Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Диңгез җыры» бик мөһим кулъязма

«Диңгез җыры» бик мөһим кулъязма

«Диңгез җыры» бик мөһим кулъязма

ИЕРУСАЛИМДАГЫ Израильнең милли музеенда 2007 елның 22 маенда б. э. VII яки VIII гасырында язылган кулъязманың бер өлеше күргәзмәгә куелган иде. Бу Чыгыш 13:19—16:1 дән өзек, һәм бу өзеккә „Диңгез җыры” — исраиллеләр Кызыл диңгез янында могҗизалы рәвештә коткарылганнан соң җырлаган җиңү җыры керә. Ни өчен бу вакыйга игътибарга лаек?

Җавап бу кулъязманың датасы белән бәйле. Үле диңгез янында табылган кулъязмалар б. э. к. III гасыр һәм б. э. I гасыры арасында язылган. Алар табылганчы, якынча 60 ел элек, иң борынгы еврей кулъязмасы булып Алепп кодексы саналган, ул б. э. 930 елында язылган булган. Берничә өзектән башка, Үле диңгез янында табылган кулъязмалар һәм Алепп кодексы язылган даталар арасындагы чорга кагылышлы бүтән борынгы еврей кулъязмалары булмаган.

«„Диңгез җыры“ Үле диңгез янында табылган кулъязмалар белән... Алепп кодексы арасындагы тарихны тоташтыручы өлеш булып тора»,— дип әйтә Израильнең милли музееның директоры Джеймс Снайдер. Аның сүзләре буенча, бу кулъязма «текстның үзгәрешсез сакланганына тагын бер гаҗәеп мисал». Ул башка борынгы Изге Язмаларның текстлары белән беррәттән тора.

Башка күп кулъязмалар белән бергә бу кулъязманың өлеше XIX гасырның азагында Мисырның Каһирә шәһәренең бер синагогасында табылган дип санала. Әмма борынгы еврей кулъязмалары коллекциясенең хуҗасы, 1970 нче елларның азагында белгеч белән киңәшләшкәнче, бу кулъязманың никадәр кыйммәтле икәнен белмәгән. Бу өзек радиоуглерод методы белән тикшерелгән һәм архивка тапшырылган булган, һәм ул анда Израильнең милли музеенда күргәзмәгә куелганга хәтле сакланган.

Бу кулъязма өлешенең мөһимлеге турында Израильнең милли музее карамагындагы китаплар Гыйбадәтханәсе җитәкчесе, Үле диңгез янында табылган кулъязмалары кураторы Адольфо Ройтман болай ди: «„Диңгез җыры“ гасырлар дәвамында Изге Язмаларны күчереп язучы масоретларның үз эшләренә нихәтле тугры булганнарын күрсәтә. Гаҗәеп, ләкин „Диңгез җырының” үзенчәлекле шигырь төзелеше б. э. VII—VIII гасырларыннан бирле безнең вакытларга кадәр үзгәрешсез хәлдә сакланып калган».

Изге Язмалар — бу Аллаһы тарафыннан рухландырылган Сүз, һәм аның саклануы турында беренче чиратта Йәһвә үзе кайгырта. Өстәвенә, күчереп язучылар Изге Язмаларны җентекләп күчереп язганнар. Шуңа күрә, без бүген кулланылган Изге Язмаларның текстына тулысынча ышана алабыз.

[32 биттәге иллюстрация]

Courtesy of Israel Museum, Jerusalem