 24:13).

3 Әйтик, син күпмедер вакыт Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнәсең һәм җыелышларга йөрисең, ә өйдән-өйгә йөреп вәгазьли башларга икеләнәсең ди. Ә, бәлкем, син суга чумдырылган мәсихче һәм сәламәтлегең дә яхшыдыр, ләкин сиңа өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү авыр. Бу очракларда нәрсә эшләргә? Шунысын әйтергә кирәк: Аллаһының төрле милләттән булган күп кенә хезмәтчеләре шундый ук авырлыклар белән очраша, ләкин, моңа да карамастан, өйдән-өйгә йөреп вәгазьлиләр. Йәһвә ярдәме белән син дә моны эшли аласың.

Кыю була алабыз

4. Рәсүл Паулга яхшы хәбәрне кыюлык белән вәгазьләргә нәрсә ярдәм иткән?

4 Бөтен дөньяда алып барыла торган вәгазь эше кешенең көче яки акылы белән түгел, ә Аллаһы рухы белән башкарыла (Зәк. 4:6). Һичшиксез, син моны үзең күреп торасың. Һәрбер мәсихченең хезмәте турында да шул ук сүзләрне әйтеп була (2 Көр. 4:7). Рәсүл Паул мисалын карап чыгыйк. Ул хезмәттәшләре белән кичергән авырлыкларны искә төшереп, болай дип язган: «Элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, көчле каршылыкларга карамастан, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сөйләргә Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде» (1 Тес. 2:2; Рәс. 16:22—24). Шундый ашкынучан вәгазьче Паулга да кайвакыт курку белән көрәшергә туры килгән. Моңа хәтта ышану да авыр. Әйе, яхшы хәбәрне кыюлык белән вәгазьләр өчен, аңа Йәһвәгә таянырга кирәк булган. (Эфеслеләргә 6:18—20 не укы.) Без Паулдан нинди үрнәк ала алабыз?

5. Безгә кыю булырга нәрсә ярдәм итәчәк?

5 Кыюлык белән вәгазьләргә безгә дога ярдәм итәчәк. Пионер булып хезмәт иткән бер апа-кардәш болай дип әйткән: «Мин Йәһвәгә дога кылам һәм инану белән һәм кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләр өчен һәм хезмәттән шатлык табар өчен, аңардан ярдәм сорыйм. Чөнки бу Йәһвәнең эше, һәм аның ярдәменнән башка без бу эшне башкара алмыйбыз» (1 Тес. 5:17). Безгә барыбызга да кыюлык белән вәгазьләр өчен, Йәһвәдән бертуктаусыз изге рух сорап торырга кирәк (Лүк 11:9—13).

6, 7. a) Йәзәкилгә нинди күренеш бирелгән, һәм аның мәгънәсе нинди булган? б) Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре өчен бу күренештә нинди сабак бар?

6 Кыюлык белән сөйләргә безгә тагын нәрсә ярдәм итә ала? Моны Йәзәкил китабыннан белеп була. Күренештә Йәһвә Йәзәкилгә ике ягына да «кайгылы җырлар, ыңгырашу һәм үксеп елау» язылган төргәкне бирә. Һәм аңа бу төргәкне ашарга кушып: «Адәм улы, мин сиңа биргән төргәк белән карыныңны тутыр һәм эчеңне тукландыр»,— дип әйтә. Бу күренеш нәрсәне аңлаткан? Йәзәкилгә үзе игълан итәргә тиеш хәбәрне тулысынча үзләштерергә кирәк булган. Бу хәбәр аның үзенең бер өлеше булып китәргә һәм иң тирән хисләренә тәэсир итәргә тиеш иде. Аннары Йәзәкил пәйгамбәр: «Мин аны ашый башладым, һәм ул минем авызымда бал кебек татлы булды»,— дип әйтә. Йәзәкил Аллаһы хәбәрен игълан итүдән, бал ашаудан кебек үк, рәхәтлек тапкан. Аңа бу җитди хәбәрне үзсүзле халыкка җиткерергә кирәк булса да, аның өчен Аллаһы вәкиле булып хезмәт итү һәм үзенә бирелгән йөкләмәне үтәү зур хөрмәт булган. (Йәзәкил 3:1—3 не укы *.)

7 Бу күренештә Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре өчен мөһим сабак бар. Без дә кешеләргә җитди хәбәр җиткерәбез, әмма күпләр аңа әһәмият бирми. Мәсихче хезмәтебезне Аллаһыдан бирелгән хөрмәтле йөкләмә итеп санар өчен, безгә дә рухи яктан яхшы тукланырга кирәк. Изге Язмаларны өстен-өстен генә яки очраклы рәвештә өйрәнсәк, без Аллаһы Сүзен тулысынча үзләштерә алмаячакбыз. Изге Язмаларны укуың һәм өйрәнүең күбрәк файда китерсен өчен, син тырышлыклар куя аласыңмы? Һәм шулай ук укыганнарың турында уйланыр өчен, күбрәк вакыт бүлеп куя аласыңмы? (Мәд. 1:2, 3).

Изге Язмалар нигезендә әңгәмә башлау

8. Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә кайбер Патшалык вәгазьчеләре ничек Изге Язмалар нигезендә сөйләшү башлый?

8 Күп кенә вәгазьчеләр өчен иң кыены — әңгәмә башлау. Чыннан да, кайбер җирләрдә кешеләр белән сөйләшү башлау авыр. Кайбер вәгазьчеләр өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә үзләрен ышанычлырак хис итәр өчен, сөйләшүне яхшы уйланылган кереш сүзләрдән башлап, кешегә трактат тәкъдим итәләр. (Рамканы кара.) Трактатның исеме һәм аның төсле рәсемнәре кеше игътибарын җәлеп итәргә мөмкин, һәм без ни өчен килгәнебезне аңлатып, берәр сорау бирә алабыз. Яисә кешегә өч-дүрт трактат күрсәтеп, аны кызыксындырган трактатны сайларга тәкъдим итеп була. Әлбәттә, без трактат таратып яки аларны һәрбер ишек янында тәкъдим итеп кенә чикләнергә тиеш түгел. Безнең максатыбыз — Изге Язмалар нигезендә сөйләшү һәм соңыннан өйрәнү башлау.

9. Ни өчен яхшы әзерләнергә кирәк?

9 Һәрхәлдә, яхшы әзерләнү өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә югалып калмаска һәм уңай караш сакларга ярдәм итәчәк. Пионер булып хезмәт итүче бер абый-кардәш: «Хезмәт алдыннан яхшы әзерләнсәм, мин күбрәк шатлык табам. Шунда ук кереш сүзләремне кулланып карыйсым килә»,— дип әйткән. Икенче бер пионер болай дип әйткән: «Кешеләргә бирәсем килгән басмаларның эчтәлеген яхшы белсәм, мин аларны күтәренке рух белән тәкъдим итәм». Әлбәттә, кереш сүзләрне эчтән кабатлап әзерләнсәк, бу бик әйбәт, ә кычкырып кабатласак, бу файдалырак булачак. Бу безгә Йәһвәгә иң яхшысын бирергә ярдәм итәчәк (Көл. 3:23; 2 Тим. 2:15).

10. Вәгазь очрашуларын ничек файдалы итәргә?

10 Вәгазь өчен очрашулар һәм анда бирелгән гамәли киңәшләр өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә безгә уңышлы һәм шатлыклы булырга ярдәм итә. Әгәр көндәлек шигырь турыдан-туры вәгазьләү эше белән бәйле икән, аны укып, кыскача тикшереп чыгарга була. Әмма вәгазь очрашуын үткәрүче абый-кардәш без яшәгән җиргә туры килерлек тәкъдим итү сүзләре турында фикер алышып, аларны кабатлар өчен җитәрлек вакыт бүлеп куярга тиеш. Яисә ул көнне вәгазьдә кулланырлык өстәмә мәгълүматны карап чыгарга була. Моның барысы очрашуга килгән кардәшләргә уңышлы итеп вәгазьләргә булышачак. Яхшы әзерләнеп, өлкәннәр һәм башка абый кардәшләр вәгазь очрашуларын файда алырлык итеп үткәрерләр һәм аны үз вакытында тәмамлый алырлар (Рим. 12:8).

Тыңлый бел

11, 12. Игътибар белән тыңлый белү кеше йөрәгенә ничек тәэсир итә ала? Мисаллар китерегез.

11 Әйе, Изге Язмаларга нигезләнгән сөйләшү башлар өчен һәм кешеләрнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләр өчен, без яхшы әзерләнергә тиеш. Әмма моның өчен шулай ук кеше белән кызыксынырга да кирәк. Кешеләрне тыңлап, без аларга карата игътибарлы булганыбызны күрсәтәбез. Бер район күзәтчесе болай дип әйткән: «Кешеләрне сабырлык һәм теләк белән тыңлап, син алар белән эчкерсез кызыксынганыңны күрсәтәсең, һәм аларның синең белән сөйләшергә теләге булачак». Кеше хәленә кереп һәм аны тыңлап, без аны Изге Язмаларга нигезләнгән әңгәмәдә катнашырга дәртләндерәчәкбез. Моны аста китерелгән мисал күрсәтә.

12 «Прогрэ» дигән француз газетасында бер хатын-кызның хаты китерелә. Бу хатта әйтелгәнчә, ул хатын-кыз янына, аның өч айлык кызы үлгәннән соң берникадәр вакыт узгач, ике таныш булмаган хатын килә. «Мин аларның Йәһвә Шаһитләре икәнен шунда ук аңладым. Һәм аларны әдәпле генә куып чыгарам дигәндә алар тәкъдим иткән брошюраны күреп алдым. Бу брошюрада ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә икәне турында әйтелә иде. Шуңа күрә мин аларны өйгә чакырдым һәм аларның дәлилләре дөрес түгел икәнен исбат итәргә булдым. [...] Алар бездә бер сәгатьтән артык булдылар. Һәм мине эчкерсез игътибар белән тыңладылар. Алар киткәндә мин үземне күпкә яхшырак хис итә идем, шуңа күрә аларның кабат килүенә ризалаштым» (Рим. 12:15). Вакыт узу белән бу хатын Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Бу очрактан күренгәнчә, ул хатынга апа-кардәшләрнең әйткән сүзләре түгел, ә аларның игътибар белән тыңлаганнары тәэсир иткән.

13. Патшалык турындагы хәбәрне сөйләгәндә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

13 Кешене игътибар белән тыңлаганда, без аның авырлыкларын һәм ни өчен ул Патшалык китерәчәк котылуга мохтаҗ икәнен аңлый башлыйбыз. Бу безгә яхшы хәбәрне аның йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләргә ярдәм итә. Син тәҗрибәле вәгазьчеләрнең кешеләрне һәрвакыт игътибар белән тыңлаганын күргәнсеңдер (Гыйб. сүз. 20:5). Алар үзләре вәгазьләгән кешеләр белән эчкерсез кызыксыналар: аларның исемнәрен, адресларын истә калдырырга тырышалар һәм аларны кызыксындырган һәм борчыган нәрсәләр турында уйланалар. Әгәр кеше берәр катлаулы сорау бирсә, алар тикшерү үткәреп, тиздән кабат килергә һәм белгәннәре турында сөйләргә тырышалар. Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләгәндә алар, рәсүл Паул кебек, кеше ихтыяҗларын исәпкә алалар. (1 Көринтлеләргә 9:19—23 не укы.) Кешеләргә игътибарлы булуыбыз аларны яхшы хәбәргә җәлеп итә һәм «Аллаһыбызның шәфкатен» чагылдыра (Лүк 1:78).

Уңай караш сакла

14. Йәһвәнең сыйфатларын без хезмәттә ничек чагылдыра алабыз?

14 Йәһвә һәр кешегә ихтыяр иреге биреп, аларны хөрмәт иткәнен күрсәткән. Ул Аллаһы Тәгалә булса да, беркемне дә үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итми. Йәһвә кешеләрнең аның яратуына үз мөнәсәбәтләрен күрсәтүләрен тели, һәм аның назлы кайгыртуын рәхмәт белән кабул иткән кешеләрне фатихалый (Рим. 2:4). Кешеләргә яхшы хәбәрне җиткергәндә, без мәрхәмәтле Аллаһыбыздан үрнәк алырга тиеш (2 Көр. 5:20, 21; 6:3—6). Моның өчен безгә уңай караш сакларга һәм без яшәгән җирдәге кешеләргә карата игелекле булырга кирәк. Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итә ала?

15. a) Рәсүлләр, Гайсәнең сүзләре буенча, берәрсе яхшы хәбәрне кабул итмәсә, нәрсә эшләргә тиеш булганнар? б) Лаеклы булганнарны эзләргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

15 Гайсә үз шәкертләренә берәрсе хәбәрне кабул итмәсә, борчылмаска, ә лаеклы булганнарны эзләргә тырышырга киңәш иткән. (Маттай 10:11—15 не укы.) Әгәр без гади һәм ирешерлек максатлар куйсак, Гайсәнең киңәшен тота алабыз. Бер абый-кардәш үзен алтын эзләүче белән чагыштыра. Аның мондый яраткан сүзләре бар: «Нәкь бүген мин алтын кисәк табачакмын». Икенче абый-кардәш үзенә мондый максат куйган: «Һәр атна яхшы хәбәр белән кызыксынган кешене табып, аның янына озакка сузмыйча килеп-китәргә тырышу». Кайбер вәгазьчеләр өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә, һәр кешегә Изге Язмалардан бер шигырь булса да укырга омтылалар. Ә син үзеңә нинди максат куя аласың?

16. Моннан ары да яхшы хәбәрне вәгазьләргә нинди сәбәпләр бар?

16 Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләвебез кешеләр яхшы хәбәрне кабул итсә генә, уңышлы дип саналамы? Юк. Әлбәттә, вәгазьләү эше эчкерсез кешеләргә котылырга мөмкинлек ача, ләкин вәгазь эшенең башка мөһим яклары да бар. Вәгазьләп, без Йәһвәне яратканыбызны күрсәтәбез (1 Яхъя 5:3). Мәсихче хезмәттә катнашсак, без кешеләрнең канында гаепле булмаячакбыз (Рәс. 20:26, 27). Өстәвенә, без бозык кешеләрне: «Аның [Аллаһының] хөкем сәгате килде»,— дип кисәтәбез (Ачыл. 14:6, 7). Һәм иң мөһиме, яхшы хәбәр вәгазьләү ярдәмендә бөтен дөньяда Йәһвәнең исеме данлана (Мәд. 112:3). Шуңа күрә, кешеләр безне тыңлыймы, юкмы, моннан ары да Патшалык турындагы хәбәрне игълан итәргә кирәк. Бер дә шикләнмә, Йәһвә безнең яхшы хәбәрне вәгазьләргә бар тырышлыкларыбызны кадерли (Рим. 10:13—15).

17. Тиздән кешеләргә нәрсәне танырга туры киләчәк?

17 Күп кешеләр бүген без вәгазьләгән Патшалык турындагы хәбәргә игътибар итмәсә дә, тиздән алар моңа башкача караячаклар (Мат. 24:37—39). Йәһвә Йәзәкилне шуңа ышандырган: ул игълан иткән хөкемнәр үтәлгәндә, фетнәче Исраил йорты «үзенең арасында пәйгамбәрнең булганын» беләчәк (Йәз. 2:5). Бүген Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне халык булган җирләрдә һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьлиләр. Һәм Аллаһы бу явыз дөньяга чыгарган хөкемнәрен үтәгәндә, кешеләргә Йәһвә Шаһитләре тараткан хәбәр бердәнбер хак Аллаһыдан килгәнен һәм Шаһитләр аның вәкилләре булганнарын танырга туры киләчәк. Чыннан да, Йәһвә Аллаһыбызның шаһитләре булу һәм бу әһәмиятле вакытларда аның хәбәрен игълан итү безнең өчен зур хөрмәт! Бернинди авырлыкларга карамастан, Йәһвәнең ярдәменә таянып, өйдән-өйгә йөреп вәгазьләвебезне дәвам итик!

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Иремия 20:8б, 9а: «Йәһвә сүзе өчен мине көннәр буе хурлыйлар һәм мыскыл итәләр. Һәм мин: „Аны телгә алмаячакмын һәм аның исеменнән башка сөйләмәячәкмен“,— дип әйттем».

^ 6 абз. Йәзәкил 3:1—3: «Ул миңа болай дип әйтте: „Адәм улы, алдыңда булганны аша. Бу төргәкне аша, ә аннары бар да һәм Исраил йортына сөйлә“. Мин авызымны ачтым һәм ул миңа бу төргәкне ашарга бирде һәм әйтте: „Адәм улы, карыныңны тутыр һәм үзеңнең эчеңне мин биргән төргәк белән тукландыр“. Мин аны ашый башладым, һәм ул минем авызымда бал кебек татлы булды».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Безгә кыюлык белән вәгазьләргә нәрсә ярдәм итәчәк?

• Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә Изге Язмаларга нигезләнеп, әңгәмәне ничек башларга?

• Кешеләр белән эчкерсез кызыксынганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

• Вәгазьдә очраткан кешеләргә карата ничек уңай караш сакларга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге рамка/иллюстрация]

Изге Язмалар нигезендә әңгәмә башлау

Нәрсәдән башларга?

▪ Кеше белән исәнләшкәннән соң, трактатны тәкъдим итеп: «Бүген мин кешеләр белән бу мөһим тема турында сөйләшәм»,— дип әйт

▪ Яисә, трактатны күрсәтеп, болай дип әйтә аласың: «Мин бүген кешеләр белән кыскача гына менә мондый мөһим тема турында сөйләшәм һәм сезнең дә фикерегезне беләсе килгән иде».

Кеше трактатны алса

▪ Шунда ук кешенең карашын белер өчен, трактатның исеме белән бәйле гади генә сорау бир.

▪ Кешене игътибар белән тыңлап, аның карашын аңларга тырыш. Җавабы өчен рәхмәтеңне белдер.

Әңгәмәне дәвам итәр өчен

▪ Кешенең борчылуларын исәпкә алып, Изге Язмалардан бер яисә берничә шигырь укы һәм аларны аңлатып бир.

▪ Кеше кызыксына икән, аңа журнал, брошюра яисә китап тәкъдим ит һәм, мөмкинлек булса, Изге Язмалар өйрәнүе ничек үткәрелә икәнен күрсәт. Кабат килеп-китү турында сөйләш.