Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аларга тизрәк кайтырга булышыгыз

Аларга тизрәк кайтырга булышыгыз

Аларга тизрәк кайтырга булышыгыз

«Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит» (ЯХЪЯ 6:68).

1. Гайсәнең күп кенә шәкертләре аны ташлап киткәч, Петер нәрсә дигән?

БЕР тапкыр Гайсә Мәсихнең күп кенә шәкертләре аны ташлап китә. Аларга аның бер тәгълиматы ошамый. «Сез дә китәргә теләмисезме?» — дип сорый ул үз рәсүлләреннән. «Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит»,— дип җавап бирә аңа Петер (Яхъя 6:51—69). Чыннан да, алар кем янына барсын инде! Ул вакытта яһүдләр динендә «мәңгелек тормыш сүзләре» юк иде инде, һәм бүген дә ялган диннең бөтендөнья империясе Бөек Бабылда аларны табып булмый. Аллаһы көтүеннән аерылып калган, әмма Йәһвәгә ярарга теләгән һәрбер кешегә «йокыдан уяну» һәм көтүгә кире кайту «сәгате килеп җитте» (Рим. 13:11).

2. Хокук сораулар яки конфиденциаль сораулар турында сүз барганда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

2 Йәһвә Исраилнең югалган сарыклары турында кайгырткан. (Йәзәкил 34:15, 16 ны укы *.) Мәсихче өлкәннәр дә көтүдән аерылып калган сарыкларга булышырга тели, һәм тиеш тә. Әйтик, алар берәр вәгазьчене актив булмаган мәсихче белән Изге Язмаларны өйрәнергә билгеләгәннәр ди. Һәм бу актив булмаган мәсихченең җитди гөнаһ кылганы ачыкланса, өйрәнү үткәрүчегә нәрсә эшләргә? Хокук сорауларга яки конфиденциаль сорауларга кагылышлы берәр нинди киңәш бирер урынына ул аңа барысын өлкәннәргә сөйләргә тәкъдим итәргә тиеш. Ул моны эшләмәсә, бу вәгазьчегә үзенә моның турында өлкәннәргә әйтергә кирәк (Лев. 5:1; Гәл. 6:1).

3. Йөз сарыгы булган кеше аларның берсе югалгач, нәрсә эшләгән?

3 Үткән мәкаләдә Гайсәнең 100 сарыгы булган кеше турындагы ачык мисалы китерелгән иде. Аларның берсе югалгач, бу кеше туксан тугыз сарыгын калдырып, югалганын эзләп киткән. Ә аны тапкач, бик шатланган! (Лүк 15:4—7). Аллаһы көтүеннән аерылып калган сарык табылгач, без дә шатланабыз. Өлкәннәр һәм җыелышның башка мәсихчеләре бу актив булмаган мәсихчене яратканга күрә, аның янына килеп киткәннәрдер. Алар да аның көтүгә кайтуын һәм Аллаһының ярдәмен, яклавын һәм фатихаларын алуын тели (Кан. 33:27; Мәд. 90:14; Гыйб. сүз. 10:22). Аларның аңа, ул җыелышка кайтсын өчен, булышырга мөмкинлекләре булса, алар моны ничек эшли ала?

4. Гәләтиялеләргә 6:2, 5 тән нәрсә ачыклана?

4 Алар, бәлки, Йәһвә үз сарыкларын ярата һәм алардан алар эшли алганны гына таләп итә икәнен күрсәтер, һәм шулай итеп аны җыелышка кайтырга дәртләндерер. Бу таләпләр арасында Изге Язмаларны өйрәнү, мәсихче очрашуларга килү һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү. Бәлки, Гәләтиялеләргә 6:2, 5 не укып, мәсихчеләр бер-берсенә авыр йөкне йөртергә булыша ала, әмма Аллаһы алдындагы җаваплылык йөген «һәркем... үзе йөртергә тиеш» дип әйтү урынлы булыр. Һәрбер кеше Аллаһыга тугры булу йөген үзе йөртә.

«Тормыш мәшәкатьләре» сәбәпме?

5, 6. a) Ни өчен актив булмаган мәсихче күңелен бушатканда аны игътибар белән тыңларга кирәк? б) Син актив булмаган мәсихчеләргә җыелыш очрашуларына йөрмәү аларга зыян китерә икәнен күрергә ничек булыша аласың?

5 Актив булмаган мәсихчегә ничек ярдәм итәргә икәнен ачыклар өчен, өлкәннәргә һәм башка тәҗрибәле мәсихчеләргә аны, ул күңелен бушатканда, игътибар белән тыңларга кирәк. Әйтик, бер пар «тормыш мәшәкатьләре» аркасында җыелыш очрашуларына йөрми башлый, һәм син, өлкән буларак, алар янына килдең (Лүк 21:34). Бәлки, алар акча ягыннан авырлыклар яки гаиләдәге үзгәрешләр аркасында мәсихче хезмәттә әкрен генә катнашмый башлаган. Алар үзләренә әз генә ял итеп алырга кирәк дип әйтергә мөмкин, ләкин син аларга җыелыштан аерылып, авырлыкларны җиңеп булмый дип аңлата аласың. (Гыйбрәтле сүзләр 18:1 не укы.) Шулай ук аларны рәнҗетмичә генә мондый сораулар бирә аласың: «Җыелыш очрашуларын калдырып, сез үзегезне бәхетлерәк сизә башладыгызмы? Гаилә тормышыгыз яхшырдымы? Йәһвә шатлыгы әле дә сезнең ныгытмагызмы?» (Них. 8:10).

6 Андый сораулар турында уйлану актив булмаган мәсихчеләргә шуны аңларга ярдәм итәчәк: аларның рухилыгы һәм шатлыклары җыелыш белән аралашмау аркасында кимегән (Мат. 5:3; Евр. 10:24, 25). Бу аларга шулай ук яхшы хәбәрне вәгазьләмәгәнгә шатлыкларын югалткан икәнен аңларга булышыр (Мат. 28:19, 20). Аларга нәрсә эшләргә соң?

7. Көтүдән аерылып калган мәсихчене без нәрсә эшләргә дәртләндерә алабыз?

7 Гайсә болай дигән: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен... Шулай итеп, һәрвакыт уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга... көчегез булсын өчен, дога кылыгыз» (Лүк 21:34—36). Көтүдән аерылып калган, ләкин элекке шатлыгын кайтарырга теләгән мәсихчене Йәһвәдән изге рух һәм ярдәм сорап, дога кылырга һәм үз догалары буенча эш итәргә дәртләндереп була (Лүк 11:13).

Берәрсе киртә булгангамы?

8, 9. Берәр киртәгә абынган мәсихчене өлкән ничек үгетли ала?

8 Кешеләр камил түгел, шуңа күрә алар арасында каршылыклар туа, һәм бу берәрсе өчен киртә булырга мөмкин. Кайберәүләр өчен җыелышта берәр җаваплы кардәшнең Изге Язмалар принципларына каршы эш итүе киртә була. Андый очракларда өлкән актив булмаган мәсихчегә Йәһвә бер кешегә дә киртәләр куймый дип аңлата ала. Ни өчен алайса кеше Аллаһы белән һәм аның халкы белән мөнәсәбәтләрен җимерергә тиеш ди? Ул «бөтен дөньяның Хакименең» моның турында белгәненә һәм үз вакытында җайга салачагына ышанып, аңа хезмәт итүен дәвам итәргә тиеш түгелме? (Ярат. 18:25; Көл. 3:23—25). Абынып егылган кеше җирдә сузылып ятмый, ул шунда ук торып басарга тырышачак, шулай бит?

9 Өлкән актив булмаган мәсихчегә рухи яктан ярдәм иткәндә, кайбер кешеләргә вакыт узу белән алар өчен киртә булган вакыйга мөһим булып күренми башлый дип аңлатып бирә ала. Бәлкем, киртә булган нәрсә хәзер юктыр да инде. Берәр мәсихчегә киңәш бирелде ди. Һәм бу аның өчен киртә булса, дога кылып уйлану аңа мондый нәтиҗәгә килергә булышыр: аңа андый киңәш кирәк булган, һәм ул моңа үзенә киртә булырга рөхсәт итмәячәк (Мәд. 118:165; Евр. 12:5—13).

Берәр тәгълимат сәбәпме?

10, 11. Изге Язмалардагы берәр тәгълимат белән риза булмаган кешегә нәрсәне исенә төшерү файдалы булыр?

10 Кайберәүләр Изге Язмалардагы берәр тәгълимат белән риза булмаганга җыелышка йөрми башлый. Исраиллеләр Мисыр коллыгыннан азат ителгәч, Аллаһының үзләре хакына эшләгән «эшләрен онытканнар, аның рөхсәтен көтмәгәннәр» (Мәд. 105:13). Бәлкем, актив булмаган мәсихченең шуны исенә төшерү файдалы булыр: «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» иң яхшы рухи ризыкны бирә (Мат. 24:45). Ул нәкъ шул ризык ярдәмендә хакыйкать белән танышкан да. Алайса, ни өчен аңа кабат хакыйкатьтә йөри башламаска? (2 Яхъя 4).

11 Аллаһы көтүеннән аерылып калган кешегә ярдәм иткәндә, өлкән Гайсәнең шәкертләре турында сөйли ала. Аларга аның бер тәгълиматы ошамаганга, алар аны ташлап киткән (Яхъя 6:53, 66). Алар, Мәсих һәм аның тугры шәкертләре белән мөнәсәбәтләрен бозып, рухи нәрсәләрне кадерләми башлаган һәм шатлыкларын югалткан. Мәсихче җыелышны калдырып киткән кешеләр рухи ризыкка бай булган башка берәр урынны тапканнармы? Андый урын бер җирдә дә юк!

Авыр гөнаһ сәбәпме?

12, 13. Аллаһы көтүеннән аерылып калган кеше авыр гөнаһ кылганын таныса, аңа ничек ярдәм итеп була?

12 Кайберәүләр авыр гөнаһ эшләгәнгә вәгазь эшендә катнашмый һәм җыелыш очрашуларына йөрми башлаган. Алар, бәлкем, өлкәннәргә кылган гөнаһлары турында сөйләсә, аларны җыелыштан чыгарачаклар дип уйлыйлардыр. Әмма алар үзләренең бозык тәртипләрен калдырып, чын күңелдән тәүбә итсәләр, алар белән андый хәл булмаячак (2 Көр. 7:10, 11). Киресенчә, кардәшләр аларны җыелышта күрергә шат булачаклар, һәм өлкәннәр тиешле рухи ярдәмне күрсәтәчәк.

13 Әйтик, син тәҗрибәле мәсихче, һәм сиңа актив булмаган вәгазьчегә ярдәм итәргә куштылар ди. Ул үзенең кылган җитди гөнаһы турында сөйләсә, син нәрсә эшләргә тиеш? Алдан әйтелгәнчә, берәр киңәш бирер урынына, аңа өлкәннәргә моның турында сөйләп бирергә тәкъдим ит. Әгәр дә ул моны эшләргә теләмәсә, син Аллаһының андый сорауларга кагылышлы җитәкчелеге буенча эш итеп, Йәһвә исеме һәм җыелышның рухи иминлеге турында кайгыртканыңны күрсәтерсең. (Левиләр 5:1 не укы.) Өлкәннәр җыелышка кайтырга һәм Аллаһының ихтыяры буенча яшәргә теләгән кешегә ничек ярдәм итәргә кирәк икәнен үзләре хәл итәчәк. Бәлкем, ярату белән бирелгән төзәтү чаралары күрергә кирәк булыр (Евр. 12:7—11). Кеше Аллаһыга каршы гөнаһ кылганын танып, аны башка эшләмәсә һәм чын күңелдән тәүбә итсә, өлкәннәр аңа ярдәм итәчәк, һәм Йәһвә аны кичерер (Ишаг. 1:18; 55:7; Ягък. 5:13—16).

Угылның кайтуы шатлык китерә

14. Гайсәнең читкә киткән угыл турындагы гыйбрәтле хикәясен үз сүзләрегез белән сөйләп бирегез.

14 Югалган сарыкка ярдәм иткәндә, Гайсәнең Лүк 15:11—24 тә язылган гыйбрәтле хикәясен сөйләп була. Бу хикәядә бер яшь кеше үз мирасын азгын тормыш алып барып, туздырып бетерә. Ахыр чиктә ул бу тормышына җирәнеп карый башлый. Аның карыны ач, ул гаиләсен сагына һәм өенә кайтырга була. Ул әле еракта булганда атасы аны күреп ала һәм сөенеп, каршына йөгереп бара һәм аны кочаклап үбә. Бу хикәя турында уйлану көтүдән аерылып калган кешене кире җыелышка кайтырга дәртләндерәчәк. Хәзерге дөнья төзелеше тиздән юк ителәчәк, шуңа күрә ул тизрәк «өйгә кайтырга» тиеш.

15. Ни өчен кайберәүләр җыелыштан китә?

15 Җыелыштан киткән күпчелек кеше бу гыйбрәтле хикәядәге угыл кебек түгел. Аларның кайберсе җыелыштан көймә ярдан әкрен генә ераклашкан кебек ераклаша. Башкаларны мәшәкатьләр басып китә, һәм алар Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен санга сукмый башлый. Кайберәүләр җыелыштагы берәр кешегә үзләренә киртә булырга рөхсәт итә яки алар Изге Язмалардагы берәр тәгълимат белән риза булмаганга китә. Ә кайберәүләр җитди гөнаһ эшли. Әмма бу мәкаләдә китерелгән киңәшләрне кулланып, син бу яки башка сәбәпләр аркасында җыелыштан киткән кешеләргә, соң булганчы, кире кайтырга булыша аласың.

«Рәхим ит, улым, өеңә!»

16—18. а) Бер өлкән еллар буе актив булмаган бер мәсихчегә ничек ярдәм иткән? б) Ни өчен бу мәсихче җыелышны калдырган, аңа ничек ярдәм иткәннәр, һәм җыелышта аны ничек каршы алганнар?

16 Бер мәсихче өлкән болай дип әйтә: «Безнең өлкәннәр советы актив булмаган мәсихчеләргә килеп-китәр өчен тырышлыклар куя. Мин үзем Изге Язмалар өйрәнүе үткәргән һәм хакыйкатькә килергә ярдәм иткән бер абый-кардәшне искә төшерәм. Ул якынча 25 ел җыелышка йөрмәде һәм җитди авырлыклар кичерде. Мин аңа файда китерә алган Изге Язмалардагы принципларны ничек кулланырга икәнен аңлаттым. Берникадәр вакыт үткәч, ул Патшалык Залына килә башлады һәм Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты, бу өйрәнү аңа җыелышка кайтырга теләген ныгытырга булышыр иде».

17 Ни өчен бу абый кардәш җыелыштан киткән? Ул болай ди: «Мин бу дөнья эшләрен беренче урынга куя башладым, ә рухи эшләр икенче урынга күчте. Аннары өйрәнүемне, вәгазь эшендә катнашуымны ташладым һәм җыелыш очрашуларына йөрми башладым. Мин мәсихче җыелыш белән аралашмый башлаганымны сизми дә калдым. Ләкин өлкәннең минем белән шәхси һәм эчкерсез кызыксынуы миңа җыелышка кайтырга булышты». Бу кардәш Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкач, аның авырлыклары кими башлаган. «Мин тормышымда Йәһвәнең һәм аның оешмасының яратуы һәм җитәкчелеге җитмәгән икәнен аңладым»,— дип әйтә ул.

18 Бу кардәшне җыелышта ничек каршы алганнар? Ул болай дип сөйли: «Мин үземне Гайсә Мәсихнең хикәясендәге читкә киткән угыл кебек хис итәм. 30 ел элек һәм хәзер дә рухи яктан нык булган олы яшьтәге бер апа-кардәш миңа: „Рәхим ит, улым, өеңә!” — диде. Аның сүзләре йөрәгемә үтеп керде. Әйе, бу чыннан да минем өем. Өлкән һәм җыелыш күрсәткән ярату, җылылык, түземлек һәм кайгырту өчен минем чын күңелдән үз рәхмәтемне белдерәсем килә. Аларның Йәһвәне һәм якыннарын яратуы миңа җыелышка кайтырга булышты».

Кирәкле адымнарны тизрәк ясасыннар!

19, 20. Син актив булмаган мәсихчеләрне җыелышка тизрәк кайтырга ничек дәртләндерә аласың, һәм аларга Аллаһы без булдыра алмаганны таләп итми икәнен ничек күрсәтә аласың?

19 Без соңгы көннәрдә яшибез, һәм бу дөнья төзелешенең ахыры якын. Шуңа күрә актив булмаган мәсихчеләрне җыелыш очрашуларына килергә дәртләндер. Моны озакка сузмасыннар. Шуны исләренә төшер: Шайтан аларның Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен җимерергә һәм алар тормыштагы авырлыкларны чын гыйбадәт кылуны ташлап кына, җиңә алалар дип ышандырырга тырыша. Алар Гайсәнең тугры шәкертләре булып кына, җан тынычлыгына ия була алалар. (Маттай 11:28—30 ны укы.)

20 Аллаһы бездән без булдыра алганны гына таләп итә, моны актив булмаган мәсихчеләрнең исенә төшер. Лазарның сеңеле Мәрьям Гайсәне үлеме алдыннан кыйбат май белән майлаганнан соң, аны шелтәләгәннәр. Шунда Гайсә: «Калдырыгыз аны... Ул хәленнән килгәнен эшләде»,— дип әйткән (Марк 14:6—8). Гайсә мохтаҗлыкта яшәгән тол хатынны гыйбадәтханәгә кечкенә иганә биргәне өчен мактаган. Ул да хәленнән килгәнен эшләгән (Лүк 21:1—4). Һәрберебез диярлек мәсихче очрашуларга йөри ала һәм яхшы хәбәрне вәгазьли ала. Күп кенә актив булмаган мәсихчеләр дә Йәһвәнең ярдәме белән моны эшли алачак.

21, 22. Йәһвә янына кайткан кешеләрне нәрсәгә ышандырып була?

21 Җыелыштан аерылып калган эчкерсез мәсихче үз кардәшләре белән очрашырга курыкса, син читкә киткән угылның өенә кайтуы күпме шатлык китергәнен аның исенә төшерә аласың. Андый мәсихчеләрнең җыелышка кире кайтулары шундый ук шатлык китерә. Аларны Иблискә каршы торыр өчен һәм Аллаһыга якынлашыр өчен тизрәк адымнар ясарга дәртләндер (Ягък. 4:7, 8).

22 Йәһвә янына кайткан кешеләрне шатлык белән каршы алачаклар (Ирем. елав. 3:40). Алар Йәһвәгә хезмәт иткәндә, бу аларга зур шатлык китергән. Җыелышка озакка сузмыйча кайткан кешеләрне күп фатихалар көтә!

[Искәрмә]

^ 2 абз. Йәзәкил 34:15, 16: «„Мин үзем сарыкларымны көтәчәкмен һәм үзем аларны яткырачакмын,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Югалганын табармын, урланганын кайтарырмын, имгәтелгәнен дәвалармын һәм авырганын ныгытырмын, ә симергәнен һәм котырганын юк итәрмен. Аны гаделлек буенча хөкем итеп көтәчәкмен”».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Берәрсе киртә булганга җыелышка йөрми башлаган мәсихчегә ничек ярдәм итеп була?

• Изге Язмалардагы берәр тәгълимат белән риза булмаганга җыелышка йөрми башлаган мәсихчегә нәрсәне исенә төшерү файдалы булыр?

• Җыелышка кайтырга икеләнеп торган мәсихчегә ничек ярдәм итеп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Актив булмаган мәсихчене ул үз күңелен бушатканда игътибар белән тыңла

[15 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең читкә киткән угыл хакындагы гыйбрәтле хикәя турында уйлану кешене җыелышка кайтырга дәртләндерергә мөмкин