Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Борынгы чөйязу һәм Изге Язмалар

Борынгы чөйязу һәм Изге Язмалар

Борынгы чөйязу һәм Изге Язмалар

БАБЫЛДА кешеләрнең теле буташтырылгач, төрле язулар барлыкка килгән. Месопотамиядә яшәгән кешеләр, мәсәлән Шумер һәм Бабыл халыклары, чөйязу кулланган. Бу язу төре юеш балчыкка чөйсыман билгеләр ясалганга чөйязу дип аталган.

Археологлар чөйязулы текстларны тапкан. Ул текстларда Изге Язмаларда искә алынган кешеләр һәм вакыйгалар турында әйтелә. Бу борынгы язу ысулы турында безгә нәрсә билгеле? Һәм чөйязулы текстлар Изге Язмаларның дөреслеген ничек раслый?

Борынгыдан килгән язулар

Галимнәр әйтүенчә, Месопотамиядә башта пиктографик язу булган, ягъни уй-фикерләрне, сүзне язар өчен, билгеләр я рәсемнәр кулланганнар. Мәсәлән, башта үгез сүзен язар өчен, үгез башын ясаганнар. Язулар алып баруның кирәклеге арткач, чөйязу зур үсеш алган. «Хәзер инде билгеләр сүзләрне генә түгел, ә иҗекләрне дә аңлаткан. Берничә иҗектән сүзләр төзеп булган»,— дип әйтелә Изге Язмалар белән бәйле бер археология китабында («NIV Archaeological Study Bible»). Вакыт узу белән кешеләр якынча 200 төрле билгедән торган чөйязу ярдәмендә «үз телләренең барлык катлаулы лексикасын һәм грамматикасын кулланып, төрле хәбәрләр яза алган».

Ибраһим яшәгән көннәрдә, б. э. к. якынча 2000 елда, чөйязу киң кулланылган. Алдагы 20 гасыр дәвамында бу язу төрен якынча 15 халык үзләштергән. Казып табылган чөйязулы текстларның 99 проценттан артыгы балчык такталарда язылган булган. Соңгы 150 ел дәвамында бик күп андый такталар Ур, Урук, Бабыл, Нимруд, Ниппур, Ашур, Ниневә, Мари, Эбле, Угарит, Амарн җирләрендә табылган булган. Бер журналда болай дип әйтелә: «Белгечләр исәпләве буенча, 1—2 миллион чөйязулы текст табылган инде, һәм ел саен якынча 25 000 табыла» («Archaeology Odyssey»).

Чөйязуны өйрәнгән галимнәргә тәрҗемә итү эше белән бәйле зур һәм авыр эш йөкләнгән. Бер исәпләү буенча, «безнең көннәрдә табылган чөйязулы текстларның тик уннан бер өлеше генә укылган булган».

Чөйязулы текстлар 2-3 телдә табылгач, бу язуларны аңларга мөмкинлек биргән. Галимнәр бу такталарда төрле телләрдә бер үк текст язылган икәнен ачыклаган. Моны хакимнәрнең еш кабатланган исемнәре, титуллары, шәҗәрәләре һәм хәтта үз-үзләрен мактау сүзләре аңларга ярдәм иткән.

1850 нче елларга галимнәр Якын Көнчыгыш, Аккад һәм Ассирия белән Бабыл халыклары сөйләшкән телләрдә язылган чөйязулы текстларны укый алган. Бер энциклопедиядә болай дип аңлатыла: «Аккад телендә язылган текстлар укылгач, чөйязуның асылы аңлашылган. Бу башка телләрдәге чөйязулы текстларны да укырга булышкан». Бу язулар Изге Язмалар белән ничек бәйле?

Изге Язмаларны раслаган дәлилләр

Изге Язмалар буенча, Иерусалимда, аны б. э. к 1070 елда Давыт яулап алганчы, Кәнган патшалары идарә иткән (Ешуа 10:1; 2 Пат. 5:4—9). Ләкин кайбер галимнәр моны шик астына алган. Әмма бер авыл хатыны 1887 елда Амарна җирләрендә (Мисыр) балчык такта тапкан. Вакыт узу белән анда якынча 380 текст табылган. Бу Мисыр идарәчеләре (Аменхотеп III вә Ахенатон) һәм Кәнган патшалары арасындагы дипломатик язышу булган. Алты хатны Иерусалимның Абди-Хеба исемле идарәчесе язган.

Бер журналда болай дип әйтелгән булган: «Амарна җирләрендә табылган такталарда Иерусалим турында ул җир биләмәсе түгел, ә шәһәр дип әйтелә, һәм Абди-Хеба идарә итүче дип атала, аның Иерусалимда тора торган урыны һәм 50 мисырлы сугышчы булган. Бу Иерусалимның калкулыкта урнашкан кечкенә шәһәр-дәүләт булганын күрсәтә». Соңрак шул ук журналда болай диелгән: «Амарна җирләрендә табылган хатлар буенча, бер дә шикләнмәскә була: ул вакытта зур әһәмияткә ия булган шәһәр яшәп килгән» («Biblical Archaeology Review»).

Ассирия һәм Бабыл халыкларының язуларындагы исемнәр

Ассирия халкы, ә соңрак бабыллылар да үз тарихи вакыйгаларын балчык такталарда, цилиндрларда, кабер ташларына һәм башка төрле корылмаларга язып барганнар. Шуңа күрә галимнәр, Аккад халкының чөйязуларын укыгач, ул текстларда Изге Язмаларда әйтелгән кешеләр турында искә алынганын ачыклаган.

Бер китапта болай дип әйтелә: «1870 елда борынгы Мисырны өйрәнүче белгеч, Сэмюел Берч, күптән түгел генә оешкан Изге Язмалар белән бәйле археология җәмгыятенә әйтелгән мөрәҗәгать сүзендә [чөйязулы текстлардан] бик күп патшаларның исемнәрен әйтеп киткән: борынгы Исраил патшалары — Амврий, Ахав, Ииуй, Азария... Менаим, Факей, Һошея, Хизәкыйя, Манашше; Ассирия патшалары — Феглаффелласар... [III], Саргон, Сеннахирим, Асардан, Ашшурбанипал... һәм шулай ук Сирия патшалары — Венадад, Азаил, Рецин» («The Bible in the British Museum»).

Икенче бер китапта Изге Язмаларда язылган борынгы Исраил һәм Яһүдия тарихы борынгы чөйязулы текстлар белән чагыштырыла. Нинди нәтиҗә ясала? «Гомумән әйткәндә, башка илләрнең язуларында Яһүдия белән Исраилнең 15 яки 16 патшалары турында әйтелә. Аларның исемнәре һәм яшәгән вакытлары тулысынча [Изге Язмалардагы] Патшалык китапларында язылганга туры килә. Бер патшаның да исеме төшеп калмаган һәм безгә Патшалык китапларыннан билгеле булмаган бер патша да юк» («The Bible and Radiocarbon Dating»).

1879 елда табылган Кир цилиндры дип аталган билгеле чөйязулы текст буенча, б. э. к. 539 елда Кир Бабыл шәһәрен яулап алгач, үзе тоткан сәясәте буенча, әсирләрне туган илләренә кайтарып җибәргән. Алар арасында яһүдләр дә булган (Езра 1:1—4). XIX гасырдагы күп кенә галимнәр Кирның Изге Язмаларда язылган боерыгының булганына шикләнгән. Әмма Фарсы патшалары идарә иткән вакыттагы чөйязулы текстлар, шул исәптән Кир цилиндры да, Изге Язмаларда язылган вакыйгаларның дөреслеген раслый.

1883 елда Бабыл янындагы Ниппур шәһәрендә 700 дән артык чөйязулы текстлар табылган булган. Бу текстларда телгә алынган 2500 исемнәр арасында якынча җитмешен яһүд исемнәре дип әйтеп була. Тарихчы Эдвин Ямаучи сүзләре буенча, ул исемнәрне йөрткән кешеләр «арадашчылар, шаһитләр, салым җыючылар һәм дәүләт түрәләре» дип искә алына. Ул вакытта яһүдләрнең Бабыл тирәләрендә андый эшләр алып барганнары бик мөһим. Бу Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекне раслый. Ул пәйгамбәрлектә исраиллеләрнең «калдыгы» Ассирия һәм Бабыл әсирлегеннән Яһүдиягә кайтачак, әмма күпләр анда калачак, дип әйтелгән булган (Ишаг. 10:21, 22).

Б. э. к. беренче меңьеллык дәвамында чөйязу да, хәрефләр белән язу да кулланылган. Әмма ахыр чиктә Ассирия һәм Бабыл халыклары чөйязудан баш тарткан.

Музейларда сакланган йөз меңнәр балчык такталарны тикшерергә кирәк әле. Ә инде укылган такталар ап-ачык Изге Язмаларның ышанычлы икәнен исбатлый. Әмма әлегә тикшерелмәгән балчык такталарда бик күп өстәмә дәлилләр бардыр.

[21 биттәге иллюстрация]

Photograph taken by courtesy of the British Museum