Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үзенә тугрылыклы булганнарны ташламый

Йәһвә үзенә тугрылыклы булганнарны ташламый

Йәһвә үзенә тугрылыклы булганнарны ташламый

«[Йәһвә] Үзенең изгеләрен [«үзенә тугрылыклы булганнарны», ЯД] ташламый; алар гомергә сакланулы булырлар» (МӘДХИЯ 36:28).

1, 2. a) Б. э. к. унынчы гасырда Аллаһы хезмәтчеләренең тугрылыгы ничек сыналган? б) Йәһвә тугрылыклы хезмәтчеләрен нинди шартларда яклаган?

БЕЗНЕҢ эрага кадәр унынчы гасыр бара. Бу Аллаһы халкы өчен хәлиткеч вакыт. Исраилнең фетнәче төньяк кабиләләре бәйсезлек ала, һәм шуңа күрә гражданнар сугышы башланмый. Яңа патшалыкның хакиме Йәрихәбәм яңа дәүләт динен урнаштырып, үзенең хакимлеген ныгытырга тырыша. Ул дәүләтендә яшәгән кешеләрдән үзенә тулысынча тугрылыклы булуларын таләп итә. Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре нәрсә эшләячәк? Алар үзләренең Аллаһысына тугрылыклы булып калачакмы? Күпләр тугрылыкларын саклый, һәм Йәһвә аларны яклый (3 Пат. 12:1—33; 2 Пар. 11:13, 14).

2 Аллаһы хезмәтчеләренең тугрылыгы безнең көннәрдә дә сынала. «Аек һәм уяу булыгыз,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри». Без «иманда нык торып, иблискә каршы тора» алабызмы? (1 Пет. 5:8, 9). Йәрихәбәмнең б. э. к. 997 елда патша булганына кадәр һәм аннан соңгы вакыйгаларны карап чыгыйк. Без бу вакыйгалардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әйдәгез моның турында уйланыйк. Ул авыр вакытларда Йәһвәнең хезмәтчеләре җәберләнгәннәр. Аларга мөртәтләр йогынтысына каршы торырга һәм авыр йөкләмәләр үтәргә туры килгән. Әмма Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен ташламаган, һәм бүген дә ташламый (Мәд. 36:28).

Җәберләнгән вакытта

3. Ни өчен Давыт патшалык иткәндә халык җәбер күрмәгән?

3 Башта Йәрихәбәмнең патша булып китүенә нинди шартлар китергәнен карап чыгыйк. Гыйбрәтле сүзләр 29:2 дә: «Яманнар хакимлек иткәндә халык ыңгырашып елар»,— дип әйтелә. Давыт патша хакимлек иткән вакытта исраиллеләр ыңгырашып еламаган. Давыт камил булмаган, әмма ул Аллаһыга тугры булган һәм аңа өметләнгән. Давыт идарә иткәндә халык җәбер күрмәгән. Йәһвә Давытка: «Синең йортың һәм синең патшалыгың һәрвакыт какшамас булачак, һәм синең тәхетең мәңгелеккә урнашачак»,— диеп, аның белән килешү төзегән (2 Пат. 7:16).

4. Сөләйманның идарә итүе нинди очракта гына уңышлы була алган?

4 Башта, Давытның улы Сөләйман патшалык иткәндә, халык тыныч һәм гөрләп яшәгән. Һәм хәтта ул вакыттагы шартлар Мәсих Гайсәнең Меңьеллык идарә итүе нинди булачак икәнен күрсәтеп тора (Мәд. 71:1, 17). 12 кабиләле Исраил өчен ул вакытта канәгатьсез булырга яисә фетнә күтәрергә сәбәп булмаган. Әмма Сөләйман һәм Исраилдә яшәгән кешеләр Йәһвәнең бу фатихаларын алсын өчен, алар Аллаһының әмерләрен үтәргә тиеш булганнар. Йәһвә Сөләйманга болай дигән: «Әгәр син минем кагыйдәләремне тотсаң, кануннарымны үтәсәң, һәм бар әмерләрем буенча йөреп, аларны тотсаң, мин синең атаң Давытка синең турыда син төзи торган йортка кагылышлы әйткән сүзләремне үтәячәкмен. Мин Исраил уллары арасында яшәячәкмен һәм үз халкым Исраилне калдырмаячакмын» (3 Пат. 6:11—13).

5, 6. Сөләйман Йәһвәгә тугрылыгын югалткач, бу нәрсәгә китергән?

5 Олы яшьтә булганда Сөләйман Йәһвәгә тугрылыгын югалткан һәм ялган илаһларга табына башлаган (3 Пат. 11:4—6). Ул Йәһвә кануннарын үтәми башлаган һәм явызлана барган. Ул халыкны шулхәтле җәберләгән ки, хәтта аның үлеменнән соң халык аның улы һәм варисы Рихәбәмгә аңардан зарланган һәм үз хәлләрен җиңеләйтергә сораган (3 Пат. 12:4). Сөләйман тугрылыгын югалткач, Йәһвә үзен ничек тоткан?

6 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Йәһвәнең Сөләйманга ачуы чыкты, чөнки аның йөрәге үзе белән ике мәртәбә сөйләшкән... Исраил Аллаһысыннан читләште». Йәһвә Сөләйманга: «Минем килешүемне һәм сиңа тотарга кушкан кагыйдәләремне үтәмәгәнең өчен, мин синнән патшалыкны алып, аны синең хезмәтчеңә бирәчәкмен»,— дип әйткән (3 Пат. 11:9—11).

7. Йәһвә Сөләйманны кире какса да, үзенең тугрылыклы кешеләре турында ничек кайгырткан?

7 Йәһвә Сөләйманның җәберләвеннән халыкны коткарыр өчен, бер кешене сайлый, һәм аны патша итеп майларга Ахия пәйгамбәрне җибәрә. Бу коткаручы — сәләтле кеше Йәрихәбәм, ул Сөләйман идарә иткәндә җаваплы урында хезмәт иткән. Йәһвә, Давыт белән төзегән Патшалык турындагы килешүгә тугрылыклы булып калса да, Исраилнең 12 кабиләсенең ике патшалыкка бүленүенә юл куйган. Ун кабилә Йәрихәбәмгә бирелгән, ә икесе Давыт нәселеннән булган Рихәбәм патшага калган (3 Пат. 11:29—37; 12:16, 17, 21). Йәһвә Йәрихәбәмгә болай дип әйткән: «Мин кушканнарны тыңласаң, минем юлларым буенча йөрсәң, мин дөрес дип санаганны эшләсәң һәм, хезмәтчем Давыт кебек, минем кагыйдәләремне һәм әмерләремне тотсаң, мин синең белән булачакмын. Мин синең йортыңны, Давытныкын кебек, ныгытачакмын һәм Исраилне сиңа бирәчәкмен» (3 Пат. 11:38). Шулай итеп Йәһвә үз халкын яклаган һәм аны җәберләүдән коткарыр өчен чаралар күргән.

8. Безнең көннәрдә Аллаһы халкы нинди авырлыклар белән очраша?

8 Безнең көннәрдә дә дөнья җәберләү һәм гаделсезлек белән тулы. «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә»,— дип әйтелә Вәгазьче 8:9 да. Сәүдәгәрләр комсыз, дәүләт башлыклары намуссыз булганга күрә, күп илләрдә кешеләрнең экономик хәле начарлана бара. Сәясәт кешеләре, эшкуарлар һәм дини җитәкчеләр еш кына әхлакый нормаларны тотмый. Шуңа күрә Аллаһының бүгенге тугрылыклы хезмәтчеләре, Лут кебек, «азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интегә» (2 Пет. 2:7). Өстәвенә, без Аллаһы нормалары буенча яшәргә тырышсак та һәм беркемгә дә зыян китермәсәк тә, безне еш кына горур дәүләт башлыклары эзәрлеклиләр (2 Тим. 3:1—5, 12).

9. a) Йәһвә үз халкын коткарыр өчен, нинди чаралар күргән инде? б) Ни өчен без Гайсәнең Йәһвәгә һәрвакыт тугрылыклы булачагына бер дә шикләнмибез?

9 Әмма без бер дә шуңа шикләнмәскә тиеш: Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен беркайчан да калдырмаячак! Аллаһы бу дөньяның намуссыз дәүләт башлыкларын юк итәр өчен, кирәкле чаралар күргән. Аллаһының Мәсих Гайсә җитәкчелегендәге Патшалыгы күктә урнаштырылган инде. Гайсә Мәсих якынча йөз ел идарә итә. Тиздән ул Аллаһы исемен данлаган һәм аңардан курыккан кешеләрне тулысынча коткарачак. (Ачылыш 11:15—18 не укы.) Гайсә үзенең үлгәнгә тикле Аллаһыга тугрылыклы булып калганын исбатлаган инде. Ул, Сөләйман патшадан аермалы буларак, үз гражданнарының ышанычын акламыйча калмаячак (Евр. 7:26; 1 Пет. 2:6).

10. a) Без Аллаһы Патшалыгын кадерләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз? б) Сынаулар кичергәндә без нәрсәгә ышана алабыз?

10 Аллаһы Патшалыгы — бу реаль хөкүмәт, һәм ул бар җәбер-золымны юк итәчәк. Без Йәһвә Аллаһыбызга һәм аның Патшалыгына тугры. Шуңа күрә без бу дөньяның бозык эшләрен кире кагабыз һәм яхшылык кылырга ашкынып торабыз (Тит. 2:12—14). Без үзебезне нәҗесләмичә бу дөньядан сакларга тырышабыз (2 Пет. 3:14). Без төрле сынаулар белән очрашсак та, Йәһвә безне рухи зыяннан саклаячак икәненә ышана алабыз. (Мәдхия 96:10 ны укы.) Өстәвенә, Йәһвә үз хезмәтчеләренең, төркем буларак, юк ителүенә юл куймаячак, чөнки алар аның өчен бик кадерле. Мәдхия 115:6 да болай дип әйтелә: «Ходайның изгеләренең үлеме аның алдында кадерле!»

Мөртәтләр йогынтысы астында булганда

11. Йәрихәбәм тугрылыгын ничек югалткан?

11 Йәрихәбәм патша исраиллеләрнең хәлен җиңеләйтә алыр иде. Әмма моның урынына, ул аларның Аллаһыга карата тугрылыкларын яңа сынауларга дучар иткән. Йәрихәбәм үзенә бирелгән патша хакимлеге һәм күрсәтелгән хөрмәт белән канәгатьләнмичә, үзенең дәрәҗәсен ныгытырга мөмкинлекләр эзли башлаган. «Бу халык Йәһвә йортында корбаннар китерер өчен Иерусалимга йөрүен дәвам итсә,— дип уйлаган ул,— бу халыкның йөрәге дә үз хуҗаларына, Яһүдия патшасы Рихәбәмгә борылачак. Һәм алар мине үтерәчәкләр һәм Яһүдия патшасы Рихәбәмгә кире кайтачаклар». Шуңа күрә Йәрихәбәм табыну өчен ике алтын бозау ясап, яңа дин уйлап чыгарган. «Ул бер бозауны — Бәйтелдә, ә икенчесен — Данда куйды. Бу гөнаһка китерде, чөнки халык Данга кадәр аларның берсе янына йөри башлады. Йәрихәбәм биеклекләрдә йортлар төзеде һәм Леви уллары булмаган кешеләрдән руханилар билгеләде». Йәрихәбәм хәтта «Исраил уллары өчен бәйрәм» уйлап чыгарган һәм «корбан китерү урынында корбаннар китерә» башлаган (3 Пат. 12:26—33).

12. Йәрихәбәм Исраилдә бозауга табынуны гамәлгә керткәч, Аллаһының төньяк патшалыкта яшәгән тугрылыклы кешеләре нәрсә эшләгән?

12 Аллаһының төньяк патшалыкта яшәүче тугрылыклы хезмәтчеләре нәрсә эшләгән? Аллаһыдан куркучы борынгы бабалары кебек, төньяк патшалык җирләрендә үзләренә бирелгән шәһәрләрдә яшәгән левиләр тоткарланмыйча эш иткәннәр (Чыг. 32:26—28; Сан. 35:6—8; Кан. 33:8, 9). Алар мираска калган биләмәләрен калдырып, үз гаиләләре белән көньякка, Яһүдиягә күченеп киткәннәр. Анда алар Йәһвәгә гыйбадәт кылуларын дәвам итә алганнар (2 Пар. 11:13, 14). Яһүдиядә вакытлыча яшәгән исраиллеләр төньяк патшалыкка, өйләренә, кире кайтмыйча, бөтенләйгә анда калырга булганнар (2 Пар. 10:17). Киләчәктә потка табынуны калдырып һәм Яһүдиягә кире кайтырга булган төньяк патшалыкта яшәгән кешеләргә чын гыйбадәт кылуга юл ачык булсын өчен, Йәһвә чаралар күргән (2 Пар. 15:9—15).

13. Безнең көннәрдә Аллаһы халкы нинди мөртәтләр йогынтысына дучар була?

13 Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре дә мөртәтләр йогынтысына дучар була. Кайбер башлыклар дәүләтләрендә үз диннәрен урнаштырырга тырышып, гражданнарын аны тотарга мәҗбүр итәләр. Христиан дөньясы һәм башка дин хезмәтчеләре үзләренә чиктән тыш ышанып, үзләрен рухи гыйбадәтханәнең руханилары дип саныйлар. Әмма «патша-руханиларны» тәшкил иткән майланган мәсихчеләрне Аллаһының чын хезмәтчеләре арасында гына табып була (1 Пет. 2:9; Ачыл. 14:1—5).

14. Мөртәтләрнең карашларына безнең мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

14 Б. э. к. унынчы гасырда яшәгән тугры левиләр кебек, Аллаһының бүгенге тугрылыклы хезмәтчеләре мөртәтләрнең карашларына алданмыйлар. Майланган мәсихчеләр һәм аларның тугры хезмәттәшләре икеләнмичә мөртәтләрнең карашларын кире кагалар. (Римлыларга 16:17 не укы.) Изге Язмалардагы принциплар бозылмаганда, без хакимлек итүче җитәкчеләргә әзерлек белән буйсынабыз, әмма бу дөнья эшләрендә һәм бәрелешләрендә нейтралитет саклап, Аллаһы Патшалыгына тугрылыклы булып калабыз (Яхъя 18:36; Рим. 13:1—8). Без үзләрен Аллаһыга хезмәт итүчеләр дип санаган, ә тәртибе белән аны хурлаган кешеләрнең эшләрендә катнашмыйбыз (Тит. 1:16).

15. Ни өчен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» безнең тугрылыкка лаек?

15 Йәһвә шулай ук эчкерсез кешеләргә бу явыз дөньядан чыгып, үзе булдырган рухи оҗмахка керергә мөмкинлек биргән (2 Көр. 12:1—4). Без чын йөрәктән рәхмәтле булганга күрә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» белән хезмәттәшлек итәбез, «аны хуҗасы» «ризыкны үз вакытында өләшү өчен... барлык хезмәтчеләре өстеннән куйган». Мәсих бу хезмәтчене «бөтен милке өстеннән башлык итеп» билгеләгән (Мат. 24:45—47). Шуңа күрә, без ышанычлы хезмәтченең берәр сорауда карашын тулысынча аңлап бетермәсәк тә, бу аның белән ризалашмас өчен яисә Шайтан дөньясына кире кайтыр өчен сәбәп түгел. Аллаһыга тугрылыклы булу безне басынкы булырга һәм Йәһвәнең алдагы аңлатмасын сабырлык белән көтәргә дәртләндерәчәк.

Авыр йөкләмәләрне үтәгәндә

16. Яһүдиядән булган пәйгамбәргә нинди йөкләмә бирелгән?

16 Йәһвә Йәрихәбәмне мөртәтлек юлына басканы өчен хөкем иткән. Ул үзенең Яһүдиядән булган пәйгамбәренә төньякка, Бәйтелгә, барырга һәм Йәрихәбәм патша корбан китергәндә аның алдына басып, аңа куркыныч хәбәрне әйтергә кушкан. Чыннан да, бу авыр йөкләмә булган (3 Пат. 13:1—3).

17. Йәһвә үз хезмәтчесен ничек яклаган?

17 Йәһвәнең хөкемен ишеткәч, Йәрихәбәмнең ачуы килгән. Ул кулын Аллаһы вәкиленә таба сузып, үз кешеләренә: «Тотып алыгыз аны!» — дип кычкырган. Алар урыныннан кузгалырга да өлгермәгән, патшаның «аңа сузган кулы корыган, һәм ул аны бөгә дә алмаган. Корбан китерү урыны җимерелеп, икегә аерылган һәм аннан майлы көл коелган». Йәрихәбәм патша пәйгамбәрдән: «Минем кулым савыксын өчен, үз Аллаһың Йәһвәнең йөзен йомшартчы һәм минем турыда дога кылчы»,— дип ялварып сорарга мәҗбүр булган. Пәйгамбәр Йәһвәгә дога кылган, һәм «патшаның кулы савыккан». Шулай итеп Йәһвә үз хезмәтчесен яклаган (3 Пат. 13:4—6).

18. Йәһвә изге хезмәтләрен курыкмыйча башкарган хезмәтчеләрен ничек яклый?

18 Без Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләгәндә һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашканда, кешеләр кайвакыт үзләрен дорфа, хәтта дошманнарча тота (Мат. 24:14; 28:19, 20). Әмма без, кешеләр хакыйкатьне кире кагарлар дип куркып, хезмәттәге ашкынуыбызны киметергә тиеш түгел. Йәрихәбәм патша янына килгән пәйгамбәргә кебек, безгә дә зур хөрмәт күрсәтелгән: без «бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып», аңа хезмәт итәбез * (Лүк 1:72, 73). Бүгенге көндә без Йәһвә могҗизалы рәвештә безне яклар дип көтмибез. Әмма без бер дә шикләнмибез: ул үз халкына изге рухы һәм фәрештәләре аша ярдәм итә һәм аны яклый. (Яхъя 14:15—17; Ачылыш 14:6 ны укы.) Йәһвә үзенең хезмәтчеләрен беркайчан да ташламаячак, алар аның «сүзен курыкмыйча» сөйли (Флп. 1:14, 28).

Йәһвә үзенең тугрылыклы кешеләрен яклаячак

19, 20. a) Ни өчен без Йәһвәнең безне беркайчан да ташламаячагына ышана алабыз? б) Чираттагы мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

19 Йәһвә — тугрылыклы Аллаһы. «Ул бар эшләрендә дә шиксез [«тугрылыклы», ЯД]» (Мәд. 144:17). Изге Язмаларда шулай ук: «Ул... тугры кешеләренең юлларын саклый»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 2:8). Сынаулар һәм мөртәтләр йогынтысы белән очрашканда, шулай ук авыр йөкләмәләрне үтәгәндә Аллаһының тугры хезмәтчеләре Йәһвәнең үзләренә җитәкчелек һәм ярдәм бирәчәгенә бер дә шикләнми.

20 Һәрберебез үзенә мондый сорау бирә ала: «Сынаулар һәм вәсвәсәләр белән очрашканда Йәһвәгә тугрылыклы булып калырга миңа нәрсә ярдәм итәчәк? Башкача әйткәндә, Аллаһыга тугрылыклы булып калырга тәвәккәллегемне мин ничек ныгыта алам?»

[Искәрмә]

^ 18 абз. Бу пәйгамбәр Йәһвәгә тугры булып калганмы яисә юкмы икәнен, шулай ук аның белән нәрсә булганын без чираттагы мәкаләдән белербез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә үзенә тугрылыклы булганнарны алар җәберләнгәндә ташламаганын ничек күрсәткән?

• Мөртәтләр карашына безнең мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

• Йәһвә мәсихче хезмәтен тугрылык белән башкарган кешеләрне ничек яклый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[5 биттәге карта]

(Текстны күрер өчен, басманы кара)

ТӨНЬЯК ПАТШАЛЫК (Йәрихәбәм)

Дан

ШЕХЕМ

Бәйтел

КӨНЬЯК ПАТШАЛЫК (Рихәбәм)

ИЕРУСАЛИМ

[Иллюстрация]

Йәрихәбәм бозауга табынуны гамәлгә керткәч, Йәһвә үзенә тугрылыклы булганнарны ташламаган

[3 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Сөләйманны һәм Исраилдә яшәгән кешеләрне фатихаласын өчен, патша билгеле әмерләрне үтәргә тиеш булган