Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бу чыннан да Аллаһының иң изге һәм иң бөек исеме»

«Бу чыннан да Аллаһының иң изге һәм иң бөек исеме»

«Бу чыннан да Аллаһының иң изге һәм иң бөек исеме»

Бу сүзләрне 1430 елда үз вәгазендә Николай Кузанский әйткән *. Ул күп нәрсәләр белән кызыксынган. Мәсәлән, грек һәм еврей телләрен, фәлсәфәне, теологияне, математиканы, астрономияне һәм башка төрле фәннәрне өйрәнгән. Егерме ике яшендә ул католик каноны хокукы докторы булган, ә 1448 елда аңа кардинал исеме бирелгән булган.

Якынча 550 ел элек Кузанский Куза шәһәрендә картлар өчен приют оештырган. Бүген бу йортта Кузанский китапханәсе урнашкан. Бу китапханәдә 300 дән артык кулъязма бар. Аларның берсе — Кузанский кодексы 220 (Codex Cusanus 220). Анда Кузанскийның 1430 елда язылган вәгазе бар. Бу вәгазь «Башта Сүз булган» дип атала («In principio erat verbum») *. Бу вәгазендә Кузанский Йәһвәнең исемен латинча язган: Iehoua (Иехоуа). Кулъязмада, 56 нчы биттә, Аллаһы исеме турында болай дип әйтелә: «Бу исемне Аллаһы үзенә үзе биргән. Бу исемне дүрт хәреф (тетраграмматон) тәшкил итә. [...] Бу чыннан да Аллаһының иң изге һәм иң бөек исеме». Аллаһының исеме Еврей Язмаларының төп нөсхәсендә язылган, һәм бу Николай Кузанскийның сүзләре белән туры килә (Чыг. 6:3).

Кузанскийның XV гасырда язылган кодексында тетраграмматон «Иехоуа» дип язылган. Һәм бу безнең көннәргә кадәр сакланган борынгы документларның берсе. Бу документ тагын бер тапкыр шуны исбатлый: гасырлар дәвамында Аллаһы исеменә транслитерация ясалганда еш кына «Йәһвә» исеменә охшаш исемнәр кулланылган.

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Аның чын исеме Николай Кребс. Аны шулай ук Николай Кузанец дип тә атыйлар. Ул Германиядә, Куза шәһәрендә туган, шуңа күрә аны Кузанский дип атаганнар. Бу шәһәрнең бүгенге исеме Бернкастель-Кус, ул Боннан көньякка 130 километр ераклыкта урнашкан.

^ 3 абз. Бу вәгазьдә ул Троица тәгълиматын яклап чыккан.

[16 биттәге иллюстрация]

Кузанский китапханәсе