Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләре турында назлы итеп кайгырта

Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләре турында назлы итеп кайгырта

Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләре турында назлы итеп кайгырта

«Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак» (ЕВР. 6:10).

1, 2. а) Олы яшьтәге агарган чәчле кешене күргәч, без нәрсәне исебезгә төшерәбез? б) Йәһвә олы яшьтәге мәсихчеләргә ничек карый?

ҖЫЕЛЫШТА олы яшьтәге агарган чәчле абый һәм апа-кардәшләрне күргәч, синең, бәлкем, Данилга бирелгән күренеш исеңә төшәдер. Изге Язмалардагы бу күренештә Йәһвә Аллаһы үзен ак чәчле итеп сурәтли. Данил болай дип язган: «Мин тәхетләр куелганчы һәм Көннәрдән Борынгы утырганчы карап тордым. Аның киеме кар кебек ак иде, башындагы чәчләре чиста йон кебек иде» (Дан. 7:9).

2 Чиста, ягъни эшкәртелмәгән, йон гадәттә ак төстә булган. Ак, яки агарган, чәч һәм «Көннәрдән Борынгы» дигән исем шуны раслый: Аллаһы һәрвакыт булган һәм ул бөек акыллылыкка ия. Моның өчен ул безнең тирән хөрмәтебезгә лаеклы. Көннәрдән Борынгы, Йәһвә, олы яшьтәге тугры хезмәтчеләренә ничек карый? Аллаһы Сүзендә: «Агарган чәч — кешенең тугры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 16:31). Әйе, чәчләре агарып, олы яшькә җиткән тугры мәсихчеләр Аллаһы алдында бик матур. Ә син олы яшьтәге абый, апа-кардәшләргә Йәһвә кебек карыйсыңмы?

Ни өчен олы яшьтәгеләр кадерле?

3. Ни өчен без олы яшьтәге кардәшләрне кадерлибез?

3 Аллаһының олы яшьтәге кадерле хезмәтчеләре арасында — Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы әгъзалары, хәзер яисә элек хезмәт иткән күчеп йөрүче күзәтчеләр, ашкынучан пионерлар һәм тәҗрибәле Патшалык вәгазьчеләре бар. Алар безнең белән бергә Йәһвәгә тугры хезмәт итәләр. Син дә, бәлкем, күп еллар дәвамында яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләүче, җыелыштагы яшьләргә яхшы үрнәк булып, тормышларында дөрес юл сайларга ярдәм итүче кардәшләрне беләсеңдер. Кайбер олы яшьтәге хезмәтчеләр авыр җаваплылык йөген күтәреп барганнар һәм яхшы хәбәрне вәгазьләгәннәре өчен эзәрлекләнгәннәр. Йәһвә һәм шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аларның Патшалык хакына элек һәм хәзер башкарган эшләрен бик кадерли (Мат. 24:45).

4. Ни өчен безгә олы яшьтәге мәсихчеләрне хөрмәт итәргә һәм алар өчен дога кылырга кирәк?

4 Бу олы яшьтәге тугры кардәшләрне Йәһвә Аллаһының башка хезмәтчеләре хөрмәт итә, алар моңа лаеклы. Муса кануны буенча, олы яшьтәге кардәшләргә игътибарлы булу һәм аларга хөрмәт күрсәтү турыдан-туры Йәһвәдән курку белән бәйле (Лев. 19:32). Безгә һәрвакыт бу тугры хезмәтчеләр өчен дога кылырга һәм аларның мәхәббәт белән илһамландырылган хезмәтләре өчен Аллаһыга рәхмәт белдерергә кирәк. Рәсүл Паул үзенең кадерле олы яшьтәге һәм яшь хезмәттәшләре өчен дога кылган. (1 Тессалуникәлеләргә 1:2, 3 не укы.)

5. Йәһвәнең олы яшьтәге хезмәтчеләре белән аралашып, без нинди файда алабыз?

5 Өстәвенә, җыелыштагылар олы яшьтәге мәсихчеләр белән аралашып, күп файда алалар. Алар күп еллар дәвамында Аллаһы Сүзен өйрәнеп һәм Йәһвәгә хезмәтләрен башкарып, кыйммәтле белемнәр туплаган. Алар күпне күреп һәм кичереп, сабыр һәм шәфкатьле булырга өйрәнгәннәр һәм башкалар белән үз белемнәрен һәм тәҗрибәләрен уртаклашырга бик шат (Мәд. 70:18). Яшьләр, акыллы булыгыз һәм тирән коедан су чумырып алган кебек, бу белемнәр чыганагыннан файда алыгыз! (Гыйб. сүз. 20:5).

6. Син олы яшьтәге кардәшләрне чын йөрәктән кадерләгәнеңне ничек күрсәтә аласың?

6 Син олы яшьтәге имандашларыңа, аларны Йәһвә кебек, кадерләгәнеңне белдерәсеңме? Мәсәлән, син бу кардәшләргә аларны тугрылыклары өчен яратканыңны һәм аларның карашларын югары бәяләгәнеңне әйтә аласың. Моннан тыш, аларның киңәшләрен тотып, син аларны чын йөрәктән хөрмәт иткәнеңне күрсәтә аласың. Күп кенә олы яшьтәге мәсихчеләр шуны хәтерлиләр: алар да үз вакытында үзләреннән олырак кардәшләр биргән акыллы киңәшләрне тотканнар, һәм бу аларга гомерләре буена зур файда китергән *.

Олы яшьтәгеләр турында назлы итеп кайгыртыгыз

7. Йәһвә олы яшьтәгеләр турында кайгыртырга җаваплылыкны иң беренче итеп кемгә йөкләгән?

7 Аллаһы олы яшьтәгеләр турында кайгыртырга җаваплылыкны иң беренче итеп аларның гаиләдәгеләренә йөкләгән. (1 Тимутегә 5:4, 8 не укы.) Гаиләдәгеләр, Аллаһы үрнәге буенча эш итеп, олы яшьтәге туганнары турында кайгыртканда һәм аларга карата үз бурычларын үтәгәндә, Йәһвә бик сөенә. Аллаһы андый гаиләләргә ярдәм итә һәм аларны тырышлыклары һәм корбаннары өчен фатихалый *.

8. Ни өчен җыелыштагылар олы яшьтәге мәсихчеләр турында кайгыртырга тиеш?

8 Әмма ярдәмгә мохтаҗ олы яшьтәге тугры мәсихчеләрнең, алар турында кайгыртырга әзер булган иман итүче якыннары булмаска мөмкин. Ул чакта алар турында җыелыш кайгырта ала, һәм Йәһвә моңа бик шатлана (1 Тим. 5:3, 5, 9, 10). Шулай итеп җыелыштагылар олы яшьтәгеләргә карата «миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле» булалар (1 Пет. 3:8). Олы яшьтәгеләр турында андый кайгыртуны рәсүл Паул китергән мисал белән аңлатып була. Ул болай дип язган: «Бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә» (1 Көр. 12:26). Олы яшьтәге мәсихчеләр турында назлы итеп кайгыртып, җыелыштагылар рәсүл Паулның: «Бер-берегезнең авыр йөкләрен күтәрешегез һәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез»,— дигән киңәшендәге принцип буенча эш итәләр (Гәл. 6:2).

9. Олы яшьтәгеләрнең нинди «авыр йөкләре» бар?

9 Олы яшьтәгеләрнең нинди «авыр йөкләре» бар? Күпләр тиз аралар. Кайберәүләргә хәтта гади нәрсәләрне эшләргә, мәсәлән, табибка барырга, квитанция тутырырга, өйне җыештырырга яисә ашарга пешерергә авыр. Олыгая барган саен еш кына олы яшьтәгеләрнең ашау һәм эчү теләге кими бара. Шуңа күрә алар әзрәк ашарга һәм эчәргә кирәк дип уйларга мөмкин. Әмма аларга тиешенчә ашарга кирәк. Рухи туклану турында да шуны ук әйтеп була. Начар күргәнгә һәм начар ишеткәнгә күрә олы яшьтәге кардәшләргә җыелыш очрашуларында укырга һәм тыңларга кыен, һәм хәтта очрашуларга җыену да алар өчен авыр булырга мөмкин. Башкалар аларга ничек ярдәм итә ала?

Син ничек ярдәм итә аласың?

10. Мәсихче өлкәннәр җитәкчелеге астында җыелыштагы олы яшьтәгеләргә нинди ярдәм күрсәтелә?

10 Күп кенә җыелышларда кардәшләр ярату белән олы яшьтәге мәсихчеләр турында кайгырталар. Алар кибеткә йөриләр, ашарга пешерәләр һәм өйләрен җыештыралар. Шулай ук кардәшләр олы яшьтәгеләр белән бергә Изге Язмаларны өйрәнәләр, аларга җыелыш очрашуларына җыенырга һәм хезмәттә регуляр рәвештә катнашырга ярдәм итәләр. Яшьрәк мәсихчеләр аларны Патшалык Залына озата баралар яисә машинага утыртып алып баралар. Әгәр олы яшьтәгеләр өйләреннән чыга алмаса, алар өчен җыелыш программасын яздыралар яисә алар аны телефон аша тыңлый алалар. Мәсихче өлкәннәр җыелыштагы олы яшьтәгеләргә гамәли ярдәм күрсәтелсен өчен чаралар күрергә тиеш *.

11. Бер гаилә олы яшьтәге кардәш турында ничек кайгырткан?

11 Кайбер мәсихчеләр кунакчыл һәм юмарт була алалар. Олы яшьтәге бер абый кардәшнең хатыны үлгәч, аның өй өчен түләргә пенсиясе җитми башлаган. Зур йортта яшәгән бер гаилә бу абый-кардәшкә үзләре белән яшәргә тәкъдим иткән һәм аңа ике бүлмә бүлеп биргән. Элек ул һәм аның хатыны бу гаилә белән — әти, әни һәм ике яшүсмер кызлары белән — Изге Язмаларны өйрәнгәннәр. 15 ел дәвамында алар бу абый-кардәшкә үз яратуларын күрсәтә алган: алар бергә ашаганнар һәм еш кына вакытларын күңелле итеп үткәргәннәр. Олы яшьтәге кардәшнең нык иманы бу гаиләдәге яшүсмер кызларга бик күп файда китергән, һәм алар аңардан күп нәрсәгә өйрәнгәннәр. Ә абый кардәшкә алар белән аралашу шатлык китергән һәм аны ныгыткан. Ул үлеменә кадәр алар белән яшәгән. 89 яшендә ул үлгән. Бу гаилә ул абый-кардәш белән аралашканда алган күп фатихалары өчен хәзер дә Аллаһыга рәхмәтләрен белдерә. Алар үз «әҗереннән мәхрүм калмаган», чөнки Гайсә Мәсихнең шәкерте турында кайгыртканнар (Мат. 10:42) *.

12. Олы яшьтәге кардәшләр турында ничек назлы итеп кайгыртып була?

12 Синең, бәлки, олы яшьтәге кардәшкә, бу гаилә кебек, булышырга мөмкинлекләрең юктыр. Әмма син олы яшьтәгеләргә җыелыш очрашуларына барырга яки хезмәттә катнашырга ярдәм итә аласың. Шулай ук аларны кунакка чакырып була яисә бергәләп табигатькә ял итәргә чыгып була. Син аларның хәлләрен, бигрәк тә алар авырган яисә өйләреннән чыга алмаган чакта, белеп китә аласың. Өстәвенә, алар белән аралашканда, аларның олы кешеләр икәннәрен онытмаска кирәк. Олы яшьтәге мәсихчеләр фикер йөртергә сәләтле булганда, аларга үз тормышларына тәэсир итә алган карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Хәтта акыллары зәгыйфьләнә башлаган олы яшьтәгеләр дә үзләренә хөрмәт күрсәткәннәрен сизәләр.

Йәһвә сезнең хезмәтегезне онытмаячак

13. Ни өчен олы яшьтәге мәсихчеләрнең хисләрен аңларга тырышу бик мөһим?

13 Олы яшьтәге кешеләргә игътибарлы булып, аларның хисләрен аңларга тырышу бик мөһим. Алар яшь һәм сәламәт булганда эшләгәннәрен хәзер башкара алмаганнарына борчылалар. Йәһвәгә 50 елга якын хезмәт иткән һәм гомуми пионер булган бер апа-кардәшкә авыр чир аркасында мәсихче очрашуларга йөрү авыр була башлаган. Ул, элекке хезмәтен исенә төшергәч, елап җибәргән. Башын түбән иеп, күз яше аралаш ул: «Миннән бернинди дә файда юк»,— дип әйткән.

14. Йәһвәнең олы яшьтәге хезмәтчеләре мәдхияләрдән нинди юаныч ала?

14 Олы яшьтәге кардәшләр, сездә андый хисләр туамы? Яисә кайвакыт сез үзегезне Йәһвә калдырган кебек сизәсезме? Олы яшьтә булган Давыт патша да, бәлкем, моңа охшаш хисләрне кичергәндер. Ул Йәһвәдән болай дип үтенгән: «Картайгач та, мине ташлама; егәрем кими башлагач, мине калдырма. Әй Алла, мин картайганчы, бик картайганчы... мине ташлама» (Мәд. 70:9, 18). Сүз дә юк, Йәһвә мәдхия җырлаучыны калдырмаган, һәм ул сине дә калдырмаячак. Икенче бер мәдхиядә Давыт Аллаһының ярдәм итүенә ышанычын белдергән. (Мәдхия 67:19 ны укы.) Бер дә шикләнмә: син олы яшеңдә Йәһвәгә тугры хезмәт итсәң, ул һәрвакыт синең белән булачак һәм көннән-көн сиңа ярдәм итәчәк.

15. Олы яшьтәгеләргә уңай караш сакларга нәрсә ярдәм итә ала?

15 Кадерле олы яшьтәгеләр, Йәһвә сезнең аны данлар өчен эшләгән һәм хәзер башкарган эшләрегезне беркайчан да онытмаячак. «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Евр. 6:10). Шуңа күрә төшенкелеккә китерә торган уйлар белән көрәшегез. Һәм олы яшегез аркасында сез үзегезне Йәһвәгә хезмәт итү өчен файдасыз дип санамагыз. Күңелсез уйларны «читкә куыгыз», уңай караш саклагыз. Фатихаларыгыз һәм киләчәккә өметегез булганына шатланыгыз. Безнең иң яхшы «киләчәк һәм өмет» бар, моңа безне Барлыкка Китерүчебез ышандыра (Ирем. 29:11, 12; Рәс. 17:31; 1 Тим. 6:19). Өметегез турында уйланыгыз, күңелегездә яшь булып калыгыз, һәм онытмагыз: сез җыелышка бик кирәк! *

16. Ни өчен бер олы яшьтәге абый-кардәш өлкән вазифасын калдырырга теләгән, әмма башка өлкәннәр аны ничек ныгыткан?

16 Йохан исемле абый-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Аңа 80 яшь. Ул үзенең тугры мәсихче булган хатыны Занни турында кайгырта *. Занни каты чир белән авырый һәм өзлексез карауга мохтаҗ. Йохан кардәш җыелыш очрашуларына бара һәм хезмәттә катнаша алсын өчен, апа-кардәшләр чиратлашып Заннины карыйлар. Шулай да күптән түгел генә Йохан кардәш эмоциональ яктан хәлсезләнгәнен хис иткән. Үзе турында ул хәтта җыелышта өлкән булып хезмәт итәргә тиеш түгел дип уйлаган. «Минем өлкән булуымнан ни файда? — дип әйткән ул күз яшьләре белән.— Җыелышка мин берничек тә ярдәм итә алмыйм». Җыелыштагы башка өлкәннәр Йохан кардәшне аның белемнәрен һәм тәҗрибәсен югары бәяләгәннәренә ышандырганнар. Алар, аның хәзер мөмкинлекләре чикле булса да, аны моннан ары да өлкән булып хезмәт итәргә дәртләндергәннәр. Андый сүзләрдән соң ул рухланып киткән. Бүген ул җыелышта өлкән булып хезмәт итүен дәвам итә һәм кардәшләргә шатлык китерә.

Йәһвә олы яшьтәгеләр турында кайгырта

17. Изге Язмаларда олы яшьтәгеләр өчен нинди ышандыру бар?

17 Изге Язмаларда язылганча, олы яшьтәгеләр, авырлыкларына һәм мөмкинлекләре чикле икәненә карамастан, рухи яктан үсүләрен дәвам итә алалар. Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Алар Ходай йортына утыртылганнар... Алар картлыкларында җимеш бирерләр, тәмле һәм саф торырлар» (Мәд. 91:14, 15). Рәсүл Паулга, бәлкем, берәр чирдән интегергә туры килгәндер, әмма үз «тәненең череп таркала баруына» карамастан, ул күңел төшенкелегенә бирелмәгән. (2 Көринтлеләргә 4:16—18 не укы.)

18. Ни өчен олы яшьтәгеләр һәм алар турында кайгырткан кардәшләр башкаларның ярдәменә мохтаҗ?

18 Олы яшьтәге мәсихчеләрнең «җимеш бирә» алганына бүген күп мисаллар бар. Әмма картлыкка хас авырулар һәм башка кыенлыклар хәтта яратучан якыннары кайгырткан олы яшьтәгеләрне дә күңел төшенкелегенә китерергә мөмкин. Олы яшьтәгеләр турында кайгырткан гаиләдәгеләр дә кайвакыт хәлсезләнә ала. Җыелыштагылар олы яшьтәге кардәшләренә һәм алар турында кайгырткан якыннарына үз эшләре белән ярату күрсәтергә тиеш, бу зур хөрмәт (Гәл. 6:10). Олы яшьтәгеләргә булышып, без: «Иминлек белән китегез. Җылыныгыз һәм яхшы итеп тукланыгыз!» — дип әйткән, әмма аларга ярдәм итмәгән кешеләргә охшаш түгел икәнебезне күрсәтәбез (Ягък. 2:15—17).

19. Ни өчен олы яшьтәге тугры мәсихчеләр киләчәккә ышаныч белән карый ала?

19 Картлык мәсихчеләрнең мөмкинлекләрен чикләсә дә, вакыт Йәһвәнең олы яшьтәге тугры хезмәтчеләренә яратуын киметә алмый. Ул үзенә тугрылыклы булган олы яшьтәге барлык мәсихчеләрне кадерли, һәм беркайчан да аларны калдырмаячак (Мәд. 36:28; Ишаг. 46:4). Йәһвә һәрвакыт аларга булышачак һәм алар белән җитәкчелек итәчәк (Мәд. 47:15).

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. «Күзәтү манарасы» 2007 ел, 1 июнь санындагы «Олы яшьтәгеләр — яшьләр өчен фатиха» дигән мәкаләне карагыз.

^ 7 абз. «Уяныгыз!» (ингл) 1994 ел, 8 февраль санындагы 3—10 нчы битләрне карагыз.

^ 10 абз. Кайбер илләрдә олы яшьтәгеләргә социаль ярдәм күрсәтелә. Һәм алар бу ярдәмне алсын өчен, кардәшләр кайгырта алалар. «Күзәтү манарасы» 2006 ел, 1 июнь санындагы «Аллаһы олы яшьтәгеләр турында кайгырта» дигән мәкаләне карагыз.

^ 11 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2003 ел, 1 сентябрь санындагы «Йәһвә безнең турыда һәрвакыт кайгырта» дигән мәкаләне карагыз.

^ 15 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1993 ел, 15 март санындагы «Агарган чәчнең матурлыгы» дигән мәкаләне карагыз.

^ 16 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен син олы яшьтәге тугры мәсихчеләрне кадерлисең?

• Без олы яшьтәге имандашларыбыз турында ничек назлы итеп кайгырта алабыз?

• Йәһвәнең олы яшьтәге хезмәтчеләренә уңай караш сакларга нәрсә ярдәм итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Җыелыштагылар олы яшьтәгеләр турында назлы итеп кайгырта