Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Паулның Титуска, Филимунга һәм Еврейләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр

Паулның Титуска, Филимунга һәм Еврейләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Паулның Титуска, Филимунга һәм Еврейләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр

БЕЗНЕҢ эраның 61 елында рәсүл Паул Римда беренче тапкыр төрмәдә утырганнан соң азат ителә. Берникадәр вакыт үткәч, ул Крит утравына бара. Андагы җыелышның рухи хәлен күреп, ул Титуска анда калырга куша. Соңрак, бәлки, Македуниядән Паул Титуска хат яза һәм аңа бирелгән вазифаларын ничек үтәргә икәнен аңлата. Бу хатта шулай ук Титус рәсүл Паул кушуы буенча эш итә дип әйтелә.

Элегрәк, б. э. 61 елында төрмәдән азат ителгәнче, Паул Көлессәй шәһәрендә яшәүче Филимун исемле абый-кардәшкә хат язган. Бу хатта ул аңа шәхси бер үтенеч белән мөрәҗәгать итә.

Б. э. якынча 61 елларында Паул Яһүдиядә яшәүче еврей мәсихчеләренә дә хат язган. Бу хатта ул мәсихчеләр диненең яһүдләрнең дини төзелешеннән өстен булуын күрсәткән. Бу өч хатта безнең өчен яхшы киңәшләр бар (Евр. 4:12).

РУХИ СӘЛАМӘТЛЕГЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ

(Тит. 1:1—3:15)

Паул Титуска «барлык шәһәрләрдә... өлкәннәрне» ничек билгеләргә икәнен аңлата, һәм шуннан соң: «[Буйсынмаучаннар] хак иманны тотсыннар... өчен, аларны бик нык тәнкыйтьлә»,— дигән киңәш бирә. Ул Крит җыелышындагы барлык мәсихчеләрне «алласызлыкны... кире кагып... төпле... итеп яшәргә» өнди (Тит. 1:5, 10—14; 2:12).

Паул Криттагы абый-кардәшләргә рухи яктан сәламәт калырга ярдәм итәр өчен, киңәшләр бирә. Ул Титуска «тинтәк бәхәс...һәм канун турындагы ызгыш-талаш һәм кычкырышучылардан читләш» дип әйтә (Тит. 3:9).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:15 — Барысы да «сафлар өчен саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен» саф түгел дигән сүзләрне ничек аңларга? Җавапны белер өчен, безгә Паулның «барысы да» дигән сүзенең мәгънәсен аңларга кирәк. Ул Аллаһы Сүзендә ачыктан-ачык хөкем ителә торган нәрсәләр турында түгел, ә кардәшләр үз вөҗданнарына нигезләнеп, сайлый алган нәрсәләр турында әйткән. Фикер йөртүе Аллаһы нормаларына туры килгән кеше өчен андый нәрсәләр саф, ә фикер йөртүе һәм вөҗданы бозык булган кеше өчен саф түгел *.

3:5 — Майланган мәсихчеләр «юып чистарту гамәле» аша ничек котыла һәм ничек «Изге рух белән... яңара»? Аллаһы аларны Гайсәнең йолым корбаны каны белән юып чистартканга, алар «юып чистарту гамәле аша котыла» дип әйтеп була. Алар «Изге рух белән... яңара», чөнки алар «яңа затлар итеп яратылалар», Аллаһының рухи уллары булып китәләр (2 Көр. 5:17).

Безнең өчен сабаклар:

1:10—13; 2:15. Мәсихче өлкәннәр җыелыштагы дөрес булмаган нәрсәләрне кыюлык белән төзәтергә тиеш.

2:3—5. Бүгенге көндә, беренче гасырда кебек, җитлеккән апа-кардәшләр «үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга, гайбәт сөйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә һәм башкаларны яхшылыкка өйрәтергә тиеш». Шулай итеп, алар җыелыштагы «яшь хатыннарны», алар белән күзгә-күз сөйләшеп, уңышлы итеп өйрәтә алалар.

3:8, 14. «Үзеңне яхшы эшләргә багышлау» «әйбәт һәм... файдалы», чөнки бу безгә Аллаһыга хезмәт итүдә уңышлы булырга ярдәм итә һәм безне бу бозык дөньядан читтә тота.

«МӘХӘББӘТКӘ ТАЯНЫП МӨРӘҖӘГАТЬ ИТЕГЕЗ»

(Фил. 1—25)

Паул Филимунны иманда һәм мәхәббәттә үрнәк булып торганы өчен мактый. Ул имандашлары өчен көч чыганагы булган. Шуңа күрә Паул «олы шатлык һәм зур куаныч» кичергән (Фил. 4, 5, 7).

Паул Онисим турындагы бик четерекле эшне, Филимунга боерык биреп түгел, ә мәхәббәткә таянып җайга сала. Шулай итеп, ул барлык күзәтчеләргә үрнәк бирә. Ул Филимунга болай ди: «Мин бу үтенечемне кире какмасыңа ышанып язам һәм, сораганыма караганда, синең күбрәк тә эшләячәгеңне беләм» (Фил. 8, 9, 21).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

10, 11, 18 — Элек «файдасыз» булган Онисим ничек «файдалы» булып киткән? Онисим Филимунның үзсүзле бер колы булган. Ул аның Көлессәйдәге өеннән Римга качып киткән һәм, күрәсең, Римга 1400 километр юлны үтәр өчен, хуҗасыннан акча да урлаган. Чыннан да, ул Филимун өчен файдасыз булган. Әмма Римда Паул Онисимга мәсихче булып китәргә булышкан. Хәзер инде рухи кардәш, бу элекке файдасыз кол, файдалы булып киткән.

15, 16 — Ни өчен Паул Филимуннан Онисимны коллыктан азат итәргә таләп итмәгән? Паул үзенең «Аллаһы Патшалыгы турында сөйләргә һәм Раббы Гайсә Мәсих хакында өйрәтергә» йөкләмәсен төгәл үтәргә теләгән. Шуңа күрә үз йөкләмәсенә кагылмаган сораулардан, мәсәлән, коллык турындагы сораулардан, читтә торырга тырышкан (Рәс. 28:31).

Безнең өчен сабаклар:

2. Филимун үз йортын мәсихче очрашулар үткәрер өчен тәкъдим иткән. Өебездә вәгазь очрашуы үтсә, бу зур хөрмәт (Рим. 16:5; Көл. 4:15).

4—7. Без иман һәм мәхәббәт сыйфатларын күрсәтүдә үрнәк булырлык имандашларыбызны мактар өчен мөмкинлекләр эзләргә тиеш.

15, 16. Тормышыбызда күңелсез вакыйгалар булса да, аларга үзебезне чиктән тыш борчуга салырга юл куймыйк. Онисим очрагындагы кебек, аларның нәтиҗәсе яхшы булырга мөмкин.

21. Филимун Онисимны кичерер дип өметләнгән Паул. Берәр кардәш безне үпкәләтсә, без дә аны кичерергә тиеш (Мат. 6:14).

ҖИТЛЕККӘНЛЕККӘ КҮЧИК

(Евр. 1:1—13:25)

Гайсәнең корбанына иман итү Канун эшләреннән мөһимрәк икәнен исбатлар өчен, Паул мәсихчеләр диненә Нигез Салучы, аның рухани булуы, корбаны һәм яңа килешүнең өстенлеге турында әйтә (Евр. 3:1—3; 7:1—3, 22; 8:6; 9:11—14, 25, 26). Бу белем, һичшиксез, еврей мәсихчеләренә яһүдләр оештырган эзәрлекләүләрне җиңеп чыгарга ярдәм итәргә тиеш булган. Паул үзенең еврей имандашларын «Мәсих тәгълиматының иң башлангыч өлешен калдырып камилрәгенә», ягъни җитлеккәнлеккә, күчәргә өнди (Евр. 6:1).

Мәсихче өчен иман никадәр мөһим? «Иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый»,— дип яза Паул. Ул еврейләрне: «Билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтик»,— дип өнди, һәм моны иман белән эшләргә кирәк (Евр. 11:6; 12:1).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:14, 15 — Шайтан «үлемгә баш» дигән сүзләр ул үзе сайлаган һәрбер кешене үтерә ала дигәнне аңлатамы? Юк. Әмма Шайтан Гадәндә гөнаһ юлына баскан, һәм аның ялганы кешеләрнең үлеменә китергән, чөнки Адәм гөнаһ кылган һәм гөнаһ вә үлем башка кешеләргә күчкән (Рим. 5:12). Өстәвенә, Шайтанның ихтыярын җирдә үтәгән кешеләр Аллаһы халкын, Гайсәне кебек, эзәрлекләп үтерәләр. Ләкин бу Шайтан үзе теләгән кешене үтерә ала дигәнне аңлатмый. Чөнки алай булган булса, ул инде әллә кайчан Аллаһы халкын юк итәр иде. Йәһвә үз хезмәтчеләрен төркем буларак яклый һәм беркайчан да Шайтанга аларны юк итәргә рөхсәт итмәячәк. Әйе, Шайтанның һөҗүмнәре аркасында Аллаһының кайбер хезмәтчеләре үләргә дә мөмкин, Аллаһы моңа юл куя, әмма без бер дә шикләнмибез: ул аларга китерелгән һәркайсы зыянны юк итәчәк.

4:9—11 — Без Аллаһының «тынычлыгына» ничек керә алабыз? Аллаһы барлыкка китерү эшләрен алтынчы көннең азагына тәмамлап, үзенең җиргә һәм кешелеккә карата нияте үтәләчәгенә шикләнмичә ял итә башлаган (Ярат. 1:28; 2:2, 3). Без үз-үзебезне берәр эшләр белән акларга тырышмыйча, ә Аллаһы безне коткарыр өчен биргән бар нәрсәне кабул итеп, Аллаһы «тынычлыгына» керә алабыз. Без үз теләкләребезгә түгел, ә Гайсә кушканга буйсынсак һәм Йәһвәгә иман итсәк, бездә көч бирүче һәм тынычлык китерүче фатихалар һәр көн булачак (Мат. 11:28—30).

9:16 — Яңа килешүне «язган кеше» кем ул? Яңа килешүне Йәһвә төзегән, ә аны «язган кеше» — Гайсә. Бу килешүне урнаштыручы — Гайсә: аны гамәлгә кертер өчен, корбан китерергә кирәк булган, шуңа күрә ул үзен корбан иткән (Лүк 22:20; Евр. 9:15).

11:10, 13—16 — Ибраһим нинди «шәһәрне» көткән? Бу шәһәр символик булган. Ибраһим Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 хакимдәшләреннән торган «күктәге Иерусалимны» көткән. Бу хакимдәшләр үзләренең күктәге данында «яңа изге Иерусалим шәһәре» дип тә атала (Евр. 12:22; Ачыл. 14:1; 21:2). Ибраһим Аллаһы Патшалыгы җитәкчелеге астындагы тормышны көткән.

12:2 — Гайсә «Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына» «хачта үлүне кичергән». Нинди ул шатлык? Аның хезмәте аркасында бик күп нәрсә үтәләчәк, шул исәптән Йәһвәнең исеме изгеләндереләчәк, Аллаһының хакимлеге акланачак һәм кешеләр үлемнән йолып алыначак. Моны белү аңа шатлык китергән. Гайсә шулай ук үзенең әҗере турында уйлаган: ул патша булып идарә итәчәк һәм кешеләр файдасына Баш рухани булып хезмәт итәчәк.

13:20 — Ни өчен яңа килешү турында ул «мәңгелек» дип әйтелә? Моңа өч сәбәп бар. Беренчедән, ул беркайчан да алмашынмаячак. Икенчедән, ул мәңгелек фатихалар китерәчәк. өченчедән, ул «башка сарыкларга» Һармагедуннан соң да файда китерәчәк (Яхъя 10:16).

Безнең өчен сабаклар:

5:14. Без Аллаһы Сүзен, Изге Язмаларны, тырышып өйрәнергә һәм алган белемнәрне тормышыбызда кулланырга тиеш. Шулай гына без «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнә» алабыз (1 Көр. 2:10).

6:17—19. Безнең өметебез Йәһвәнең вәгъдәсенә һәм антына нигезләнсә, бу безгә хакыйкать юлыннан читкә китмәскә булышачак.

12:3, 4. Без, бәлкем, кечкенә сынаулар һәм эзәрлекләүләр белән очрашабыздыр. Күңелләребезне төшерер урынына безгә җитлеккәнлеккә омтылырга һәм сынауларны кичерергә өйрәнергә кирәк. Без «кан түккәнче», ягъни үлемебезгә кадәр, көрәшергә тәвәккәл булырга тиеш (Евр. 10:36—39).

12:13—15. Без «ачы тамырлы үләнгә» — җыелышта тәнкыйтьчел рух күрсәткән һәрбер кешегә — безгә «туры юлдан йөрергә» комачауларга рөхсәт итмәскә тиеш.

12:26—28. Аллаһыдан башка «бар ителгән нәрсәләр» — бу дөнья төзелеше, шул исәптән явыз «күк», юкка чыгарылачак. Шул вакытта «тотрыклы нәрсәләр генә»: Патшалык һәм аның ягында торган кешеләр калачак. Бу Патшалык турындагы хәбәрне ашкынып вәгазьләү һәм аның принциплары буенча яшәү бик мөһим!

13:7, 17. Җыелыштагы күзәтчеләрне тыңларга вә аларга буйсынырга дигән киңәшне тотсак, бу безгә хезмәттәшлек рухы күрсәтергә булышачак.

[Искәрмә]

^ 6 абз. «Күзәтү манарасы» 2007 ел, 1 ноябрь санының 20, 21 нче битләрен кара.