Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син кайсысының яхшырак уңыш бирәсен белмисең

Син кайсысының яхшырак уңыш бирәсен белмисең

Син кайсысының яхшырак уңыш бирәсен белмисең

«Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч, чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен... белмисең» (ВӘГ. 11:6)

1. Ни өчен үсемлекләрнең үсешен күрү таң калдыра һәм басынкы булырга этәрә?

ИГЕНЧЕГӘ сабыр булырга кирәк (Ягък. 5:7). Орлык чәчкәч, ул аның шытып чыгуын һәм үсүен көтәргә тиеш. Башта, шартлар яхшы булганда, үсентеләр әкренләп, җир йөзен тишеп чыга башлыйлар. Аннары алар башак тулы үсемлекләр булалар. Вакыт узу белән урак өсте җитә. Чыннан да, үсемлекләрнең үсеше — бу могҗиза! Бу үсешне Бирүченең кем икәнен аңлау безгә басынкы булырга булыша. Без орлыкны утыртабыз, аңа су сибә алабыз. Әмма Аллаһы гына аны үстерә ала. (1 Көринтлеләргә 3:6 ны чагыштыр.)

2. Моннан алдагы мәкаләдә каралган мисаллардан рухи үсеш турында нәрсә белдек?

2 Моннан алдагы мәкаләдә әйтелгәнчә, Гайсә Патшалык турында вәгазьләү эшен орлык чәчү белән чагыштырган. Төрле туфрак турындагы мисалда Гайсә шуңа игътибар иткән: игенче яхшы орлыклар чәчсә дә, ул өлгергәнче үсәрме-юкмы икәне кешенең йөрәк торышына бәйле (Марк 4:3—9). Төнлә йоклап, көндезен торган чәчүче турындагы мисалда Гайсә чәчүченең үсеш барышының тулысынча аңлап бетермәгәненә басым ясаган. Чөнки үсешне кеше түгел, ә Аллаһы бирә (Марк 4:26—29). Әйдәгез, Гайсәнең тагын горчица орлыгы, чүпрә һәм ятьмә турындагы өч мисалын карап чыгыйк *.

Горчица орлыгы турындагы мисал

3, 4. Горчица орлыгы турындагы мисалда Патшалык хәбәре белән бәйле нинди якларга игътибар ителә?

3 Марк китабының 4 нче бүлегендә язылган горчица орлыгы турындагы мисалда ике якка игътибар ителә: беренчедән, Патшалык турындагы хәбәрне кабул иткән кешеләрнең саны гаҗәеп үсә, икенчедән, алар яклау алалар. Гайсә болай дип әйткән: «Аллаһы Патшалыгын безгә нәрсә белән чагыштырырга һәм ничек итеп тасвирларга икән? Ул горчица орлыгы кебек. Җиргә чәчкән вакытта ул җирдәге бөтен орлыклардан да кечкенәрәк. Ә инде чәчелгән, ул, шытып чыгып, бөтен үсемлекләрдән дә зуррак булып үсәр, аңардан шундый зур ботаклар үсеп чыгар, хәтта аның күләгәсендә кошлар оя кора алырлар» (Марк 4:30—32).

4 Бу мисалда Аллаһы Патшалыгының үсеше тасвирлана. Моны Патшалык турындагы хәбәрнең таралуы һәм б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән алып мәсихче җыелышларның үсә баруы күрсәтә. Горчица бөртеге — кечкенә орлык, ул еш кына кечкенә нәрсәне символлаштыра. (Лүк 17:6 ны чагыштыр.) Әмма горчица үсемлеге 3—5 метрга кадәр үсәргә һәм зур ботаклар җибәреп, агач кебек булырга мөмкин (Мат. 13:31, 32).

5. Беренче гасырдагы мәсихче җыелышта нинди үсеш булган?

5 Мәсихче җыелышның үсеше б. э. 33 елында, якынча 120 шәкерт изге рух белән майлангач башланган. Кыска вакыт эчендә бу кечкенә җыелышка меңләгән иман итүчеләр кушылган. (Рәсүлләр 2:41; 4:4; 5:28; 6:7; 12:24; 19:20 не укы.) 30 ел эчендә рухи иген уручыларның саны шулхәтле үскән ки, хәтта рәсүл Паул Көлессәй җыелышына: «Яхшы хәбәр дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән»,— дип әйткән (Көл. 1:23). Нинди гаҗәеп үсеш!

6, 7. а) 1914 елдан башлап нинди үсеш бара? б) Киләчәктә нинди үсеш булачак?

6 1914 елда күктә Аллаһы Патшалыгы урнаштырылганнан соң горчица «агачының» ботаклары тагы да үсеп җәелгән. Аллаһы халкы Ишагыйянең: «Кечкенәдән — мең, иң әһәмиятсездән көчле халык барлыкка киләчәк»,— дигән пәйгамбәрлегенең үтәлешен күргән (Ишаг. 60:22). ХХ гасырның башында вәгазьләү эшендә майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркеме катнашкан. Алар 2008 елда җиде миллионга якын Йәһвә Шаһитенең 230 илдә һәм территориядә вәгазь эшен алып барачагын күз алдына да китерә алмаганнардыр. Чыннан да, Гайсә мисалындагы горчица орлыгының үсүе белән чагыштырырлык гаҗәеп үсеш!

7 Бу үсеш туктармы? Юк. Вакыт узу белән җирдә яшәүче һәр кеше Аллаһы Патшалыгының гражданы булачак. Патшалыкның бар дошманнары юк ителәчәк. Бу кешеләрнең тырышлыгы аркасында түгел, ә Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең җирдәге кешеләрнең эшләренә катнашканы аркасында булачак. (Данил 2:34, 35 не укы *.) Ул вакытта без Ишагыйянең башка пәйгамбәрлегенең үтәлешен күрәчәкбез: «Җир, сулар диңгезне тутыргандай, Йәһвә турында белем белән тулачак» (Ишаг. 11:9).

8. a) Гайсә мисалындагы кошлар кемне символлаштыра? б) Без бүген нәрсәдән сакланган?

8 Гайсә Патшалыкның «күләгәсендә кошлар оя кора алырлар» дип әйтә. Бу кошлар Гайсәнең төрле туфрак турындагы мисалыннан булган кошлардан аерылып торалар һәм яхшы орлыкларны чүпләп бетермиләр, шуңа күрә алар Патшалыкның дошманнары түгел (Марк 4:4). Бу мисалдагы кошлар мәсихче җыелышта яклау эзләгән эчкерсез кешеләрне символлаштыра. Ул кешеләр инде бүген үзләрен рухи яктан пычраткан гадәтләрдән һәм бу явыз дөньяның бозык эшләреннән сакланган. (Ишагыйя 32:1, 2 не чагыштыр.) Йәһвә дә Мәсих Патшалыгын агач белән чагыштырган һәм мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Аны Исраилнең биек тавында утыртырмын. Аңардан ботаклар үсеп чыгачак, ул җимешләр бирәчәк һәм мәһабәт кедр агачы булып китәчәк. Аның астында төрле кошлар яшәячәк, алар аның яфраклары күләгәсендә яшәячәк» (Йәз. 17:23).

Чүпрә турындагы мисал

9, 10. a) Гайсә чүпрә турындагы мисалында нәрсәгә басым ясаган? б) Изге Язмаларда чүпрә еш кына нәрсәне символлаштыра, һәм без нинди сорау карап чыгарбыз?

9 Үсеш һәрвакытта да кеше күзенә күренми. Үзенең чираттагы мисалында Гайсә моңа басым ясаган. Ул болай дип әйтә: «Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер хатын чүпрә белән бер капчык оннан камыр басып куйган һәм берникадәр вакыттан соң бөтен камыр кабарган» (Мат. 13:33). Чүпрә нәрсәне аңлата, һәм ул Патшалык үсеше белән ничек бәйле?

10 Изге Язмаларда еш кына чүпрә гөнаһны символлаштыра. Рәсүл Паул, Көринт җыелышындагы гөнаһ эшләүченең бозык тәэсире турында әйткәндә, «ачыткы», ягъни чүпрә, сүзен нәкъ шул мәгънәдә кулланган (1 Көр. 5:6—8). Гайсә үзенең мисалында чүпрәне берәр начар нәрсәнең үсешен сурәтләр өчен кулланганмы?

11. Борынгы Исраилдә чүпрә ничек кулланылган?

11 Бу сорауга җавап бирер өчен, өч мөһим нәрсәне игътибарга алырга кирәк. Беренчедән, Йәһвә Коткарылу бәйрәме вакытында чүпрә кулланырга рөхсәт итмәсә дә, башка вакытларда, мәсәлән, татулык корбаннары китерелгәндә, чүпрәле икмәкләрне кабул иткән. Бу бүләкләрне корбан китерүче үз теләге белән китергән һәм шуның белән Йәһвәгә аның күп фатихалары өчен рәхмәтен белдергән. Корбан китерелгән вакыттагы аш табыны катнашучыларга зур шатлык китергән (Лев. 7:11—15).

12. Изге Язмаларда бер үк сүз ничек кулланылырга мөмкин?

12 Икенчедән, бер үк сүз Изге Язмаларда начар мәгънәдә дә, яхшы мәгънәдә дә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, Шайтанның никадәр куркыныч һәм мәкерле икәнен сурәтләр өчен, 1 Петер 5:8 дә ул арыслан белән чагыштырыла. Ә Ачылыш 5:5 тә арыслан белән Гайсә чагыштырыла, анда ул «Давыт токымыннан булган Арыслан» дип атала. Бу очракта арыслан гаделлек һәм кыюлык символы булып тора.

13. Гайсә чүпрә турындагы мисалында рухи үсешнең нинди үзенчәлегенә игътибар иткән?

13 Өченчедән, Гайсә үз мисалында чүпрә бөтен камырны бозган һәм аны яраксыз иткән дип әйтмәгән. Ул икмәк салу турында әйткән. Хуҗа хатын белә торып чүпрә кушкан, һәм нәтиҗәсе яхшы булган. Чүпрә бер капчык он белән туглап куелган булган. Шуңа күрә хатын камырның ачыганын күрмәгән. Бу безгә орлык чәчеп, йокларга киткән кешене хәтерләтә. Гайсәнең сүзләре буенча, «орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли. Ул кеше моның ничек булуын белми дә» (Марк 4:27). Бу мисал белән Гайсә гади итеп кешенең күзгә күренмәгән рухи үсүен күрсәткән. Без ул үсешне, бәлки, башта күрмибездер дә, ләкин ахыр чиктә аның җимешләре күренәчәк.

14. Чүпрәнең бөтен камырны ачытканы нәрсәне күрсәтә?

14 Рухи үсеш кеше күзенә дә күренми, шулай ук ул бөтен җиргә дә тарала. Бу — чүпрә турындагы мисал аша күрсәтелгән тагын бер үзенчәлек. Чүпрә «бер капчык оннан» торган камырны кабарта (Лүк 13:21). Шулай ук Патшалык турындагы вәгазьләү эше ярдәмендә дә шәкертләрнең саны күбәя. Һәм ул шулхәтле киңәйгән ки, хәтта Патшалык турындагы хәбәр «дөньяның читенә кадәр» вәгазьләнә (Рәс. 1:8; Мат. 24:14). Патшалык эшенең үсүенә ярдәм итеп, яхшы хәбәр тарату эшендә катнашу — бу зур хөрмәт!

Ятьмә турындагы мисал

15, 16. a) Ятьмә турындагы мисалны сөйләп бирегез. б) Ятьмә нәрсәне сурәтли, һәм Гайсә Патшалык эше үсешенең нинди үзенчәлегенә игътибар иткән?

15 Шәкертләрнең санына караганда, аларның яраклы булуы мөһимрәк. Гайсә, ятьмә турында мисал китереп, Патшалык эше үсүенең бу үзенчәлегенә игътибар иткән. Ул болай дип әйткән: «Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар диңгездә ятьмә салганнар һәм аңа төрле балыклар эләккән ди» (Мат. 13:47).

16 Ятьмә Патшалык турындагы вәгазьләү эшен сурәтли. Аңа «төрле балыклар» эләгә. Гайсә болай дип дәвам иткән: «Ятьмә балык белән тулгач, алар [балыкчылар] ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып, балыкларны сайлый башлаганнар. Яхшыларын кәрзингә салганнар, ә ашарга яраксызларын исә читкә ташлаганнар. Дөнья беткәндә дә шулай булачак: фәрештәләр килеп, тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар. Аларны янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр» (Мат. 13:48—50).

17. Ятьмә турындагы мисалда әйтелгән аеру эше нинди вакытта булачак?

17 Балыкларны аеру нинди вакытта булачак? Гайсә Үзенең даны белән килеп, сарыкларны кәҗәләрдән аергандагы соңгы хөкем вакытында булачакмы? (Мат. 25:31—33). Юк. Соңгы хөкем Гайсә зур афәт вакытында килгәч булачак. Ә ятьмә мисалында әйтелгән аеру «дөнья беткәндә» бара *. Бу нәкъ без яшәгән вакытны — зур афәткә китерә торган чорны аңлата. Аеру эше бүген ничек үткәрелә?

18, 19. a) Аеру эше бүген ничек үткәрелә? б) Бар эчкерсез кешеләргә нәрсә эшләргә кирәк? (21 нче биттәге искәрмәне кара.)

18 Безнең көннәрдә миллионлаган кеше — кешелек «диңгезеннән» булган символик балык — Йәһвә җыелышына эләгә. Кайберәүләр Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсенә, башкалар безнең җыелыш очрашуларына килә, ә кемдер Изге Язмаларны өйрәнә башлый. Әмма алар барысы да чын мәсихчеләр булып китәрме? Аларны, бәлкем, «ярга тартып чыгарганнардыр» да, әмма, Гайсә сүзләре буенча, «яхшы» балыкларны гына кәрзингә, ягъни мәсихчеләр җыелышына «салачаклар». Яраксызларны исә читкә ташлыйлар — соңыннан аларны «янып торган утлы мичкә» ташлаячаклар, «мич» киләчәк юк итүне символлаштыра.

19 Яраксыз балык турында әйтсәк, бу Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, әмма вакыт узу белән өйрәнүне калдырган кешеләр. Кемдер мәсихче гаиләдә үскән, әмма Гайсә шәкерте булмаган. Андый кешеләр, бәлкем, Йәһвәгә хезмәт итәргә теләмәгән яисә Йәһвә Шаһите булып та, соңыннан хезмәтләрен калдырган * (Йәз. 33:32, 33). Димәк, бар эчкерсез кешеләргә, соңгы хөкем башланганчы, «кәрзингә», ягъни җыелышка, «салынган» булыр өчен һәм шул имин урында калыр өчен, бар тырышлыкларын куярга кирәк.

20, 21. a) Гайсәнең Патшалык эшенең үсеше турындагы ачык мисалларыннан без нәрсәгә өйрәндек? б) Син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Гайсәнең Патшалык эшенең үсеше турындагы ачык мисалларын карап чыккач, без нәрсәгә өйрәндек? Беренчедән, бүген җирдә, горчица орлыгы үскән кебек, Патшалык хәбәрен кабул иткән кешеләрнең саны гаҗәеп үсеп бара. Йәһвәнең эшен бернәрсә дә туктата алмый! (Ишаг. 54:17). Өстәвенә, горчица «агачы» күләгәсендә яклау эзләгән кешеләр рухи яктан сакланган. Икенчедән, без шуны белдек: Йәһвә генә үсеш бирә. Чүпрәнең бөтен камырны ачытканы күренмәгән кебек, бу үсеш тә һәрвакытта да күренми, ләкин ул бара. Өченчедән, Патшалык турындагы хәбәрне кабул иткән кешеләрнең барысы да «яхшы» «балык» була алмый. Гайсә сүзләре буенча, аларның кайберсе яраксыз булачак.

21 Йәһвә үз оешмасына бик күп яхшы «балыкларны» алып килә. Моны күреп, без шатланабыз! (Яхъя 6:44). Күп илләрдә гаҗәеп үсеш бара. Моның өчен бар дан Йәһвә Аллаһыга! Бу үсешне күзәтеп, Аллаһы Сүзендәге мондый әмерне тәвәккәллек белән үтик: «Орлыгыңны иртән... чәч... кайсысының яхшырак уңыш бирәсен яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең» (Вәг. 11:6).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Бу мәкаләдә Гайсәнең ачык мисалларына яңа аңлатма бирелә. Элек алар «Күзәтү манарасы» (рус) 1992 ел, 15 июнь, 17—22 нче битләрдә һәм (инглиз) 1975 ел, 1 октябрь, 589—608 нче битләрдә каралган иде.

^ 7 абз. Данил 2:34, 35: «Син карап торган арада бер таш кителеп төште, ләкин куллар ярдәмендә түгел, ул тораташның тимер белән балчыктан торган аяк табаннарына китереп сукты һәм аларны җимерде. Шулчак тимер, балчык, бакыр, көмеш һәм алтын — барысы да вакланып, җәйге ындырдагы тузан кебек булды, һәм җил аларны очырып алып китте, һәм аларның эзе дә калмады; ә тораташка китереп суккан таш бик зур тау булды һәм бөтен җирне тутырды».

^ 17 абз. Маттай 13:39—43 тә Патшалык турындагы вәгазь эшенең башка үзенчәлегенә игътибар ителсә дә, анда язылган һәм ятьмә мисалындагы вакыйгалар бу «дөнья беткәндәге» чорга кагыла. Символик балыкны аеру, орлык чәчү һәм уңыш җыю кебек, озак вакыт һәм бөтен бу чор дәвамында бара. («Күзәтү манарасы» (рус) 2000 ел, 15 октябрь, 25, 26 нчы битләр; «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап, 178—181 нче бит., 8—11 абз.).

^ 19 абз. Фәрештәләр Изге Язмалар өйрәнүен калдырган яисә Йәһвә халкы белән аралашмый башлаган һәр кешене, яраксыз балыкны кебек, читкә ташлыйлар дип әйтеп буламы? Юк! Кеше Йәһвәгә кайтырга эчкерсез теләсә, Ул аны кабул итәргә әзер (Мал. 3:7).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Горчица орлыгы мисалыннан Патшалык эшенең үсеше һәм рухи яклау турында без нәрсә белдек?

• Гайсәнең мисалындагы чүпрә нәрсәне аңлата, һәм Патшалык эше үсешенең нинди үзенчәлегенә ул басым ясаган?

• Ятьмә турындагы мисалда Патшалык эше үсешенең нинди ягына игътибар ителә?

• Без һаман да «кәрзингә салынганнар» белән бергәме? Моны ничек тикшерергә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Горчица орлыгы мисалыннан Патшалык эшенең үсеше турында без нәрсә белдек?

[19 биттәге иллюстрация]

Чүпрә турындагы мисалдан без нәрсә белдек?

[21 биттәге иллюстрация]

Яхшы балыкны яраксыздан аеру нәрсәне символлаштыра?