Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә тугрылыклы бул

Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә тугрылыклы бул

Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә тугрылыклы бул

«Мин Синең чынлыгыңда йөрермен, исемеңнән куркып, күңелем сөенсен әле [«исемеңнән куркыр өчен, минем йөрәгемне бер бөтен ит», ЯД]» (МӘД. 85:11).

1, 2. Мәдхия 85:2, 11 буенча, безгә, сынаулар һәм вәсвәсәләр белән очрашканда, Йәһвәгә тугры булып калырга нәрсә ярдәм итәчәк? б) Бөтен йөрәгебез Йәһвәгә тугрылыклы булсын өчен, кайчан тырышырга кирәк?

НИ ӨЧЕН күп еллар, эзәрлекләүләр вакытында яки төрмәдә утырган чакта, Йәһвәгә тугрылыклы булган кайбер мәсихчеләр соңрак мал-мөлкәт җыю я әхлаксызлык тозагына эләккәннәр? Еш кына моның сәбәбе кешенең эчке асылы, символик йөрәге булган. Мәдхия китабының 85 нче бүлеге буенча, тугрылыклы булу бер бөтен, ягъни бүленмәгән йөрәк белән бәйле. «Минем җанымны сакла, чөнки мин Синең алдыңда яхшылык кына кылам. Әй Алла, Сиңа өметләнүче бәндәңне коткар»,— дип дога кылган мәдхия җырлаучы Давыт. Ул шулай ук болай дип сораган:«Әй Раббы, мине Үз юлыңа бастыр, һәм мин Синең чынлыгыңда йөрермен, исемеңнән куркып, күңелем сөенсен әле [«исемеңнән куркыр өчен, минем йөрәгемне бер бөтен ит», ЯД]» (Мәд. 85:2, 11).

2 Әгәр без Йәһвәгә бөтен йөрәгебез белән өметләнмәсәк, мәшәкатьләр һәм омтылышлар җиңел генә хак Аллаһыга тугрылыгыбызны какшатачак. Эгоистик теләкләр юлда яшерелгән миналарга охшаш. Без авыр шартларда Йәһвәгә тугры булып кала алсак та, аннары Шайтанның тозагына эләгергә мөмкин. Шуңа күрә инде бүген, сынаулар һәм вәсвәсәләр белән очрашканчы, бөтен йөрәгебез белән Йәһвәгә тугрылыклы булырга тырышырга кирәк. Бу бик мөһим! «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 4:23). Бу яктан без Аллаһының Яһүдиядән булган пәйгамбәре мисалыннан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Ул пәйгамбәрне Йәһвә Исраилнең патшасы Йәрихәбәм янына җибәргән.

«Мин сиңа бүләк бирермен»

3. Йәрихәбәм, Аллаһы пәйгамбәре җиткергән куркыныч хәбәрне ишеткәч, үзен ничек тоткан?

3 Аллаһы пәйгамбәре ун буынлы төньяк патшалыкта, Исраилдә, бозауга табынуны гамәлгә керткән Йәрихәбәм патшага куркыныч хәбәр әйтә. Патшаның бик нык ачуы килә. Ул үзенең кешеләренә пәйгамбәрне тотып алырга куша. Ләкин Йәһвә үз хезмәтчесен яклый. Патшаның пәйгамбәргә таба сузылган кулы шунда ук корый, ә ялган илаһларга куелган корбан китерү урыны ярыла. Йәрихәбәмнең пәйгамбәргә карата мөнәсәбәте шунда ук үзгәрә. Ул пәйгамбәрдән: «Минем кулым савыксын өчен, үз Аллаһың Йәһвәнең йөзен йомшартчы һәм минем турыда дога кылчы»,— дип ялварып сорый. Пәйгамбәр дога кыла, һәм патшаның кулы савыга (3 Пат. 13:1—6).

4. а) Ни өчен патшаның тәкъдиме аша пәйгамбәрнең тугрылыгы сыналган? б) Пәйгамбәр нәрсә дип җавап биргән?

4 Шуннан соң Йәрихәбәм хак Аллаһының пәйгамбәренә болай дип әйтә: «Минем йортыма барыйк, бераз ашап алырсың, һәм мин сиңа бүләк бирермен» (3 Пат. 13:7). Пәйгамбәр хәзер нәрсә эшләр? Патшага Йәһвәнең хөкемен әйткәннән соң, ул аның чакыруын кабул итәргә тиешме? (Мәд. 118:113). Яисә аңа, патша тәүбә иткән кебек тоелса да, аның тәкъдимен кире кагарга кирәкме? Йәрихәбәм, һичшиксез, бай кеше һәм үзе хуплаган кешене юмарт итеп бүләкли ала. Әгәр дә Аллаһының пәйгамбәре яшертен генә үз йөрәгендә байлык ярату теләге үстергән булса, патшаның тәкъдиме аның өчен вәсвәсә булыр иде. Әмма Йәһвә аңа: «Икмәк тә ашама, су да эчмә һәм килгән юлың белән кире кайтма»,— дип боерган. Шуңа күрә пәйгамбәр икеләнмичә патшага болай дип әйтә: «Син миңа йортыңның яртысын бирсәң дә, мин синең белән бармас идем һәм бу урында ашамас идем һәм су да эчмәс идем». Һәм ул Бәйтелдән икенче юл белән китә (3 Пат. 13:8—10). Бөтен йөрәк белән Йәһвәгә тугрылыклы булу нәрсәне аңлата? Без бу пәйгамбәрнең мисалыннан моның турында нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Рим. 15:4).

«Канәгать булыйк»

5. Байлыкны ярату тугрылыгыбызны ничек сыный ала?

5 Без байлыкны ярату тугрылыгыбызны берничек тә сынамый дип уйларга мөмкин, әмма бу ялгыш фикер. Без Йәһвәнең безнең турыда кайгыртып, кирәклесен бирәчәкмен дигән вәгъдәсенә ышанабызмы? (Мат. 6:33; Евр. 13:5). Әгәр безнең берәр әйберне сатып алырга мөмкинлегебез булмаса, без ул әйберсез яши алабызмы? (Филиппуйлыларга 4:11—13 не укы.) Теләгән әйберне тизрәк алыр өчен, рухи эшләрне калдырып торырга бездә теләк тумыймы? Йәһвәгә хезмәт итү тормышыбызда беренче урында торамы? Бу сорауларга җавап күп очракларда без Аллаһыга бөтен йөрәктән хезмәт итәбезме яисә юкмы икәненә бәйле. «Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән,— дип язган рәсүл Паул,— Аллаһыга иман итү аның тормышын бик нык баета, чөнки без дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмабыз. Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк» (1 Тим. 6:6—8).

6. Безгә нинди «бүләкләр» тәкъдим ителергә мөмкин, һәм аларны кабул итәргәме яисә юкмы икәнен аңларга нәрсә булышачак?

6 Мәсәлән, эш бирүчең сине хезмәт буенча күтәрергә тели: ул яхшырак эш хакы һәм башка өстенлекләр тәкъдим итә. Яисә син башка илгә яки регионга күченеп, анда эшкә урнашсаң, акча мәсьәләсен яхшырта алганыңны аңлыйсың. Башта андый мөмкинлекләр сиңа Йәһвәнең фатихалары булып күренергә мөмкин. Ләкин берәр карарга килер алдыннан үзебезнең эчке теләкләребезне тикшерергә кирәк. Иң башта үзеңә мондый сорау бир: «Минем кабул иткән карарым Йәһвә белән мөнәсәбәтләремә ничек тәэсир итәчәк?»

7. Ни өчен йөрәгебездә туган байлык артыннан куып яшәү теләкләрен юк итәргә кирәк?

7 Шайтан дөньясы безне һәрвакыт мал-мөлкәт җыярга өнди. (1 Яхъя 2:15, 16 ны укы.) Иблис безнең йөрәкләребезне бозарга тели. Шуңа күрә безгә йөрәгебездә туган байлык артыннан куып яшәү теләкләрен сизеп алырга һәм аларны шунда ук юк итәргә кирәк (Ачыл. 3:15—17). Шайтан Гайсәгә «дөньядагы барлык патшалыкларны» бирәм дигәч, аңа бу тәкъдимне кире кагарга авыр булмаган (Мат. 4:8—10). Ул болай дигән: «Карагыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15). Йәһвәгә тугрылыклы булу үзебезгә түгел, ә аңа өметләнергә булышачак.

Карт пәйгамбәр «аны алдады»

8. Аллаһы пәйгамбәренең тугрылыгы ничек сыналган булган?

8 Аллаһы пәйгамбәре өенә кайтуын дәвам иткән булса, аның белән барысы яхшы булыр иде. Әмма Бәйтелдән чыккач та, ул яңа сынауга дучар була. «Бәйтелдә бер карт пәйгамбәр яшәгән,— дип әйтелә Изге Язмаларда.— Аның янына уллары килеп, хак Аллаһы кешесенең ул көнне Бәйтелдә бар эшләгән эшләрен сөйләп бирделәр». Моны ишеткәч, бу карт үзенә ишәкне иярләргә куша һәм Аллаһы пәйгамбәре артыннан китә. Аллаһы кешесе «зур агач астында утырганда», карт аны куып җитә һәм аңа: «Әйдә, минем йортыма барыйк, икмәк ашарсың»,— дип әйтә. Аллаһы пәйгамбәре ризалашмагач, карт аңа болай ди: «Мин дә, синең кебек, пәйгамбәр. Фәрештә миңа: „Аны үз йортыңа кире кайтар, ул анда икмәк ашап, су эчсен“,— диеп, Йәһвәнең сүзен тапшырды». Ләкин Изге Язмаларда ул «аны алдады» дип әйтелә (3 Пат. 13:11—18).

9. Изге Язмаларда мәкерле кешеләр турында нәрсә әйтелә, һәм кемгә алар зыян китерә?

9 Без бу карт пәйгамбәрнең нәрсәдән чыгып эш иткәнен белмибез, ләкин ул алдаган. Ул, бәлкем, кайчандыр Йәһвәнең тугры пәйгамбәре булгандыр, әмма бу очракта ул ялганны сөйләгән. Аллаһы үзенең Сүзе аша андый тәртипне хөкем итә. (Гыйбрәтле сүзләр 6:16, 17 не укы.) Андый мәкерле кешеләр рухи яктан үзләренә дә һәм еш кына башкаларга да зыян китерә.

Ул карт пәйгамбәр белән «кире кайтты»

10. Аллаһы пәйгамбәре карт кешенең тәкъдимен кабул иткәнме, һәм бу нәрсәгә китергән?

10 Аллаһының пәйгамбәре карт пәйгамбәрнең хәйләсен аңларга тиеш булган. Ул үзенә мондый сорау бирә алган: «Ни өчен Йәһвә миңа яңа күрсәтмәләрен бирергә теләп, фәрештәсен башка кеше янына җибәргән?» Ул Йәһвәдән җитәкчелек сорый алган, ләкин Изге Язмаларда ул дога кылган дип әйтелми. Моның урынына, «ул, [карт пәйгамбәрнең] йортында икмәк ашап, су эчәр өчен, аның белән кире кайткан». Йәһвә моны хупламаган. Алданган пәйгамбәр Яһүдиягә кайтырга дип юлга чыккач, «юлда аңа арыслан ташланган һәм аны үтергән». Шулай итеп бу пәйгамбәрнең тормышы һәм хезмәте өзелгән (3 Пат. 13:19—25) *.

11. Ахия пәйгамбәр нинди яхшы үрнәк калдырган?

11 Йәрихәбәмне патша итеп майлар өчен җибәрелгән Ахия исемле пәйгамбәр исә гомере буена Йәһвәгә тугры булып калган. Бервакыт, Ахия картайгач һәм сукырайгач, Йәрихәбәм үзенең авырган улы белән нәрсә булачагын белер өчен, аның янына хатынын җибәргән. Ахия кыюлык белән аның үләчәге турында әйткән (3 Пат. 14:1—18). Йәһвә Ахияне тугры хезмәте өчен мул итеп фатихалаган. Мәсәлән, аңа зур хөрмәт күрсәтелгән: ул Аллаһының рухландырылган Сүзенең язылуына өлеш керткән. Аның язуларын соңрак Езра исемле рухани кулланган (2 Пар. 9:29).

12—14. a) Аллаһы кешесе белән булган вакыйгадан без нәрсәгә өйрәнәбез? б) Ни өчен өлкәннәрнең Изге Язмаларга нигезләнеп биргән киңәшләре турында дога кылып, уйланырга кирәк? Мисаллар китерегез.

12 Ни өчен Аллаһы кешесе, карт пәйгамбәр белән аның йортына кайтканчы һәм икмәк ашап, су эчкәнче, Йәһвәдән җитәкчелек сорамаган? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Карт пәйгамбәр, бәлкем, ул ишетергә теләгәнне әйткәндер. Без бу вакыйгадан нинди сабаклар алабыз? Без бер дә шикләнмәскә тиеш: Йәһвәнең таләпләре безгә файда китерә. Һәм без, авыр булганда да, Йәһвәнең әмерләре буенча яшәргә тәвәккәл булырга тиеш.

13 Кайберәүләр киңәш сораганда, үзләре ишетергә теләгәнне ишетә. Мәсәлән, абый-кардәшкә эш тәкъдим итәләр, әмма бу эш аркасында аның үз гаиләсе белән булырга һәм рухи эшләрдә катнашырга вакыты әз кала. Ул өлкәннән киңәш сорый. Өлкән аны тыңлый, һәм гаиләне ничек тәэмин итәргә кирәк икәне турында аңа күрсәтмәләр бирергә хакы юк дип әйтә. Аннары алар бергә кардәшкә тәкъдим ителгән эш белән бәйле рухи куркынычларны карап чыга. Бу абый-кардәшнең исендә нәрсә калачак: өлкәннең башта әйткән яки аннан соңгы әйткән сүзләреме? Һичшиксез, абый-кардәшкә барысын исәпкә алып, үзенә рухи яктан файда китерәчәк карарга килергә кирәк.

14 Башка бер очракны карап чыгыйк. Апа-кардәш үзенең мәсихче булмаган ире белән аерым яшәргә була, һәм моның турында өлкәннән киңәш сорый. Әлбәттә, өлкән андый карарны апа-кардәш үзе кабул итәргә тиеш дип әйтер. Аннан соң ул аның белән Изге Язмалардан бу сорауга кагылышлы киңәшләрне карап чыгачак (1 Көр. 7:10—16). Апа-кардәш аның сүзләренә тиешле игътибар бирерме? Яисә ул өлкән белән сөйләшкәнче инде карарга килгәнме? Берәр карар кабул иткәнче, аңа Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр турында дога кылып, уйланырга кирәк.

Тыйнак булыйк

15. Аллаһы кешесе ясаган хатадан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

15 Аллаһы кешесе ясаган хатадан без тагын нәрсәгә өйрәнә алабыз? Гыйбрәтле сүзләр 3:5 тә болай диелә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма». Бу очракта ул, элеккечә Йәһвәгә өметләнүен дәвам итәр урынына, үз-үзенә ышанган. Аның хатасы бик кыйбатка төшкән: ул үлгән һәм Аллаһы алдында яхшы исемен югалткан. Бу мисал ачык итеп шуны күрсәтә: үз-үзеңә ышану куркыныч, һәм Йәһвәгә тугры хезмәт итү бик мөһим.

16, 17. Йәһвәгә тугрылыклы булып калырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

16 Безнең йөрәктә туган эгоистик теләкләр безне һәрвакыт ялгышлыклар эшләргә этәрә. «Кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Ирем. 17:9). Йәһвәгә тугрылыклы булып калыр өчен, безгә моннан ары да «элекке кешебезнең» калган начар сыйфатларын юк итәргә тырышырга һәм үз-үзебезгә һәм үз көчебезгә чамадан тыш ышанмаска кирәк. Без шулай ук «Аллаһыга охшаш итеп яратылган [хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге] яңа кеше булып киенергә тиешбез». (Эфеслеләргә 4:22—24 не укы.)

17 «Тыйнакларга ияреп зирәклек килер»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 11:2 дә. Тыйнак булсак һәм Йәһвәгә өметләнсәк, без җитди хаталар эшләмәячәкбез. Мәсәлән, күңел төшенкелеге безгә аек фикер йөртергә комачауларга мөмкин (Гыйб. сүз. 24:10). Без изге хезмәтнең кайбер төрләрендә катнашудан арып, болай дип уйлый башларга мөмкин: без күп еллар дәвамында инде күп нәрсә эшләдек, ә хәзер башкалар хезмәт итсеннәр. Яисә безнең «кешечә» яшәп калырга теләгебез туарга мөмкин. Әмма «бар көчебезне куеп», «Раббының... эшендә» һәрвакыт катнашсак, без йөрәгебезне саклаячакбыз (Лүк 13:24; 1 Көр. 15:58).

18. Нинди карар кабул итәргә икәнен белмәсәк, безгә нәрсә эшләргә?

18 Кайчакта безгә авыр карарлар кабул итәргә туры килә, һәм без ничек эш итәргә кирәк икәнен тулысынча аңлап бетермибез. Шул чакта бездә үз акылыбызга таянырга теләк туарга мөмкин. Әмма андый очракларда безгә һәрвакыт Йәһвәдән җитәкчелек сорарга кирәк. «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса,— дип әйтелә Ягъкуб 1:5 тә,— ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын... чөнки Аллаһы юмарт һәм... барысына да бирә». Һәм безнең күктәге Атабыз безгә изге рухын бирәчәк, ул безгә акыллы карар кабул итәргә булышачак. (Лүк 11:9, 13 не укы.)

Тугрылыклы булып калырга тәвәккәл булыйк

19, 20. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

19 Сөләйман чын гыйбадәт кылудан читкә киткәч, авыр вакытлар башланган: Аллаһы хезмәтчеләренең тугрылыклары каты сыналган. Күпләр бирешкән, әмма кайберәүләр Йәһвәгә тугрылыклы булып калган.

20 Көн саен, без карарлар кабул иткәндә яисә сайлау ясаганда, безнең тугрылыгыбыз сынала. Без дә, борынгы замандагы тугры хезмәтчеләр кебек, Йәһвәгә тугры булып кала алабыз. Әйдәгез, һәрвакыт бөтен йөрәгебез белән Йәһвәгә тугрылыклы булып калыйк. Һәм бер дә шикләнмик: Йәһвә моннан ары да үзенә тугрылыклы булганнарны фатихалаячак! (2 Пат. 22:26).

[Искәрмә]

^ 10 абз. Йәһвә карт пәйгамбәргә үлем җәзасын биргәнме? Изге Язмаларда моның турында әйтелми.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен безгә йөрәгебездәге байлык артыннан куып яшәү теләкләрен юк итәргә кирәк?

• Әхлак белән бәйле эшләрдә Йәһвәгә тугрылыклы булып калырга нәрсә булышачак?

• Тыйнак булу Аллаһыга тугрылыклы булып калырга ничек ярдәм итә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Сиңа вәсвәсәләргә каршы торырга авырмы?

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Син Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшкә игътибарлы булырсыңмы?