Үткәндә Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткарган
Үткәндә Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткарган
«Әй Алла, миңа тизрәк кил! Син ярдәмчем һәм коткаручым» (МӘД. 69:6).
1, 2. a) Аллаһының хезмәтчеләре нинди вакытларда Йәһвәдән ярдәм сорыйлар? б) Нинди сорау туа, һәм җавапны кайдан табып була?
ЯЛДА булганда бер ирле-хатынлы үзләренең кияүдә булган 23 яшьлек кызларының югалганы турында хәбәр алалар. Полиция җинаять эшләнгән дип саный. Бу ир белән хатын шунда ук әйберләрен җыеп, өйгә кайтырга чыгалар һәм юл буена Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылалар. 20 яшьлек Йәһвә Шаһитенә аның җитди авырганы һәм тиздән аны тулысынча паралич сугачагы турында белдерәләр. Ул шунда ук Йәһвәгә дога кыла башлый. Унике яшьлек кызын берүзе тәрбияләгән бер әни кеше берничек тә эш таба алмый, ә аңа үзенә һәм баласына ризык алыр өчен акча кирәк. Ул барысын Йәһвәгә сөйли. Әйе, Аллаһы хезмәтчеләре, авыр сынаулар яки кыенлыклар белән очрашканда, һәрвакыт Йәһвәдән ярдәм сорыйлар. Ә синең Йәһвәдән ярдәм сорап үтенгәнең бармы?
2 Шуңа күрә шундый сорау туа: Йәһвә, догаларыбызны ишетеп, безгә ярдәм итәрме? Бу сорауга җавапны 69 нчы Мәдхиядән табып була. Бу мәдхияне Йәһвәнең тугрылыклы хезмәтчесе Давыт язган. Аңа үз тормышында авыр сынаулар һәм кыенлыклар кичерергә туры килгән. «Әй Алла... Син ярдәмчем һәм коткаручым»,— дип әйткән ул Йәһвә турында (Мәд. 69:6). Ни өчен авырлыклар булган вакытта без дә Йәһвәдән ярдәм сорый алабыз һәм аның безнең Коткаручыбыз булачагына ышана алабыз? 69 нчы Мәдхияне карап чыккач, без бу сорауга җавап табарбыз.
«Син... коткаручым»
3. a) 69 нчы Мәдхиядә Давыт Йәһвәдән нәрсә турында үтенә? б) Давыт нинди ышаныч белдерә?
3 69 нчы Мәдхия Давытның Йәһвәдән ярдәм сорап үтенүе белән башлана һәм тәмамлана. (Мәдхия 69:2—6 ны укы.) Ул Йәһвәдән «мине коткарырга ашык», «тизрәк кил» дип сорый. 3—5 нче шигырьләрдә Давытның биш үтенече язылган, аларның һәрберсе аның теләген белдерә. Бу үтенечләрнең өчесе аны үтерергә теләгән кешеләр турында. Ул Йәһвәдән үзенең дошманнарын юк итәргә һәм хурлыкка калдырырга сорый. Чираттагы ике үтенеч Аллаһы халкы турында. Давыт, Йәһвәне эзләүчеләр сөенеп, үзләренең Аллаһысын данлый алсын өчен, дога кыла. Бу мәдхияне тәмамлап, Давыт Йәһвәгә: «Син ярдәмчем һәм коткаручым»,— дип әйтә. Игътибар ит, Давыт Йәһвәдән Коткаручым бул дип үтенми, юк. Ул: «Син... коткаручым»,— дип, үз ышанычын белдерә. Әйе, Давыт Аллаһының ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнми.
4, 5. 69 нчы Мәдхиядән Давыт турында нәрсә белеп була, һәм без нәрсәгә ышанабыз?
4 69 нчы Мәдхиядән Давыт турында нәрсә белеп була? Давытның дошманнары аны үтерергә теләгәндә, ул барысын үз кулына алмаган, ә Йәһвәгә өметләнгән. Ул Аллаһының үз вакытында аның дошманнарына тиешенчә җәза бирәчәген ышанган (1 Пат. 26:10). Давыт Йәһвәнең үзен «ихластан эзләгән кешеләргә» ярдәм бирәчәгенә һәм коткарачагына ышанычын беркайчан да югалтмаган (Евр. 11:6). Давыт шуны белгән: Аллаһы хезмәтчеләренә шатланыр өчен һәм башкаларга Йәһвәнең бөеклеге турында сөйләп, аны мактар өчен күп сәбәпләр бар (Мәд. 5:12; 34:27).
5 Без дә, Давыт кебек, бер дә шикләнмибез: Йәһвә — безнең Ярдәмчебез һәм Коткаручыбыз. Шуңа күрә, авыр сынаулар белән очрашканда яки ярдәмгә мохтаҗ булганда, без Йәһвәгә: «Миңа ярдәмгә ашык»,— дип дога кыла алабыз (Мәд. 70:12). Әмма Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә соң? Моны белер өчен, башта мондый сорауга җавап алыйк: Давыт ярдәмгә мохтаҗ булганда Йәһвә аны ничек коткарган?
Каршы килүчеләрдән коткарылган
6. Йәһвә тәкъваларны коткара икәнен Давыт кайдан белгән?
6 Ул вакытта булган Аллаһы Сүзеннән Давыт шуны белгән: тәкъва кешеләр Йәһвәнең ярдәменә өметләнә ала. Йәһвә бозык дөньяны туфан сулары белән юк иткәндә, Аллаһыдан куркып яшәгән Нух белән аның гаиләсен коткарган (Ярат. 7:23). Йәһвә Содом белән Гоморрада яшәгән бозык кешеләргә утлы күкерт яңгыры яудырганда, тәкъва Лутның һәм аның ике кызының тормышын саклаган (Ярат. 19:12—26). Йәһвә горур фиргавенне һәм аның гаскәрләрен кызыл диңгездә юк иткәндә, үз халкын яклап, аны саклап калган (Чыг. 14:19—28). Шуңа күрә Давыт үзенең икенче бер мәдхиясендә Йәһвәне «саклаучы Алла» дип мактаган (Мәд. 67:21).
7—9. a) Ни өчен Давыт Йәһвәнең көченә тулысынча ышана алган? б) Давыт үзенең котылуы өчен кемгә рәхмәтле булган?
7 Давыт Йәһвәгә тулысынча өметләнә алган, чөнки ул Йәһвәнең «беләкләре» үзенә хезмәт итүчеләрне «мәңге» коткара алачагын үзендә татып караган (Кан. 33:27). Йәһвә Давытны күп тапкыр «ачулы дошманнардан» коткарган (Мәд. 17:18—20, 49). Бер мисал карап чыгыйк.
8 Исраилдәге хатын-кызлар Давытны батырлыгы өчен мактагач, Шаул патша аңардан бик нык көнләшә башлаган. Ул ике тапкыр Давытка сөңге ыргытып, аны үтерергә теләгән, әмма ике очракта да Давыт читкә тайпылган (1 Пат. 18:6—9). Давыт җитез һәм оста сугышчы булганга күрә исән калганмы? Юк. Изге Язмаларда «аның белән Йәһвә булган» дип әйтелә. (1 Патшалык 18:11, 14 не укы *.) Соңрак, Шаулның филистиләр кулы белән Давытны үтерергә дигән мәкерле нияте үтәлмәгәч, ул «Йәһвәнең Давыт белән булганын күргән һәм аңлаган» (1 Пат. 18:17—28).
9 Давыт үзенең котылуы өчен кемгә рәхмәтле булган? Моны 17 нче Мәдхиядән белеп була. Мәдхия 17:1 дә Давыт «Ходай аны Шаул һәм башка дошманнарыннан коткарган чакта» җыр язган дип әйтелә. Ул болай дип җырлаган: «Ходай минем таянычым, сыенганым, коткаручым; Аллам — булышучым, өмет тотканым — Ул; яклаучым, аралаучым, куәтле коткаручым» (Мәд. 17:3). Әйе, Йәһвә үзенең халкын якларга куәтле. Бу безне ныгыта, шулай бит? (Мәд. 34:10).
Чирләп яткан урынында ныгытылган
10, 11. Давыт авырып яткан вакытны 40 нчы Мәдхия буенча ничек билгеләп була?
10 40 нчы Мәдхиядә әйтелгәнчә, бервакыт Давыт патша бик нык чирли. Һәм берникадәр вакытка авыру аны урынга яткыра. Аның хәле шулкадәр авыр була, хәтта аның кайбер дошманнары аның турында «ул... инде башка тора алмас» дип әйтәләр (8, 9 нчы шигырьләр). Давыт белән андый хәл кайчан булган? Бу мәдхиядә әйтелгән шартлар буенча, андый хәл Давыт тормышының авыр вакытларында, аның улы Абессалом патша хакимлеген тартып алырга тырышканда булган (2 Пат. 15:6, 13, 14).
11 Мәсәлән, Давыт үзенә хыянәт иткән кеше турында ул «мин таянган, минем икмәгемне ашаган кеше» дип әйтә (10 нчы шигырь). Бу Давыт тормышындагы бер очракны искә төшерә. Абессалом Давытка каршы фетнә күтәргәч, патшаның ышанычлы киңәшчесе Ахитофел фетнәчеләр ягына баса (2 Пат. 15:31; 16:15). Күз алдыңа китер: үз ятагында хәлсезләнгән патша ята, аның күтәрелергә көче юк, ә аның тирәсендә, аның үлемен көтеп, үз мәкерле ниятләрен тизрәк тормышка ашырырга теләгән дошманнар йөри (6 нчы шигырь).
12, 13. a) Давыт нинди ышаныч белдергән? б) Аллаһы Давытны ничек итеп ныгыткан?
12 Давыт үзенең Коткаручысына өметләнүен дәвам иткән. Ул бер дә шикләнмәгән: тәкъва кеше авырып китсә, Йәһвә аны ныгытачак. Давыт болай дигән: «Бәла килгән көнне Ходай аны коткарыр. Чирләп яткан урында Ходай аңа ял бирер; чирләп яткан урынында аны савыктырыр» (Мәд. 40:2, 4). Давытның «Ходай... ял бирер», ягъни ярдәм итәр, дигән сүзләрендә ышаныч чагылган. Давыт Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәгенә бик нык ышанган. Йәһвә Давытка ничек ярдәм итәр?
13 Давыт могҗизалы рәвештә савыгыр дип уйламаган. Ләкин ул чирләп яткан урынында Йәһвә аңа ярдәм итәр һәм ныгытыр дип өметләнгән. Аңа андый ярдәм бик кирәк булган. Давытны каты авыру хәлсезләндергән, һәм шулай ук аны аның турында яман сүзләр әйткән дошманнар да чолгап алган (6, 7 нче шигырьләр). Йәһвә, бәлкем, Давытка юанычлы фикерләр турында уйланырга ярдәм итеп, аны ныгыткандыр. Игътибар ит, Давыт: «Мине бөтен көе саклыйсың»,— дип әйткән (13 нче шигырь). Бу сүзләрдән күренеп тора: Йәһвә Давытның көчсез булуына һәм дошманнарның аның турында яман сүзләр әйткәненә карамастан, аны тугры дип санаган. Бу Давытка көч биргәндер. Берникадәр вакыт үткәч, Давыт сәламәтләнгән. Әйе, Йәһвә авырткан кешеләргә ярдәм итә, бу безне бик юата! (2 Көр. 1:3).
Мохтаҗлыкта калдырылмаган
14, 15. Ни өчен Давыт һәм аның кешеләре ярдәмгә мохтаҗ булганнар, һәм нинди ярдәм алар алган?
14 Давыт Исраилнең патшасы булып киткәч, аның өстәлендә һәрвакыт иң яхшы ризыклар һәм эчемлекләр булган. Ул хәтта күп кунаклар чакыра алган (2 Пат. 9:10). Әмма Давытның мохтаҗлыкта яшәгән вакыты да булган. Аның улы Аббесалом фетнә күтәреп, патша хакимлеген алырга тырышкач, Давыт һәм аның тугры кешеләре Иерусалимнан качып киткәннәр. Алар Үрдүн елгасының көнчыгыш ягында урнашкан чүл җиренә, Галәд җирләренә юл тотканнар (2 Пат. 17:22, 24). Качкын булып яшәргә туры килгән Давытка һәм аның кешеләренә ризык, су һәм ял кирәк булган. Әмма моның барысын каян алырга соң?
15 Давыт һәм аның кешеләре Маханаим шәһәренә барып җиткәч, аларны өч кыю ир-ат — Шови, Махир һәм Барзиллай каршы алган. Алар Аллаһы билгеләгән патшага ярдәм итәр өчен, үз тормышларын куркыныч астына куярга әзер 2 Пат. 17:27—29). Аларның тугрылыгы һәм юмартлыгы Давытка бик нык тәэсир иткән. Һичшиксез, Давыт бу өч ир-атның үзенә эшләгән игелекләрен гомере буена онытмаган.
булганнар. Аларга нинди куркыныч янаган? Аббесалом патша булып китсә, ул, һичшиксез, Давытка булышкан кешеләрне җәзалар иде. Патшаның һәм аның белән булган кешеләрнең авыр хәлләрен күреп, бу өч кыю ир-ат аларга бар кирәклесен, шул исәптән йоклар өчен әйберләр, бодай, арпа, кыздырылган ашлык бөртекләре, бакча борчагы, ясмык, бал, май һәм сарыклар алып килгәннәр (16. Давыт һәм аның кешеләре үз вакытында күрсәтелгән ярдәм өчен кемгә бурычлы булганнар?
16 Әмма Давыт һәм аның кешеләре үз вакытында күрсәтелгән ярдәм өчен аеруча кемгә бурычлы булганнар? Давыт Йәһвәнең үз халкы турында кайгыртканына бер дә шикләнмәгән. Билгеле, Йәһвә үз хезмәтчеләрен ярдәмгә мохтаҗ имандашларына булышырга дәртләндерә ала. Давыт Галәд җирендә булган хәлләр турында уйланганда, һичшиксез, шуны аңлаган: бу өч ир-атның игелегендә Йәһвәнең яратуы һәм кайгыртуы чагылган. Үз гомеренең азагында Давыт болай дип язган: «Башта яшь идем, менә хәзер картайдым, гадел кешене [аның үзен дә] ташлап киткәннәрен, аның нәселенең икмәк соранып йөргәнен күрмәдем» (Мәд. 36:25). Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләренә бар кирәклесен бирә ала. Бу безне бик юата! (Гыйб. сүз. 10:3).
Раббы үзенә бирелгәннәрне ничек коткарырга икәнен белә
17. Йәһвә күп тапкырлар нәрсәне раслаган?
17 Үткәндә Йәһвә үзенең күп хезмәтчеләрен коткарган, һәм Давыт аларның берсе генә. Аллаһы «үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен белә», һәм ул моны Давыт көннәреннән бирле күп тапкырлар раслаган (2 Пет. 2:9). Тагын ике мисал карап чыгыйк.
18. Йәһвә Хизәкыйя көннәрендә үз халкын ничек коткарган?
18 Безнең эрага кадәр VIII гасырда Ассириянең көчле гаскәрләре Яһүдиягә басып кереп, Иерусалимга якынлашкач, Хизәкыйя патша: «Безнең Аллаһыбыз Йәһвә, җирнең барлык патшалары синең, Йәһвә, бердәнбер Аллаһы икәнеңне белсеннәр өчен, безне... коткар»,— дип дога кылган (Ишаг. 37:20). Хизәкыйя өчен Йәһвәнең исемен данлау беренче урында торган. Аллаһы аның эчкерсез догасына җавап биргән. Бер төн эчендә бер фәрештә Ассириянең 185 000 гаскәриен юк иткән һәм шуның белән Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен коткарган (Ишаг. 37:32, 36).
19. Беренче гасыр мәсихчеләре нинди кисәтүгә колак салып, котылып калган?
19 Үзенең үлеме алдыннан Гайсә үз шәкертләренә Яһүдия бәла-казага дучар булачак икәне турында әйткән. (Лүк 21:20—22 не укы.) Әмма берничә дистә ел үткәч кенә, б. э. 66 елында, Рим гаскәрләре яһүдләрнең фетнәсен бастырыр өчен, Иерусалимга якынлашкан. Цестий Галл җитәкчелегендәге гаскәрләр гыйбадәтханәнең стенасы астыннан юл казыганнар, әмма аннары кинәт кенә чигенгәннәр. Тугры мәсихчеләр бу чигенү Гайсә алдан әйткән юк ителүдән котылырга мөмкинлек бирә икәнен аңлап, тауларга качкан. Безнең эраның 70 елында римлылар кире килгәннәр һәм бу юлы инде Иерусалимны тулысынча җимергәннәр. Гайсәнең кисәтүенә колак салган мәсихчеләр котылып калган (Лүк 19:41—44).
20. Ни өчен без Йәһвәнең безнең Коткаручыбыз булачагына бер дә шикләнмибез?
20 Әйе, үткәндә Йәһвә үз халкын коткарган. Моның турында уйланып, без үз иманыбызны ныгытабыз. Йәһвәнең үткәндә эшләгән эшләре аңа ышаныр өчен нигез булып тора. Без төрле авырлыклар белән очрашырга мөмкин, әмма без Йәһвәнең безнең Коткаручыбыз булачагына бер дә шикләнмибез. Ләкин Йәһвә безне ничек коткара ала? Беренче абзацта искә алынган мәсихчеләр белән нәрсә булган? Моны киләсе мәкаләдән белербез.
[Искәрмә]
^ 8 абз. 1 Патшалык 18:11, 14: «Шаул: „Давытны стенага кадаклап куям!“ — дип... [сөңгене] ыргытты, ләкин Давыт читкә тайпылып калды, һәм бу ике тапкыр булды. Давыт бар юлларында да акыллылык белән эш итте, һәм Йәһвә аның белән булды».
Хәтерлисезме?
• 69 нчы Мәдхиядә нинди ышандыру бар?
• Йәһвә Давытны ул чирләгәндә ничек ныгыткан?
• Йәһвә үз халкын дошманнардан коткара ала. Бу нинди мисаллардан күренә?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[6 биттәге иллюстрация]
Йәһвә Хизәкыйянең догасына җавап биргән