Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безнең файдага безне күзәтеп тора

Йәһвә безнең файдага безне күзәтеп тора

Йәһвә безнең файдага безне күзәтеп тора

«Йәһвә үз көчен йөрәкләре үзе белән тулысынча булганнарның файдасы өчен кулланырга дип, бөтен җирне күздән кичерә» (2 ПАР. 16:9).

1. Ни өчен Йәһвә безне сынап тора?

ЙӘҺВӘ — камил Ата. Ул безне шулкадәр яхшы белә ки, аңа хәтта безнең «уй-фикерләребезнең юнәлеше» билгеле (1 Пар. 28:9). Әмма ул безне бездә хаталар табар өчен сынамый, юк (Мәд. 10:4; 129:3). Ул безне ярата, шуңа күрә үзе белән мөнәсәбәтләребезне боза алган яисә безгә мәңгелек тормышны алырга комачаулаган һәрнәрсәдән якларга тели (Мәд. 24:8—10, 12, 13).

2. Йәһвә үз көчен кемнең файдасы өчен куллана?

2 Йәһвә чиксез көчкә ия һәм бар нәрсәне күрә. Шуңа күрә ул үзенә тугрылыклы булган кешеләргә, алар үзенә кайчан гына мөрәҗәгать итмәсен, ярдәм итә ала һәм аларга сынаулар кичергән вакытларында булышырга әзер. «Йәһвә үз көчен йөрәкләре үзе белән тулысынча булганнарның файдасы өчен кулланырга дип, бөтен җирне күздән кичерә»,— дип әйтелә 2 Паралипоменон 16:9 да. Игътибар итегез, Йәһвә үз көчен үзенә бөтен йөрәкләре белән, саф һәм эчкерсез ниятләр тулы йөрәктән, хезмәт иткән кешеләрнең файдасы өчен куллана. Ул ялганчы һәм икейөзле кешеләр турында кайгыртмый (Ешуа 7:1, 20, 21, 25; Гыйб. сүз. 1:23—33).

Аллаһы белән йөр

3, 4. Аллаһы белән йөрү нәрсәне аңлата, һәм Изге Язмалардагы нинди мисаллар моны аңларга булыша?

3 Күпләр өчен чиксез зур Галәмне Барлыкка Китерүченең кешеләргә рухи мәгънәдә үзе белән йөрергә рөхсәт итүе акылга сыймаслык хәл. Әмма Йәһвә кешеләрнең үзе белән йөрүен тели. Изге Язмалар язылган чорда Ханух һәм Нух «Аллаһы юлында», ягъни аның белән йөргәннәр (Ярат. 5:24; 6:9). Муса «үз алдында күзгә күренми торган Аллаһыны күргән кебек булганлыктан... түзгән» (Евр. 11:27). Давыт патша үзенең күктәге Атасы белән йөргән. «Мин каушамам... [Ходай] минем уң ягымда шул»,— дип әйткән ул (Мәд. 15:8).

4 Әлбәттә, без туры мәгънәдә Йәһвәнең кулына тотынып, аның белән йөри алмыйбыз. Ләкин без моны образлы мәгънәдә эшли алабыз. Моны ничек аңларга? Мәдхия җырлаучы Асаф болай дип яза: «Мин һәрвакыт Синең белән; Син мине уң кулымнан тотып торасың. Син мине Үз киңәшең белән йөртәсең» (Мәд. 72:23, 24). Без Йәһвәнең аның Сүзе һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша бирелгән киңәшләре буенча яшәсәк, аның белән йөрибез дип әйтеп була (Мат. 24:45; 2 Тим. 3:16).

5. Йәһвә, яратучан әти кеше кебек, үзенә тугрылыклы булганнарны ничек күзәтә, һәм бездә аңа карата нинди хисләр булырга тиеш?

5 Йәһвә үзе белән йөргәннәрне кадерли, шуңа күрә, яратучан әти кеше кебек, алар турында кайгыртып, аларны яклап һәм өйрәтеп күзәтә. «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын»,— дип әйтә Аллаһы (Мәд. 31:8). Үзеңә мондый сораулар бир: «Мин Йәһвә кулына тотынып, аның белән йөрим дип әйтә аламмы, ягъни аның акыллы киңәшләренә колак саламмы һәм аның мине күздән кичереп торганын аңлыйммы? Һәм бу минем уй-фикерләремә, сүзләремә һәм эшләремә тәэсир итәме? Хаталар эшләгәндә минем өчен Йәһвә илтифатсыз һәм кырыс Атамы яисә тәүбә иткән кешегә үзе белән яхшы мөнәсәбәтләрне кайтарырга ярдәм итүче назлы һәм мәрхәмәтле Атамы?» (Мәд. 50:19).

6. Йәһвәнең, ата-анадан аермалы буларак, нинди өстенлеге бар?

6 Кайвакыт Йәһвә без начар юлга басканчы ук безгә ярдәм итәргә әзер. Мәсәлән, ул мәкерлеккә бирелүчән йөрәгебездә начар теләкләрнең туганын күреп алырга мөмкин (Ирем. 17:9). Андый очракта Йәһвә ата-анага караганда тизрәк эш итә ала, чөнки аның «күз кабаклары» безнең иң яшертен уй-фикерләребезне сынар өчен, безнең күңел түрендәгене күрә ала (Мәд. 10:4; 138:4; Ирем. 17:10). Иремия пәйгамбәрнең сәркатибе һәм якын дусты Варух тормышында килеп чыккан бер хәлне карап чыгыйк. Аллаһы аның белән үзен ничек тоткан?

Варух өчен чын Ата

7, 8. a) Варух кем булган, һәм аның йөрәгендә нинди зыянлы теләкләр үсә башлагандыр? б) Йәһвә Варухка үзенең аталарча кайгыртуын ничек күрсәткән?

7 Варух Иремия белән бергә тугры хезмәт иткән һәм ул вакыттагы язу эшләрен алып барган. Алар җиңел булмаган йөкләмәне — Йәһвәнең Яһүдиягә чыгарган хөкемнәрен игълан иткәннәр (Ирем. 17:9). Бервакыт, бәлкем, чыгышы буенча күренекле гаиләдән булган Варух «үзенә бөекне» эзли башлаган. Ул йөрәгендә дан ярату яисә мул тормыш алып бару теләге үстерә башлагандыр. Һәрхәлдә, Йәһвә Варухның йөрәгендә куркыныч уй-фикерләрнең туганын күргән. Иремия аркылы ул Варухка: «Син: „Кайгы миңа, чөнки Йәһвә минем әрнүемә хәсрәт өстәде! Мин көрсенүләремнән арыдым һәм тынычлык тапмыйм”,— дип әйтәсең... Син үзеңә бөекне эзлисең. Эзләмә»,— дип әйткән (Ирем. 45:1—5).

8 Йәһвә Варух белән үзен каты тотса да, аның аңа ачуы чыкмаган. Ул аңа үзенең аталарча эчкерсез кайгыртуын күрсәткән. Йәһвә Варухның теләкләре зыянлы булса да, аның йөрәге явыз яки мәкерле түгел икәнен күргән. Йәһвә шулай ук шуны белгән: Иерусалим белән Яһүдия соңгы көннәрен яши, һәм ул Варухның андый авыр вакытта ялгышуын теләмәгән. Шуңа күрә Аллаһы үз хезмәтчесенә бар нәрсәгә аек акыл белән карарга булышыр өчен, аңа: «Мин һәркайсы затка бәла китерәчәкмен»,— дип әйткән, һәм ул үзен акыллы тотса, исән калачак дип өстәгән (Ирем. 45:5). Йәһвә асылда болай дигән: «Варух, аек карашлы бул! Гөнаһлы Яһүдия һәм Иерусалим белән нәрсә булачагын онытма. Тугры бул һәм яшә! Мин сине яклаячакмын». Йәһвәнең сүзләре Варухның йөрәгенә тәэсир иткәндер, чөнки Варух үз фикер йөртүен үзгәрткән һәм, Иерусалим 17 ел үткәннән соң җимерелгәч, исән калган.

9. Абзацта китерелгән сорауларга сез ничек җавап бирер идегез?

9 Варух тормышында булган вакыйгалар турында уйланганда, мондый сорауларны һәм Изге Язмалардагы шигырьләрне карап чык: Аллаһының Варух белән мөгамәләсеннән Йәһвә хакында һәм аның үз хезмәтчеләренә мөнәсәбәте турында нәрсә ачыклана? (Еврейләргә 12:9 ны укы.) Без яшәгән авыр вакытларны исәпкә алсак, Йәһвәнең Варухка биргән киңәшеннән һәм Варухның моңа мөнәсәбәтеннән без нинди сабаклар алабыз? (Лүк 21:34—36 ны укы.) Мәсихче өлкәннәр, Иремия үрнәген тотып, Йәһвәнең үз хезмәтчеләре турында кайгыртуын ничек чагылдыра алалар? (Гәләтиялеләргә 6:1 не укы.)

Угыл Атасының яратуын чагылдыра

10. Гайсәгә, мәсихче җыелышның Башы буларак, үз вазифаларын үтәргә нәрсә ярдәм итә?

10 Борынгы заманда Йәһвә үзенең халкына яратуын үз пәйгамбәрләре һәм башка тугры хезмәтчеләре аша күрсәткән. Безнең көннәрдә аның яратуы башлыча мәсихче җыелышның Башы, Гайсә Мәсих аша күренә (Эфес. 1:22, 23). Мәсәлән, Ачылыш китабында Гайсә «җиде күзле» Бәрән итеп сурәтләнә. Бу күзләр «бөтен җиргә җибәрелгән Аллаһы рухларын» аңлата (Ачыл. 5:6). Әйе, Гайсәгә Аллаһы рухы чикләүсез бирелә, шуңа күрә ул камил үтә күрүчәнлеккә ия. Ул шулай ук безнең асылда нинди икәнебезне күрә һәм бернәрсәне дә игътибарсыз калдырмый.

11. Мәсих нинди роль уйный, һәм аның безгә карата мөнәсәбәтендә Йәһвәнең мөнәсәбәте ничек чагыла?

11 Әмма Гайсә, Йәһвә кебек үк, безне күктән күзәтеп торучы милиционер түгел. Ул безне яратучан ата кеше кебек сыный. Гайсә титулларының берсе — «Мәңгелек Ата». Һәм бу безгә аның булачак ролен, үзенә иман итүчеләргә мәңгелек тормыш бүләк иткәндәге ролен, искә төшереп тора (Ишаг. 9:6). Өстәвенә, Гайсә, мәсихче җыелышның Башы буларак, рухи яктан җитлеккән һәм ярдәмчел мәсихчеләрне, бигрәк тә өлкәннәрне, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга юату һәм үгет-нәсихәт бирергә дәртләндерә ала (1 Тес. 5:14; 2 Тим. 4:1, 2).

12. a) Кече Асиядәге җиде җыелышка язылган хатлардан Гайсә турында нәрсә ачыклана? б) Өлкәннәр Мәсихнең Аллаһы көтүенә карата мөнәсәбәтен ничек чагылдыра?

12 Мәсихнең үз сарыклары белән эчкерсез кызыксынуы Кече Асиядәге җиде җыелыштагы өлкәннәргә язылган хатлардан күренә (Ачыл. 2:1—3:22). Бу хатлардан күренгәнчә, Гайсә һәр җыелыштагы хәлне белә һәм үз шәкертләренең иминлеге турында бик нык борчыла. Моны безнең вакытлар турында да әйтеп була, һәм бүгенге көндә Гайсәнең кайгыртуы тагы да көчлерәк, чөнки Ачылыш китабында язылган күренеш «Раббы көнендә» * үтәлә (Ачыл. 1:10). Еш кына Мәсихнең яратуы җыелышларда рухи көтүчеләр булып хезмәт иткән өлкәннәр аша күрсәтелә. Гайсә бу «кеше төрендәге бүләкләрне» (ЯД) башкаларны юатырга, рухландырырга һәм, кирәк булганда, аларга үгет-нәсихәт бирергә дәртләндерә (Эфес. 4:8; Рәс. 20:28; Ишагыйя 32:1, 2 не укы *). Син аларның тырышлыклары аша Мәсихнең синең турыда кайгыртканын күрәсеңме?

Үз вакытында бирелгән ярдәм

13—15. Аллаһы безнең догаларыбызга ничек җавап бирә ала? Мисаллар китерегез.

13 Синең белән мондый хәл булганы бардыр: син ярдәм сорап, Йәһвәгә бик тырышып дога кылдың, һәм синең яныңа рухи яктан җитлеккән мәсихче килеп, сине ныгытты (Ягък. 5:14—16). Ә бәлкем, син мәсихче җыелышта әйтелгән нотык аркылы яисә безнең басмалар аша ярдәм алгансыңдыр. Йәһвә еш кына шулай итеп догаларга җавап бирә. Мәсәлән, бер җыелышта бер өлкән нотык белән чыгыш ясаган. Моңа кадәр берничә атна элек гаделсезлек аркасында зыян күргән бер апа-кардәш аның янына килгән һәм аңа үз проблемасыннан зарланыр урынына, нотыкта яңгыраган рухи фикерләр өчен үз рәхмәтен белдергән. Бу фикерләрне ул үзе белән булган очракта куллана алган, һәм алар аны бик нык юаткан. Апа-кардәш җыелыш очрашуына килгәненә бик нык сөенгән!

14 Дога аша ничек ярдәм алып була? Моны бер мисал күрсәтә. Төрмәдә утырган өч кеше Изге Язмалардагы хакыйкать белән таныша һәм суга чумдырылмаган вәгазьчеләр булып китәләр. Төрмәдә булган бер очрак аркасында бар тоткыннар үз өстенлекләрен югалта. Һәм алар фетнә күтәрергә була — икенче көнне иртәнге аштан соң, тәлинкәләрне кире бирмәскә карар итәләр. Суга чумдырылмаган өч вәгазьче кыен хәлгә эләгә: алар фетнәчеләргә кушылса, Йәһвәнең Римлыларга 13:1 дә язылган боерыгын бозачак, ә кушылмаса, төрмәдә утыручылар алардан уч алачак.

15 Бу вәгазьчеләр бер-берсе белән аралаша алмаган, һәм һәрберсе догада Йәһвәдән акыллылык сораган. Иртән алар бер карарга килгән — бу көнне алар иртәнге ашны гел ашамаска булганнар. Төрмә сакчылары тәлинкәләрне алырга дип килгәндә, бу өч вәгазьченең кире кайтарырга тәлинкәләре булмаган. Алар «догаларны ишетүче» Йәһвәнең үзләрен калдырмаганына бик шатланганнар! (Мәд. 64:3).

Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз

16. Вәгазьләү эше Йәһвәнең эчкерсез кешеләр турында кайгыртканын ничек раслый?

16 Йәһвә төрле җирләрдә яшәүче эчкерсез кешеләр турында кайгырта, һәм бөтен дөнья буенча алып барылган вәгазьләү эше моңа дәлил булып тора (Ярат. 18:25). Йәһвә яхшы хәбәр әле вәгазьләнмәгән җирдә яшәгән эчкерсез йөрәкле кешеләр янына үз хезмәтчеләрен җибәрә ала, һәм моны ул еш кына фәрештәләр ярдәмендә эшли (Ачыл. 14:6, 7). Мәсәлән, Аллаһы үз фәрештәсе аша беренче гасырда яшәгән яхшы хәбәрне игълан итүче Филипка хәбәш түрәсе янына барырга кушкан, һәм Филип аңа Язмаларның мәгънәсен аңлаткан. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Хәбәш түрәсе яхшы хәбәрне кабул иткән һәм Гайсәнең суга чумдырылган шәкерте булып киткән * (Яхъя 10:14; Рәс. 8:26—39).

17. Ни өчен без киләчәк турында чиктән тыш борчылырга тиеш түгел?

17 Бу дөнья төзелеше үзенең ахырына бара, шуңа күрә алдан әйтелгән газаплар моннан ары да булачак (Мат. 24:8). Мәсәлән, үсә барган ихтыяҗлар, һава торышының һәм икътисадый хәлнең кискен үзгәреп торуы аркасында ашамлыкларга бәяләр үсәргә мөмкин. Бәлкем, эш табарга кыенрак булыр, һәм туган шартлар безне күбрәк эшләргә этәрергә мөмкин. Һәрхәлдә, рухи эшләрне беренче урынга куйган һәм «күзләрен яхшы» килеш саклаган кешеләргә чиктән тыш борчылырга кирәк түгел. Аллаһы аларны ярата һәм алар турында кайгыртачак, алар моны белә (Мат. 6:22—34). Мәсәлән, Йәһвәнең Иремия турында ничек итеп кайгыртканын карап чыгыйк. Бу хәл б. э.к. 607 елда, Иерусалимның җимерелүе алдыннан булган.

18. Йәһвә Иерусалим чолгап алынган чакта Иремиягә үз яратуын ничек күрсәткән?

18 Бабыллылар Иерусалимны чолгап ала һәм тиздән яулап алачак. Бу вакытта Иремия сакчыларның ишек алдында була. Аңа ризыкны каян алырга? Иректә булса, ул аны таба алыр иде. Әмма аның тормышы тулысынча аның тирә-ягындагы кешеләргә бәйле, ә аларның күбесе аны нәфрәт итә. Ләкин Иремия кешеләргә түгел, ә үзе турында кайгыртырга вәгъдә иткән Аллаһыга өметләнә. Йәһвә үз сүзен үтәрме? Әлбәттә, үтәячәк! Йәһвә, «шәһәрдә икмәк беткәнче», Иремиянең һәр көн «бер көлчәсе» булсын өчен кайгырткан (Ирем. 37:21). Ул вакытта яшәгән кешеләр ач булганнар, авырулардан газапланганнар һәм үлгәннәр, ә Иремия, шулай ук Варух, Авдемелех һәм башкалар исән калганнар (Ирем. 38:2; 39:15—18).

19. Киләчәктә нәрсә генә булмасын, без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

19 Әйе, «Раббының күзләре тәкъва кешеләргә, Аның колаклары аларның ялваруына юнәлгән» (1 Пет. 3:12). Безнең күктәге Атабызның шундый игътибарлы булуы сине шатландырамы? Аның күзләре синең файдаңа сине күзәтеп тора. Моны белеп, син үзеңне куркынычсыз һәм имин хис итәсеңме? Алайса, киләчәктә нәрсә генә булмасын, моннан ары да Аллаһы белән йөрергә тәвәккәл бул! Һәм бер дә шикләнмәскә була: Йәһвә һәрвакыт үзенең һәрбер тугрылыклы хезмәтчесен, әти кеше кебек, игътибар белән күзәтеп торачак (Мәд. 31:8; Ишагыйя 41:13 не укы *).

[Искәрмәләр]

^ 12 абз. Бу хатлар иң беренче итеп Мәсихнең майланган мәсихчеләренә язылган булса да, алар шулай ук Аллаһының бар хезмәтчеләренә дә кулланырлык.

^ 12 абз. Ишагыйя 32:1, 2: «Патша хаклык хакына патшалык итәчәк һәм мирзалар гаделлек хакына идарә итәчәкләр. Аларның һәрберсе җилдән яшеренер урын сыман һәм коеп яуган яңгырдан ышык урын сыман, сусыз җирләрдә су ташкыннары кебек, кибеп беткән җирдәге биек кыяның күләгәсе кебек булачак».

^ 16 абз. Аллаһының җитәкчелек бирүе турында Рәсүлләр 16:6—10 да да язылган. Бу өзектә «Изге Рух» Паул белән аның хезмәттәшләренә Асия өлкәсендә һәм Битуниядә вәгазь сөйләтмәгән дип әйтелә. Аларга Македуниягә барырга боерык бирелгән, һәм анда күп кенә басынкы кешеләр яхшы хәбәрне кабул иткәннәр.

^ 19 абз. Ишагыйя 41:13: «Чөнки мин Йәһвә, синең Аллаһың, сине уң кулыңнан тотам һәм: „Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен”,— дип әйтәм».

Аңлата аласызмы?

• Аллаһы белән йөргәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

• Йәһвә Варухка үз яратуын ничек күрсәткән?

• Гайсә, мәсихче җыелышның Башы буларак, үз Атасының сыйфатларын ничек чагылдыра?

• Бу авыр вакытларда без Аллаһыга өметләнгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Иремия Варух белән мөгамәлә иткәндә Йәһвәнең кайгыртуын чагылдырган. Безнең көннәрдәге өлкәннәр аңардан үрнәк ала

[10 биттәге иллюстрация]

Йәһвә безгә кирәкле вакытта ничек ярдәм бирә?