Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син «саф телдә» яхшы сөйләшәсеңме?

Син «саф телдә» яхшы сөйләшәсеңме?

Син «саф телдә» яхшы сөйләшәсеңме?

«Мин бар халыкларга, алар Йәһвә исемен чакырсын өчен... саф тел бирәчәкмен» (СОФ. 3:9).

1. Йәһвә безгә нинди искиткеч бүләк биргән?

ТЕЛНЕ кешеләр уйлап чыгармаган, телне кешеләргә Барлыкка Китерүче, Йәһвә Аллаһы бүләк иткән (Чыг. 4:11, 12). Ул беренче кеше Адәмгә сөйләшү сәләте дә һәм яңа сүзләр уйлап чыгарырга мөмкинлек тә биргән. Шулай итеп ул сүзгә бай була алган (Ярат. 2:19, 20, 23). Бу чыннан да искиткеч бүләк! Аның ярдәмендә кешеләр хәтта күктәге Аталары белән аралаша ала һәм аның бөек исемен данлый алалар.

2. Ни өчен кешеләр бер телдә сөйләшми?

2 Аллаһы кешеләрне барлыкка китергәч, 17 гасыр дәвамында алар «бер телдә, бер шивәдә», ягъни бер үк сүзләр кулланып, сөйләшкәннәр (Ярат. 11:1). Әмма Нәмруд көннәрендә кешеләр фетнә күтәргән. Йәһвә кушканча, бар җир йөзе буйлап таралыр урынына, буйсынмаучан кешеләр соңрак Бабыл дип атала башлаган урында җирләшкәннәр. Алар Йәһвә исемен данлар өчен түгел, ә үз «исемнәрен данга күмәр» өчен, биек манара төзи башлаганнар. Шуңа күрә Йәһвә бу фетнәчеләрнең телен «буташтырган» һәм аларны төрле телләрдә сөйләшергә мәҗбүр иткән. Шулай итеп, алар җир йөзе буйлап таралганнар. (Яратылыш 11:4—8 не укы.)

3. Йәһвә Бабылдагы фетнәчеләрнең телен «буташтыргач», нәрсә булган?

3 Бүгенге көндә дөньяда меңләгән телләр бар. Кайберәүләрнең исәпләвенчә, кешеләр 6800 дән артык телдә сөйләшә. Һәрбер телдә кешеләр үзләренчә сөйләшә һәм фикер йөртә. Йәһвә Аллаһы фетнәчеләрнең телен буташтырганда, күрәсең, алар кулланган телне хәтерләреннән юкка чыгарган. Ул аларның аңнарына яңа сүзләр дә сеңдергән, аларның фикер йөртү рәвешен дә үзгәрткән һәм яңа грамматика да биргән. Шуңа күрә манара төзелә башлаган урынның Бабыл, ягъни «буталу», дип аталганына бер дә гаҗәпләнәсе юк (Ярат. 11:9, искәрмә). Шунысы игътибарга лаек, шулхәтле күп һәм бер-берсенә охшамаган телләрнең барлыкка килүе турында тик Изге Язмаларда гына ачык аңлатма бар.

Яңа, саф тел

4. Йәһвәнең алдан әйткән сүзләре буенча, безнең көннәрдә нәрсә булырга тиеш?

4 Изге Язмаларда язылган Бабыл турындагы вакыйга гаҗәпләнерлек булса да, безнең көннәрдә күпкә гаҗәплерәк һәм мөһимрәк хәл күзәтелә. Йәһвә Софония пәйгамбәр аша: «Ул чакта Мин бар халыкларга, алар Йәһвә исемен чакырсын өчен һәм аңа иңне-иңгә терәп хезмәт итсен өчен, саф тел бирәчәкмен»,— дип алдан әйткән (Соф. 3:9). «Саф тел» нәрсә ул, һәм ул телдә ничек яхшы сөйләшергә өйрәнеп була?

5. Саф тел нәрсә ул, һәм кешеләр ул телдә сөйләшсә, бу нәрсәгә китерә?

5 Саф тел — бу Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда, язылган Йәһвә Аллаһы һәм аның ниятләре турындагы хакыйкать. Бу «тел» ярдәмендә кешеләр Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатьне, ничек ул Йәһвәнең исемен изгеләндерәчәген, аның хакимлеген аклаячагын һәм тугры кешеләргә мәңгелек фатихалар китерәчәген дөрес аңлый башлыйлар. Алар ул телдә сөйләшсә, бу нәрсәгә китерә? «Алар Йәһвә исемен» чакырачак «һәм аңа иңне-иңгә терәп хезмәт» итәчәк. Бабылда булган вакыйгадан аермалы буларак, Йәһвә кешеләр аның исемен данласын һәм аңа бердәмлектә хезмәт итсен өчен, аларга яңа, саф тел биргән.

Саф телне өйрәнәбез

6, 7. a) Башка телдә сөйләшер өчен, нәрсә эшләргә кирәк, һәм моны хакыйкать телен өйрәнгәндә ничек кулланып була? б) Без нәрсә карап чыгачакбыз?

6 Башка телдә сөйләшер өчен, яңа сүзләрне дә ятларга һәм бу телдә уйларга да өйрәнергә кирәк. Бер телдә акылга ятышлы һәм кызыклы булган нәрсә икенче телдә гел мәгънәсез булып күренергә мөмкин. Яңа авазларны дөрес әйтер өчен, сөйләм органнарын, мәсәлән телне, башкача кулланырга кирәк. Изге Язмалардагы хакыйкатьнең саф телен өйрәнгәндә дә шуны ук әйтеп була. Бу телдә сөйләшергә өйрәнер өчен, Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны гына белү аз. Моның өчен зиһенебезне яңартырга һәм фикерләү рәвешебезне үзгәртергә кирәк. (Римлыларга 12:2; Эфеслеләргә 4:23 не укы.)

7 Безгә саф телне аңларга, шулай ук бу телдә яхшы сөйләшергә нәрсә ярдәм итәчәк? Башка телдә сөйләшергә өйрәнгәндәге кебек, Изге Язмалардагы хакыйкатьнең саф телен үзләштерер өчен берничә гади кагыйдә ярдәм итәчәк. Бу нинди кагыйдәләр, һәм алар безгә хакыйкать телен өйрәнергә ничек ярдәм итә ала? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Саф телдә яхшы сөйләшәбез

8, 9. Саф телдә сөйләшергә теләсәк, без нәрсә эшләргә тиеш, һәм ни өчен бу мөһим?

8 Игътибар белән тыңла. Башта яңа тел безгә гел аңлашылмаска мөмкин (Ишаг. 33:19). Әмма ишеткәннәребезгә игътибарыбызны тупларга өйрәнгән саен, аерым сүзләрне һәм еш очрый торган әйтемнәрне аңлау җиңеләя бара. Шулай ук Изге Язмаларда без «туры юлдан чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез» дип әйтелә (Евр. 2:1). Гайсә күп тапкыр үз шәкертләренә: «Колаклары булган ишетсен!» — дип әйткән (Мат. 11:15; 13:43; Марк 4:23; Лүк 14:35). Әйе, саф телне аңларга өйрәнер өчен, безгә тыңларга һәм ишеткәннәребезне аңларга тырышырга кирәк (Мат. 15:10; Марк 7:14).

9 Тыңлар өчен игътибарлы булырга кирәк. Кайвакыт бу җиңел түгел, әмма тырышлыклар бушка булмаячак (Лүк 8:18). Без мәсихче очрашуларда әйтелгән фикерләргә игътибарыбызны тупларга тырышабызмы яисә үз уйларыбызга чумып утырабызмы? Без җыелыш очрашуларында игътибарлы булмасак, сөйләгәнне бик авыр аңлый башларга мөмкин (Евр. 5:11).

10, 11. a) Чит телне өйрәнергә тагын нәрсә ярдәм итә? б) Саф телдә сөйләшер өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

10 Бу телне яхшы белгән кешеләрдән үрнәк ал. Чит телне өйрәнүчегә бу телне яхшы белгән кешеләрне игътибар белән тыңларга һәм аларның сөйләвенә охшатырга тырышып сөйләргә киңәш ителә. Өйрәнүче бу киңәшне кулланса, ул бу телдә зур акцентсыз, кешеләр аңларлык итеп сөйләшәчәк. Нәкъ шулай ук безгә саф телдә яхшы сөйләшә башлаган һәм «өйрәтүгә» осталыклары үсә барган кешеләргә охшарга тырышырга кирәк (2 Тим. 4:2). Ярдәм сорарга оялма. Хаталар ясаганда, киңәшләр кабул итәргә һәм үзгәрергә әзер бул (Еврейләргә 12:5, 6, 11 не укы.)

11 Саф телдә сөйләшер өчен, хакыйкатькә ышану гына һәм аңа башкаларны өйрәтү генә җитәрлек түгел. Шулай ук Аллаһы кануннары һәм принциплары буенча яшәргә дә кирәк. Без башкаларның көчле иманнары һәм ашкынып хезмәт иткәннәре турында уйланып, алардан үрнәк алырга тиеш. Шулай ук безгә Гайсәнең бөтен тормыш рәвешен үрнәк итеп, аңа иярергә кирәк (1 Көр. 11:1; Евр. 12:2; 13:7). Бу Йәһвә халкының бердәм булуына булыша, чөнки Аллаһы хезмәтчеләре зур акцентсыз, кешеләр аңларлык итеп, саф телдә сөйләшәләр (1 Көр. 4:16, 17).

12. Телне өйрәнгәндә истә калдыру сәләте нинди роль уйный?

12 Исеңдә калдыр. Чит телне өйрәнүчегә күп нәрсәне истә калдырырга кирәк. Аларга күп яңа сүзләрне һәм әйтемнәрне ятларга туры килә. Шулай ук истә калдыру сәләте саф телне өйрәнгәндә мөһим роль уйный. Мәсихчеләргә дә күп нәрсәне, мәсәлән Изге Язмалар китапларының исемнәрен һәм аларның Изге Язмалардагы урнашу тәртибен истә калдыру файдалы була. Кайберәүләр үзләренә Изге Язмаларның берничә шигырьләрен ятларга яисә аларның кайда урнашканын истә калдырырга дип максат итеп куя. Башкалар Патшалык җырларын, Исраил кабиләләренең һәм 12 рәсүлнең исемнәрен ятлыйлар һәм изге рух җимешен тәшкил иткән сыйфатларны истә калдыралар. Борынгы вакытларда күп кенә исраиллеләр мәдхияләрне ятлаганнар. Безнең көннәрдә бер малай алты яшенә җиткәндә Изге Язмаларның 80 нән артык шигырен ятлаган! Ә син үзеңнең истә калдыру сәләтеңне ничек куллана аласың?

13. Ни өчен кабатлау шулхәтле мөһим?

13 Кабатлау истә калдыру сәләтен яхшыртырга ярдәм итә. Даими искә төшерүләр мәсихче өйрәтү программасында бик мөһим. Рәсүл Петер болай дип әйткән: «Сез боларны белсәгез дә һәм сезгә бирелгән хакыйкатькә нык тотынып торсагыз да, мин болар хакында һәрвакыт хәтерегезгә төшерәчәкмен» (2 Пет. 1:12). Ни өчен безгә искә төшерүләр кирәк? Алар белемнәребезне тирәнәйтә, хакыйкатьне яхшырак аңларга булыша һәм Йәһвәгә буйсынырга тәвәккәллегебезне ныгыта. Әгәр без хәтеребездә Аллаһы нормаларын һәм принципларын яңартып торсак, бу безгә үзебезне рухи яктан тикшереп торырга һәм «ишеткәннәребезне онытмаска» булышачак (Ягък. 1:22—25). Ә Изге Язмалардагы хакыйкатьне искә төшереп тормасак, безнең йөрәгебезгә начар теләкләр һәм омтылышлар үтеп керәчәк, һәм без саф телдә яхшы сөйләшә алмаячакбыз.

14. Саф телне өйрәнергә безгә нәрсә ярдәм итә ала?

14 Кычкырып укы. Кайберәүләр чит телне өйрәнгәндә, сүзләрне эчтән генә әйтергә тырыша. Әмма бу зур файда китерми. Саф телне өйрәнгәндә әкрен тавыш белән укырга файдалы, чөнки бу безгә игътибарлы булырга булыша. (Мәдхия 1:1, 2 не укы *.) Бу укыганнарыбызны истә калдырырга ярдәм итә. «Әкрен тавыш белән уку» дип тәрҗемә ителгән борынгы яһүд сүзе шулай ук «уйлану» дигән мәгънә йөртә. Ризык безгә файда китерсен өчен, аны үзләштерергә кирәк булган кебек, укыганнарыбызны яхшы итеп аңлар өчен, уйлану кирәк. Син уйланыр өчен тиешле вакыт бүлеп куясыңмы? Изге Язмаларны укыганда, укыганнарыбыз турында тирән уйлану бик мөһим.

15. Без саф телнең «грамматикасын» ничек өйрәнә алабыз?

15 Грамматиканы өйрән. Берникадәр вакыт узгач, безгә өйрәнә торган телнең грамматикасын, ягъни сүз һәм җөмлә төзелешен һәм аларның кагыйдәләрен, җентекләп карап чыгарга кирәк. Бу безгә телнең төзелешен аңларга һәм хатасыз, дөрес итеп сөйләшергә ярдәм итәчәк. Һәрбер телнең кагыйдәләре булган кебек, Изге Язмалардагы хакыйкатьнең саф теленең «дөрес сүзләре» бар (2 Тим. 1:13). Һәм без аларны үрнәк итеп тотарга тиеш.

16. Бездә нинди караш булырга мөмкин, һәм аны ничек булдырмаска?

16 Өйрәнүеңне дәвам ит. Кайберәүләр чит телдә әзрәк сөйләшә башлагач, шуның белән чикләнәләр. Саф телдә сөйләшүчеләр дә белгәннәре белән канәгатьләнергә мөмкин. (Еврейләргә 5:11—14 не укы.) Моны ничек булдырмаска? Саф телне өйрәнер өчен тырышлыклар куярга әзер бул. «Мәсих тәгълиматының иң башлангыч өлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаһыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую, үлгәннәрнең терелүе вә мәңгелек хөкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Евр. 6:1, 2).

17. Ни өчен регуляр рәвештә өйрәнү мөһим? Мисал китерегез.

17 Өйрәнү графигы төзе. Телне озаклап әллә нигә бер өйрәнгәнче, әз-әзләп, әмма регуляр рәвештә өйрәнү яхшырак. Көчең булганда һәм бернәрсә дә комачауламаган вакытта өйрән. Яңа телне өйрәнү куе кара урман аша сукмак салуга тиң. Бу сукмактан ешрак йөргән саен, аннан йөрү җиңеләя бара. Әгәр дә ул сукмактан йөрмәсәң, аны тиз үлән басып китәчәк. Димәк, яңа телдә яхшы сөйләшер өчен, аны регуляр рәвештә, чыдамлылык белән өйрәнү мөһим (Дан. 6:16, 20). Изге Язмалардагы хакыйкатьнең саф телендә яхшы сөйләшер өчен, безгә «армы-талмый» дога кылырга һәм уяу булырга кирәк (Эфес. 6:18).

18. Ни өчен мөмкинлек булган саен саф телдә сөйләшергә кирәк?

18 Бу телдә һәрвакыт сөйләш. Кайвакыт яңа телне өйрәнүчеләр бу телдә сөйләшмиләр, чөнки алар оялалар я хата ясарбыз дип куркалар. Бу аларга уңышларга ирешергә комачаулый. Йөзәргә өйрәнәм дисәң — йөз, яңа телгә өйрәнәм дисәң — аралаш. Никадәр ешрак яңа телдә сөйләшсәң, шулкадәр ныграк аңа ияләшәсең. Шуңа күрә мөмкинлек булган саен саф телдә сөйләш. «Йөрәк белән иман итү Аллаһы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү — котылу бирә» (Рим. 10:10). Без үз иманыбызны кешеләр алдында чумдырылу йоласын үтәгән вакытта гына түгел, ә Йәһвә турында, һәр мөмкинлекне кулланып, сөйләгәндә, мәсәлән, хезмәт иткәндә, икърар итәбез (Мат. 28:19, 20; Евр. 13:15). Шулай ук без мәсихче очрашуларда саф телне кулланып, үз фикерләребезне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтә алабыз. (Еврейләргә 10:23—25 не укы.)

Йәһвәне аның халкы белән бергә саф телдә данла

19, 20. a) Безнең көннәрдә Йәһвә Шаһитләре нинди гаҗәеп эш башкара? б) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Күз алдыңа китер: син Иерусалимда. Б. э. 33 елы, якшәмбе, 6 нчы сиван көненең иртәсе. Ул иртәнге вакытта, әле тугыз да тулмаганда, гаҗәеп вакыйга була. Өске каттагы бүлмәдә җыелган кешеләр могҗизалы рәвештә «башка телләрдә сөйли башлый» (Рәс. 2:4). Бүгенге көндә Аллаһы, могҗиза ясап, үз хезмәтчеләренә башка телләрдә сөйләшергә сәләт бирми (1 Көр. 13:8). Шулай да Йәһвә Шаһитләре 430 дан артык телдә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәләр.

20 Без төрле телләрдә сөйләшсәк тә, безне Изге Язмалардагы хакыйкатьнең саф теле берләштерә. Без моңа бик шат! Бүгенге көндә Бабылда булган хәлгә капма-каршы хәл күзәтелә дип әйтеп була. Аллаһы халкы Йәһвәнең исемен бер «телдә» данлый (1 Көр. 1:10). Әйдәгез, бөтен җир йөзендәге кардәшләребез белән, «иңне-иңгә терәп», хезмәт итик һәм саф телдә яхшы итеп сөйләшергә өйрәнеп, күктәге Атабыз Йәһвәне данлыйк! (Мәдхия 150:1—6 ны укы.)

[Искәрмә]

^ 14 абз. Мәдхия 1:1, 2 (ЯД): «Бозыкларның киңәшен тотмаган, гөнаһлылар юлы белән бармаган, мыскыл итүчеләр белән утырмаган, әмма Йәһвә канунында шатлык тапкан һәм аның канунын көнен-төнен әкрен тавыш белән укыган кеше бәхетле».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Саф тел нәрсә ул?

• Саф телдә сөйләшер өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

• Саф телдә яхшы сөйләшергә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

[0йрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге рамка]

Саф телдә яхшы сөйләшергә теләсәң...

игътибар белән тыңла.

Лүк 8:18; Евр. 2:1

бу телне яхшы белгән кешеләрдән үрнәк ал.

1 Көр. 11:1; Евр. 13:7

исеңдә калдыр һәм кабатла.

Ягък. 1:22—25; 2 Пет. 1:12

кычкырып укы.

Мәд. 1:1, 2 (ЯД)

грамматиканы өйрән.

2 Тим. 1:13

өйрәнүеңне дәвам ит.

Евр. 5:11—14; 6:1, 2

өйрәнү графигы төзе.

Дан. 6:16, 20; Эфес. 6:18

бу телдә һәрвакыт сөйләш.

Рим. 10:10; Евр. 10:23—25

[24 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә халкы бердәм рәвештә саф телдә сөйләшә