Көринтлеләргә язылган хатлардан игътибарга лаек фикерләр
Йәһвә Сүзе тере
Көринтлеләргә язылган хатлардан игътибарга лаек фикерләр
РӘСҮЛ Паул Көринттәге җыелышның рухи иминлеге турында борчыла. Ул андагы кардәшләрнең төрле фикер каршылыклары булуын ишеткән. Җыелыш әхлаксызлыкны түзеп тора. Өстәвенә, Көринт җыелышындагы кардәшләр Паулга кайбер сораулар буенча хат язган. Шуңа күрә якынча б. э. 55 елында, үзенең өченче миссионер сәяхәте вакытында Эфестә булганда, ул көринтлеләргә үзенең беренче хатын яза.
Ә берничә айдан соң Паул көринтлеләргә үзенең икенче хатын яза. Беренче гасырда Көринт җыелышындагы һәм дөньядагы хәл күп яклардан безнең көннәрдәге хәлгә охшаш. Шуңа күрә Паулның көринтлеләргә язган хатларында безнең өчен дә файдалы киңәшләр бар (Евр. 4:12).
«ИМАНДА ТОРЫГЫЗ, УЯУ... НЫК БУЛЫГЫЗ»
«Имандашлар... барыгыз да бер сүзле булыгыз»,— дип яза Паул (1 Көр. 1:10). Мәсихче сыйфатларны бер нигездә генә төзеп була, «ә ул нигез — Гайсә Мәсих» (1 Көр. 3:11—13). Фәхешлек кыла башлаган кеше турында Паул җыелышка: «Үз арагыздан яманлык кылучыны сөрегез»,— дип яза (1 Көр. 5:13). «Тән... фәхешлек өчен түгел,— дип өсти ул,— бәлки Раббы өчен» (1 Көр. 6:13).
Ә инде аларның «язганнарына» җавап итеп, Паул никахка керү-кермәү турында төпле киңәшләр яза (1 Көр. 7:1). Башчылык принцибын, мәсихче очрашуларның үткәрү тәртибен һәм шулай ук терелтүнең булачагына дәлилләрне карап чыгып, Паул: «Иманда торыгыз, уяу, кыю һәм нык булыгыз»,— дип әйтә (1 Көр. 16:13).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
1:21— Аллаһы иман итүчеләрне коткарыр өчен, чыннан да «акылсыз дип саналганны» кулланамы? Юк. Бу «дөнья... үз зирәклеге аша Аллаһының тирән акылын танып белми». Шуңа күрә ул Аллаһының кешеләрне коткарыр өчен кулланган чараларын акылсызлык дип саный (Яхъя 17:25).
5:5— Бозык кешенең «рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару өчен [аны] шайтан кулына тапшырырга кирәк» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Гөнаһ эшләп тәүбә итмәгән кешене җыелыштан чыгаргач, ул яңадан Шайтанның бозык дөньясының өлеше булып китә (1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә аны шайтан кулына тапшыралар дип әйтеп була. Андый кешене җыелыштан чыгарганда «тән юкка чыгарыла», ягъни җыелыш начар йогынтыдан азат ителә. Нәтиҗәдә, җыелышта хөкем сөргән рух саклана (2 Тим. 4:22).
7:33, 34— Өйләнгән ирләр һәм кияүгә чыккан хатыннар кайгырта торган «дөньяви эшләр» нәрсә ул? Никахта булган мәсихчеләргә һәр көн ризык, кием һәм тору урыны турында кайгыртырга туры килә. Паул нәкъ шул гадәти көндәлек мәшәкатьләрне «дөньяви эшләр» дип атаган. Бу мәсихчеләр качарга тиеш булган дөньяның явыз эшләре түгел (1 Яхъя 2:15—17).
11:26— Мәсихнең үлемен никадәр еш һәм кайчанга хәтле билгеләп үтәргә кирәк? Паул бу шигырьдә Мәсих үлемен еш билгеләп үтәргә кирәк дип әйтмәгән. Майланган мәсихчеләр елга бер тапкыр, 14 нисан көнне, символлардан авыз иткән «саен», Раббы үлемен игълан итәләр дип әйткән ул. Алар Мәсих үлемен «Раббы килгәнгә кадәр», ягъни ул аларны күктә терелткәнче, билгеләп үтәргә тиеш (1 Тес. 4:14—17).
13:13— Мәхәббәт нинди мәгънәдә иман белән өметтән бөегрәк? «Без өметләнеп көткәннәр тормышка ашкач», иман һәм өмет элеккечә әһәмиятле булмаячак (Евр. 11:1). Мәхәббәт мәңге булачак, шуңа күрә ул иман белән өметтән бөегрәк.
15:29— «Үлеләр өчен суга чумдырылу йоласын үтү» нәрсә аңлата? Бу тереләр суга чумдырылу үтмичә үлгән кешеләр өчен суга чумдырылырга тиеш дигәнне аңлатмый. Бу шигырьдә Паул майланган мәсихчеләрнең тормыш юлы турында әйтә: аларга бу юлга басып, үлемнәренә кадәр Аллаһыга тугры булып калырга кирәк. Аннан соң алар күктә терелтеләчәк.
Безнең өчен сабаклар:
1:26—31; 3:3—9; 4:7. Без үзебезне мактамыйча, басынкы булып Йәһвә белән мактансак, бу җыелыштагы бердәмлекне ныгыта.
2:3—5. Грек философиясе һәм фән үзәге булган Көринт шәһәрендә вәгазьләгәндә, Паул анда яшәүче кешеләргә ышандырырлык итеп сөйли алырмы икәне турында борчылгандыр. Аның, бәлкем, бу шәһәрдә вәгазьләргә кирәкле белемнәре һәм сәләтләре аз булгандыр. Ләкин ул куркуга бирелмәгән һәм Аллаһы биргән хезмәтен башкарырга бернәрсәгә дә комачауларга юл куймаган. Безгә дә авыр һәм таныш булмаган шартлар Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне сөйләргә комачауларга тиеш түгел. Без дә, Паул кебек, Йәһвәнең ярдәменә өметләнә алабыз.
2:16. «Мәсихнең уй-ниятләренә» ия булыр өчен, аның фикер йөртү рәвешен белергә һәм аның кебек уйларга, шулай ук аның нинди шәхес икәнен яхшы аңлап, аның үрнәген тотарга кирәк (1 Пет. 2:21; 4:1). Шуңа күрә Мәсихнең тормышын һәм хезмәтен җентекләп өйрәнү мөһим.
3:10—15; 4:17. Безгә шәкертләр булдыру эшендә уңышлы булыр өчен, өйрәтүгә осталыгыбызны тикшерергә һәм яхшыртып торырга кирәк (Мат. 28:19, 20). Без Изге Язмалар өйрәнүче кешене яхшы өйрәтмәсәк, ул иман сынауларын кичерә алмаска мөмкин. Һәм без шулкадәр кайгырырга мөмкин, безнең котылуыбыз «ут эченнән чыккан кебек» булачак.
6:18. «Фәхешлектән качу» бу порне́йа сүзен аңлаткан эшләрдән дә һәм бу эшләргә китерә торган нәрсәләрдән дә — порнография, әхлакый бозыклык, әхлаксыз уйлар һәм флирттан — качу дигәнне аңлата (Мат. 5:28; Ягък. 3:17).
7:29. Патшалык эшләре икенче урынга күчмәсен өчен, ир белән хатын бер-берсен генә кайгыртып яшәргә тиеш түгел.
10:8—11. Исраиллеләрнең Муса белән Һаруннан зарланганнары Йәһвәне рәнҗеткән. Безгә сак булырга кирәк: бездә зарлану гадәте булмасын.
16:2. Без алдан ук ирекле иганәләргә күпме акча бирәчәгебезне планлаштырсак һәм бу акчаны регуляр рәвештә корбан итсәк, без Патшалык эшенең алга баруына булышлык күрсәтәчәкбез.
«КАМИЛЛЕККӘ ОМТЫЛЫГЫЗ»
Паул көринтлеләргә болай дип әйтә: җәза бирелгән, әмма соңыннан тәүбә иткән гөнаһ кылган кешене «гафу итегез һәм рухландырыгыз». Паулның беренче хаты көринтлеләрне көендергән булса да, ул моңа шат булган, чөнки аларның «көенүләре... [аларны] тәүбәгә китереп җиткергән» (2 Көр. 2:6, 7; 7:8, 9).
Паул көринтлеләргә: «һәрнәрсәдә... өстен булган кебек, бу игелек күрсәтүдә дә өстен булыгыз»,— дип әйтә. Үзенә каршы чыккан кешеләргә җавап биргәннән соң, ул Көринттәге мәсихчеләргә: «Сау булыгыз. Камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез»,— дигән соңгы киңәш бирә (2 Көр. 8:7; 13:11).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
2:15, 16— Ни өчен безнең турыда без «Мәсих аша бирелгән хуш ис» дип әйтеп була? Чөнки без Изге Язмалар буенча яшибез һәм андагы хәбәрне вәгазьлибез. Бозык кешеләр өчен бу «ис» җирәнгеч булып тоелса да, Йәһвә һәм эчкерсез кешеләр өчен ул — хуш ис.
5:16— Нинди мәгънәдә майланган мәсихчеләр «беркемгә дә кеше үлчәме белән карамый»? Алар кешеләргә кеше карашы белән карамыйлар һәм аларны байлыкларына, тән төсләренә, милләтләренә карап аермыйлар. Майланган мәсихчеләрне имандашлары белән рухи бәйләнешләр берләштерә. Алар өчен менә шул мөһим.
11:1, 16; 12:11— Паул көринтлеләр белән үзен акылсыз тотканмы? Юк. Ул үзенең рәсүл булырга хокукын якларга мәҗбүр булган. Шуңа күрә кайбер кешеләргә ул мактанган һәм үзен акылсыз тоткан кебек тоелган.
12:1—4— Кем «җәннәткә алынган» булган? Изге Язмаларның башка урыннарында андый күренеш турында бүтән әйтелми, һәм бу өзек Паул үзенең рәсүл булырга хокукын яклаган сүзләрне әйткәннән соң язылган. Шуңа күрә ул үзе турында әйткәндер. Рәсүл, күрәсең, «ахыр заман» вакытында мәсихчеләр тора торган рухи оҗмахны күргән (Дан. 12:4).
Безнең өчен сабаклар:
3:5. Бу шигырьдән шундый нәтиҗә ясап була: Йәһвә безне мәсихче хезмәткә үзенең Сүзе, изге рухы һәм оешмасының җирдәге өлеше аша яраклы итә (Яхъя 16:7; 2 Тим. 3:16, 17). Шуңа күрә Изге Язмаларны, аңа нигезләнгән әдәбиятны тырышып өйрәнергә, һәрвакыт изге рухны сорап дога кылырга һәм шулай ук мәсихче очрашуларга йөреп, аларда катнашырга кирәк (Мәд. 1:1—3; Лүк 11:10—13; Евр. 10:24, 25).
4:16. Йәһвә «асылыбызны... көннән-көн яңартып бара». Шуңа күрә Йәһвә биргән бар нәрсәләр белән регуляр рәвештә кулланырга кирәк. Бу шуны аңлата: без һәр көн Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгыта алган эшләрне башкарырга тиеш.
4:17, 18. Без газап чигүебез «кыска вакытлы җиңелчә» булуын истә тотсак, бу безгә сынаулар вакытында Йәһвәгә тугры булып калырга булышачак.
5:1—5. Паул бу сүзләр белән майланган мәсихчеләрнең күктә яшәргә өметләрен искиткеч итеп сурәтләгән!
10:13. Кайвакыт без вәгазьләргә ярдәм кирәк булган территориягә билгеләнергә мөмкин. Бу очраклардан тыш, безгә үз җыелышыбызның территориясендә генә вәгазьләргә кирәк.
13:5. «Иман белән яшибез микән? — дип үзебезне» тикшерү — бу тәртибебезне Изге Язмаларга туры киләме икәнен күзәтеп тору. Үз-үзебезне сынау — бу үз рухи хәлебезне тикшереп тору. Без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Мин яхшылык белән яманлыкны аера беләмме? Иманымны эшләрем белән күрсәтәмме?» (Евр. 5:14; Ягък. 1:22—25). Паулның бу киңәшен тотсак, хакыйкать юлы белән баруыбызны дәвам итәчәкбез.
[26, 27 битләрдәге иллюстрация]
«Бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (1 Көр. 11:26)