Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без курыкмадык, чөнки Йәһвә безнең белән иде

Без курыкмадык, чөнки Йәһвә безнең белән иде

Без курыкмадык, чөнки Йәһвә безнең белән иде

Эгиптия Петриду сөйләде

1972 елда, бөтен Кипр утравыннан Никосия шәһәренә Йәһвә Шаһитләре җыелдылар. Алар күп еллар Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эше белән җитәкчелек иткән Нейтан Норр кардәшнең махсус нотыгын тыңларга килделәр. Ул мине шунда ук, мин үземне таныштырганчы ук, танып алды һәм миннән: «Мисырдан яңалыклар бармы?» — дип сорады. Мин Норр кардәш белән 20 ел элек туган шәһәремдә, Александриядә, танышкан идем.

МИН Александрия шәһәрендә 1914 елның 23 гыйнвар көнендә дүрт баланың беренчесе булып тудым. Без диңгез янында үстек дип әйтеп була. Александрия ул вакытта үзенең төзелеш сәнгате һәм тарихы белән билгеле матур һәм күп милләтле шәһәр иде. Европа кешеләре һәм гарәпләр бергә яшәгәнгә күрә, без, балалар, инглиз, гарәп, итальян, француз телләрендә һәм туган грек телебездә сөйләшергә өйрәндек.

Мәктәпне тәмамлагач, мин французлар модасы йортына эшкә урнаштым. Мин бик горурлана идем, чөнки югары җәмгыять хатын кызлары өчен яңа модельләр уйлап чыгарып, бик нәфис күлмәкләр тегә идем. Шулай ук мин бик диндар кеше идем, Изге Язмаларны, андагы күп нәрсәне аңламасам да, укырга ярата идем.

Шул вакытта, 1930 елларның уртасында, мин бик яхшы яшь егетне очраттым, ул Кипрдан иде. Теодотос Петридес көрәш белән шөгыльләнә иде. Ул шулай ук оста итеп кондитер эшенә өйрәнеп, билгеле бер кондитер кибетендә эшли башлаган иде. Ул миңа, кечкенә буйлы кара чәчле кызга, шунда ук гашыйк булды. Еш кына урамнан аның миңа багышланган мәхәббәт турында грек җырлары яңгырады. 1940 елның 30 июнь көнендә без өйләнештек. Бу шатлыклы көннәр иде. Без әнием белән бер үк йортта, ләкин төрле этажларда яшәдек. 1941 елда безнең беренче улыбыз Джон туды.

Изге Язмалардагы хакыйкать белән танышабыз

Теодотосны без тоткан дин канәгатьләндермәде, һәм ул Изге Язмалар турында күп сораулар бирә иде. Миннән яшереп кенә ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Бер көнне мин бала белән өйдә утырганда, безнең ишеккә бер хатын-кыз шакыды һәм Изге Язмалар хәбәре язылган бер кәгазь бите бирде. Ихтирам йөзеннән генә мин анда язылганны укып чыктым. Аннары ул миңа Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият тәкъдим итте. Китапларны күргәч, мин аларны таныдым, чөнки шундый ук китапларны Теодотос өйгә алып кайткан иде.

«Андый китаплар бездә бар»,— дип әйтеп, аны өйгә керергә чакырдым. Аның исеме Элени Николау иде. Мин аңа күп кенә сораулар бирә башладым. Ул сабыр гына Изге Язмаларга нигезләнеп җаваплар бирде. Бу миңа бик ошады. Һәм мин бу китапта язылганны аңлый башладым. Сөйләшкәндә Элени иремнең фотосын күреп: «Мин бу кешене беләм!»— дип кычкырды. Шулай итеп Теодотосның сере ачылды. Ул миннән яшереп кенә мәсихче җыелышларга йөргән икән! Ирем өйгә кайткач, мин аңа: «Бу атнада син үткән якшәмбе көнне барган җиргә мин дә барам»,— дип әйттем.

Беренче очрашуда якынча ун кеше булды. Анда Изге Язмаларның Михей китабы каралган иде. Мин игътибар белән тыңлап, һәр сүзне йота бардым. Шул көннән башлап, һәр җомга көнне кич белән Джордж һәм Катерини Петраки безнең белән Изге Язмаларны өйрәнергә киләләр иде. Минем әтиемә һәм энеләремә бу ошамады. Ә сеңлем моңа каршы түгел иде, ләкин ул үзе Йәһвә Шаһите булып китмәде. Әнием исә чын күңелдән хакыйкатьне кабул итте. 1942 елда Александриядә әнием, Теодотос һәм мин диңгездә суга чумдырылу йоласын үттек.

Авырлыклар башлана

1939 елда Икенче бөтендөнья сугышы башланды һәм көннән-көн тормышыбыз кыенлаша барды. 1940 елларның башында немецларның Эрвин Роммель исемле генерал җитәкчелегендәге танк подразделенияләре Эль-Аламейн шәһәренә якынлаштылар. Шуңа күрә Британия гаскәрләре Александриядә тупланды. Без ашар өчен ризык әзерли башладык. Ул вакытта Сүәеш янындагы Порт-Тауфик шәһәрендә яңа кондитер кибете ачыла иде, һәм Теодотоска ул кибетнең эшен җайга салырга тәкъдим иттеләр. Шуңа күрә безгә күченеп китәргә туры килде. Анда безне грек телендә сөйләшә торган ике Йәһвә Шаһите эзли башлаган. Алар безнең адресыбызны белмәгәнгә күрә, өйдән-өйгә йөреп вәгазьләп, безне эзләргә булганнар. Һәм алар безне таптылар.

Порт-Тауфикта без Ставрос, Гула Кипрайос һәм аларның балалары Тотос һәм Георгия белән Изге Язмаларны өйрәндек. Без алар белән бик нык дуслаштык. Ставроска Изге Язмаларны өйрәнергә шулхәтле ошый иде, ул хәтта безнең поездга соңга калуыбызны теләп, өйдәге бөтен сәгатьләрне бер сәгатькә артка күчерә иде. Һәм аның тырышлыклары уңышлы булып чыкса, без аларда куна калып, төнгә кадәр өйрәнә идек.

Без Порт-Тауфикта ел ярым яшәдек. Ләкин әнием чирли башлагач, без Александриягә кире кайттык. 1947 елда ул Йәһвәгә ахырга кадәр тугры калып үлде. Һәм без тагын Йәһвәнең кулын сиздек: ул безне рухи яктан җитлеккән кардәшләр аша ныгытты. Өстәвенә, безнең миссионерларга кунакчыллык күрсәтергә мөмкинлекләребез булды. Алар билгеләнгән урыннарына барышлый Александрия портында туктый иде.

Шатлыклар һәм кайгылар

1952 елда безнең икенче улыбыз Джеймс туды. Без малайларыбызның рухи яктан үсүләрен теләдек. Шуңа күрә бездә регуляр рәвештә мәсихче очрашулар үтте, һәм безнең йортыбыз тулы вакытлы хезмәтчеләр өчен һәрвакыт ачык иде. Безнең беренче улыбыз Джон Изге Язмалардагы хакыйкатьне яратты. Ул яшүсмер чактан ук пионер хезмәтен башлады һәм кичке мәктәптә дә укыды.

Шул ук вакытта Теодотосның җитди йөрәк авыруы белән чирләгәне ачыкланды, һәм аңа эш урынын алмаштырырга киңәш иттеләр. Безнең кече улыбызга ул вакытта дүрт яшь иде. Хәзер нәрсә эшләргә? Йәһвә безне: «Курыкма, чөнки мин синең белән»,— дип ышандырмадымыни? (Ишаг. 41:10). 1956 елда безне Сүәеш каналы янында урнашкан Исмаилия шәһәренә пионерлар булып хезмәт итәргә чакырдылар. Без моңа бик шатландык! Шуннан соңгы еллар Мисырда бик авыр булды, һәм безнең кардәшләр юатуга мохтаҗ иде.

1960 елда безгә Мисырдан китәргә туры килде. Безнең һәрберебез бер чемодан гына ала алды. Без иремнең туган иленә, Кипрга күчендек. Теодотосның хәле бик авыр иде, һәм ул инде эшли алмый иде. Бер абый-кардәшебез һәм аның хатыны безне үз өйләренә яшәргә чакырдылар. Бәхетсезлеккә каршы, ике елдан соң ирем үлде, һәм мин берүзем кечкенә Джеймс белән калдым. Кипрга күченгән Джон инде өйләнгән иде, һәм аңа үзенең гаиләсе турында кайгыртырга кирәк иде.

Авыр вакытларда ярдәмсез калмадык

Шуннан соң безгә Ставрос белән Дора Каирис үзләрендә яшәргә тәкъдим иттеләр. Безнең турыда кайгыртканы өчен, мин тезләнеп Йәһвәгә рәхмәтемне белдердем (Мәд. 144:16). Бер вакыт Ставрос белән Дора үз йортларын сатып, беренче катта Патшалык Залы урнашачак йорт төзергә булдылар. Бу гаилә безнең турыда да онытмадылар: алар үзләренең яңа йорты янына минем белән Джеймс өчен ике бүлмәле корылма төзеделәр.

Вакыт узу белән Джеймс өйләнде. Алар хатыны белән, беренче балалары туганга кадәр, пионерлар булып хезмәт иттеләр. Аларның дүрт баласы бар. 1974 елда, Норр кардәш белән очрашканнан соң ике ел үткәч, Кипрда сәяси борылыш булды *. Күп кешеләргә, шул исәптән Йәһвә Шаһитләренә дә, үз йортларын ташлап, тормышларын яңа баштан башларга туры килде. Минем улым Джон да шул ук хәлне кичерде. Ул хатыны һәм өч баласы белән Канадага күчеп китте. Шулай да Кипрда Патшалык вәгазьчеләренең саны үсә барды, бу безгә шатлык китерә иде.

Пенсиягә чыккач, минем хезмәтемне киңәйтергә мөмкинлегем туды. Әмма берничә ел элек мин инсульт кичердем һәм улым Джеймс янына яшәргә күчендем. Соңрак, минем хәлем начарайгач, мине берничә атнага хастаханәгә салдылар. Аннары мин картлар йортында яши башладым. Сызлануларыма карамастан мин шәфкать туташларына, картлар йортында яшәүчеләргә һәм алар янына килүчеләргә вәгазьлим. Мин шулай ук күп укыйм һәм өйрәнәм. Рухи кардәшләр ярдәмендә мин якын тирәдә генә үткән җыелышның китап өйрәнүенә йөрим.

Картлык көнемдәге юаныч

Без Теодотос белән бергә кайчандыр Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләрдән хәбәрләр алгач, мин бик сөенәм. Аларның балаларының һәм оныкларының күбесе — кайберләре Австралиядә, Англиядә, Грециядә, Канадада һәм Швейцариядә — тулы вакытлы хезмәттә катнашалар. Джон хатыны һәм улы белән Канадада яшиләр. Аларның олы кызлары һәм ире пионерлар булып хезмәт итәләр. Ә кече кызлары һәм аның ире, Линда белән Джошуа Снейп, Галаад мәктәбенең 124 нче классына укырга чакырылдылар.

Джеймс хатыны белән Германиядә тора. Аларның ике уллары: берсе Афинадагы (Греция), икенчесе Зельтерстагы (Германия) Вефильләрдә хезмәт итәләр. Аларның кече уллары һәм шулай ук кызлары ире белән Германиядә пионерлар булып хезмәт итәләр.

Йәһвә әнием белән минем кадерле Теодотосымны терелтеп торгызгач, без аларга бик күпне сөйләячәкбез! Алар үз гаиләләренә искиткеч мирас калдырганнарын белеп, бик шатланачаклар *.

[Искәрмәләр]

^ 21 абз. «Уяныгыз» журналы (инглиз) 1974 ел, 22 октябрь, 12—15 битләрне кара.

^ 26 абз. Бу мәкалә бастырылып чыгарылырга әзерләнгән вакытта Петриду кардәш үлде. Аңа 93 яшь иде.

[24 биттәге өстәмә сүзләр]

Без тагын Йәһвәнең кулын сиздек: ул безне рухи яктан җитлеккән кардәшләр аша ныгытты

[24 биттәге карта]

(Текстны күрер өчен, басманы кара)

КИПР

НИКОСИЯ

УРТА ДИҢГЕЗ

МИСЫР

КАҺИРӘ

Эль-Аламейн

Александрия

Исмаилия

Сүәеш

Порт-Тауфик

Сүәеш каналы

[Чыганак]

Based on NASA/Visible Earth imagery

[23 биттәге иллюстрация]

Теодотос белән бергә, 1938 ел

[25 биттәге иллюстрация]

Джеймс хатыны белән

[25 биттәге иллюстрация]

Джон хатыны белән