Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең Аллаһы ниятендәге үзенчә бердәнбер ролен югары бәялә

Гайсәнең Аллаһы ниятендәге үзенчә бердәнбер ролен югары бәялә

Гайсәнең Аллаһы ниятендәге үзенчә бердәнбер ролен югары бәялә

«Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак» (ЯХЪЯ 14:6).

1, 2. Ни өчен Гайсәнең Аллаһы ниятендәге үзенчә бердәнбер роле безне кызыксындырырга тиеш?

ГАСЫРЛАР буена күп кешеләр башкалардан аерылып торыр өчен, бик зур тырышлыклар куйган, ләкин кайберәүләр генә уңышлы булган. Тагы да әзрәк кеше үзе турында ул берәр өлкәдә үзенчә бердәнбер кеше дип әйтә ала. Әмма Аллаһы Улы, Гайсә Мәсих, күп яклардан үзенчә бердәнбер.

2 Ни өчен Гайсәнең үзенчә бердәнбер роле безне кызыксындырырга тиеш? Чөнки бу безнең күктәге Атабыз, Йәһвә, белән мөнәсәбәтләребезгә кагыла. «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 14:6; 17:3). Гайсә нинди яклардан үзенчә бердәнбер? Әйдәгез кайбер якларны карап чыгыйк. Бу безгә аның Аллаһы ниятендәге ролен югары бәяләргә булышачак.

«Бердәнбер Угыл»

3, 4. а) Ни өчен без Гайсә, бердәнбер Угыл буларак, үзенчә бердәнбер дип әйтә алабыз? б) Ни өчен Гайсәнең барлыкка китерүдәге роле үзенчә бердәнбер?

3 Шайтан Гайсәне сынаган вакытта аны «Аллаһы Улы» дип атаган (Мат. 4:3, 6). Ләкин Изге Язмаларда Гайсә «Аллаһының бердәнбер Улы» дип атала, һәм бу бик урынлы (Яхъя 3:16, 18). «Бердәнбер» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «үзенчә бердәнбер», «тиңе булмаган» дигән мәгънә йөртә. Йәһвәнең йөз миллионлаган рухи уллары бар. Алайса, нинди мәгънәдә Гайсә «үзенчә бердәнбер»?

4 Гайсәне генә Атасы үзе барлыкка китергән, шул мәгънәдә ул үзенчә бердәнбер. Ул — Беренче Угыл, һәм «яратылганнарның барысыннан да өстенрәк» (Көл. 1:15). Гайсә — «Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы» (Ачыл. 3:14). Барлыкка китерүдә дә бу бердәнбер Угылның роле үзенчә бердәнбер. Ул Барлыкка Китерүче түгел. Ләкин Йәһвә аны башка бар нәрсәне булдырыр өчен кулланган. (Яхъя 1:3 не укы.) «Безнең бер генә Аллаһы Атабыз бар. Бөтен нәрсә — Аңардан, һәм без Аның өчен яшибез. Бер Раббы — Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аркылы булды һәм без Аның аша яшибез»,— дип язган рәсүл Паул (1 Көр. 8:6).

5. Изге Язмаларда Гайсәнең башка яклардан да үзенчә бердәнбер булуы ничек күрсәтелә?

5 Әмма Гайсә башка күп яклардан да үзенчә бердәнбер. Изге Язмаларда ул күп титуллар һәм төрле исемнәр белән атала. Алар аның Аллаһы ниятендәге үзенчә бердәнбер ролен күрсәтә. Гайсәнең Мәсихче Грек Язмаларында очрый торган биш титулын карап чыгыйк *.

«Сүз»

6. Ни өчен Гайсәнең «Сүз» дигән титулны йөртүе урынлы?

6 Яхъя 1:14 не укы. Ни өчен Гайсә «Сүз», яки Логос, дип атала? Бу титул Гайсәнең акылга ия башка затлар булдырылганнан соң үти башлаган вазифасын күрсәтә. Йәһвә үзенең Улы аша күктәге башка рухи затларга хәбәрләр җиткергән һәм күрсәтмәләр биргән. Шулай ук Аллаһы аны үз хәбәрен җирдә яшәгән кешеләргә дә белдерер өчен кулланган. Гайсәнең Сүз, ягъни Аллаһының Вәкиле, икәнлеге аның яһүдләргә әйткән мондый сүзләре белән раслана: «Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке. Аның ихтыярын башкарырга теләгән кеше бу өйрәтүнең Аллаһыданмы икәнен яки Үземнән генә сөйлим микәнен белер» (Яхъя 7:16, 17). Гайсә «Аллаһы Сүзе» дигән титулны күк данына кайткач та йөртә (Ачыл. 19:11, 13, 16).

7. Гайсә «Сүз» буларак басынкы булып кала, без аңа ничек охшарга тырыша алабыз?

7 Бу титулның мәгънәсе турында уйлап кына кара. Гайсә Аллаһы яраткан бар затлардан иң акыллысы булса да, ул үз акылына таянмый. Ул Атасы өйрәткәнне сөйли. Кешеләрнең игътибарын үзенә түгел, ә һәрвакыт Йәһвәгә юнәлтә (Яхъя 12:50). Безнең өчен нинди яхшы үрнәк! Безгә дә «яхшы хәбәр китерүчеләр» булырга хөрмәтле вазифа бирелгән (Рим. 10:15). Гайсә басынкы булган, аның үрнәге турында уйлану безгә үз исемебездән сөйләмәскә булышачак. Изге Язмалардагы коткару хәбәрен кешеләргә җиткергәндә, без анда «язылганнан тыш» сөйләмәячәкбез (1 Көр. 4:6).

«Амин»

8, 9. а) «Амин» дигән сүз нәрсә аңлата, һәм ни өчен Гайсә «Амин» дип атала? б) Гайсә «Амин» буларак ролен ничек үтәгән?

8 Ачылыш 3:14 не укы. Ни өчен Гайсә «Амин» дип атала? «Амин» дигән сүз борынгы еврей сүзенең транслитерациясе, ул «шулай булсын» яки «дөрес» дигән мәгънә йөртә. Ул «тугры булу» яки «ышанычка лаек» дигәнне аңлаткан борынгы еврей сүзеннән барлыкка килә. Нәкъ шул сүз Йәһвәнең тугрылыгын сурәтләр өчен кулланыла (Кан. 7:9; Ишаг. 49:7). Гайсә «Амин» дип аталганда нинди яктан үзенчә бердәнбер? Җавапны без 2 Көринтлеләргә 1:19, 20 дә табабыз, анда болай дип язылган: «Сезгә игълан ителгән Аллаһы Улы Гайсә Мәсих бер үк вакытта „әйе“ һәм „юк“ булмады. Киресенчә, Аңарда һәрвакыт „әйе“ генә була. Чөнки Аллаһының бөтен вәгъдәләре Гайсә Мәсихтә „әйе“ дип раслана, һәм без Аллаһыны данлау өчен әйтә торган „амин” да Аның аша әйтелә».

9 Гайсә Аллаһының барлык вәгъдәләрен раслаганга, «Амин» дип атала. Аның җирдә алып барган саф тормышы, шул исәптән аның корбан үлеме, Йәһвә Аллаһының бар вәгъдәләренең үтәлүен раслаган һәм мөмкин иткән. Тугрылыгын саклап, Гайсә шулай ук Шайтанның ялганчы икәнен исбатлаган. Әюб китабында язылганча, Шайтан Аллаһының хезмәтчеләре турында алар мохтаҗлыкта булганда, сынаулар һәм газаплар кичергәндә Аллаһыдан ваз кичәчәкләр дип әйткән (Әюб 1:6—12; 2:2—7). Аллаһы барлыкка китергән бар затлардан аның бердәнбер Улы гына бу гаепләүгә кире какмаслык җавап бирә алган. Өстәвенә, Йәһвәнең Галәмдә хакимлек итәргә хокукы барлыгы турындагы иң бөек сорауда Гайсә үз Атасының ягында торып, иң яхшы шаһитлек биргән.

10. Гайсә «Амин» буларак ролен яхшы үти, без аңа ничек охшарга тырыша алабыз?

10 Әйе, Гайсә «Амин» булып, үзенең үзенчә бердәнбер ролен үти. Без аңа бу яктан ничек охшарга тырыша алабыз? Йәһвәгә тугрылыгыбызны саклап һәм аның хакимлеге ягында торып. Шулай эшләп, без Гыйбрәтле сүзләр 27:11 дәге үтенечне үтәячәкбез, анда: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын»,— дип язылган.

«Яңа килешүнең» Арадашчысы

11, 12. Ни өчен Гайсәнең Арадашчы буларак роле үзенчә бердәнбер дип әйтеп була?

11 1 Тимутегә 2:5, 6 ны укы. «Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер», бу — Гайсә. Ул «яңа килешүнең» «Арадашчысы» (Евр. 8:6). Әмма Муса турында да ул арадашчы, аның аша канун килешүе тапшырылган дип әйтелә (Гәл. 3:19). Алайса, ни өчен Гайсәнең арадашчы буларак ролен үзенчә бердәнбер дип әйтеп була?

12 «Арадашчы» дип тәрҗемә ителгән сүз төп нөсхәдә юридик термин булып тора. Ул Гайсәнең яңа килешүнең законлы арадашчысы (ниндидер мәгънәдә вәкиле дә) булуына күрсәтә. Бу килешү ярдәмендә яңа халык — «Аллаһының Исраиле» туган (Гәл. 6:16, искәрмәне кара). Бу халык рух белән майланган мәсихчеләрдән тора, алар күктә «патша-руханилар» булып хезмәт итә (1 Пет. 2:9; Чыг. 19:6). Муса аша бирелгән Канун ярдәмендә андый халык барлыкка килә алмаган.

13. Гайсәнең Арадашчы буларак роле нәрсәдән гыйбарәт?

13 Гайсәнең Арадашчы буларак роле нәрсәдән гыйбарәт? Йәһвә Гайсә канының бәясен яңа килешүдә катнашырга чакырылганнарга куллана. Шулай итеп, Йәһвә аларны закон буенча тәкъва дип саный башлый (Рим. 3:24; Евр. 9:15). Һәм Аллаһы аларны яңа килешүдә катнашырга һәм киләчәктә күктә патша-руханилар булырга лаеклы дип күрә. Гайсә, аларның Арадашчысы буларак, аларга Аллаһы алдында саф булып калырга булыша (Евр. 2:16).

14. Ни өчен бар мәсихчеләр, алар күктә яисә җирдә яшәргә өметләнәме, Гайсәнең Арадашчы буларак ролен югары бәяләргә тиеш?

14 Ә яңа килешүдә катнашмаган, күктә түгел, ә җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар яңа килешүдә катнашмасалар да, ул аларга файда китерә. Аларның гөнаһлары кичерелә, һәм алар «Аллаһы тарафыннан хак» һәм аның дуслары дип санала (Ягък. 2:23; 1 Яхъя 2:1, 2). Безнең һәрберебез, без күктә яисә җирдә яшәргә өметләнәбезме, Гайсәнең яңа килешүнең Арадашчысы буларак ролен югары бәяләргә тиеш.

«Баш рухани»

15. Гайсәнең Баш рухани буларак роле үткәндә баш руханилар булып хезмәт иткән кешеләрнекеннән нәрсә белән аерылып тора?

15 Үткәндә күп ир-атлар баш рухани булып хезмәт иткән. Әмма Гайсәнең Баш рухани буларак роле чын мәгънәдә үзенчә бердәнбер. Ни өчен алай дип әйтеп була? Паул болай дип аңлата: «Ул, бүтән баш руханилар сыман, көн саен башта Үзенең гөнаһлары, аннары халыкның гөнаһлары өчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен корбан итеп, бер тапкыр һәм мәңгелек корбан китерде. Муса кануны баш рухани итеп кешеләрне билгели, ә кеше ул зәгыйфь. Ә инде кануннан соң бирелгән ант буенча, Аллаһы Улы Баш Рухани итеп билгеләнде. Ул — мәңгелек камиллеккә ирешкән Зат» (Евр. 7:27, 28) *.

16. Ни өчен Гайсәнең корбаны үзенчә бердәнбер?

16 Гайсә камил, Адәмгә, ул гөнаһ эшләгәнче, тиң кеше булган (1 Көр. 15:45). Асылда, Гайсә камил һәм бар таләпләргә тулысынча туры килгән корбан китерә алган бердәнбер кеше булган, һәм андый корбанны кабат-кабат китерергә кирәк булмаган. Муса Кануны буенча, һәр көн корбаннар китерергә кирәк булган. Әмма барлык андый корбаннар һәм руханиларның хезмәте Гайсә башкарырга тиеш булган эшләрнең күләгәсе генә булган (Евр. 8:5; 10:1). Гайсә үткәндәге баш руханилар эшләгәннән күбрәкне башкара ала һәм үз вазифасын даими башкарачак, шуңа күрә аның Баш рухани буларак роле үзенчә бердәнбер.

17. Ни өчен без Аллаһыга Гайсәнең Баш рухани буларак роле өчен рәхмәтле булырга тиеш, һәм без моны ничек эшли алабыз?

17 Без, Аллаһы хуплавын алыр өчен, Гайсәнең Баш рухани буларак хезмәтенә бик мохтаҗ. Безнең чыннан да искиткеч Баш руханиебыз бар! «Безнең Баш Руханиебыз безнең җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел,— дип язган Паул.— Ул безнең кебек үк сыналды, ләкин һич кенә дә гөнаһ кылмады» (Евр. 4:15). Моның өчен Аллаһыга рәхмәтле булу безне «инде үзебез өчен түгел, бәлки... [безнең] өчен Үлгән» Шәхес өчен яшәргә дәртләндерергә тиеш (2 Көр. 5:14, 15; Лүк 9:23).

Алдан әйтелгән «Нәсел»

18. Аллаһы Адәм гөнаһ кылганнан соң нинди пәйгамбәрлек әйткән, һәм соңыннан бу пәйгамбәрлек турында нәрсә ачыкланган булган?

18 Гадәндә кешеләр бар нәрсәне — Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрен, мәңгелек тормышны, бәхетне һәм оҗмахны — югалткан кебек күренгәндә, Йәһвә Аллаһы Коткаручы турында пәйгамбәрлек әйткән. Ул «нәсел», яки токым, дип аталган булган (Ярат. 3:15).Бу танылмаган Нәсел турында гасырлар буена Изге Язмаларда бик күп пәйгамбәрлекләр әйтелгән булган. Ул Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның, шулай ук Давыт патшаның нәселеннән чыгарга тиеш булган (Ярат. 21:12; 22:16—18; 28:14; 2 Пат. 7:12—16).

19, 20. а) Вәгъдә ителгән Токым кем ул? б) Ни өчен алдан әйтелгән токым дип Гайсәдән тыш башка кешеләрне дә атап була?

19 Бу вәгъдә ителгән Нәсел, ягъни Токым, кем булган? Җавапны Гәләтиялеләргә 3:16 да табып була. (Укы.) Әмма аннары шул ук бүлектә рәсүл Паул майланган мәсихчеләргә: «Мәсихнеке булсагыз, сез — Ибраһимның токымнары һәм Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз»,— дип әйтә (Гәл. 3:29). Вәгъдә ителгән Токым Мәсих икән, ничек башкалар да бу токым була ала?

20 Миллионлаган кеше үзләре турында алар Ибраһим нәселеннән чыккан дип әйтә, ә кайберәүләр хәтта үзләрен пәйгамбәрләр итеп тота. Кайбер диннәрдә бик зур әһәмият үз пәйгамбәрләренең Ибраһим нәселеннән чыкканына бирелә. Әмма алар барысы да вәгъдә ителгән Токым дип әйтеп буламы? Юк. Рәсүл Паул Аллаһы тарафыннан рухландырылып язганча, Ибраһим нәселеннән чыккан бар кешеләр дә үзләре турында алар вәгъдә ителгән токым дип әйтә алмый. Кешелек Ибраһимның башка угылларының токымнары аша түгел, ә Исхак аша гына килгән токым аркылы фатихаланырга тиеш булган (Евр. 11:18). Ахыр чиктә, бер генә кеше, Гайсә Мәсих, алдан әйтелгән токымның баш өлеше булып киткән, аның шәҗәрәсе, Изге Язмалар буенча, Ибраһимнан башлана *. Соңрак Ибраһим токымының икенче дәрәҗәдәге өлеше булып киткән башка кешеләр, «Мәсихнеке» булганга күрә, нәсел дип аталган. Әйе, Гайсәнең бу пәйгамбәрлекнең үтәлешендәге роле чыннан да үзенчә бердәнбер.

21. Гайсә Йәһвәнең ниятендә үзенчә бердәнбер роль башкара, сезне аеруча нәрсә гаҗәпләндерә?

21 Гайсәнең Йәһвә ниятендәге үзенчә бердәнбер ролен кыскача карап чыккач, без нинди сабаклар алдык? Үзенең барлыкка китерелүеннән алып бүгенге көнгә кадәр Аллаһының бердәнбер Улы чыннан да үзенчә бердәнбер булып кала. Аллаһының бу тиңе булмаган, җирдә Гайсә булып туган, Улы һәрвакыт үз Атасының ихтыяры буенча, үзенә беркайчан да дан эзләмичә, басынкылык белән хезмәт иткән (Яхъя 5:41; 8:50). Безнең өчен нинди искиткеч үрнәк! Без дә, Гайсә кебек, «һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшлик»! (1 Көр. 10:31).

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Борынгы грек текстында бу титулларның кайберсе билгеле бер артикль белән кулланыла. Бу, бер белгеч сүзләре буенча, титулның «билгеле бер мәгънәдә үзенчә бердәнбер» икәнен күрсәтә.

^ 15 абз. Изге Язмаларның бер белгече әйткәнчә, «бер тапкыр һәм мәңгелек» дип тәрҗемә ителгән сүз Изге Язмалардагы бер мөһим фикерне белдерә, ул шуны күздә тота: «Гайсәнең үлеме шик тудырмый, үзенчә бердәнбер һәм бер тапкыр булган».

^ 20 абз. Б. э. беренче гасырында яшәгән яһүдләр, Ибраһимның токымнары булганга күрә, үзләрен башкалардан өстенрәк дип санаса да, бер кешенең генә Мәсих булачагына ышанган (Яхъя 1:25; 7:41, 42; 8:39—41).

Хәтерлисезме?

• Гайсәнең титулларыннан һәм төрле исемнәреннән аның үзенчә бердәнбер роле турында нәрсә белеп була? (Рамканы карагыз.)

• Йәһвәнең үзенчә бердәнбер Улына без ничек охшарга тырыша алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге рамка/иллюстрация]

Гайсәнең Аллаһы ниятендәге үзенчә бердәнбер ролен күрсәткән кайбер титуллар

Бердәнбер Угыл (Яхъя 1:3). Гайсәне генә Атасы үзе барлыкка китергән.

Сүз (Яхъя 1:14). Йәһвә үз Улын үзенең Вәкиле итеп куллана, һәм аның аркылы Аллаһы бар затларга кирәкле мәгълүмат һәм күрсәтмәләр бирә.

Амин (Ачыл. 3:14). Гайсәнең җирдә алып барган саф тормышы һәм корбан үлеме Йәһвә Аллаһының бар вәгъдәләренең үтәлүен раслаган һәм мөмкин иткән.

Яңа килешү Арадашчысы (1 Тим. 2:5, 6). Гайсә законлы Арадашчы буларак яңа халыкның — «Аллаһы Исраиленең» — барлыкка килүен мөмкин иткән. Бу халык күктә «патша-руханиларны» тәшкил итәчәк мәсихчеләрдән тора (Гәл. 6:16; 1 Пет. 2:9).

Баш рухани (Евр. 7:27, 28). Гайсә камил корбан китерә алган бердәнбер кеше булган, һәм андый корбанны кабат-кабат китерергә кирәк булмаган. Гайсә безне гөнаһтан һәм ул китерә торган үлемнән чистарта ала.

Вәгъдә ителгән Нәсел (Ярат. 3:15). Бер генә кеше, Гайсә Мәсих, алдан әйтелгән нәселнең мөһим өлеше булып тора. Ибраһим токымының икенче дәрәҗәдәге өлеше булып киткән башка кешеләр «Мәсихнеке» (Гәл. 3:29).