Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәне тиешле итеп данла

Йәһвәне тиешле итеп данла

Йәһвәне тиешле итеп данла

«[Ходайның] эше шөһрәт һәм матурлык» (МӘД. 110:3).

1, 2. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

АЛЛАҺЫНЫҢ хөрмәткә лаеклы икәне турында Изге Язмаларда болай диелә: «Әй Ходай Аллам! Син ничек бөек, Син данга һәм бөеклеккә күмелгән» (Мәд. 103:1). Кешеләр дә үзләрен хөрмәткә лаеклы, тиешле итеп тота ала. Бу рәсүл Паулның сүзләреннән күренә. Мәсихче хатын-кызларның тышкы күренеше турында ул болай дигән: «Хатын-кызлар... чәчләрен үрү, алтын яки энҗеләр яисә кыйммәтле киемнәр белән түгел, бәлки тыйнак киемдә оялчанлык һәм әхлаклылык белән... бизәсеннәр» (1 Тим. 2:9, 10). Ләкин Йәһвәнең «шөһрәтен һәм матурлыгын» данлар өчен, тиешле тышкы күренешкә ия булу гына аз (Мәд. 110:3).

2 Йәһвә генә иң зур данга һәм хөрмәткә лаеклы. Шуңа күрә без, аның багышланган хезмәтчеләре буларак, аны сүзләребез белән дә, эшләребез белән дә данларга тиеш. Ни өчен кешеләр үзләрен тиешле, хөрмәткә лаеклы итеп тота ала? Йәһвәнең даны һәм бөеклеге нинди эшләрдән күренә? Йәһвәнең шөһрәтле эшләре безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш? Гайсә Мәсихнең үрнәгеннән без башка кешеләрне хөрмәт итәргә ничек өйрәнә алабыз? Һәм Аллаһының лаеклы хезмәтчеләре булыр өчен, нәрсә эшләргә?

Ни өчен без үзебезне тиешле тота алабыз?

3, 4. а) Безгә күрсәтелгән хөрмәт өчен без үзебезне ничек тотарга тиеш? б) Мәдхия 8:6—10 да язылган сүзләр пәйгамбәрлек итеп кемгә күрсәтә? (Искәрмәне кара.) в) Үткәндә Йәһвә кемгә хөрмәт күрсәткән?

3 Кешеләр Аллаһыга охшатып яратылган, шуңа күрә алар үзләрен тиешле итеп тота ала. Йәһвә беренче кешене җирдә хуҗа итеп билгеләп, аңа хөрмәт күрсәткән (Ярат. 1:26, 27). Кешеләр камиллекләрен югалтсалар да, Йәһвә аларны бу хөрмәтле йөкләмәне үтәргә лаеклы дип санаган. Шулай итеп, Аллаһы кешеләрне «олылык һәм хөрмәт белән... кадерләгән». (Мәдхия 8:6—10 ны укы.) * Йәһвә безгә шундый хөрмәт күрсәткән икән, без дә һәрвакыт, аның мәһабәт исемен данлап, үзебезне тиешле итеп тотарга тиеш.

4 Йәһвә үзенең хезмәтчеләренә аерым хөрмәт күрсәтә. Аллаһы Һабилнең корбанын кабул итеп, ә аның абыйсы Кабилнең бүләген кире кагып, Һабилне олылаган (Ярат. 4:4, 5). Йәһвә Мусага: «Үз дәрәҗәңнең бер өлешен... [Ешуага] бир»,— дигән, чөнки Ешуа аңардан соң Исраил халкы белән җитәкчелек итәргә тиеш булган (Сан. 27:20). Ә Давытның улы Сөләйман турында Изге Язмаларда болай диелә: «Йәһвә Сөләйманны бөтен Исраил алдында олылады һәм аңа Исраилнең... бер патшасында да булмаган патша данын бирде» (1 Пар. 29:25). Аллаһы үледән терелтелгән майланган мәсихчеләргә махсус хөрмәт күрсәтә, алар аның «патшалыгының шөһрәтен» тугрылык белән вәгазьләгән (Мәд. 144:11—13). Гайсәнең «башка сарыкларына» да махсус хөрмәт күрсәтелгән — алар Йәһвә исемен данлыйлар (Яхъя 10:16).

Йәһвәнең даны һәм бөеклеге эшләреннән күренә

5. Йәһвә никадәр бөек?

5 Йәһвә кешегә караганда күпкә бөегрәк. Моның турында Давыт үзенең бер мәдхиясендә болай дип җырлаган: «Әй Ходай, безнең Аллабыз, Синең исемең бөтен җир йөзендә ничек бөек! Синең шөһрәтең күкләрдән югары күтәрелгән!» (Мәд. 8:2). Мәңгедән-мәңгегә Йәһвә Аллаһы — Галәмдә иң бөек һәм данга лаеклы Шәхес. «Җир һәм күк» яратылганчы аңа охшаш беркем дә булмаган. Аның җирне оҗмахка әйләндерергә һәм кешелек гаиләсен камиллеккә китерергә дигән нияте үтәлгәч тә, аңа тиң беркем дә булмаячак (Ярат. 1:1; 1 Көр. 15:24—28; Ачыл. 21:1—5).

6. Ни өчен мәдхия җырлаучы Йәһвә турында ул «данга... күмелгән» дип әйткән?

6 Кыйммәтле ташларга охшаш йолдызлар белән тулган тавыш-тынсыз төнге күкнең бөеклеге Аллаһыдан куркып яшәгән мәдхия җырлаучыны таң калдыргандыр. Ул «күкне чатыр күк корган» Аллаһының осталыгы белән гаҗәпләнеп, Йәһвәне «данга... күмелгән» итеп күрсәтә. (Мәдхия 103:1, 2 не укы.) Күзгә күренмәгән чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүченең даны һәм бөеклеге аның иҗади эшләреннән күренә.

7, 8. Йәһвәнең даны һәм бөеклеге Галәмнең барлыкка китерелүеннән ничек күренә?

7 Мәсәлән, Киек каз юлы Галактикасын алыйк. Күп санлы йолдызлар, планеталар һәм Кояш системасы булган зур Галәмдә безнең Җир шарыбыз ком бөртеге кебек күренә. Безнең Галактикада 100 миллиардтан күбрәк йолдызлар бар. Әгәр без барлык бу йолдызларны санап чыгарга теләсәк, һәм тәүлек эчендә һәр секунд саен бер йолдызны санап барсак, моңа өч меңнән артык ел китәр иде.

8 Әгәр безнең Киек каз юлы Галактикасында гына 100 миллиард йолдыз бар икән, ул чакта Галәм турында нәрсә әйтеп була? Астрономнарның исәпләве буенча, Галәмдә 50 дән алып 125 миллиардка кадәр галактика бар. Алайса, Галәмдәге йолдызларның саны күпме соң? Алларның саны шаккатыргыч! Әмма Йәһвә «йолдызларның исәбен белә, аларның барсына да исем бирә» (Мәд. 146:4). Сине Йәһвәнең данга һәм бөеклеккә күмелгәне сокландырадыр. Бу сине аның бөек исемен данларга дәртләндермиме?

9, 10. Йәһвә кешеләргә икмәк биргән, бу аның акыллылыгын ничек данлый?

9 Галәмнең катлаулы төзелешен карап чыккач, гади генә мисалга — икмәккә игътибар итик. Йәһвә «күкне, җирне... дә тудырган», «ачыкканнарга икмәк» тә биргән (Мәд. 145:6, 7). Аллаһының «шөһрәте һәм матурлыгы» аның бөек эшләреннән күренә, мәсәлән, ул, икмәк салыр өчен, кыяклы үсемлекләрне барлыкка китергән. (Мәдхия 110:1—5 не укы.) Гайсә үз шәкертләрен: «Бу көнгә кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир»,— дип дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:11). Борынгы халыклар өчен, шул исәптән исраиллеләр өчен дә, икмәк иң мөһим ризык булган. Икмәк гади ризык булса да, камыр ясалганда берничә гади әйбер кушылуыннан барлыкка килгән химик процесс бик катлаулы.

10 Изге Язмалар язылган чорда исраиллеләр бодай яисә арпа онына су кушып икмәк пешергәннәр. Кайвакыт камырга ачыткы, яки чүпрә салганнар. Бу гади әйберләр бергә кушылгач, анда күп төрле химик кушылмалар барлыкка килә һәм үзара бәйләнешкә керә. Әмма бу процессның барышын тулысынча аңлап бетереп булмый. Организмның икмәкне үзләштерү процессы да үзе бер сер булып тора. Шуңа күрә мәдхия җырлаучы: «Әй Ходай, Синең эшләрең бигрәк күп санлы! Син барын да бик белеп булдырган»,— дип әйткән (Мәд. 103:24). Бу сине дә Йәһвәне данларга дәртләндермиме?

Йәһвәнең бөек эшләре сине нәрсәгә дәртләндерә?

11, 12. Йәһвәнең иҗади эшләре турында уйлану сине нәрсәгә дәртләндерә?

11 Безгә төнге күкнең матурлыгын күрер өчен, астрономнар, ә яңа пешкән икмәкнең тәмен сизәр өчен, химиклар булырга кирәк түгел. Әмма Барлыкка Китерүчебезнең бөеклеген бәяләп, ихтирам итәр өчен, безгә аның эшләре турында уйланырга кирәк. Андый уйлану безне нәрсәгә дәртләндерәчәк? Ә Йәһвәнең башка эшләре турында уйланганда, бу безне нәрсәгә дәртләндергән иде?

12 Йәһвәнең үз халкы хакына башкарган бөек эшләре турында Давыт: «Мин Синең бөеклегеңнең югары даны турында уйланырмын, һәм Синең искиткеч эшләрең турында белдерермен»,— дип җырлаган (Мәд. 144:5). Без Йәһвәнең бу бөек эшләре өчен, Изге Язмаларны өйрәнеп һәм укыганнарыбыз турында уйланып, рәхмәтебезне белдерәбез. Андый уйлануның нәтиҗәсе нинди була? Без Аллаһы данын һәм бөеклеген тагы да күбрәк аңлый башлыйбыз. Ә бу безне, Давыт кебек, Йәһвәне данларга дәртләндерә. Ул: «Мин дә Синең бөеклегең турында белдерермен»,— дигән (Мәд. 144:6). Аллаһының искиткеч эшләре турында уйлансак, бу безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытачак һәм безне аның турында башкаларга күтәренке рух һәм ышаныч белән сөйләргә дәртләндерәчәк. Син ашкынып яхшы хәбәрне сөйлисеңме һәм кешеләргә Йәһвәнең данын һәм бөеклеген бәяләп, ихтирам итәргә ярдәм итәсеңме?

Гайсә камил итеп Аллаһының шөһрәтен чагылдыра

13. а) Данил 7:13, 14 буенча, Йәһвә үз улына нинди хөрмәт күрсәткән? б)  Гайсәнең, Аллаһы билгеләгән Патша буларак, үз гражданнарына мөнәсәбәте нинди?

13 Аллаһы улы Гайсә Мәсих яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләгән һәм үзенең шөһрәткә һәм бөеклеккә күмелгән күктәге Атасын данлаган. Йәһвә үзенең бердәнбер улына «идарә... һәм патшалык биреп», аңа махсус хөрмәт күрсәткән. (Данил 7:13, 14 не укы *.) Әмма Гайсә тәкәббер һәм ваемсыз булып китмәгән. Киресенчә, ул мәрхәмәтле Идарәче. Ул үз гражданнарының көчсез якларын һәм мөмкинлекләре чикле икәнен яхшы аңлый һәм аларны хөрмәт итә. Ә башкалар кире каккан һәм нәфрәт иткән кешеләр белән Гайсә үзен ничек тоткан? Бер мисал карап чыгыйк.

14. Борынгы Исраилдә махау чире белән авырган кешеләргә ничек караганнар?

14 Борынгы заманда махау чире белән авыручы кешеләр еш кына бик озак җәфаланганнар һәм үлгәннәр. Махау чире әкренләп кешенең бөтен тәненә зарар китергән. Ул вакытта махаулыны савыктыру кешене үледән терелтүгә тиң дип саналган (Сан. 12:12; 4 Пат. 5:7, 14). Махаулы кешеләр нәҗес дип игълан ителгән, аларга җирәнеп караганнар, һәм алар башкалардан аерым яшәргә тиеш булган. Алар, кешеләр янына якынлашканда: «Нәҗес! Нәҗес!» — дип кычкырырга тиеш булганнар (Лев. 13:43—46). Махау чире белән авырган кешегә үле кешегә кебек караганнар. Раввиннар кагыйдәләре буенча, махаулыга яһүд кешеләре янына якын килергә рөхсәт ителмәгән, ул дүрт терсәк (якынча 1,8 метр) ераклыкта торырга тиеш булган. Бер борынгы китапта әйтелгәнчә, бер раввин махаулы кеше аның янына якын килмәсен өчен, аңа хәтта ташлар ыргыткан.

15. Гайсә махаулы кеше белән үзен ничек тоткан?

15 Ә Гайсә, аның янына махаулы кеше килгәч һәм аны савыктырырга үтенеп сорагач, үзен ничек тоткан? (Марк 1:40—42 не укы.) Ул бу кешене, башкалар кебек, куып җибәрмәгән, ә аның хәленә кереп, аңа хөрмәт күрсәткән. Гайсә өчен бу махаулы ярдәмгә мохтаҗ бәхетсез кеше булган. Ул аны чын йөрәктән кызганып, аңа ярдәм итәргә теләгән. Гайсә кулын сузып, махаулыга кагылган һәм аны савыктырган.

16. Гайсәнең башка кешеләргә мөнәсәбәтеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Без, Гайсәнең үрнәген тотып, күктәге Атабызның шөһрәтен ничек чагылдыра алабыз? Безгә бар кешеләрнең дә, дәрәҗәләренә, яшьләренә һәм сәламәтлекләренә карамастан, хөрмәткә лаеклы икәнен танырга кирәк (1 Пет. 2:17). Бу яктан хакимлек бирелгән кешеләргә — ирләргә, ата-аналарга һәм җыелыштагы өлкәннәргә — аеруча игътибарлы булырга кирәк. Алар үзләре кайгырткан кешеләрне кадерләргә, ихтирам итәргә һәм аларга үз-үзләрен хөрмәт итәргә булышырга тиеш. Бу таләп һәр мәсихчегә дә кагылганына басым ясап, рәсүл Паул: «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз»,— дип әйткән (Рим. 12:10).

Йәһвәгә тиешле итеп гыйбадәт кыл

17. Изге Язмалар буенча, без Йәһвәгә изге хезмәтебезне ничек тиешле итеп башкара алабыз?

17 Безгә Йәһвәгә изге хезмәтебезне башкарганда үзебезне аеруча тиешле тотарга кирәк. «Алла йортына юл алганда аягыңны карап атла»,— дип әйтелә Вәгазьче 4:17 дә. Мусага да, Ешуага да, алар изге җирдә басып торганда, аяк киемнәрен салырга боерык бирелгән (Чыг. 3:5; Ешуа 5:15). Алар моны хөрмәт йөзеннән эшләргә тиеш булган. Исраилдәге руханиларга «билдән ботка кадәр каплап торган» җитен ыштан кияргә кирәк булган (Чыг. 28:42, 43). Шулай итеп алар, корбан китерү урынында хезмәтләрен башкарганда, үз тәннәренең ачык җирләрен каплаган. Рухани гаиләсеннән булган һәрбер кешегә тиеше киеме һәм тәртибе белән Аллаһыны данларга кирәк булган.

18. Йәһвәнең лаеклы хезмәтчеләре булуыбыз нәрсәдән күренә?

18 Димәк, Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без тормышыбызның бар якларында да үзебезне тиешле итеп тотарга тиеш. Бу берәр нәрсәне башкалар күрсен өчен дип, күз буяу өчен генә эшләү түгел. Аллаһы безнең йөрәгебезне күрә, һәм үзебезне тиешле итеп тотарга безне йөрәк дәртләндерергә тиеш (1 Пат. 16:7; Гыйб. сүз. 21:2). Үзебезне тиешле тоту безнең асылыбыз булып китәргә һәм безнең тәртибебезгә, карашларыбызга, башкалар белән мөнәсәбәтләребезгә һәм хәтта үзебезне бәяләгәндә дә тәэсир итәргә тиеш. Шулай итеп, үзебезне тиешле тотарга теләк һәрнәрсәдә — сүзләребездә дә, эшләребездә дә чагылырга тиеш. Тәртибебез, үз-үзебезне тоту гадәтләре, киемебез һәм прическабыз турында сүз барганда, безгә рәсүл Паул сүзләре буенча эш итәргә кирәк: «Хезмәтебезне гаепләмәсеннәр өчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз. Киресенчә, һәрнәрсәдә... үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итәбез» (2 Көр. 6:3, 4, 8). Һәм без «коткаручыбыз Аллаһы тәгълиматын» бар нәрсәдә бизәячәкбез (Тит. 2:10).

Аллаһының лаеклы хезмәтчесе булып кал

19, 20. а) Без башкаларга ничек хөрмәт күрсәтә алабыз? б) Без нәрсәгә тәвәккәл булырга тиеш?

19 Майланган мәсихчеләргә хөрмәт күрсәтелгән, алар «Мәсихнең вәкилләре» (2 Көр. 5:20). Аларга тугрылык белән булышкан «башка сарыкларга» да Мәсих Патшалыгының хәбәрчеләре булырга хөрмәт күрсәтелгән. Вәкил дә, хәбәрче дә кыюлык белән сөйлиләр һәм үз дәүләтләренең тиешле илчеләре булырга тырышалар. Безгә дә кыюлык белән һәм тиешле итеп Аллаһы Патшалыгын якларга кирәк (Эфес. 6:19, 20). Кешеләргә «иң яхшы нәрсәләр турында яхшы хәбәрне» сөйләгәндә, без аларга хөрмәт күрсәтәбез (Ишаг. 52:7).

20 Безгә Аллаһыны тиешле итеп данларга тәвәккәл булырга кирәк (1 Пет. 2:12). Әйдәгез Аллаһыбызны, имандашларыбызны һәм чын гыйбадәт кылу белән бәйле бар нәрсәне хөрмәт итик. Һәм безнең изге хезмәтебез шөһрәткә һәм данга күмелгән Йәһвәгә яраклы булсын!

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. 8 нче Мәдхиядә язылган сүзләр шулай ук пәйгамбәрлек итеп камил кеше Гайсә Мәсихкә күрсәтә (Евр. 2:5—9).

^ 13 абз. Данил 7:13, 14: «Аннары мин төнге күренешләрдә шуны күрдем: күк болытлары белән адәм улына охшаш берәү бара иде; аңа Көннәрдән Борынгы янына килергә рөхсәт бирелде, һәм ул аның каршына китерелде. Һәм бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр аңа хезмәт итсеннәр өчен, аңа идарә, дан һәм патшалык бирелде. Аның идарәсе — гасырлар буена бетмәячәк идарә, һәм аның патшалыгы җимерелмәячәк».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Аллаһының бөеклеген аңлау безне нәрсәгә дәртләндерәчәк?

• Гайсә махаулы кеше белән үзен ничек тоткан, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

• Без Йәһвәне ничек тиешле итеп данлый алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Һабилгә ничек хөрмәт күрсәткән?

[14 биттәге иллюстрация]

Йәһвә кешеләргә икмәк биргән, бу да аның бөек эше

[15 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең кешеләргә карата тиешле мөнәсәбәтеннән син нәрсәгә өйрәндең?

[16 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә тиешле итеп гыйбадәт кылу аны хөрмәт итү белән бәйле