Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Үстерүче Аллаһы гына мөһим»

«Үстерүче Аллаһы гына мөһим»

«Үстерүче Аллаһы гына мөһим»

«Утыртучы да, су сибүче дә түгел, бәлки үстерүче Аллаһы гына мөһим» (1 КӨР. 3:7).

1. Нинди эштә без «Аллаһының хезмәттәшләре»?

«АЛЛАҺЫНЫҢ хезмәттәшләре». Паул шундый хөрмәтле исем белән Йәһвә биргән эшне башкаручы кешеләрне атаган. (1 Көринтлеләргә 3:5—9 ны укы.) Паул сүзләре буенча, без шәкертләр булдыру эшендә катнашып, Аллаһы белән хезмәттәшлек итәбез. Ул бу эшне орлык чәчү һәм аңа су сибү белән чагыштыра. Бу мөһим эштә уңышлы булыр өчен, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк, чөнки, Паул әйткәнчә, Ул гына бар нәрсәне үстерә.

2. Ни өчен бар нәрсәне Аллаһы үстерә икәнен аңлау хезмәтебезгә дөрес караш белән карарга ярдәм итәчәк?

2 Моны аңласак, без хезмәтебезгә дөрес караш белән караячакбыз. Без вәгазь һәм өйрәтү эшендә тырышып катнашабыздыр, ләкин ахыр чиктә шәкертләрнең рухи үсеше өчен бөтен дан Йәһвәгә була. Ни өчен? Чөнки без бу үсешнең барышын тулысынча аңлап бетермибез һәм бу үсешкә берничек тә тәэсир итә алмыйбыз. Шундый ук фикерне Сөләйман патша да белдергән. Ул: «[Син] һәр нәрсәне Барлыкка Китерүче Алланың... эшләрен белә алмыйсың»,— дип әйткән (Вәг. 11:5).

3. Орлык чәчү һәм шәкертләр булдыру эшенең нинди охшаш яклары бар?

3 Рухи үсешнең барышын аңламыйбыз икән, бу безне күңелсезләндерергә тиешме? Юк. Киресенчә бу хезмәтебезне кызыклы һәм мавыктыргыч итә. Сөләйман патша болай дигән: «Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч, чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең» (Вәг. 11:6). Чыннан да, орлык утыртканда, без аның кайда тишелеп чыгачагын яки ул гомумән шытып чыгармы икәнен белмибез. Күп нәрсә бездән тормый. Шәкертләр булдыру эше турында да шуны ук әйтеп була. Гайсә ике ачык мисал китереп, моңа басым ясаган. Алар Марк бәян иткән Яхшы хәбәрнең 4 нче бүлегендә язылган. Бу ике мисалдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Төрле туфрак

4, 5. Гайсәнең орлык чәчүче турындагы ачык мисалын сөйләп бирегез.

4 Марк 4:1—9 да Гайсә орлык чәчүче турында сөйли: «Тыңлагыз: менә чәчүче чәчәргә чыккан. Ул чәчкәндә, орлыкларының бер өлеше юл буена төшкән; кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр. Башка бер өлеше туфрагы аз булган ташлы урынга төшкән; орлык тирән ятмаганга күрә, тиз шытып чыккан. Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамыры булмаганлыктан, үсентеләр шиңеп төшкән. Орлыкларның башкалары күгәнлеккә төшкән; күгән куаклары үсеп, аларны басып киткәнгә, алар башак бирмәгәннәр. Ә инде башка орлыклар исә уңдырышлы җиргә төшкән; алар үсеп күтәрелгән һәм утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш биргән».

5 Изге Язмалар язылган вакытта орлыкларны гадәттә кул белән чәчкәннәр. Орлык чәчүче орлыкларны кием бөрмәсенә яки кечкенә капчыкка салып, аларны киң һәм иркен хәрәкәтләр белән чәчкән. Гайсә мисалындагы чәчүче орлыкларны белә торып төрле туфракка чәчәме? Юк, алар төрле туфракка очраклы рәвештә төшә.

6. Гайсә чәчүче турындагы мисалны ничек аңлатып биргән?

6 Безгә бу мисалның мәгънәсе турында уйлап торасы юк. Гайсә аны Марк 4:14—20 дә үзе болай дип аңлаткан: «Чәчүче сүз чәчә. Юл буена төшкән орлыклар — чәчкән вакытта ишетүче кешеләр ул, әмма шайтан, килеп, күңелләренә салынган сүзне шунда ук алып китә. Ташлы урынга чәчелгәне исә — сүзне ишетү белән, шатланып кабул итүчеләр. Әмма аларның тамырлары булмаганлыктан, алар сүзне вакытлыча гына тоталар. Сүз аркасында кайгы яки эзәрлекләүләр булса, алар бик тиз чигенәләр. Ә башкалары, күгәнлеккә чәчелгән орлык кебек, сүзне ишетәләр. Әмма тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгу һәм башка теләкләр аларга үтеп кереп, ишетелгән сүзне басып китәләр һәм сүз уңыш бирми. Ә инде уңдырышлы җиргә чәчелгәннәре исә — сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр: алар утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш бирәләр».

7. Орлык һәм төрле туфрак нәрсәне аңлата?

7 Игътибар ит, Гайсә орлыкларның төрле булуы турында түгел, ә төрле туфрак турында әйтә. Чәчүче бер төрле орлыкны чәчә, әмма нәтиҗәсе төрле була. Кайбер орлыклар — юл буена, тапталган җиргә, икенчеләре — ташлы, туфрак аз булган урынга, өченчеләре исә күгәнлеккә төшә. Шулай да кайбер орлыклар яхшы, уңдырышлы җиргә төшә (Лүк 8:8). Орлык нәрсә ул? Ул — Аллаһы Сүзендәге Патшалык турындагы хәбәр (Мат. 13:19). Ә төрле туфрак нәрсә ул? Бу хәбәрне төрлечә кабул иткән, төрле йөрәк торышы булган кешеләр. (Лүк 8:12, 15 не укы.)

8. a) Чәчүче кем ул? б) Ни өчен кешеләр Патшалык турындагы хәбәрне төрлечә кабул итә?

8 Чәчүче кем ул? Ул Аллаһының хезмәттәшләрен символлаштыра, алар Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәләр. Алар, Паул белән Апуллус кебек, утырталар һәм су сибәләр. Әмма алар тырышып эшләсәләр дә, нәтиҗәсе төрле була. Ни өчен? Чөнки хәбәрне ишетүче кешеләрнең йөрәк торышы төрле. Гайсәнең мисалыннан шунысы күренә: чәчүче орлыкны чәчкәннән соң, аның үсешенә тәэсир итә алмый. Бу фикер Аллаһының тугры хезмәтчеләрен, аеруча күп еллар, бәлки, дистәләгән еллар дәвамында, нәтиҗәсез кебек тоелган хезмәттә катнашкан мәсихчеләрне юата *.

9. Рәсүл Паул белән Гайсә нинди юанычлы фикергә игътибар иткәннәр?

9 Чәчүче үз эшен тырышып эшлиме яисә юкмы — бу аның хезмәтенең нәтиҗәләре белән бәяләнми. Моңа рәсүл Паул болай дип басым ясаган: «Һәркайсы савабын үзенең хезмәтенә карап алачак» (1 Көр. 3:8). Бүләк хезмәтнең нәтиҗәләре буенча түгел, ә хезмәткә карап биреләчәк. Гайсә дә бу фикергә игътибар иткән. Бервакыт аның шәкертләре хезмәттән шатланып кайтканнар. Алар Гайсәгә: «Синең исемеңне кулланганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына»,— дигәннәр. Әмма Гайсә аларга: «Рухларның сезгә буйсынуына түгел, бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылганлыгына шатланыгыз»,— дип әйткән (Лүк 10:17—20). Чәчүченең хезмәте күп уңышлар китермәсә дә, бу аның тырыш түгел икәнен яисә иманы аз икәнен аңлатмый. Кешеләр Патшалык турындагы хәбәрне тыңлармы яисә юкмы, бу күп очракларда аларның йөрәк торышына бәйле. Ләкин нәтиҗәдә орлыкны Аллаһы үстерә!

Сүз ишетүчеләрнең җаваплылыгы

10. Сүз ишетүченең йөрәге нинди туфрак булачагын кем сайлый?

10 Ә сүзне ишетүчеләр турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы аларның Патшалык турындагы хәбәргә күрсәтәчәк мөнәсәбәтен алдан билгеләгәнме? Юк. Аларның йөрәкләре уңдырышлы туфрак булырмы яисә юкмы, моны алар үзләре сайлый. Әйе, кешенең шартлары һәм йөрәк торышы яхшы яки начар якка үзгәрә ала (Рим. 6:17). Гайсә үзенең мисалында кайберәүләр «сүзне ишетү белән» Шайтан килеп сүзне алып китә дип әйткән. Әмма башкача да булырга мөмкин. Ягъкуб 4:7 дә мәсихчеләргә: «Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар»,— дигән киңәш бирелә (Ягък. 4:7). Гайсә башкалар турында алар сүзне ишетү белән, аны шатланып кабул итәләр, әмма аларның «тамырлары булмаганлыктан», алар бик тиз чигенәләр дип әйтә. Аллаһы исә үзенең хезмәтчеләрен «тамыр җәергә һәм ныгып урнашкан хәлдә... Мәсих мәхәббәтенең киңлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча төшенергә... һәм кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне белергә» өнди (Эфес. 3:17—19; Көл. 2:6, 7).

11. Тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгу ишетелгән сүзне басып китмәсен өчен, нәрсә эшләргә?

11 Башкалар «тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгуга... [үзләренә] үтеп кереп, ишетелгән сүзне басып китәргә» ирек бирәләр (1 Тим. 6:9, 10). Моны ничек булдырмаска? Рәсүл Паул болай дип җавап бирә: «Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: „Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам“,— дигән» (Евр. 13:5).

12. Ни өчен «уңдырышлы җиргә чәчелгәннәр» төрле уңыш китерә?

12 Ахырда Гайсә «уңдырышлы җиргә чәчелгәннәре... утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш бирәләр» дип әйтә. Бу кешеләрнең йөрәкләре яхшы, алар җимеш китерәләр, әмма аларның һәрберсе вәгазь эшенә үз шартларына карап төрле өлешен кертә. Мәсәлән, кайберәүләр олы яшь яки начар сәламәтлекләре аркасында теләгәнчә вәгазьли алмыйлар. (Марк 12:43, 44 не чагыштыр.) Һәм чәчүче бу хәлгә берничек тә тәэсир итә алмый диярлек, ләкин ул Йәһвәнең орлыкны үстергәнен күреп шатлана. (Мәдхия 125:5, 6 ны укы.)

Чәчүче йоклый

13, 14. a) Гайсәнең орлык чәчүче кеше турындагы мисалын кыскача сөйләп бирегез. б) Чәчүче кем ул, һәм орлык нәрсә ул?

13 Марк 4:26—29 да чәчүче турында тагын бер мисал китерелә: «Аллаһы Патшалыгы нинди ул? Ул болай булыр: кеше җиргә орлык чәчә. Төнлә йоклап, көндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли. Ул кеше моның ничек булуын белми дә. Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта сабак үстерә, аннары башагы, аннары башак тулы орлык була. Ә инде ашлык өлгерү белән кеше кулына урак ала, чөнки ашлык уру вакыты җиткән була».

14 Чәчүче кем ул? Христиан дөньясының кайбер белгечләре аны Гайсә дип саный. Әмма Гайсә йоклый һәм орлык үсешенең барышын белми дип әйтеп буламы? Юк. Гайсә, һичшиксез, бу үсешнең барышын белә! Беренче мисалдагы кебек, бу ачык мисалдагы чәчүче — вәгазь эшендә ашкыну белән катнашып, Патшалык орлыгын чәчкән һәрбер вәгазьче. Җиргә чәчелгән орлык — бу алар вәгазьләгән сүз *.

15, 16. Гайсә чәчүче турындагы мисалда орлык үсеше һәм рухи үсешнең нинди үзенчәлегенә игътибар иткән?

15 Гайсәнең сүзләре буенча, чәчүче «төнлә йоклап, көндезен тора». Әмма бу сүзләр чәчүче үз эшенә ваемсыз карый дигәнне аңлатмый. Гайсә күпчелек кеше алып барган гадәти яшәү рәвешен сурәтли. Монда сүз билгеле бер вакыт дәвамындагы көндезге эшнең һәм төнге ялның өзлексез алмашынуы турында бара. Гайсә ул вакыт дәвамында «орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли» дип әйтә. Әмма чәчүче, Гайсә сүзләре буенча, «моның ничек булуын белми». Бу мисалның мәгънәсе шул: орлык үзеннән-үзе үсә, «җир үзеннән-үзе уңыш бирә» *.

16 Гайсәнең бу сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән? Ул орлыкның үсешенә һәм аның әкренләп кенә үсүенә игътибар иткән. «Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта сабак үстерә, аннары башагы, аннары башак тулы орлык була» (Марк 4:28). Орлык әкренләп үсә. Бу үсешне тизләтеп булмый. Шәкертләрнең рухи үсеше турында да шуны ук әйтеп була. «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган» кешеләр рухи яктан әкренләп, ягъни Йәһвә аларның йөрәгендә хакыйкатькә үсәргә ирек биргән дәрәҗәдә үсә (Рәс. 13:48; Евр. 6:1).

17. Чәчүче нинди мәгънәдә уру вакытында катнаша?

17 Чәчүче нинди мәгънәдә «ашлык өлгерү белән» уру вакытында катнаша? Йәһвә яңа шәкертләрнең йөрәгендә Патшалык турындагы хакыйкатькә үсәргә ирек бирә, һәм, алар рухи яктан билгеле дәрәҗәдә җитлеккәч, Аллаһыны ярату аларны үз тормышларын аңа багышларга дәртләндерә. Алар үз багышлануларын суга чумдырылу йоласын үтеп символлаштыралар. Рухи яктан җитлегүләрен дәвам иткән кардәшләргә вакыт узу белән җыелышта күбрәк җаваплы вазифалар бирелә. Патшалык җимешен җыюда чәчүче дә һәм шулай ук яңа шәкерткә үсеш биргән орлыкны чәчмәгән башка вәгазьчеләр дә катнаша (Яхъя 4:36—38 не укы.) Чыннан да, «чәчүче белән уручы бергә куана».

Безнең өчен сабаклар

18, 19. a) Гайсәнең мисалларын карап чыгу сине ничек ныгытты? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Марк бәян иткән Яхшы хәбәрнең 4 нче бүлегендә язылган ике ачык мисалдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Без ачык итеп шуны күрәбез: Патшалык орлыгын чәчү — бу безнең бурычыбыз. Бу эшне башкарырга безгә бернәрсә дә комачауларга тиеш түгел (Вәг. 11:4). Без шуны да аңлыйбыз: Аллаһының хезмәттәшләре булу — бу зур хөрмәт. Йәһвә генә безнең тырышлыкларыбызны һәм Патшалык турындагы хәбәрне кабул иткән кешеләрнең тырышлыкларын фатихалап, рухи яктан үсеш бирә. Без кешене рухи яктан үсәргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Һәм кеше рухи яктан әкрен үссә я гел үсмәсә, безгә төшенкелеккә бирелергә яки кайгырырга кирәк түгел. Без Йәһвәгә тугры булсак һәм ул безгә «барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләргә кушкан хөрмәтле эшне тугры үтәсәк, хезмәттә уңышлы булачакбыз (Мат. 24:14). Моны белү безне юата.

19 Патшалык эше һәм яңа шәкертләрнең үсеше турында Гайсә тагын нәрсәгә өйрәткән? Без моны чираттагы мәкаләдән белербез. Анда Гайсәнең башка ачык мисаллары каралачак. Алар Инҗилнең беренче дүрт китабында язылган.

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Георг Фьёльнир Линдалның Исландиядәге хезмәте турында «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» (рус) 2005 ел, 210, 211 нче битләрдә укыгыз. Шулай ук Ирландиядә күп еллар вәгазьләгән, әмма үз хезмәтләренең җимешләрен күрмәгән тугры Шаһитләр турында «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» (инглиз) 1988 ел, 82—99 нчы битләрдә укыгыз.

^ 14 абз. Бу журналда элек аңлатылганча, орлык кешенең сыйфатларын символлаштыра, алар тышкы шартлар йогынтысы астында үсә һәм аларны яхшыртырга кирәк. Әмма шунысын әйтергә кирәк: Гайсәнең мисалындагы орлык бозылмый һәм черек җимеш китерми. Ул өлгергәнче үсә. («Күзәтү манарасы» (инглиз) 1980 ел, 15 июнь, 17—19 нчы битләрне кара.)

^ 15 абз. «Үзеннән-үзе» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе тагын Рәсүлләр 12:10 да очрый. Анда: «Капка үзеннән-үзе ачылды»,— дип әйтелгән.

Хәтерлисезме

• Орлык чәчү һәм Патшалык турындагы хәбәрне тарату кайсы яклары белән охшаш?

• Йәһвә Патшалык вәгазьчесе тырышып хезмәт итәме яисә юкмы икәнен нәрсәгә карап бәяли?

• Гайсә орлык үсеше һәм рухи үсешнең нинди үзенчәлегенә игътибар иткән?

• Чәчүче белән уручы ничек бергә куана?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Ни өчен Гайсә Патшалык вәгазьчесен чәчүче белән чагыштырган?

[15 биттәге иллюстрацияләр]

«Уңдырышлы җиргә чәчелгәннәр» Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләр өчен, көчләреннән килгәнне эшлиләр

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Бар нәрсәне Аллаһы үстерә