Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен инҗир агачы каргалган булган?

Ни өчен инҗир агачы каргалган булган?

Ни өчен инҗир агачы каргалган булган?

Безнең өчен ике сабак

ИЗГЕ Язмалардагы бер өзек бик күп сораулар тудыра: бу Гайсә Мәсих хакында һәм җимешсез инҗир агачы турындагы хәбәр. Марк 11:12—14, 20—24 буенча, Гайсә яфраклары булган, ләкин җимеше булмаган инҗир агачын күреп, аны каргаган, һәм агач корып төшкән. Әмма Марк инҗир өлгерергә әле иртә иде дип әйтә. Алайса, ни өчен Гайсә инҗир агачын каргаган? Һәм ни өчен Марк Аллаһы тарафыннан рухландырылып, бу очракны сурәтләп биргән? Бу өзек христиан чиркәве тәгълиматларының кайбер белгечләрен аптырашта калдырса да, фактлар Гайсәнең шулай эшләргә сәбәпләре булганын күрсәтә. Өстәвенә, ул бу очракта безгә иман белән бәйле ике сабак биргән.

Мәсәлән, инҗир гадәттә июньдә генә өлгерә, әмма ботаклар җимеш китерә торган бөрелән инде февраль аенда, агач яфрак ярганчы ике ай алдан, чыгара. Яфраклар апрель азагында — май башында ярыла. Шуңа күрә, инҗир агачында яфраклар ярылганда җимешләр дә булырга тиеш. Бу Гайсәнең эш итүен аңларга ярдәм итә: ул бу агачны март азагында күргән, ул вакытта җимешләр әле өлгерергә тиеш булмаган. Ләкин яфраклар булыр өчен дә әле вакыт җитмәгән.

Агачта яфракларның булуы аның иртәрәк яфрак ярганын күрсәтә. Шуңа күрә, Гайсә инҗир агачында өлгергән җимешләр дә булыр дип өметләнгән. Әмма ул җимешсез булып чыккан. Чыннан да, Марк әйткәнчә, агачта «яфрактан башка берни дә» булмаган. Яфраклар аркасында инҗир агачы җимешле булып күренгән.

Ләкин ни өчен Гайсә бу җимешсез инҗир агачын каргаган? Моны Гайсәнең Марк 11:22—25 тә язылган сүзләре аңларга ярдәм итә. Гайсә «Аллаһыга ышану» бик мөһим икәнен күрсәтергә теләгән, һәм бу безнең өчен сабак булып тора. Инҗир агачының корып төшкәне ышану белән ничек бәйле? Иң башта, Гайсәнең сүзләре аның иманы булганга үтәлгән. Күрәсең, бу очракта Гайсәнең иманның нинди көчкә ия булганын күрсәтәсе килгән. Ул болай дигән: «Сез Аллаһыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, һәм сез алачаксыз да!» (Марк 11:24).

Әмма корып төшкән инҗир агачы һәм иман арасында, күрәсең, башка бәйләнеш тә бар. Бу очрак булганчы, өч ай элек, Гайсә кисеп ташларга кирәк булган җимешсез инҗир агачы турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән (Лүк 13:6—9). Бу гыйбрәтле хикәядәге инҗир агачы нәрсәне күрсәткән? Ул борынгы замандагы Яһүд халкын символлаштырган. (Маттай 21:43 не чагыштыр.)

Димәк, Гайсә каргаган инҗир агачы да ул вакыттагы җимешсез Яһүд халкын символлаштырган. Халык Аллаһы белән килешү дә булган булса да, ул тышкы яктан гына яхшы булып күренгән, чөнки яхшы җимешләр китермәгән һәм хәтта Аллаһы Улын да кире каккан. Ни өчен бу халык җимешсез булган? Иман булмау аркасында. Гайсә бу очрак белән нәкъ шул сыйфатка басым ясаган да (Рим. 9:31, 32). Инҗир агачын корып төшәргә мәҗбүр итеп, Гайсә иманы булмаган җимешсез халыкны нәтиҗәдә нәрсә көтә икәнен күрсәткән.

Шулай итеп, ботаника фәненең фактларын исәпкә алсак, Гайсәнең шулай эшләргә сәбәпләре булган. Шулай ук, контексттан күренгәнчә, Гайсә иман турында ике сабак биргән. Әгәр безнең иманыбыз булмаса, без җимешләр китермәячәкбез, һәм Аллаһы безне кире кагачак. Ә тере иман тауларны күчерергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки Йәһвә, һичшиксез безнең догаларыбызга җавап бирәчәк (Мат. 17:20).