Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыга бердәй «йөрәкләр һәм күңелләр белән» хезмәт итәбез

Аллаһыга бердәй «йөрәкләр һәм күңелләр белән» хезмәт итәбез

Аллаһыга бердәй «йөрәкләр һәм күңелләр белән» хезмәт итәбез

ЯҺҮДЛӘР һәм мәҗүсилектән яһүд диненә күчкән кешеләр Гайсә Мәсихнең шәкертләре янына җыела. Алар Илленче көн бәйрәмен үткәрер өчен Иерусалимга бик ерак җирләрдән — көнбатыштагы Рим шәһәреннән алып көнчыгыштагы Пәртиядән килгәннәр. Кешеләр төрле телдә сөйләшә. Әмма Гайсә шәкертләре — гәлиләялеләр. Җыелган халык аптырап: «Ничек инде һәрберебез аларның һәркайсыбызның туган телендә сөйләүләрен ишетә?» — дип әйтә (Рәс. 2:8).

Рәсүл Петер торып басып, алар күргән могҗизаны аңлатып бирә. Нәтиҗәдә, меңләгән кеше чумдырылу йоласын үтә! (Рәс. 2:41). Җыелыш бик тиз үссә дә, ул бердәм булып кала. «Барлык иман итүчеләр йөрәкләре һәм күңелләре белән бердәй булдылар»,— дип язган Рәсүлләр китабын язучы Лүк (Рәс. 4:32).

Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә чумдырылу йоласын үткән меңләгән кеше, яңа диннәре турында күбрәк белер өчен, Иерусалимда озаграк калырга булганнар. Ләкин бәйрәмгә килгәндә, алар монда озак вакытка калырлар дип бер дә уйламаган. Шуңа күрә алар берникадәр вакыт бер-берсенә акча ягыннан ярдәм итеп яшәргә булалар. Кайбер иман итүчеләр үз милкен сатып, акчаларын бу мохтаҗ кешеләргә өләшер өчен, рәсүлләргә китерәләр (Рәс. 2:42—47). Нинди искиткеч ярату һәм юмартлык рухы!

Чын мәсихчеләр һәрвакыт андый рух белән аерылып торганнар. Бүгенге көндә дә мәсихче җыелыш Йәһвәгә «йөрәкләре һәм күңелләре белән бердәй булып» хезмәт итә. Һәм һәрбер мәсихче юмартлык күрсәтеп, үз вакытын, көчен һәм милкен Патшалык һәм вәгазь эшенә сарыф итә (« Ирекле иганәләрнең төрләре» дигән рамканы кара).

[6 биттәге рамка]

 ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

Күпләр үз бюджетларыннан билгеле бер сумманы бүлеп куялар һәм аннан соң аны «Бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр (Маттай 24:14)» дип язылган тартмага салалар.

Бу ирекле иганәләрне җыелышлар һәр ай үз иленең филиалына җибәрә. Андый иганәләрне филиалга турыдан-туры да җибәреп була. Андый очракта бу иганәләр белән кыска гына хат җибәрегез һәм анда бу иганәләр сезнең бүләгегез дип языгыз.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ БАШКА ТӨРЛӘРЕ

Кайбер илләрдә ирекле иганәләр башка төрле дә булырга мөмкин. Аларның кайберләре аста китерелә.

Күчемсез милек. Сатарга яраклы булган күчемсез милекне филиалга турыдан-туры бүләк итеп була. Яки аны бүләк иткәндә, мондый договор төзеп була: бу милек бүләк итүченең үлеменә кадәр аныкы булып кала һәм аның анда үлеменә кадәр яшәргә хокукы бар. Үз милкегезне филиалга бүләк итәр өчен документлар төзер алдыннан, филиал белән элемтәгә керегез.

Завещание. Милекне я акчаны филиалга закон таләпләре буенча төзелгән завещание аша биреп була. Андый очракта завещаниенең копиясен филиалга җибәрегезче.