Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кореядагы үсешне мин үз күзләрем белән күрдем

Кореядагы үсешне мин үз күзләрем белән күрдем

Кореядагы үсешне мин үз күзләрем белән күрдем

Милтон Хамильтон сөйләде

«Без сезгә мондый хәбәр җиткерәбез: кызганычка каршы, Корея Республикасының хакимияте сезне, миссионерларны, бу илгә кертергә теләми һәм сезгә билгеләнгән визаларны гамәлдән чыгарды. [...] Шуңа күрә сез вакытлыча Япония иленә билгеләнәсез».

БУ СҮЗЛӘР хатыным белән миңа 1954 елының азагында килгән хатта язылган иде. Без әле генә Галаад мәктәбенең (Нью-Йорк штаты) 23 нче классын тәмамлап, вакытлыча Индианаполиста (Индиана штаты) хезмәт итә идек. Хат Бруклиннан (Нью-Йорк, АКШ) иде.

Хатыным Лиз (кияүгә чыкканчы Лиз Семок) белән без мәктәптә бергә укыган идек. 1948 елда без өйләнештек. Ул тулы вакытлы хезмәтне бик нык ярата иде, әмма аның Кушма Штатлардан китеп чит илләрдә вәгазьлисе килми иде. Ни өчен аның моңа карашы үзгәрде?

1953 елның Нью-Йоркта Янки стадионында халыкара конгрессында Галаад Мәктәбендә укырга теләүчеләр өчен очрашу үткәрелде. Лиз минем белән бу очрашуга барырга ризалашты. Шул рухландыручы очрашудан соң без Галаад Мәктәбендә укырга теләүчеләр өчен бирелә торган гаризаны тутырдык. Безне чираттагы класска чакырдылар һәм без моңа бик сөендек. Дәресләр 1954 елның февраль аенда башланырга тиеш иде.

Корея илендәге өч еллык сугыш 1953 елның җәендә тәмамланды. Безне, Корея иле җимерек хәлдә булса да, бу илгә билгеләделәр. Хатта әйтелгәнчә, безне башта Япония иленә җибәрделәр. 1955 елның гыйнвар аенда, океан буйлап 20 көн сәяхәт иткәннән соң, без башка алты миссионер белән бергә Япония иленә барып җиттек. Алар да Корея иленә билгеләнгән иделәр. Япония филиалның ул вакыттагы күзәтчесе Ллойд Бэрри безне портта иртәнге сәгать алтыда каршы алды. Тиздән без Йокогамадагы миссионерлар йортына киттек. Вәгазьгә без шул ук көнне чыктык.

Кореяга китәбез

Берникадәр вакыт узгач, безгә Корея Республикасына керергә рөхсәт итә торган визалар бирделәр. 1955 елның 7 нче мартында без, Токиодагы Ханеда исемле халыкара аэропорттан өч сәгать очканнан соң, Сеулдагы Ёйдо исемле аэропортка барып җиттек. Анда безне Кореяда яшәүче 200 дән артык Йәһвә Шаһите каршы алды. Шатлыктан без елап җибәрдек. Ул вакытта Корея илендә нибары 1 000 Шаһит кенә бар иде. Көнбатыш илләрендә яшәүче күпчелек кеше кебек, без дә Көнчыгыш илләрендә яшәүчеләр бер-берсенә охшаш һәм үзләрен бер төрле тота дип уйлый идек. Ләкин хәл башкарак иде. Корея халкының үз теле, үз алфавиты бар иде. Аларның аш-сулары үзенчәлекле, һәм үзләренә генә хас милли кием бар. Һәм хәтта биткә дә алар башка көнчыгыш халыклардан аерылып тора. Аермалар йорт төзүдә дә һәм башка күп яклардан күренә иде.

Беренче авырлык — бу телне өйрәнү иде. Безнең моның өчен кирәкле китапларыбыз юк иде. Өстәвенә корея теленең сүзләрен дөрес әйтер өчен инглиз телендә тиешле авазлар юк икәнен ачыкладык. Сүзләрне дөрес әйтергә корея теленең алфавитын ятлап кына өйрәнеп була иде.

Хаталар күп булды. Мәсәлән, бер тапкыр Лиз бер хатыннан: «Сезнең Изге Язмаларыгыз бармы?» — дип сорады. Бу хатын аңа шаккатып карады да, бер кап шырпы алып килде. Лиз сонгкёнг (Изге Язмалар) дип әйтер урынына сонгянг (шырпы) дип әйткән.

Берничә айдан соң безгә илнең көньягында урнашкан портта — Пусан шәһәрендә миссионерлар йорты ачарга куштылар. Без үзебез өчен һәм безнең белән бергә хезмәт иткән ике апа-кардәш өчен өч кечкенә бүлмәне арендага алдык. Бу бүлмәләр урнашкан өйдә су үткәргеч торбалар һәм бәдрәф юк иде. Суның басымы, су икенче этажга кадәр шланг аша күтәрелсен өчен, төнлә генә җитәрлек иде. Шуңа күрә без суны алдан әзерләнгән савытларга җыяр өчен иртән-иртүк чиратлап тора идек. Ул эчәргә яраклы булсын өчен, аны кайнатырга яки хлор кушарга кирәк иде.

Башка төрле авырлыклар да безне читләтеп үтмәде. Мәсәлән, электротокның көчәнеше җитмәгәнгә без үтүк һәм кер юу машинасы белән куллана алмадык. Кухнябыз коридорда иде, ә андагы бердәнбер приборда — керосинкада — ризыкны әзерли идек. Тиздән без барыбыз да үз дежур көнендә ризык әзерләргә өйрәндек. Кореяда өч ел яшәгәннән соң, мин һәм Лиз гепатит белән авырып киттек. Ул елларда күп миссионер ул чир белән авырды. Кабат сәламәт булыр өчен күп айлар кирәк булды. Сәламәтлеккә бәйле башка авырлыкларны да кичерергә туры килде.

Авырлыкларны җиңәр өчен ярдәм

Соңгы 55 елда Корея ярымутравында сәяси яктан тынычлык юк. Аны демилитаризация зонасы ике өлешкә бүлә. Бу зона Корея Республикасының башкаласы Сеулдан төньякта, 55 километр ераклыкта урнашкан. 1971 елда безнең янга Бруклиннан Фредерик Френц килеп китте. Мин аны шул зонага кадәр озата бардым. Бер ил дә үз чикләрен шундый яхшы сакламый торгандыр. Инде күп еллар БМОның вәкилләре бу ике илнең дә вәкилләре белән күп очрашулар үткәрде.

Без бу дөнья, шул исәптән Корея ярымутравының сәясәтендә катнашмыйбыз (Яхъя 17:14). Кореяда яшәүче Шаһитләр кулларына сугыш коралы алып, башка кешеләргә каршы сугышмыйлар. Шуңа күрә 13 000 нән артык абый-кардәш тулаем алганда 26 000 ел төрмәдә үткәрде (2 Көр. 10:3, 4). Кореядагы бар яшь абый-кардәш андый сынау аша үтәргә туры киләчәген белә, әмма курыкмый. Кызганычка каршы, хакимият кешеләре бу мәсихче хезмәтчеләрне «җинаятьчеләр» дип саный, ләкин аларның «җинаяте» — бу мәсихчеләр нейтралитетына тугры калу.

1944 елда, Икенче бөтендөнья сугышы барганда, мин дә армиягә барудан баш тарткан идем. Моның өчен мине Льюисбург (Пенсильвания штаты) төрмәсенә утырттылар һәм мин анда ике ел ярым вакыт үткәрдем. Корея төрмәләрендә утырган кардәшләргә авыррак булса да, мин аларны яхшы аңлыйм. Без, Кореяда хезмәт итүче миссионерлар, кайчандыр бу кардәшләрнең хәленә охшаш хәл кичердек һәм бу аларга көч өсти (Ишаг. 2:4).

Тагын бер авырлык

1977 елда безнең мәсихче нейтралитетыбызга кагылышлы бер хәл туды. Корея яшьләре сугыш коралы алып армиядә хезмәт итүдән баш тартканга хакимият кешеләре моңа без гаепле дип уйлый башлады. Шуңа күрә алар миссионерлар берәр сәбәп аркасында илдән чыкса, кабат керер өчен виза бирми башладылар. Бу хәл 1977 елдан алып 1987 елга хәтле сакланды. Без бу елларда Кореядан башка берәр илгә киткән булсак, безгә кире Кореяга кайтырга рөхсәт бирмәсләр иде. Шуңа күрә без ул елларда өйгә кайтып килә алмадык.

Без күп тапкыр хакимият кешеләре белән очраштык һәм, Мәсих шәкертләре буларак, ни өчен нейтралитет саклаганыбызны аңлаттык. Алар безне куркытып булмаганын аңлагач, ун елдан соң кабат визалар бирә башладылар. Ул елларда кайбер миссионерларга сәламәтлекләре начарланганга китәргә туры килде, кайберәүләр калды һәм моңа бер дә үкенмәде.

1980 елларның урталарында безгә каршы чыккан кешеләр безнең оешманың рәсми вәкиллелек директорларына яшьләрне армия сафларында хезмәт итүдән баш тартырга өйрәтәсез дип яла яктылар. Хакимият кешеләре безне үзләренә чакыра башлады һәм һәрберебездән бу хәлне аңлатып бирүебезне таләп иттеләр. 1987 елның 22 нче гыйнварында прокуратура бу гаепләүләр нигезсез дип таныды һәм бу киләчәктә андый хәлләр туганда аларны чишәргә булышты.

Аллаһы эшебезне фатихалый

Без мәсихче нейтралитетны саклаганга еллар узу белән вәгазь эшенә каршы килү тагы да көчәйде, шуңа күрә Кореяда зур конгресслар үткәрү кыенлашты. Һәм Йәһвә Шаһитләре үзләре урын табып Пусан шәһәрендә Конгресслар Залы төзәделәр. Көнчыгышта моңа кадәр андый заллар юк иде. Миңа зур хөрмәт күрсәттеләр: 1976 елның 5 апрелендә 1 300 кеше алдында мин багышлау нотыгы белән чыгыш ясадым.

1950 елдан алып Кореяда дистәләгән мең Америка солдатлары хезмәт итте. Аларның күпчелеге кире Кушма Штатларга кайткач, ашкынучан Йәһвә Шаһите булып китте. Алар безгә еш кына хатлар яза һәм без аларга рухи яктан ярдәм итә алуыбызны үзебез өчен фатиха дип саныйбыз.

Кызганычка каршы, 2006 елның 26 сентябрендә минем яраткан тормыш иптәшем вафат булды. Мин аны бик нык сагынам. Без аның белән бергә Кореяда 51 ел хезмәт иттек. Ул үзенә бирелгән һәркайсы йөкләмәне шатлык белән үти иде һәм беркайчан да зарланмады. Аның миңа беркайчан да: «Әйдә, кире Америкага кайтыйк»,— дип әйткәне булмады, ул моны хәтта читләтеп тә әйтмәде. Ә аның бит башта Америкадан китәсе дә килмәгән иде!

Мин әле дә Кореяда Вефильда хезмәт итәм. Кайчандыр бу гаиләдә берничә кеше генә иде, ә хәзер 250 гә якын кеше. Мин Филиал Комитетында хезмәт итәм һәм миңа зур хөрмәт күрсәтелгән дип саныйм. Комитетта 7 кеше һәм бу комитет Кореядәге вәгазь эше белән җитәкчелек итә.

Без Кореяга килгәндә ул бик ярлы бер ил иде, ә хәзер дөньядагы зур үсеш алган илләр санына керә. Бу илдә хәзер 95 000 нән артык Йәһвә Шаһите хезмәт итә. Аларның 40 тан артык проценты я гомуми, я ярдәмче пионер. Моның барысын күреп мин Аллаһыга хезмәт итәргә мөмкинлегемне тагы да ныграк кадерлим һәм Аллаһы оешмасының үскәнен күрәм.

[24 биттәге иллюстрация]

Башка миссионерлар белән бергә Кореяга килеп җитүебез

[24 биттәге иллюстрация]

Пусанда хезмәт итәбез

[25 биттәге иллюстрация]

1971 ел. Без Френц кардәш белән демилитаризация зонасында

[26 биттәге иллюстрация]

Без Лиз белән (үлеменә инде күп калмаган)

[26 биттәге иллюстрация]

Корея филиалы. Мин монда Вефиль гаиләсендә хезмәт итәм