Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Үзара тыныч-тату яшик»

«Үзара тыныч-тату яшик»

«Үзара тыныч-тату яшик»

ЯҢА салынган юл тигез, шома һәм ватылмас булып күренә. Әмма вакыт узгач, юлда ярыклар һәм чокырлар пәйдә булырга мөмкин. Юлда йөрү куркынычсыз булсын өчен һәм аны яхшы килеш саклар өчен, аны ремонтлап торырга кирәк.

Шулай ук безнең башкалар белән мөнәсәбәтләребез дә киеренке булып китәргә һәм хәтта «ярылырга» да мөмкин. Рәсүл Паул Рим шәһәрендәге мәсихчеләрнең арасында фикер каршылыклары булганын күргән. Ул имандашларын: «Үзара тыныч-тату яшик һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк»,— дип өндәгән (Рим. 14:13, 19). Ни өчен «үзара тыныч-тату яшәргә» кирәк? Кыюлык күрсәтеп, без ничек татулыкка ирешә алабыз?

Ни өчен тыныч-тату яшәргә кирәк?

Юлдагы кечкенә генә ярыкларны ямап куймасаң, алар куркыныч чокырларга әйләнә ала. Үзара каршылыкларны җайга салмасаң, бу аяныч нәтиҗәләргә китерәчәк. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Әгәр берәү: „Мин Аллаһыны яратам”,— дип әйтсә, ә үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул — ялганчы. Чөнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый» (1 Яхъя 4:20). Җайга салынмаган каршылыклар аркасында мәсихче ахыр чиктә кардәшен нәфрәт итә башларга мөмкин.

Гайсә Мәсих сүзләре буенча, без башкалар белән тату яшәмәсәк, Йәһвә безнең гыйбадәтебезне кабул итми. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, корбан китерү урынында туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир» (Мат. 5:23, 24). Әйе, без Йәһвә Аллаһыга яраклы булырга телибез, шуңа күрә башкалар белән тыныч-тату яшәргә омтылабыз *.

Ни өчен тагын башкалар белән тыныч-тату яшәргә кирәк? Моны Филиппуй җыелышындагы вакыйгадан күрәбез. Әүдия белән Сүнтүхия исемле ике апа-кардәш арасында ниндидер бер каршылык туган, һәм бу каршылык, күрәсең, җыелыштагы татулыкны боза алган (Флп. 4:2, 3). Җайга салынмаган шәхси каршылыклар бик тиз барысына да билгеле булып китәргә мөмкин. Әмма җыелыштагы яратуны һәм бердәмлекне сакларга теләк безне имандашларыбыз белән тыныч-тату яшәргә дәртләндерәчәк.

«Татулык урнаштыручылар бәхетле»,— дип әйткән Гайсә (Мат. 5:9). Татулыкка омтылу шатлык һәм канәгатьлек китерә. Өстәвенә, тыныч-тату яшәгән кешеләрнең сәламәтлеге яхшы, чөнки «күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт» (Гыйб. сүз. 14:30). Ә ачу саклап яшәгән кешеләр авырып китәргә мөмкин.

Мәсихчеләрнең күпчелеге тыныч-тату яшәргә кирәк икәне белән ризалашыр. Әмма синең мондый соравың туарга мөмкин: «Имандаш белән үзара каршылыкларны ничек җайга салырга соң?» Безгә ярдәм итә алган Изге Язмалардагы кайбер принципларны карап чыгыйк.

Тыныч кына сөйләшү татулыкны кайтара

Юлдагы кечкенә генә ярыкларны ямап юкка чыгарып була. Без кардәшләребезнең кечкенә генә хаталарын кичереп, аларны «юкка чыгара» алабызмы? Күпчелек очракларда шәхси каршылыкларны шулай җайга салып була, чөнки «мәхәббәт күп гөнаһларны юкка чыгара» дип язган рәсүл Петер (1 Пет. 4:8).

Әмма кайвакыт авырлык шулхәтле җитди булып күренә ки, без аны оныта алмыйбыз. Исраил халкының мисалын карап чыгыйк. Алар Вәгъдә ителгән җирне әле генә яулап ала. «Рубин угыллары һәм Гәд угыллары һәм Менашше кабиләсенең яртысы» Үрдүн елгасының икенче ягына кичкәнче, анда «зур корбан китерү урыны» төзи. Исраилнең башка кабиләләре бу корбан китерү урыны потларга табыну өчен төзелгән дип уйлый, һәм бу хәлне игътибарсыз калдыра алмый. Алар сугышка әзерләнә (Ешуа 22:9—12).

Кайбер исраиллеләр гөнаһ эшләнгәненә дәлилләр җитәрлек һәм мөртәтләргә кинәт һөҗүм итсәләр, үлгән кешеләр әзрәк булачак дип уйлый. Әмма уйламыйча эшләр урынына, Үрдүн елгасының көнбатыш ягында урнашкан кабиләләр үз кардәшләре янына моның турында сөйләшер өчен үз вәкилләрен җибәрә. Алар болай дип сорый: «Ничек инде сез Исраил Аллаһысына тугрылыгыгызны боза алдыгыз? Ни өчен сез Йәһвәгә буйсынмый башладыгыз?» Чынлыкта исә корбан китерү урынын төзегән кабиләләр Аллаһыга тугрылыкларын бозмаган. Ләкин алар андый гаепләүгә ничек карарлар? Алар үз гаепләүчеләрен тирги башлармы яки алар белән сөйләшергә дә теләмәсме? Алар Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгәннәрен һәм шуңа күрә андый эш эшләгәннәрен ачык итеп аңлатып, тыныч кына җавап бирәләр. Шулай эшләп, алар Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен саклаган, һәм сугыш булмаган. Тыныч итеп сөйләшү туган хәлне ачыклаган һәм татулыкны кайтарган (Ешуа 22:13—34).

Башка исраиллеләр, җитди адымнар ясаганчы, акыллылык күрсәтеп, Рубин, Гәд угыллары һәм Менашше кабиләсенең яртысы белән туган хәлне карап чыкканнар. «Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә,— чөнки үч-ачу ахмаклар йөрәгенә оялый» (Вәг. 7:9). Изге Язмалар буенча, кешеләр үзара туган җитди каршылыкларны җайга салыр өчен, бер-берсе белән тыныч һәм эчкерсез сөйләшергә тиеш. Мәсәлән, без үзебезне үпкәләткәннәр дип саныйбыз. Әгәр без ачу саклап, үпкәләткән кеше белән сөйләшмәсәк, Йәһвәнең фатихаларын алырбызмы?

Ә берәр имандаш безнең яныбызга килеп, үз үпкәсен белдерсә, нәрсә эшләргә? «Йомшак җавап ярсуны басар»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 15:1). Рәнҗетелгән кабиләләр тыныч һәм ачык итеп барысын аңлатып биргән, шулай итеп үз кардәшләре белән туган киеренкелекне йомшартып җибәргән. Без үзебез кардәшебез янына барып сөйләшербезме яисә ул безнең яныбызга килеп сөйләшерме, һәрхәлдә, без үзебезгә мондый сорау бирергә тиеш: «Нинди сүзләр, тон һәм нинди тәртип татулык урнаштырырга ярдәм итәчәк?»

Телне акыллы куллан

Йәһвә безнең борчылуларыбыз турында сөйләргә ихтыяҗыбыз барлыгын аңлый. Әгәр без имандашыбыз белән үзара каршылыкны чишә алмасак, моның турында башкаларга сөйләргә вәсвәсә туарга мөмкин. Ачу саклау тәнкыйтьләүгә китерә ала. Телне дөрес кулланмау турында Гыйбрәтле сүзләр 11:11 дә: «Явызларның мәкерле теле... [шәһәрне] җимереп ташлар»,— дип әйтелә. Шулай ук имандашыбыз турында уйламыйча сөйләү шәһәр белән чагыштырып була торган җыелыштагы тынычлыкны боза ала.

Әмма татулыкка омтылу кардәшләр турында гел сөйләргә ярамый дигәнне аңлатмый, юк. Рәсүл Паул имандашларына мондый киңәш биргән: «Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез, киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү өчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын. [...] Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз... бер-берегезне кичерегез» (Эфес. 4:29—32). Әйтик, синең яныңа сүзләреңә яки тәртибеңә үпкәләгән бер кардәш килә ди. Элек ул синең турыда яхшыны гына сөйләгән булса, сиңа гафу үтенергә һәм барысын җайга салырга җиңелрәк булачак. Әгәр без имандашларыбыз турында һәрвакыт яхшыны гына сөйлибез икән, каршылыклар туганда, татулыкны урнаштырырга җиңелрәк булачак (Лүк 6:31).

Аллаһыга «иңне иңгә терәп» хезмәт итегез

Без, гөнаһлы кешеләр буларак, рәнҗеткән кеше белән сөйләшмәскә һәм аннан читләшергә тырышабыз. Әмма алай эшләү акылсыз (Гыйб. сүз. 18:1). Йәһвә исемен чакыручы халык буларак, без «иңне иңгә терәп хезмәт итәргә» тәвәккәл (Соф. 3:9).

Башкаларның яман теле һәм тәртибе безнең чын гыйбадәт кылуга ашкынуыбызны киметергә тиеш түгел. Бер очракны карап чыгыйк. Гайсә тиздән үз тормышын корбан итеп, гыйбадәтханәдә китерелә торган корбаннарны алыштырачак. Ул канунчыларны хөкем иткәннән соң, бер фәкыйрь тол хатынның «яшәү өчен кирәк булган бар булганын» сәдака сандыгына салуын күрә. Гайсә аны туктатканмы? Юк, чөнки бу тол хатын тугрылык күрсәтеп, Йәһвәнең ул вакыттагы җыелышына булышырга теләп, сәдака салган. Гайсә аны моның өчен мактаган (Лүк 21:1—4). Башкаларның гаделсез эшләре аркасында бу хатын үз бурычын үтәүдән баш тартмаган: ул Йәһвәгә гыйбадәт кылуга булышлык күрсәткән.

Безгә берәр кардәш үзен начар, хәтта гаделсез, тоткан кебек тоелса, без нәрсә эшләрбез? Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итүебезне туктатырбызмы? Яисә, Аллаһының бүгенге җыелышындагы кыйммәтле татулыкны саклар өчен, һәркайсы туган шәхси каршылыкны, кыюлык күрсәтеп, җайга салырга тырышырбызмы?

«Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Рим. 12:18). Әйдәгез, шулай эш итәргә тәвәккәл булыйк. Бу безгә мәңгелек тормышка алып баручы юлдан барырга ярдәм итәчәк.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Гайсәнең Маттай 18:15—17 дә язылган киңәшен «Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел, 15 октябрь саны 17—22 нче битләрдә кара.

[17 биттәге иллюстрация]

Әүдия белән Сүнтүхиягә тыныч-тату яшәргә кирәк булган

[18 биттәге иллюстрация]

Нинди сүзләр, тон һәм нинди тәртип татулык урнаштырырга ярдәм итәчәк?