Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзеңә акыллы караш белән карап, шатлыгыңны сакла

Үзеңә акыллы караш белән карап, шатлыгыңны сакла

Үзеңә акыллы караш белән карап, шатлыгыңны сакла

«ТАГЫН булып чыкмады инде!» Алдан планлаштырганны үти алмагач, синең дә моңа охшаш сүзләрне күп тапкыр әйткәнең бардыр. Мәсәлән, яшь мәсихче анадан андый сүзләрне ишетеп була. Аның яңа туган сабые һәрвакыт үзенә игътибар таләп итә, шуңа күрә бу яшь әнинең рухи нәрсәләргә вакыты әз кала һәм, ул боега башлый. Башка бер, мәсихче үз гаиләсендә алган тәрбиясе аркасында үзен бернәрсәгә дә яраксыз дип санарга, җыелышта беркайчан да җитәрлек эш башкармыйм дип уйларга мөмкин. Ә олы яшьтәге бер мәсихче, бәлки, хезмәттә элеккечә катнаша алмаганга күрә, үзен бәхетсез хис итә торгандыр. «Мин пионер хезмәтен башларга дәртләндергән нотыкны ишетү белән елый башлыйм»,— дип әйтә Кристиан. Ул Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә тели, әмма гаиләсендәге шартлар аның бу теләгенең тормышка ашуына комачаулый.

Андый хисләр туганда нәрсә эшләргә? Кайбер мәсихчеләр үз шартларына дөрес караш ничек үстерә алганнар? Үзеңә акыллы караш белән карау нинди фатихалар китерә?

Үзеңә максатлар куйганда, акыл белән эш ит

Рәсүл Паул безгә, без шатлыкны югалтмас өчен, мондый сүзләр әйткән: «Һәрвакыт Раббыда куаныгыз; кабатлап әйтәм: куаныгыз! Сезнең... [«акыл белән эш итүегез», ЯД] һәркемгә мәгълүм булсын» (Флп. 4:4, 5). Аллаһыга хезмәт итү шатлык һәм канәгатьлек китерсен өчен, безгә үз-үзебезгә акыллы караш белән карарга кирәк. Әгәр без үзебезгә максатлар куйганда акыл белән эш итмәсәк, тынычлыгыбызны югалтачакбыз. Шул ук вакыт үзебезгә карата чиктән тыш «мәрхәмәтле» дә булмыйк: көчсез якларыбыз мәсихче хезмәтебездә кирәгеннән әзрәк катнашыр өчен сәбәп булып китмәсен.

Йәһвә без аңа, шартларыбыз нинди генә булмасын, иң яхшысын — ихлас күңелдән башкарылган хезмәтебезне — бирербез дип көтә (Көл. 3:23, 24). Йәһвәгә иң яхшысын бирмәсәк, без үз багышлануыбыз буенча яшәмибез (Рим. 12:1). Без, шулай ук, тирән канәгатьлек хисеннән, чын шатлыктан һәм хезмәтебезне чын күңелдән башкару китергән башка мул фатихалардан үзебезне мәхрүм итәбез (Гыйб. сүз. 10:22).

Изге Язмаларда «акыл белән эш итү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең шулай ук игътибарлы булу дигән мәгънәсе бар. Сүзгә-сүз ул «юл куючан» (ЯД, искәрмә) дигән мәгънә йөртә (Ягък. 3:17). Бу сүздә шулай ук артык таләпчән булмаска дигән фикер бар. Димәк, акыл белән эш итүче кеше үз шартларына игътибар итә. Моны эшләү авырмы? Кайбер кешеләргә, алар хәтта башкаларга карата игътибарлы булса да, авыр. Әйтик, якын дустың күп эшләр башкарганга үзен хәлсез хис итә. Әллә син аңа үзгәрешләр ясарга кирәк дип әйтмәссеңме? Нәкъ шулай ук үзебезгә дә мөмкинлекләребезнең чикле булуын күрергә өйрәнергә кирәк (Гыйб. сүз. 11:17).

Әгәр без бик таләпчән әти-әниле гаиләдә үскән булсак, үз мөмкинлекләребезгә акыллы караш белән карау аеруча авыр булырга мөмкин. Кайберәүләр балачакларында әти-әнинең яратуын яулап алыр өчен бик күп көч кирәк дип уйлагандыр. Без дә андый гаиләдә тәрбияләнгән булсак, Йәһвәнең безгә карата мөнәсәбәте турында хаталы фикер йөртергә мөмкин. Йәһвә без аңа чын күңелдән хезмәт иткәндә безне ярата. Аллаһы Сүзендә Йәһвә «безнең нәрсәдән торганыбызны белә, туфрак икәнебезне онытмый» дигән сүзләр язылган (Мәд. 102:14). Ул безнең сәләтләребезне һәм яшәгән шартларыбызны белә һәм без аңа ашкынып хезмәт иткәндә, инде моның өчен генә, безне ярата. Безнең Аллаһыбыз таләпчән назир түгел икәнен истә тоту үз чикләребезне күрергә һәм үзебезгә чиктән тыш таләпчән булмаска булышачак (Мих. 6:8).

Шулай да кайбер кешеләргә мондый акыллы караш үстерү авыр. Сиңа да бу авыр бирелә икән, сине яхшы белгән тәҗрибәле мәсихчедән ярдәм сора (Гыйб. сүз. 27:9). Әйтик, син гомуми пионер булып хезмәт итәргә телисең. Бу искиткеч максат! Сиңа бу максатка ирешү авырмы? Сиңа, бәлки, тормышыңны гадиләштерергә кирәктер. Ә бәлки, ышанычлы мәсихче дустың белән сөйләшеп алу файдалы булыр: ул сиңа гаиләңдәге бар бурычларыңны исәпкә алып пионер хезмәтен башлау турында киңәш бирер. Ул сиңа синең өчен бу максат ирешерлек яки аңа ирешер өчен нинди үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен күрергә булышачак. Ә ир кеше хатынына үз хезмәтенең дөрес графигын төзергә булыша ала. Мәсәлән, ул аңа күбрәк хезмәт итү планлаштырылган ай алдыннан әз генә ял итеп алырга киңәш бирә ала. Бу аның хатынына көч өстәячәк һәм хезмәтендә шатлыгын сакларга булышачак.

Эшли алганыңны эшлә

Картлык яки начар сәламәтлек хезмәтебезне чикләргә мөмкин. Әти-әниләр балаларга күп вакыт һәм көч киткәнгә күрә шәхси өйрәнү һәм җыелыш очрашулары аларга әз файда китерә дип санарга мөмкин. Ләкин ирешмәслек максатлар турында уйлау кайвакыт без эшли алганны күрергә комачаулый. Синең дә андый хәлгә эләккәнең бармы?

Берничә мең ел элек бер левиле тормышка ашмаячак теләге турында әйткән. Аңа инде зур хөрмәт күрсәтелгән булган: һәр ел ике атна дәвамында ул гыйбадәтханәдә хезмәт иткән. Әмма ул корбан китерү урыны янында өзлексез хезмәт итәргә теләгән, һәм бу, әлбәттә, мактаулы (Мәд. 83:2—4). Бу тугры хезмәтчегә канәгать булырга нәрсә булышкан? Ул гыйбадәтханәнең ишегалдында хәтта бер генә көн булу да — бу инде үзе зур хөрмәт икәнен аңлаган (Мәд. 83:5, 6, 11). Шуңа күрә ирешә алмаслык максатлар турында уйланыр урынына, безгә хәзер нәрсә эшли алабыз икәнен күрергә һәм бу эшебезне кадерләргә кирәк.

Канадада яшәүче Нерланд исемле апа-кардәшебез мисалын карап чыгыйк. Ул инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр һәм үзен әз хезмәт итә торган вәгазьче дип санаган. Әмма ул үз хәленә башкарак караган һәм якындагы сәүдә үзәген үзенең шәхси вәгазьләү территориясе дип саный башлаган. Ул болай ди: «Мин инвалид коляскасында сәүдә үзәгендәге эскәмия янында утырам. Кешеләр утырып әз генә ял итеп алырга килгәч, мин аларга вәгазьлим, һәм бу мине куандыра». Хезмәтнең бу мөһим төрендә катнашу Нерландка зур канәгатьлек китерә.

Кирәк булса, үзгәрешләр яса

Җилкәнле көймә җил җилкәннәренә өргәндә зур тизлек белән бара. Ләкин көймә рулендә торучы кеше шторм башланганда җилкәннәрне аска төшерергә мәҗбүр. Ул штормны тынычландыра алмаса да, җилкәннәрне төшереп көймә белән идарә итә ала. Без дә еш кына тормышыбызда «штормга» эләгәбез. Әмма физик һәм эмоциональ көчебезне акыл белән кулланып, без үз тормышыбыз белән «идарә итә» алабыз. Яңа туган шартларга карап, үзгәрешләр ясау безгә хезмәтебездән канәгать булырга һәм шатлык сакларга булышачак (Гыйб. сүз. 11:2).

Берничә мисал карап чыгыйк. Әгәр без тиз аручан кеше икән, безгә, бәлки, иртән вәгазьләү яхшы булыр. Ул чакта безнең кич белән җыелышка барыр өчен көчебез булачак, һәм без рухи программадан һәм аралашудан күбрәк файда алачакбыз. Әйтик, әни кеше баласы авырганга өйдән-өйгә вәгазьләүдә катнаша алмый. Ул чакта ул апа-кардәшне үз йортына чакырып, алар бала йоклаган вакытта телефон аша вәгазьли алалар.

Әйтик, синең шартларың сиңа җыелыш очрашуында каралачак бар материалны өйрәнергә мөмкинлек бирми. Ул чакта күпме әзерли аласың, шулкадәр материалны тырышып әзерлә. Андый үзгәрешләр бәхетле булырга һәм хезмәттә актив катнашырга булыша.

Үз максатларыбызны үзгәртер өчен тәвәккәллек һәм тырышлык кирәк. Мәсәлән, Франциядә яшәүче Серж белән Аньега үз планнарын кискен үзгәртергә туры килгән. «Аньеның балага узганын белгәч, миссионер булырга хыялларыбыз шунда ук җимерелеп төште»,— дип сөйли Серж. Хәзер ул ике матур кыз бала атасы. Алар үзләренә яңа максат куйганнар. Серж болай дип сөйли: «Чит илдә хезмәт итә алмаганга күрә, без үз илебездә миссионерларча хезмәт итәргә булдык. Шуңа күрә без чит телдә сөйләшә торган төркемгә йөри башладык». Бу аларга фатихалар китергәнме? «Без үзебезне җыелышта бик файдалы кешеләр итеп сизәбез»,— дип әйтә Серж.

Шул ук илдә яшәүче Одиль исемле апа-кардәшкә 70 тән артык яшь һәм аның тезләре остеоартриттан сызлый. Шуңа күрә ул озак вакыт басып тора алмый. Ул бик нык кайгырган, чөнки начар сәламәтлек аркасында өйдән-өйгә вәгазьли алмаган. Әмма ул бирешмәгән һәм телефон аша хезмәт итә башлаган. Ул болай ди: «Бу шулхәтле җиңел һәм шулхәтле күп шатлык китерә! Мин болай булыр дип уйламаган идем дә». Вәгазьләүнең яңа төрен сайлап, ул хезмәт итәргә теләген яңарткан.

Акыл белән эш итү фатихалар китерә

Үз көчебезгә дөрес бәя бирергә өйрәнеп, без үзебезне өмет өзелүдән саклыйбыз. Максатлар куйганда акыл белән эш итеп без, мөмкинлекләребез чикле булса да, канәгатьлек кичерәбез. Шулай эшләп без хәтта кечкенә уңышларыбызга да шатланачакбыз (Гәл. 6:4).

Үзебезгә дөрес караш белән карасак, без имандашларыбызга да күпкә игътибарлырак булырбыз. Аларның чикле мөмкинлекләрен исәпкә алып, без аларның безнең хакка эшләгәннәре өчен һәрвакыт рәхмәтле булырбыз. Безгә күрсәтелгән һәркайсы ярдәм өчен рәхмәт белдереп без хезмәттәшлек рухына үз өлешебезне кертәбез һәм бер-беребезне тагы да ныграк хөрмәт итеп яшибез (1 Пет. 3:8). Шуны истә тотыйк: безнең яратучан Атабыз Йәһвә бездән без булдыра алмаганны беркайчан да таләп итми. Акыл белән эш итсәк һәм ирешерлек максатлар куйсак, безнең хезмәтебез безгә күбрәк канәгатьлек һәм шатлык китерәчәк.

[29 биттәге өстәмә сүзләр]

Аллаһыга хезмәт итү шатлык һәм канәгатьлек китерсен өчен, безгә үз-үзебезгә акыллы караш белән карарга кирәк.

[30 биттәге иллюстрация]

Нерланд хезмәттә көченнән килгәнне эшләп, шатлык кичерә

[31 биттәге иллюстрация]

Җилкәннәр белән идарә итәргә өйрән

[Чыганак]

© Wave Royalty Free/age fotostock

[32 биттәге иллюстрация]

Серж һәм Анье үзләренә яңа максатлар куеп фатихалар алганнар