Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең «күз кабаклары» барысын да сынап тора

Йәһвәнең «күз кабаклары» барысын да сынап тора

Йәһвәнең «күз кабаклары» барысын да сынап тора

«Ходайның... күзләре кешеләрне күреп тора, күз кабаклары адәм улларын үтә сынап тора» (МӘД. 10:4).

1. Сезгә нинди кешеләр ошый?

СИНЕҢ белән кызыксынган кешеләргә син ничек карыйсың? Син сораганда, алар үз фикерләрен тартынмыйча әйтәләр. Син ярдәмгә мохтаҗ булганда, алар һәрвакыт булышырга әзер. Ә киңәш кирәк булганда, алар аны ярату белән бирә (Мәд. 140:5; Гәл. 6:1). Андый кешеләр әллә сиңа ошамыймы? Йәһвә һәм аның Улы синең белән эчкерсез кызыксына. Алар, кешеләргә караганда, синең турында күбрәк борчыла, һәм аларның яратулары риясыз. Алар сиңа «чын тормышка ирешергә» ярдәм итәргә тели (1 Тим. 6:19; Ачыл. 3:19).

2. Йәһвә үз хезмәтчеләре белән никадәр кызыксына?

2 Мәдхия җырлаучы Давыт: «Ходайның... күзләре кешеләрне күреп тора, күз кабаклары адәм улларын үтә сынап тора»,— дигән (Мәд. 10:4). Бу сүзләр белән ул Йәһвә безнең белән никадәр тирән кызыксына икәнен күрсәткән. Әйе, Аллаһы безгә карап кына чикләнми, ул безне сынап тора. Давыт шулай ук: «Син күңелемне сынадың, мине төннәләтеп күрдең... әмма дөрессезлек таба алмадың»,— дип язган (Мәд. 16:3). Билгеле, Давыт Йәһвәнең үзен күзәтеп торганын белгән. Ул, гөнаһлы уйларны кире какмаса яисә үз йөрәгендә явыз эш эшләргә ниятләсә, Йәһвәне рәнҗетәчәген һәм аңа яраклы булмаячагын белгән. Әйе, Давыт өчен Йәһвә реаль шәхес булган. Ә синең өчен?

Йәһвә йөрәкне күрә

3. Йәһвә безнең кимчелекләребезне игътибарга ала икәнен нинди мисаллар күрсәтә?

3 Йәһвә беренче итеп безнең йөрәгебезгә, асылда без нинди икәнебезгә, игътибар итә (Мәд. 18:15; 25:2). Ул безгә ярату күрсәтә һәм кечкенә хаталарыбызга игътибарын тупламый. Мәсәлән, Ибраһимның хатыны Сара фәрештәне алдагач, ул аның куркып һәм каушап калганың күргән, шуңа күрә ул аны йомшак кына төзәткән (Ярат. 18:12—15). Ыруг башлыгы Әюб «үз җанын Аллаһыныкына караганда гаделрәк» дип игълан иткәч, Йәһвә аңардан үз фатихасын алмаган, чөнки ул аның Шайтан кулыннан бик нык газапланганын белгән (Әюб 32:2; 42:12). Шулай ук Йәһвә Сарептадагы тол хатынның Элишага әйткән ачы сүзләренә рәнҗемәгән. Аллаһы аның бердәнбер баласын югалтканга кайгы кичергәнен аңлаган (3 Пат. 17:8—24).

4, 5. Йәһвә Әбумәликкә ничек илтифатын күрсәткән?

4 Йәһвә йөрәкләрне сыный, ягъни тикшерә, шуңа күрә ул хәтта үзенә иман итмәүчеләргә дә илтифатын күрсәтә. Филистиләрнең Герар шәһәре патшасы Әбумәлик мисалын карап чыгыйк. Ул Сараның Ибраһим хатыны булганын белмичә, аны үзенә хатынлыкка алырга булган. Әмма Әбумәлик аңа кул тидергәнче, Йәһвә аңа төшендә болай дип әйткән: «[Моны] саф күңелдән эшләгән икәнеңне беләм. Шуңа күрә Мин сине Минем алда гөнаһлы эш кылудан тыеп калдым — синең тарафтан хатынга кул тидертмәдем. Инде хатынны хуҗасына кире кайтарып бир, чөнки аның ире — пәйгамбәрдер, ул синең өчен дога кылып, сине үлемнән коткарыр» (Ярат. 20:1—7).

5 Әлбәттә, Йәһвә ялган илаһларга табынган Әбумәлик белән үзен каты тота алган. Ләкин Аллаһы патшаның үзен намуслы тотканын күреп торган. Шуңа күрә Йәһвә моны игътибарга алган һәм патшага ничек кичерү алып, үлемнән котылырга икәнен әйткән. Әллә син андый игелекле Аллаһыга гыйбадәт кылырга теләмәс идеңме?

6. Гайсә кайсы яклардан Атасына охшарга тырышкан?

6 Гайсә үз Атасына камил рәвештә охшарга тырышкан: ул үз шәкертләренең яхшы якларына игътибарын туплап, аларның хаталарын кичерергә әзер булган (Марк 10:35—45; 14:66—72; Лүк 22:31, 32; Яхъя 15:15). Гайсәнең эшләре аның Яхъя 3:17 дә язылган сүзләренә туры килгән: «Аллаһы Үзенең Улын дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки дөнья Аның аша котылсын өчен, дөньяга җибәрде». Йәһвә һәм Гайсә безнең мәңге яшәвебезне тели. Алар безне бик нык ярата (Әюб 14:15). Нәкъ шуңа күрә Йәһвә безне тикшерә, безнең эшләребезне бәяли һәм безне төзәтә. (1 Яхъя 4:8, 19 ны укы.)

Аллаһы ярату белән тикшерә

7. Йәһвә безне нинди максат белән тикшерә?

7 Йәһвә безне, күктән карап торучы милиционер сыман, гөнаһ эшләгәндә тотып алыр өчен күзәтеп тора дип уйлау дөрес булмас иде. Ә менә Шайтан башкаларны гаепләргә һәм аларда кимчелекләр эзләргә тырыша (Ачыл. 12:10). Ул хәтта начар ниятләре булмаган кешеләрдә дә андый ниятләрне таба (Әюб 1:9—11; 2:4, 5). Мәдхия җырлаучы Аллаһы турында болай дип язган: «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән, әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр?» (Мәд. 129:3). Билгеле, беркем дә (Вәг. 7:20). Йәһвә безгә үзенең яраткан балаларын зыяннан саклап калырга теләгән мәрхәмәтле һәм кайгыртучан ата кебек карый. Ул безнең үзебезгә зыян китерүебезне теләми, шуңа күрә безне кимчелекләребез һәм көчсез якларыбыз турында кисәтеп тора (Мәд. 102:10—14; Мат. 26:41).

8. Йәһвә үз хезмәтчеләрен ничек үгетли һәм төзәтә?

8 Аллаһы ярату белән безне Изге Язмалар аша һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән рухи ризык аша үгетли һәм төзәтә (Мат. 24:45; Евр. 12:5, 6). Йәһвә шулай ук мәсихче җыелыш һәм җыелыштагы кешеләр аша ярдәм итә (Эфес. 4:8). Өстәвенә, Йәһвә үзенең аталарча биргән өйрәтүенә карата мөнәсәбәтебезне күзәтеп тора һәм кирәк булганда өстәмә ярдәм бирергә әзер. «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын»,— дип әйтелә Мәдхия 31:8 дә. Шуңа күрә Йәһвә әйткәннәренә колак салу бик мөһим! Йәһвәнең безнең яратучы Нәсыйхәтчебез һәм Атабыз булуын танып, безгә басынкы булырга кирәк. (Маттай 18:4 не укы.)

9. Безгә нинди сыйфатлардан сакланырга кирәк, һәм ни өчен?

9 Безгә үз йөрәгебезне тикшереп торырга кирәк: ул горурлык, иман булмау аркасында яисә «гөнаһ алдауларына бирелеп», киреләнеп китмәсен (Евр. 3:13; Ягък. 4:6). Еш кына андый сыйфатлар кеше үз йөрәгендә дөрес булмаган уйлар һәм теләкләр үстергәндә туа. Мәсихче ахыр чиктә Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне дә кире кага башларга мөмкин. Әмма иң начаррагы, андый уйлар һәм тәртип аркасында мәсихче Аллаһының дошманы булып китә ала! (Гыйб. сүз. 1:22—31). Адәм белән Хауваның беренче уллары Кабил мисалын карап чыгыйк.

Йәһвә барысын күрә һәм тиешенчә эш итә

10. Ни өчен Йәһвә Кабилнең корбанын кире каккан, һәм Кабил үзен ничек тоткан?

10 Кабил белән Һабил үз корбаннарын китергәч, Йәһвә аларның бүләкләренә генә түгел, ә аларның эчке теләкләренә дә игътибар иткән. Аллаһы аларның йөрәкләрен күреп, Һабилнең иман белән китергән корбанын кабул иткән, ә Кабилнекен кире каккан, чөнки аның корбаны аның иманы аз булганын күрсәткән (Ярат. 4:4, 5; Евр. 11:4). Бу вакыйгадан сабак алыр һәм үз карашын үзгәртер урынына, Кабил үз энесенә ярсыган (Ярат. 4:6).

11. Кабил үз йөрәгенең мәкерле булганын ничек күрсәткән, һәм без үзебезгә нинди сабак алабыз?

11 Йәһвә Кабилнең карашы бәлагә китерә алганын белгән, шуңа күрә ул аңа йомшак кына болай дип әйткән: «Яхшылык кылгач, башны түбән ияргә димени?» Кызганыч, ләкин Кабил Аллаһының кисәтүенә колак салмаган һәм үз энесен үтергән. Кабилнең йөрәге начар икәнлеге аның Аллаһы белән ихтирамсыз сөйләшүеннән күренгән. Аллаһы аңардан: «Энең Һабил кайда?» — дип сорагач, Кабил: «Белмимен, энемнең җан сакчысы түгел ич мин!» — дип җавап биргән (Ярат. 4:7—9). Йөрәк бик мәкерле булырга мөмкин! Ул кешене Аллаһының турыдан-туры бирелгән киңәшен дә кире кагарга этәрә ала (Ирем. 17:9). Шуңа күрә Изге Язмалардагы андый мисаллардан сабак алыйк һәм дөрес булмаган уй-фикерләрне һәм теләкләрне шунда ук кире кагыйк. (Ягъкуб 1:14, 15 не укы.) Безгә Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр бирелсә, моның өчен рәхмәтле булыйк, һәм бу киңәшләр аша Йәһвәнең яратуын күрергә тырышыйк.

Йәһвәдән бернәрсәне дә яшереп булмый

12. Йәһвә гөнаһ кылучылар белән үзен ничек тота?

12 Кайбер кешеләр гөнаһ эшләгәннәрен беркем дә күрмәсә, аларга моның өчен бернәрсә дә булмаячак дип уйлый (Мәд. 18:13). Әмма яшерен гөнаһлар юк, чөнки Аллаһы «алдында бар нәрсә ачык вә ничек булса шулай күренә. Без Аңа хисап бирәчәкбез» (Евр. 4:13). Йәһвә — Хөкем итүче, ул кешенең йөрәгендәге яшертен эчке теләкләрен тикшереп тора һәм гөнаһ кылганнарны камил гаделлек принциплары буенча хөкем итә. Ул — «кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр, рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Аллаһы». Ләкин Йәһвә аңлы рәвештә гөнаһ кылган яисә явыз ният белән эш иткән һәм моның өчен тәүбә итмәгән кешеләрне җәзасыз калдырмый (Чыг. 34:6, 7; Евр. 10:26). Моны без Ахан һәм Һанани белән Сапфира мисалларыннан күрәбез.

13. Начар уй-фикерләр ничек Аханны гөнаһка китергән?

13 Ахан Аллаһының ачыктан-ачык бирелгән боерыгын бозып, Әрихә шәһәреннән берничә әйбер алган һәм үз гаиләсенең ризалыгы белән ул әйберләрне чатырларында яшереп куйган. Ахан үз гөнаһының җитди икәнен белгән, чөнки аның эше фаш ителгәч, ул: «Мин Йәһвә алдында гөнаһ кылдым»,— дигән (Ешуа 7:20). Ахан, Кабил кебек үк, үз йөрәгендә начар уй-фикерләр үстергән. Комсызланып, ул гөнаһ кылган һәм моны сер итеп тоткан. Әрихә шәһәреннән алынган бар табыш Йәһвәнеке булган, шуңа күрә Ахан Аллаһыныкын урлаган дип әйтеп була. Бу аңа һәм аның гаиләсенә бик кыйбатка төшкән: алар үтерелгән булган (Ешуа 7:25).

14, 15. Ни өчен Һанани белән Сапфира Аллаһының ачуына дучар булганнар, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Беренче гасырда яшәгән Һанани һәм аның хатыны Сапфира Иерусалимдагы мәсихче җыелышта хезмәт иткәннәр. Б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәменнән соң Мәсихнең яңа шәкертләре булып киткән кешеләргә материаль яктан ярдәм күрсәтер өчен, акча җыярга кирәк булган, чөнки алар Иерусалимга ерактан килгәннәр һәм берникадәр вакытка анда калганнар. Мәсихчеләр ирекле иганәләр бирә башлаган. Һанани басыун саткан һәм хатыны белән сөйләшеп, сатудан кергән акчаның бер өлешен җыелышка биргән. Әмма ул бөтен акчаны бирдем дип әйткән. Һанани белән Сапфира имандашларының аерым хөрмәтен яуларга теләп, аларга ялганлаганнар. Йәһвә аларның ялганын рәсүл Петергә ачкан, һәм Петер Һананины фаш иткән. Һанани Петернең сүзләрен ишеткәч, «җан биреп идәнгә ауган». Тиздән Сапфира да үлгән (Рәс. 5:1—11).

15 Һанани белән Сапфираның кылган эшләре вакытлы көчсезлек кенә булмаган. Алар план корып, рәсүлләрне алдаганнар. Әмма иң начаррагы, алар изге рухка һәм Аллаһыга ялганлаганнар. Йәһвәнең эш итүе ачыктан-ачык шуны күрсәткән: ул җыелышта икейөзлелеккә юл куймаячак. Чыннан да, «тере Аллаһы кулына эләгү коточкыч эш!» (Евр. 10:31).

Һәрвакыт сафлыгыңны сакла

16. a) Шайтан Аллаһының халкын ничек юлдан яздырырга тырыша? б) Сез яшәгән җирдә Иблис кешеләрне юлдан яздырыр өчен, нинди тозаклар куллана?

16 Шайтан безне юлдан яздырыр өчен һәм Йәһвәдән читләштерер өчен, көченнән килгәнне эшли (Ачыл. 12:12, 17). Секс һәм көч куллану белән тулган бу дөнья Иблиснең ниятләре явыз икәненә ачык дәлил булып тора. Бүген компьютерлар һәм башка электроник техника ярдәмендә җиңел генә порнографияне карап була. Шайтан тозакларына беркайчан да эләкмә! Давыт күрсәткән карашта бул, ул болай дип язган: «Гөнаһсыз юл турында... үз йортымда гөнаһсыз килеш уйланып йөрермен» (Мәд. 100:2).

17. a) Яшертен гөнаһларны ачарга Йәһвәне нәрсә дәртләндерә? б) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

17 Бүген Йәһвә, элек эшләгәнчә, могҗизалы рәвештә кешеләрнең авыр гөнаһларын һәм начар ниятләрен фаш итми. Әмма ул барысын да күрә. Шуңа күрә ул яшертен эшләрне үз вакытында һәм үзе теләгәнчә ача. Паул болай дип әйткән: «Кайбер кешеләрнең гөнаһлары билгеле һәм турыдан-туры хөкемгә илтәләр, ә кайберләренең гөнаһлары исә соңрак ачылыр» (1 Тим. 5:24). Берәр кешенең начар эшләрен ачарга Йәһвәне иң беренче итеп ярату дәртләндерә. Ул җыелышны ярата һәм аны бозык тәэсирдән сакларга тели. Өстәвенә, гөнаһка бирешкән, әмма соңыннан эчкерсез тәүбә иткән кешеләргә Йәһвә үз мәрхәмәтен күрсәтә (Гыйб. сүз. 28:13). Шуңа күрә һәртөрле бозык тәэсирдән сакланыйк, һәм йөрәгебез Йәһвәгә тулысынча тугрылыклы булсын өчен тырышлыклар куйык.

Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт ит

18. Давыт патша үз улын Йәһвәгә карата нинди мөнәсәбәт үстерергә дәртләндергән?

18 Давыт патша үз улы Сөләйманга болай дигән: «Үз атаңның Аллаһысын бел, һәм аңа бүленмәгән йөрәгең һәм бөтен җаның белән хезмәт ит, чөнки Йәһвә бар йөрәкләрне сыный һәм уй-фикерләрнең юнәлешен белә» (1 Пар. 28:9). Давыт үз улының Аллаһыга иман итүен дә һәм Йәһвәнең үз хезмәтчеләре белән тирән кызыксынганы өчен рәхмәтле булуын да теләгән. Ә син Йәһвәгә моның өчен рәхмәтлеме?

19, 20. Давытка, Мәдхия 18:8—12 буенча, Йәһвәгә якынлашырга нәрсә булышкан, һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

19 Эчкерсез кешеләр Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатлары белән танышкач, аңа якынлашырга тели башлый. Йәһвә моны белә. Ул безнең аның нинди искиткеч Аллаһы икәнен белүебезне һәм үзе белән дуслашуыбызны тели. Моның өчен безгә аның Сүзен өйрәнергә һәм тормышыбызда аның фатихаларын күрергә кирәк (Гыйб. сүз. 10:22; Яхъя 14:9).

20 Син Изге Язмаларны һәр көн укыйсыңмы? Аллаһы Сүзен кадерлисеңме һәм укыганнарыңны аңлар өчен дога кыласыңмы? Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү никадәр мөһим икәнен аңлыйсыңмы? (Мәдхия 18:8—12 не укы.) Боларның барысын эшләсәң, синең Йәһвәгә иманың үсәчәк һәм син аны тагы да ныграк ярата башлаячаксың. Ә ул исә сиңа якынлашачак һәм, образлы әйткәндә, синең белән, кулыңнан тотып, янәшә барачак (Ишаг. 42:6; Ягък. 4:8). Әйе, Йәһвә, син тормышка керә торган тар юл белән барганда, сиңа үз фатихасын биреп һәм рухи зыяннан саклап, үз яратуын раслап торачак (Мәд. 90:1, 2; Мат. 7:13, 14).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен Йәһвә безне сынап тора?

• Кеше нәрсә аркасында Аллаһының дошманы булып китәргә мөмкин?

• Йәһвә безнең өчен реаль шәхес икәнен без ничек күрсәтә алабыз?

• Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[4 биттәге иллюстрация]

Йәһвә, яратучан ата кебек, безне күзәтеп тора

[5 биттәге иллюстрация]

Һанани мисалыннан без нинди сабак алабыз?

[6 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итәргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?