Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә үрнәге буенча «Иблискә каршылык күрсәтегез»

Гайсә үрнәге буенча «Иблискә каршылык күрсәтегез»

Гайсә үрнәге буенча «Иблискә каршылык күрсәтегез»

«Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар» (ЯГЪК. 4:7).

1. Гайсә җирдә нинди каршылыклар белән очрашачагын белгән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

ГАЙСӘ МӘСИХ Иблиснең каршылыклары белән очрашачагын белгән. Бу Аллаһының еланга, ягъни фетнә күтәргән һәм аның аша сөйләшкән явыз рухка, әйткән мондый сүзләреннән ачык күренә: «Синең белән хатын-кыз [Йәһвә оешмасының күктәге өлеше] арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе [Гайсә Мәсих] сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Ярат. 3:14, 15; Ачыл. 12:9). Гайсәне үкчәсеннән чагу шуны аңлаткан: ул җирдә үтереләчәк, әмма үлем хәлендә вакытлыча гына булачак, чөнки Йәһвә аны күктәге данга терелтәчәк. Ә еланга сугып башын яру Иблиснең андый сугудан соң беркайчан да төзелә алмаячагын аңлата. (Рәсүлләр 2:31, 32; Еврейләргә 2:14 не укы.)

2. Ни өчен Йәһвә Гайсәнең Иблискә уңышлы каршылык күрсәтәчәгенә бер дә шикләнмәгән?

2 Йәһвә Гайсәнең җирдә үз йөкләмәсен уңышлы үтәячәгенә һәм Иблискә каршылык күрсәтәчәгенә бер дә шикләнмәгән. Ни өчен Йәһвә моңа ышанган? Чөнки ул Гайсәне бик күптән барлыкка китергән, аны күзәткән һәм бу «һөнәрче» һәм «яратылганнарның» беренчесенең тыңлаучанлыгы һәм тугрылыгы турында белгән (Гыйб. сүз. 8:22—31; Көл. 1:15). Шуңа күрә Гайсә җиргә җибәрелгәч һәм Иблискә аны үлемгә хәтле сынарга рөхсәт ителгәч, Аллаһы үзенең бердәнбер Улының җиңүче булып чыгачагына бер дә шикләнмәгән (Яхъя 3:16).

Йәһвә үз хезмәтчеләрен саклый

3. Иблиснең Аллаһы хезмәтчеләренә карата мөнәсәбәте нинди?

3 Гайсә Иблисне «бу дөньяның мирзасы» дип атап, үз шәкертләрен: «Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр»,— дип кисәткән (Яхъя 12:31; 15:20). Шайтан Иблиснең хакимлеге астындагы бу дөнья чын мәсихчеләрне нәфрәт итә, чөнки алар Йәһвәгә хезмәт итә һәм тәкъвалыкны вәгазьли (Мат. 24:9; 1 Яхъя 5:19). Иблис аеруча күктәге Патшалыкта Мәсих белән бергә хакимлек итәчәк майланган мәсихчеләр калдыгын нәфрәт итә һәм аларга һөҗүм итә. Шайтан шулай ук җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнгән Йәһвә Шаһитләренә каршы тора. Аллаһы Сүзендә: «Сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри»,— дигән кисәтү бар (1 Пет. 5:8).

4. Аллаһының безнең көннәрдәге халкының Иблискә уңышлы каршылык күрсәткәне нәрсәдән күренә?

4 Без, Йәһвә Аллаһы җитәкчелек иткән оешма буларак, Иблискә уңышлы каршы торабыз. Мәсәлән, соңгы 100 ел эчендә тарихта иң рәхимсез диктаторларның кайберсе Йәһвә Шаһитләрен юкка чыгарырга тырышкан. Әмма Йәһвә Шаһитләренең саны үскәннән-үсә бара, һәм хәзер бөтен җир шары буенча аларның саны якынча 7 000 000, һәм алар 100 000 нән артык җыелышта хезмәт итә. Ә Йәһвә халкын эзәрлекләгән мәрхәмәтсез диктаторлар юкка чыкканнар!

5. Ишагыйя 54:17 дәге сүзләр Йәһвә хезмәтчеләрендә ничек үтәлгән?

5 Аллаһы борынгы Исраил җыелышына болай дигән: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак, һәм синең белән судта көрәшкән һәркайсы телне син хөкем итәчәксең. Бу — Йәһвәнең хезмәтчеләренә бирелгән мирас, һәм аларның гаделлеге Миннән» (Ишаг. 54:11, 17). Без яшәгән «соңгы көннәрдә» Йәһвәнең бөтен дөньядагы хезмәтчеләре бу вәгъдәнең үтәлүен күргән (2 Тим. 3:1—5, 13). Без Иблискә каршылык күрсәтүебезне дәвам итәбез, ул Аллаһы халкын юк итәр өчен кулланган бер корал да уңышлы түгел, чөнки Йәһвә безнең яклы (Мәд. 117:6, 7).

6. Данил пәйгамбәрлегендә Иблис идарәсенең киләчәге турында нәрсә әйтелә?

6 Бу бозык дөнья төзелеше үз ахырына якынлаша, һәм Шайтан идарәсе тулысынча юк ителәчәк. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Данил пәйгамбәр болай дип алдан әйткән: «Ул [бүгенге] патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы [күктә] беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу [бүгенге] патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Дан. 2:44). Бу пәйгамбәрлек үтәлгәч, Шайтан идарәсе дә, камил булмаган кешеләр идарәсе дә юкка чыгачак. Иблис идарә иткән дөнья төзелешенең бөтен өлешләре мәңгегә юк ителәчәк, ә Аллаһы Патшалыгы бернинди каршылыксыз җир йөзе өстеннән идарә итәчәк. (2 Петер 3:7, 13 не укы.)

7. Йәһвәнең һәрбер хезмәтчесе Иблискә каршылык күрсәтә ала икәнен без кайдан беләбез?

7 Һичшиксез, Йәһвә оешмасы сакланачак һәм рухи яктан үсүен дәвам итәчәк. (Мәдхия 124:1, 2 не укы.) Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, без дә, Гайсә кебек, уңышлы итеп Иблискә каршылык күрсәтә алабыз. Чыннан да, Мәсихнең рәсүл Яхъя аша бирелгән пәйгамбәрлегендә җирдә яшәргә өметләнгән «бихисап күп кеше» Шайтанның каршылыкларына карамастан, бу дөнья төзелеше беткәндә исән калачак дип әйтелә. Изге Язмалар буенча, алар: «Котылу тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән [Гайсә Мәсихтән] килә!» — дип кычкырып әйтәләр (Ачыл. 7:9—14). Майланган мәсихчеләр турында алар Шайтанны җиңделәр дип әйтелә. Аларның хезмәттәшләре «башка сарыклар» да аңа уңышлы итеп каршылык күрсәтә (Яхъя 10:16; Ачыл. 12:10, 11). Ләкин моның өчен зур тырышлыклар куярга һәм «явыздан сакла» дип ялварып дога кылырга кирәк (Мат. 6:13).

Иблискә каршылык күрсәтүдә камил үрнәк

8. Иблис Гайсәне чүлдә беренче тапкыр ничек сынаган, һәм Мәсих үзен ничек тоткан?

8 Иблис Гайсәнең сафлыгын бозарга тырышкан. Ул чүлдә вәсвәсәләр кулланып, Гайсәне Йәһвәгә тыңламаучан булырга этәргән. Әмма Гайсә Шайтанга каршылык күрсәтеп, безгә камил үрнәк калдырган. Ул чүлдә ризык капмыйча кырык көн һәм кырык төн үткәргән һәм аның бик ашыйсы килгәндер. «Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң... бу ташлар икмәк булсыннар, дип боер»,— дигән аңа Шайтан. Ләкин Гайсә үзенең Аллаһыдан алган көчен үз файдасына кулланмаган. Ул болай дип җавап биргән: «„Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр“»,— дип язылган Изге язмада!» (Мат. 4:1—4; Кан. 8:3).

9. Ни өчен без Иблискә, ул табигый теләкләребез белән файдаланмасын өчен, каршы торырга тиеш?

9 Бүгенге көндә Иблис Йәһвә хезмәтчеләренең табигый теләкләре белән файдаланырга тырыша. Шуңа күрә без бу бозык дөньяда киң таралган җенси әхлаксызлыкка каршы торырга тиеш. Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр... Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» (1 Көр. 6:9, 10). Димәк, бозык тормыш алып барган һәм үзгәрергә теләмәгән кешеләргә Аллаһының яңа дөньясында яшәргә рөхсәт ителмәячәк.

10. Маттай 4:5, 6 буенча, Шайтан Гайсәнең сафлыгын бозар өчен, аны тагын ничек сынаган?

10 Гайсә чүлдә кичергән икенче вәсвәсә турында Изге Язмаларда болай диелә: «Иблис Аны Иерусалимга — изге шәһәргә алып килеп, Аллаһы Йорты түбәсенең читенә бастырды һәм әйтте: «Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң, түбәнгә ташлан! Изге язмада әйтелгән бит: „Аллаһы Үзенең фәрештәләренә Синең турыда кайгыртырга әмер бирер. Алар Сине күтәреп алырлар, аякларың ташка бәрелмәс“» (Мат. 4:5, 6). Ягъни, Шайтанның фаразы буенча, бу Гайсәнең Мәсих икәнлеген ачык итеп күрсәтер иде. Чынлыкта исә бу урынсыз, үз-үзенә чиктән тыш ышанганлыкны күрсәтә торган кыланыш булыр иде, һәм Аллаһы моны хупламас иде. Әмма Гайсә бу очракта да Йәһвә алдында сафлыгын саклаган һәм Иблискә Язмалардан өземтә китереп: «Анда: „Раббы Аллаһыңны сынама“,— дип тә язылган»,— дип җавап биргән (Мат. 4:7; Кан. 6:16).

11. Шайтан безне ничек сынарга мөмкин, һәм бу нинди нәтиҗәгә китерә ала?

11 Шайтан безне төрлечә дан эзләргә котыртырга мөмкин. Ул безне бу дөнья модасы артыннан куып яшәргә яисә шикле күңел ачуларда катнашырга этәрергә мөмкин. Әмма без Изге Язмалардагы киңәшләрне санга сукмасак һәм бу дөнья кешеләренә охшарга тырышсак, фәрештәләр безне андый яшәү рәвешебезнең начар нәтиҗәләреннән яклар дип өметләнә алырбызмы? Давыт патша Бирсәбия белән гөнаһ кылгач, тәүбә иткән булса да, ул үз эшләренең начар нәтиҗәләреннән якланган булмаган (2 Пат. 12:9—12). Йәһвәне дөрес булмаган юллар белән, мәсәлән, бу дөнья белән дуслашып, сынамыйк. (Ягъкуб 4:4; 1 Яхъя 2:15—17 не укы.)

12. Маттай 4:8, 9 буенча, Шайтан Аллаһы Улын ничек сынаган, һәм Гайсә үзен ничек тоткан?

12 Шайтан чүлдә Гайсәгә сәяси хакимлек тәкъдим итеп, аны тагын бер тапкыр сынаган. Шайтан Гайсәгә дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен күрсәткән һәм: «Әгәр Син йөзтүбән капланып, миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирермен!» — дип әйткән (Мат. 4:8, 9). Ул Йәһвәнеке булган гыйбадәтне үзенә алырга һәм Гайсәнең Аллаһыга тугрылыгын бозарга тырышкан. Нинди оятсыз омтылыш! Заманында үзенә табынуны теләп, башта тугрылыклы булган бу фәрештә гөнаһлы, комсыз һәм явыз аздыручы Шайтан Иблис булып киткән (Ягък. 1:14, 15). Әмма Гайсә исә үзенең күктәге Атасына тугры булып калырга тәвәккәл булган һәм шуңа күрә ул: «Кит, шайтан!.. Язылган: „Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит“»,— дип җавап биргән. Шулай итеп, Гайсә тагын бер тапкыр, икеләнмичә, Иблискә каршылык күрсәткән. Аллаһының Улы Шайтан дөньясының өлеше булырга теләмәгән һәм бу явызга беркайчан да табынмас иде! (Мат. 4:10; Кан. 6:13; 10:20).

«Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар»

13, 14. a) Иблис Гайсәгә дөньядагы барлык патшалыкларны күрсәтеп, аңа нәрсә тәкъдим иткән? б) Шайтан безне ничек бозарга тырыша?

13 Иблис Гайсәгә дөньядагы барлык патшалыкларны күрсәтеп, аңа моңа хәтле бер кешедә дә булмаган хакимлек тәкъдим иткән. Шайтан шуңа өметләнгән: Гайсә күргән патшалыклар аны кызыктырыр һәм аның җирдә иң куәтле сәяси җитәкче булуына ышандырыр. Бүген Иблис безгә дөньядагы патшалыкларны тәкъдим итми, ләкин ул без күргән, ишеткән һәм уйлаган нәрсәләр аша безнең йөрәкләребезне бозарга тырыша.

14 Иблис бу дөнья белән идарә итә. Димәк, ул масса-күләм мәгълүмат чараларын да күзәтеп тора. Шуңа күрә бер дә гаҗәпләнәсе юк, бу дөнья карарга, тыңларга һәм укырга тәкъдим иткән бар нәрсәләр әхлаксызлык һәм көч куллану белән сеңгән. Реклама бездә безгә кирәк булмаган күп әйберләр сатып алырга теләк тудырырга тырыша. Шулай итеп Иблис күзләребез, колакларыбыз һәм акылыбызга тәэсир итеп, безне байлык артыннан куып яшәргә котыртып тора. Әмма Изге Язмалардагы принципларга туры килмәгән нәрсәләрне караудан, тыңлаудан һәм укудан баш тартсак, без чынлыкта: «Кит, шайтан!» — дип әйтәбез. Шуның белән без Гайсәдән үрнәк алабыз һәм Шайтанның пычрак дөньясын ныклык һәм тәвәккәллек белән кире кагабыз. Шулай ук эштә, мәктәптә һәм күршеләр белән туганнарыбызга үзебезнең Йәһвә Шаһитләре һәм Мәсих шәкертләре икәнебезне курыкмыйча әйтеп, без Шайтан дөньясыннан аерылып торганыбызны күрсәтәбез. (Марк 8:38 не укы.)

15. Ни өчен Шайтанга каршылык күрсәтер өчен, безгә һәрвакыт уяу булырга кирәк?

15 Иблиснең өченче тырышлыгы да уңышсыз булган: ул Гайсәнең Аллаһыга сафлыгын боза алмаган. Шуңа күрә «иблис Аны калдырып киткән» (Мат. 4:11). Әмма Шайтан үзенең Гайсәне сынарга ниятеннән баш тартмаган, чөнки Инҗилдә болай дип әйтелә: «Иблис, [чүлдә] вәсвәсәсен бетергәч, икенче бер уңайлы вакытка кадәр аның яныннан китте» (Лүк 4:13). Без уңышлы итеп Иблискә каршылык күрсәткәндә, безгә моның өчен Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдерергә кирәк. Ләкин без Аллаһының ярдәмен эзләвебезне дәвам итәргә тиеш, чөнки Иблис без көткән вакытта түгел, ә үзенә уңайлы вакытта безне яңадан сыный башлаячак. Шуңа күрә безгә һәрвакыт уяу булып калырга һәм, сынауларга карамастан, Йәһвәгә изге хезмәтебезне ныклык белән дәвам итәргә кирәк.

16. Йәһвә безгә нинди куәтле көч бирә, һәм ни өчен безгә аны сорап, дога кылырга кирәк?

16 Иблискә каршылык күрсәтер өчен, безгә Йәһвәгә дога кылып, аның изге рухын — Галәмдәге иң куәтле көчне сорарга кирәк. Һәм без аны алачакбыз. Ул безгә үз көчебез белән эшли алмаганны башкарырга ярдәм итәчәк. Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы үзенең рухын һәрвакыт бирәчәк дип ышандырган. «Сез [камил булмаган һәм шуңа күрә ниндидер мәгънәдә] явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк»,— дип әйткән ул (Лүк 11:13). Йәһвәгә һәрвакыт аның изге рухын сорап дога кылыйк. Безгә Иблискә каршы торырга булышкан иң куәтле көч ярдәмендә без җиңүчеләр була алачакбыз. Өстәвенә, безгә «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен», Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланырга кирәк (Эфес. 6:11—18).

17. Иблискә каршы торырга Гайсәгә нинди шатлык ярдәм иткән?

17 Иблискә каршылык күрсәтергә Гайсәгә тагын бер нәрсә булышкан, ул безгә дә ярдәм итә ала. «Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә... [Гайсә] хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Евр. 12:2). Без дә Йәһвә хакимлеген яклап, аның изге исемен данлап һәм һәрвакыт мәңгелек тормышның әҗерен истә тотып, шундый ук шатлык кичерә алабыз. Күз алдыңа китер, Шайтан һәм аның эшләре мәңгегә юк ителәчәк, ә «сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр». Бу чыннан да шатлыклы вакыт булачак! (Мәд. 36:11). Шуңа күрә, Гайсә үрнәге буенча, Иблискә каршылык күрсәтүеңне дәвам ит. (Ягъкуб 4:7, 8 не укы.)

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвәнең үз халкын саклаганы нәрсәдән күренә?

• Гайсә Шайтанга каршылык күрсәтеп, безгә нинди үрнәк калдырган?

• Сез Иблискә ничек каршылык күрсәтә аласыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Бу дөнья белән дус булу безне Аллаһы дошманнары итә

[31 биттәге иллюстрация]

Гайсә Шайтанның дөньядагы барлык патшалыкларны бирәм дигән тәкъдимен кире каккан