Паулның Тессалуникәлеләргә һәм Тимутегә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр
Йәһвә Сүзе тере
Паулның Тессалуникәлеләргә һәм Тимутегә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр
ПАУЛ Тессалуникәдә җыелышны оештырганнан бирле, андагы мәсихчеләр каршы килүләр белән очрашкан. Шуңа күрә 20 дән узган Тимуте аннан яхшы хәбәр белән кайткач, Паул тессалуникәлеләрне мактар өчен һәм аларның рухын күтәрер өчен, аларга хат язарга була. Күрәсең, б. э. 50 елының азагында язылган бу хат — Паулның Изге Язмаларга кертелгән беренче хаты булган. Тиздән ул Тессалуникәдәге мәсихчеләргә үзенең икенче хатын яза. Бу хатында ул кайбер мәсихчеләрнең дөрес булмаган карашларын төзәтә һәм кардәшләрне иманда нык торырга дәртләндерә.
Якынча 10 ел үткән. Паул Македуниядә, ә Тимуте Эфеста хезмәт итә. Паул Тимутегә хат яза һәм аны Эфеста калып, ялган өйрәтүчеләр белән рухи сугыш алып барырга дәртләндерә. Б. э. 64 елында Римда зур янгын чыга. Шуннан соң мәсихчеләр эзәрлекләүләргә дучар була. Һәм шул вакытта Паул Тимутегә үзенең икенче хатын яза. Бу Паулның Изге Язмаларга кертелгән соңгы хаты булган. Без бүген дә Паулның бу дүрт хатында язылган дәртләндерү сүзләреннән һәм киңәшләрдән файда алабыз (Евр. 4:12).
«УЯУ... БУЛЫЙК»
Паул тессалуникәлеләрне «иман аркылы башкарган эшләре, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәте һәм... нык торулары» өчен мактый. Алар аның «өчен өмет, шатлык һәм мактау таҗы» дип әйтә ул (1 Тес. 1:3; 2:19).
Паул Тессалуникәдәге мәсихчеләрне бер-берсен терелтелүгә өмет белән юатырга дәртләндерә һәм шуннан соң болай ди: «Раббы көне, төнлә белән карак кергәндәге кебек, көтмәгәндә килеп җитәчәк». Ул аларны «уяу һәм аек булырга» чакыра (1 Тес. 4:16—18; 5:2, 6).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
4:15—17 — Кем «Раббыны каршы алу өчен... болытларда һавага алыначак», һәм бу ничек булачак? Бу — Мәсихнең патша булып идарә итүе вакытында яшәгән майланган мәсихчеләр. Алар күктә Гайсә «Раббыны каршы алачак». Әмма моның өчен алар үләргә һәм рухи затлар булып терелергә тиеш (Рим. 6:3—5; 1 Көр. 15:35, 44). Мәсихнең патша булып идарә итүе инде башланган, шуңа күрә бүгенге көндә үлгән майланган мәсихчеләр үлем йокысы белән йокламыйлар, ә шунда ук күктә яшәр өчен «алыналар» (1 Көр. 15:51, 52).
5:23 — Ни өчен Паул кардәшләрнең рухы, күңеле һәм тәне турында дога кылган? Паул догада барлык мәсихче җыелыш, шул исәптән Тессалуникәдәге майланган мәсихчеләр, турында әйткән. Ул җыелыш саклансын гына дип чикләнмәгән, ә бар җыелышның фикерләү рәвеше саклансын дип дога кылган. Ул шулай ук майланган мәсихчеләрдән торган төркем, яки «тән» турында дога кылган (1 Көр. 12:12, 13). Паулның догасы аның җыелыш турында бик нык борчылганын күрсәткән.
Безнең өчен сабаклар:
1:3, 7; 2:13; 4:1—12; 5:15. Без башкаларны берәр яктан яхшырырга дәртләндергәндә, аларны эчкерсез мактарга онытмасак, киңәш яхшы кабул ителәчәк.
4:1, 9, 10. Йәһвәнең хезмәтчеләре һәрвакыт рухи яктан үсәргә тиеш.
5:1—3, 8, 20, 21. Йәһвә көне якын булганга күрә, без «иманны һәм мәхәббәтне көбә кием итеп, котылуга булган өметне тимер башлык итеп киеп аек булырга» тиеш. Өстәвенә, безгә Аллаһының пәйгамбәрлек Сүзенә, Изге Язмаларга, тиешле игътибар бирергә кирәк.
«НЫК ТОРЫГЫЗ»
Паулның беренче хатында язылган сүзләрен үзгәртеп, җыелыштагы кайберәүләр, күрәсең, «Раббының... килүе» инде якын дип әйткәннәр. Андый карашны төзәтер өчен, Паул моңа хәтле нәрсә «ачылырга» тиеш икәне турында сөйли (2 Тес. 2:1—3).
Паул болай ди: «Нык торыгыз, без сөйләгән... өйрәтүләргә тотыныгыз». Ул аларга әмер итә: «Өйрәтүләр буенча яшәмәгән... имандашлар белән аралашмагыз» (2 Тес. 2:15; 3:6).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
2:3, 8 — «Канунсызлык кешесе» кем ул, һәм ул ничек үтереләчәк? Бу «кеше» христиан дөньясының руханиларын символлаштыра. «Сүз», Аллаһының баш Вәкиле Гайсә Мәсихкә бозык кешеләргә Аллаһы хөкемен игълан итәргә һәм аларны юк итәргә боерык бирергә вәкаләт бирелгән (Яхъя 1:1). Шулай итеп, Гайсә бу канунсызлык кешесен «Үзенең тыны белән үтерәчәк» дип әйтеп була.
2:13, 14 — Майланган мәсихчеләр ничек «беренче булып котылу өчен сайланган»? Йәһвә хатынның нәселе Шайтанның башын ярачак дип игълан иткәндә үк, майланганнар, төркем буларак, алдан билгеләнгән булган (Ярат. 3:15). Йәһвә шулай ук алар нинди таләпләргә туры киләчәк, нинди эш алып барачак һәм нинди сынауларга дучар булачак икәнен алдан билгеләгән булган. Йәһвә аларны нәкъ «шушы котылуга чакырган».
Безнең өчен сабаклар:
1:6—9. Йәһвә җәзаны сайлап, ягъни үз хезмәтчеләренә зыян китермичә, бирә.
3:8—12. Йәһвә көненең якын булуы үз ихтыяҗлар турында кайгыртмас һәм эшләмәс өчен сәбәп булырга тиеш түгел. Эшләмәсәк, без ялкау һәм «башкалар эшенә тыкшынучы» булып китәргә мөмкин (1 Пет. 4:15).
«ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫП ТАПШЫРЫЛГАННЫ САКЛА»
Паул Тимутене: «Яхшы сугышчы кебек көрәш. Иман һәм саф вөҗданыңны сакла»,— дип үгетләгән. Рәсүл җыелыштагы өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр өчен таләпләрне әйтеп китә. Паул шулай ук Тимутене «риваятьләрне... кире кагарга» чакыра (1 Тим. 1:18, 19; 3:1—10, 12, 13; 4:7).
«Өлкән яшьтәге ир-атларны шелтәләмә»,— дип яза Паул. Ул Тимутегә болай ди: «Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Дөньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган һәм дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор» (1 Тим. 5:1; 6:20).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
1:18; 4:14 — Тимуте турында нинди «пәйгамбәрлек сүзләре» әйтелгән? Бу, бәлкем, Паул үзенең икенче хезмәт сәяхәте вакытында Лустрада булганда, Тимутенең җыелышта булачак вазифалары турында Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйтелгән сүзләр булгандыр (Рәс. 16:1, 2). Җыелыштагы өлкәннәр бу «пәйгамбәрлек сүзләренә» нигезләнеп, Тимутегә «кулларын куеп», аны махсус хезмәт өчен аерганнар.
2:15 — Нинди мәгънәдә хатын-кыз «ана булу вазифасын үтәп котылачак»? Ана булу вазифасы, бала турында кайгырту һәм өй эшләрен алып бару хатынны «тиешсез нәрсәләр сөйләп, гайбәт сатудан һәм кеше эшенә тыкшынудан» саклый ала (1 Тим. 5:11—15).
6:15, 16 — Бу шигырьләрдәге сүзләр Йәһвә Аллаһы я Гайсә Мәсих турындамы? Бу сүзләр Гайсә Мәсих турында. Сүз монда нәкъ аның килүе турында бара (1 Тим. 6:14). Патшалык иткән һәм хакимлек иткән кешеләрдән аермалы буларак, Гайсә «бердәнбер Хаким» һәм бердәнбер үлмәс (Дан. 7:14; Рим. 6:9). Күренмәс күкләргә күтәрелгәннән соң, җирдә яшәгән кешеләрдән һичкем аны күрә алмый.
Безнең өчен сабаклар:
4:15. Хакыйкатьтә ничә ел булуыбызга карамастан, безнең һәрберебезгә рухи яктан үсүебезне һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне ныгытуыбызны дәвам итәргә кирәк.
6:2. Әгәр безне имандашыбыз берәр эшкә яллаган икән, без моңардан үзебезгә файда эзләргә тырышмаячакбыз. Без кардәш булмаган кешедә эшләүгә караганда аңарда тырышыбрак та эшләячәкбез.
«АЛЛАҺЫ СҮЗЕН ИГЪЛАН ИТ, МОНЫ... ЭШЛӘРГӘ ӘЗЕР ТОР»
Тимутене булачак авырлыкларга әзерләп, Паул болай дип яза: «Аллаһы безгә курку рухын түгел, бәлки көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән». Рәсүл Паул Тимутене болай дип үгетли: «Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга, оста итеп өйрәтүче... бул» (2 Тим. 1:7; 2:24).
«Син... нәрсәгә өйрәндең һәм нәрсәгә инандың, шуларны дәвам ит»,— дип дәртләндерә Паул Тимутене. Мөртәтләр үз тәгълиматларын тарата, шуңа күрә рәсүл яшь күзәтчегә мондый киңәш бирә: «Аллаһы сүзен игълан ит, моны... эшләргә әзер тор, төзәт, шелтәлә... үгетлә» (2 Тим. 3:14; 4:2).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
1:13 — «Дөрес сүзләр» нәрсә ул? «Дөрес сүзләр» — бу «Раббыбыз Гайсә Мәсихнең хак сүзләре», мәсихчеләрнең чын тәгълиматлары (1 Тим. 6:3). Гайсәнең өйрәткәннәре һәм эшләгәннәре Аллаһы Сүзе белән туры килгән. Шуңа күрә «дөрес сүзләр» Изге Язмалардагы бар тәгълиматлар дип әйтеп була. Бу тәгълиматлар Йәһвә бездән нәрсә таләп итә икәнен аңларга булыша. Дөрес сүзләрне үрнәк итеп тотар өчен, безгә Изге Язмалардан өйрәнгәннәрне кулланырга кирәк.
4:13 — Бу шигырьдә нинди «төргәкләр» турында сүз бара? Рәсүл, бәлкем, Еврей Язмаларының кайбер язма төргәкләрен сорагандыр. Ул аларны Римда төрмәдә утырганда өйрәнә алыр иде. Махсус эшкәртелгән күннән ясалган пергамент төргәкләреннән тыш папирустан ясалган төргәкләр дә булгандыр.
Безнең өчен сабаклар:
1:5; 3:15. Тимутене өйдә кечкенә чактан ук Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәткәннәр. Менә ни өчен ул Гайсә Мәсихкә иман иткән, һәм бу иман аның бар эшләгән эшләренә тәэсир иткән. Гаиләдәгеләрнең Аллаһы һәм балалары алдында бурычлары бар, һәм алар аны яхшы итеп үтәр өчен, моңа җитди игътибар бирергә тиеш.
1:16—18. Имандашларыбыз сынаулар белән очрашканда, эзәрлекләүләргә дучар булганда яисә төрмәдә утырганда, алар өчен дога кылыйк һәм аларга ярдәм итәр өчен көчебездән килгәнне эшлик (Гыйб. сүз. 3:27; 1 Тес. 5:25).
2:22. Мәсихчеләр, аеруча яшьләр, рухи эшләрне икенче урынга куеп, үз вакытларын бодибилдинг һәм спортның башка төрләренә, музыка, күңел ачуларга, хобби, сәяхәтләр, буш сөйләшүләр һәм башка шундый эшләргә сарыф итәргә тиеш түгел.
[31 биттәге иллюстрация]
Паулның Изге Язмаларга кертелгән нинди хаты соңгысы булган?