Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Миссионерлар саранчага охшаш

Миссионерлар саранчага охшаш

Галаад мәктәбенең 124 нче класс чыгарылышы

Миссионерлар саранчага охшаш

ҺӘР алты ай Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадта укыган классның чыгарылыш программасы үткәрелә. Бу программага Кушма Штатлардагы Вефиль гаиләсе чакырыла. 2008 елның 8 март көнендә 124 нче класс чыгарылышы үтте. Анда Вефиль гаиләсе белән бергә 30 дан артык илдән килгән кунак булган. Бу махсус көнне программаны тыңларга 6 411 кеше килгән.

Очрашуны программа рәисе Җитәкче советта хезмәт итүче Стивен Летт башлаган. Ул «Йәһвәнең символик саранчасы белән алга барыгыз» дигән нотык белән чыгыш ясаган. 1919 елда майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркеме Йәһвәгә хезмәтләрен кабат ашкынып башкара башлаган. Ачылыш 9:1—4 тә бу төркем үз һөҗүмен башлаган күп санлы саранча белән чагыштырылган. Летт кардәш уку тәмамлаучыларның исләренә шуны төшергән: алар, «башка сарыклар» буларак, бу күп санлы «саранчага» кушылганнар (Яхъя 10:16).

Аннары Кушма Штатларның Филиал Комитетыннан Лон Шиллинг кардәш «Бер-берегезгә булышыгыз» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Бу нотык I гасырда яшәгән Прискиллә белән Әкүл, ирле-хатынлы мәсихчеләрнең мисалына нигезләнгән булган (Рим. 16:3, 4). Бу класстагы 28 парга, миссионер хезмәтендә уңышлы булыр өчен, үз никахларын сакларга кирәк дигән докладчы. Әкүл Изге Язмаларда һәрвакыт үз хатыны, Прискиллә белән, искә алына. Димәк алар рәсүл Паул һәм җыелыш өчен бер бөтен булган. Бүген дә миссионер парларга бергә эшләрне башкарырга, бергә Аллаһыга гыйбадәт кылырга һәм бергә билгеләнгән илдәге авырлыклар белән көрәшергә кирәк. Шулай эшләп алар бер-берсенә булышалар (Ярат. 2:18).

«Йәһвә игелегенә җавап кайтарыгыз» дигән нотык белән Җитәкче советның әгъзасы Гай Пирс чыгыш ясаган. Игелекле булу — бу явызлык эшләүдән тыелу гына түгел, ә башкалар хакына игелекле эшләр башкару дигән Пирс кардәш. Йәһвә Аллаһыдан игелеклерәк беркем дә юк (Зәк. 9:16, 17). Аллаһының игелеге һәм яратуы безне игелекле эшләргә дәртләндерергә мөмкин. Нотык азагында Пирс кардәш, булачак миссионерларны мактап, болай дигән: «Сез инде игелек эшлисез. Һәм без шуңа ышанабыз: сез алда да Аллаһының игелегенә җавап кайтарачаксыз һәм Йәһвә Аллаһы сезне билгеләгән бар урыннарда игелек эшләячәксез».

Шуннан соң элек миссионер булып хезмәт иткән, ә күптән түгел генә Галаад Мәктәбенең укытучысы итеп билгеләнгән Майкл Бернетт «Бу маңгайларыгызга куелган билгеләр кебек булсын» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Исраиллеләргә Йәһвәнең аларны Мисырдан алып чыгуын истә яхшы сакларга кирәк булган. Бу алар өчен маңгайларындагы билге кебек булган (Чыг. 13:16). Докладчы булачак миссионерларны Галаад Мәктәбендә алган белемне истә тотарга дәртләндергән. Бу белем аларның маңгайларында билге кебек булсын дип әйткән ул. Бернетт кардәш басынкы һәм тыйнак булырга кирәк дигән. Ул шулай ук аларның башка миссионерлар һәм кешеләргә кагылышлы авырлыклары туганда, аларны чишәр өчен, Изге Язмалардагы принципларны кулланырга өндәгән (Мат. 5:23, 24).

Инде күп еллар Галаад Мәктәбендә укытучы булып хезмәт итүче Марк Нумар кардәш «Сезнең турында нинди җырны җырлаячаклар» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Борынгы вакытта җиңүләр турында мактау җырлары җырларга гадәт булган. Андый җырларның берсендә Рубин, Дан һәм Ашир кабиләләре үзләренең куркынычсызлыгы турында гына уйлый дип әйтелә, ә Зәбулун кабиләсе, фидакарьлек рухы өчен мактала (Хак. 5:16—18). Җырларның сүзләре кебек, һәрбер мәсихченең эшләре вакыт узу белән кешеләргә билгеле булып китә. Кеше Аллаһы эшендә ашкынучан булса һәм теократик тәртипкә буйсынса, ул Йәһвә алдында яхшы исемгә ия булачак һәм үз кардәшләренә яхшы үрнәк бирәчәк. Җыелыштагы кешеләр эшләребезнең «җырын» ишеткәндә, аларда бездән үрнәк алырга теләк туа.

Укыган вакытта 124 нче класс студентлары тулаем алганда 3 000 гә якын сәгать вәгазьләгәннәр. Теократик өйрәтү бүлегеннән Сэм Роберсон «Изге рухының җитәкчелегенә буйсынабыз» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Ул булачак миссионерлардан интервью алган һәм алар хезмәттә булган кайбер дәртләндерүче очракларны сөйләп биргәннәр һәм кайберләрен сәхнәләштергәннәр. Аннары Кушма Штатларның Филиал Комитетыннан Патрик Лафранка төрле илләрдә хезмәт итүче, Галаад Мәктәбен тәмамлаган, миссионерлардан интервью алган. Укучылар, бу кардәшләр биргән гамәли киңәшләр өчен, үз рәхмәтләрен белдергәннәр.

«Күренгән нәрсә вакытлыча икәнен истә тотыгыз» дигән соңгы нотык белән Җитәкче советның әгъзасы Энтони Моррис чыгыш ясаган. Изге Язмаларда безне бүгенге вакытлыча газапларга түгел, ә Йәһвәнең киләчәктәге фатихаларына игътибар итәргә дәртләндергән сүзләр язылган (2 Көр. 4:16—18). Безнең көннәрдә хәерчелек, гаделсезлек, җәберләү, авырулар һәм үлем киң таралган. Андый проблемаларның кайберләре белән миссионерлар да очрашырга мөмкин. Әмма бар бу нәрсә вакытлыча гына икәнен истә тоту Йәһвәне тормышыбызда беренче урында куярга һәм өметне югалтмаска булышачак.

Программаның азагында булачак миссионерлар, сәхнәгә чыгып, Летт кардәшнең соңгы киңәшләрен тыңлаганнар. Ул аларны бирелмәскә чакырып болай дигән: «Йәһвә безнең белән булса, бернәрсә дә сафлыгыбызны җимерә алмаячак». Летт кардәш яңа миссионерларны саранчага охшаш булырга дәртләндергән. Моның өчен аларга хезмәттә һәрвакыт ашкынучан, тугры һәм тыңлаучан булып калырга кирәк.

[30 биттәге рамка]

БУ ЧЫГАРЫЛЫШ БЕЛӘН БӘЙЛЕ САННАР

Студентлар килгән илләр саны: 7

Билгеләнгән илләр саны: 16

Студентлар саны: 56

Уртача яшьләре: 33,8

Хакыйкатьтә уртача ел: 18,2

Тулы вакытлы хезмәттәге уртача ел: 13,8

[31 биттәге иллюстрация]

Күзәтү Манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 124 нче класс чыгарылышы

Рәтләр алгы рәттән санала, ә исемнәр сулдан уңга бирелә.

1) Николсон Т., Мейн Х., Сенгэ Й., Снейп Л., Ванегас К., По Л. 2) Сантана С., О К., Леметр К., Уильямс Н., Александер Л. 3) Вудс Б., Стейнтон Л., Хантли Э., Альварес Г., Крус Дж., Беннетт Дж. 4) Уильямсон А., Гонсалес Н., Зуроски Дж., Деханд И., Мей Дж., Дьемми Ч., Тавенер Л. 5) Леметр У., Харрис А., Уэллс С., Роджерс С., Дьюррант М., Сенгэ Дж. 6) Хантли Т., Ванегас А., По А., Сантана М, Беннетт В., Тавенер Д., О М. 7) Зуроски М., Роджерс Г., Дьемми Д., Николсон Л., Альварес К., Снейп Дж. 8) Харрис М., Гонсалес П., Мейн Ш., Вудс С., Стейнтон Б., Уильямсон Д., Дьюррант Дж. 9) Крус П., Деханд Б., Уильямс Д., Уэллс С., Александер Д., Мей М.

[32 биттәге иллюстрация]

Галаад Мәктәбе Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгендә урнаша