Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен сафлыкны сакларга кирәк?

Ни өчен сафлыкны сакларга кирәк?

Ни өчен сафлыкны сакларга кирәк?

«Әй Раббы... усаллык кайтармаганыма [«сафлыгыма», ЯД] карап, мине хөкем ит» (МӘД. 7:9).

1, 2. Мәсихченең сафлыгы нинди еш очрый торган очракларда сыналырга мөмкин?

ТӨРЛЕ өч хәлне күз алдына китерик. Бер малайны сыйныфташлары мыскыллый. Алар аның чыгырыннан чыгып, бәлки, сугышуын яки сүгенүен тели. Ул нәрсә эшләр: үч кайтарырмы, я үз-үзен кулда тотып китеп барырмы? Бер ир кеше өйдә берүзе Интернеттан нәрсәдер эзләп утыра. Компьютер экранында әдәпсез веб-сайтка керергә мөмкинлек биргән тәрәзә пәйда була. Ул коткыга бирелеп, бу сайтка керерме, я тиз генә аны юкка чыгарырга тырышырмы? Бер мәсихче хатын-кыз башка берничә апа-кардәш белән сөйләшеп тора, һәм бер мәлне сөйләшү берәр апа-кардәш турында гайбәт сөйләүгә әйләнә. Ул да гайбәт сөйли башлармы яки сүзне башка темага күчерергә тырышырмы?

2 Бу өч вакыйга бер-берсеннән аерылып торса да, аларның бер уртак ягы бар. Бу өч очракта да мәсихчегә сафлыгын саклар өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Сүз синең тормыш мәшәкатьләрең, ихтыяҗларың һәм максатларың турында барганда, син үз сафлыгың турында уйлыйсыңмы? Кешеләр көн саен үзләренең тышкы күренеше, сәламәтлеге, яшәү өчен акча эшләү, дуслык мөнәсәбәтләрендәге шатлыклары вә кыенлыклары һәм романтик мөнәсәбәтләре турында уйлый. Без дә андый нәрсәләргә күп игътибар бирергә мөмкин. Әмма Йәһвә безнең йөрәгебезне сынаганда, аның өчен нәрсә аеруча әһәмиятле? (Мәд. 138:23, 24). Безнең сафлыгыбыз.

3. Йәһвә безгә нинди сайлау ясарга мөмкинлек бирә, һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 «Һәртөрле игелекле һәм камил бүләк» Йәһвәдән килә, ул һәрберебезгә төрле бүләкләр биргән (Ягък. 1:17). Безнең мондый бүләкләребез: тән, акыл, сәламәтлек һәм төрле сәләтләр бар (1 Көр. 4:7). Шулай да Йәһвә безне сафлык сакларга мәҗбүр итми. Ул безгә үзебезгә бу сыйфатны үстерергәме яисә юкмы икәнен сайларга мөмкинлек бирә (Кан. 30:19). Шуңа күрә безгә ачыкларга кирәк: сафлык нәрсә ул? Ни өчен бу сыйфат бик мөһим? Без моңа өч сәбәп карап чыгарбыз.

Сафлык нәрсә ул?

4. Сафлык нәрсә ул, һәм Йәһвәнең корбаннарга карата бирелгән әмереннән без нәрсә ачыклыйбыз?

4 Сафлык — бу кемгәдер яки ниндидер эшкә, принципларга тугрылыклы булу. Татар телендәге Изге Язмаларда бу фикер «күңел сафлыгы», «бөтен көе», «бозык түгел», «гөнаһсыз», «усаллык кайтармаган» дигән сүзләр белән бирелә. Изге Язмаларда «сафлык» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе әхлакый тулылыкны, бер бөтен булуны аңлата. «Сафлык» сүзенә охшаш борынгы еврей сүзләренең тамыры «тулы», «бер бөтен булу» һәм «кимчелексез булу» дигән мәгънә йөртә. Бу сүзләрнең берсе Йәһвәгә китерелгән корбаннарга карата кулланылган. Аллаһы корбанны хайван кимчелексез булса гына хуплаган. (Левиләр 22:19, 20 не укы.) Ул әмерне бозып, корбанга аксак, чирле яки сукыр хайваннарны китергән кешеләрне Йәһвә каты хөкем иткән (Мал. 1:6—8).

5, 6. a) Нинди мисаллар безнең еш кына бер бөтен, тулы булган нәрсәләрне кадерләгәнебезне күрсәтә? б) Камил булмаган кешеләр турында әйткәндә, саф булу камил булуны аңлатамы?

5 Бер бөтен яки тулы булган нәрсәне эзләү һәм кадерләү — гаҗәеп хәл түгел. Күз алдыңа, мәсәлән, китап җыючыны китер. Ул күп вакыт эзләгәннән соң бик кыйммәтле китапны таба, ләкин бу китапның бик мөһим берничә битләренең юклыгын ачыклый. Күңеле кайтып, ул бу китапны кире киштәгә куярга мөмкин. Яки әйтик, бер хатын-кыз пляжда ярга дулкыннар чыгарган кабырчыкларны җыеп йөри. Аларның матурлыгы һәм төрлелеге белән сокланып, ул аларны җыя да җыя. Кайсыларын ул үзенә калдырачак? Ватылмаган, бөтен булганнарын. Аллаһы да бер бөтен, тулылык сыйфаты булган кешеләрне эзли (2 Пар. 16:9).

6 Әмма мондый сорау туарга мөмкин: саф булу камил булуны аңлатамы? Үзебезнең гөнаһлы булуыбыз һәм камил булмавыбыз аркасында без үзебез хакында битләре җитмәгән китаплар я ватылган кабырчыклар турында кебек уйларга мөмкин. Синдә дә андый хисләрнең туганы бармы? Туган булса, борчылма, Йәһвә бездән камиллекне, без булдыра алганнан күбрәкне таләп итми * (Мәд. 102:14; Ягък. 3:2). Шулай да ул без саф булырбыз дип өметләнә. Алайса, камиллек белән сафлык арасында аерма бармы? Әйе. Әйтик, бер яшь егет бер кызны ярата һәм аңа өйләнергә җыена. Ул аның камил булуына өметләнсә, бу акылсыз булыр иде. Әмма ул аның үзенә тугры булуына өметләнә ала. Шулай ук башка илаһларга түзеп тормаучы Йәһвә Аллаһы да бездән камиллекне таләп итми, ләкин ул безнең үзен бөтен йөрәгебез белән яратуыбызны һәм үзенә генә гыйбадәт кылуыбызны тели (Чыг. 20:5).

7, 8. a) Гайсә сафлык ягыннан нинди үрнәк калдырган? б) Изге Язмалар буенча, сафлыкның асылы нәрсә?

7 Гайсәдән бер канунчы: «Әмерләрнең кайсысы иң мөһим?» — дип сорагач, аның нәрсә җавап биргәнен искә төшерик. (Марк 12:28—30 ны укы.) Гайсә җавап биреп кенә чикләнмәгән; ул үзенең әйткән сүзләре буенча яшәгән. Йәһвәне бөтен йөрәге, җаны, акылы һәм көче белән яратып, ул безгә үрнәк калдырган. Гайсә сафлык сүзләрдә генә түгел, ә чиста эчке теләкләрдән башкарылган эшләрдә дә чагылырга тиеш икәнен күрсәткән. Сафлыкны саклар өчен, безгә Мәсих эзләре буенча барырга кирәк (1 Пет. 2:21).

8 Шулай итеп, Изге Язмалар буенча, сафлыкның асылы — бу бер генә Шәхескә, Йәһвә Аллаһыга, һәм аның ихтыярын вә ниятен үтәүгә бөтен йөрәк белән бирелгән булу. Сафлыкны саклау — бу көндәлек тормышыбызда Йәһвә Аллаһыга яраклы булырга омтылу. Без тормышыбызда ул мөһим дип санаган нәрсәләрне беренче урынга куячакбыз. Ни өчен бу мөһим? Әйдәгез, өч сәбәпне карап чыгыйк.

1. Сафлыгыбыз һәм хакимлек турындагы сорау

9. Безнең сафлыгыбыз Йәһвәнең хакимлеге турындагы сорау белән ничек бәйле?

9 Йәһвәнең хакимлек итәргә хокукы безнең сафлыгыбызга бәйле түгел. Аның хакимлеге гадел, мәңге һәм бөтен Галәмгә тарала. Бу һәрвакыт, кем генә нәрсә әйтмәсен, нәрсә эшләмәсен, шулай булачак. Әмма Аллаһы хакимлегенә күктә дә, җирдә дә тап төшерелгән. Шуңа күрә аның хакимлеге акылга ия булган барлык затлар алдында акланырга, ягъни аның идарә итәргә хокукы, аның идарәсе гадел һәм яратучан икәне расланырга тиеш. Без, Йәһвә Шаһитләре, Аллаһының Галәмдә идарә итәргә хокукы барлыгы турында тыңларга әзер булган һәр кеше белән сөйләшергә мөмкинлекләр эзлибез. Әмма безнең һәрберебез бу сорауда кайсы якта торганын ничек күрсәтә ала? Йәһвәне безнең Хакимебез икәнен без ничек исбатлый алабыз? Моның өчен сафлыкны сакларга кирәк.

10. Шайтан кешеләрнең сафлыгы турында нинди гаепләү сүзләр әйткән, һәм син моңа ничек җавап бирә аласың?

10 Ни өчен сиңа сафлыгыңны сакларга кирәк? Шайтан асылда бер кеше дә Аллаһы хакимлеге ягында тормаячак һәм Йәһвәгә риясыз яратудан чыгып хезмәт итмәячәк дигән. Иблис бик күп фәрештәләр алдында Йәһвәгә: «Тире өчен тире! Үз гомере өчен кеше үзендә булган бар булганын бирәчәк»,— дигән (Әюб 2:4). Игътибар ит, Шайтан тәкъва кеше Әюбкә генә түгел, ә бар кешеләргә дә яла яккан. Шуңа күрә Изге Язмаларда Шайтан «имандашларыбызны гаепләүче» дип атала (Ачыл. 12:10). Ул мәсихчеләр, шул исәптән син дә, тугры калмаячак дип әйтеп, Йәһвәне мыскыллый. Шайтан синең турыда үз гомереңне саклар өчен, син Йәһвәгә хыянәт итәчәксең дип әйтә. Сиңа карата әйтелгән бу гаепләү сүзләр турында син нәрсә уйлыйсың? Әллә син Шайтанның ялганчы икәнлеген исбатларга теләмәс идеңме? Син моны сафлыгыңны саклап, исбат итә аласың.

11, 12. a) Кабул ителгән көндәлек карарлар сафлыгыбыз белән бәйле икәнен нинди мисаллар күрсәтә? б) Сафлыгыбызны саклау безгә нинди гаҗәеп мөмкинлек бирә?

11 Димәк, синең сафлыгың шик астына куелганга, көндәлек тәртибең һәм кабул иткән карарларың бик мөһим булып китә. Мәкалә башында искә алынган өч вакыйганы яңадан карап чыгыйк. Бу очраклардагы кешеләр сафлыкларын ничек сакларлар иде? Сыйныфташлары мыскыллаган малай тиешле итеп аларга җавап бирә алыр иде, ләкин ул мондый әмерне исенә төшерә: «Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“» (Рим. 12:19). Шуңа күрә ул китеп бара. Ир кеше Интернет аша әдәпсез рәсемнәрне карый алыр иде, ләкин ул Әюб сүзләрендә булган принципны исенә төшерә: «Мин үз күзләрем белән килешү төзедем. Берәр кызга сокланып карап торырга ничек инде минем хакым булсын?» (Әюб 31:1). Һәм ул да әхлаксыз рәсемнәргә караудан баш тарта, аның өчен алар агу сыман. Берничә апа-кардәш белән сөйләшеп торган мәсихче хатын гайбәт сөйләнә башлагач, андый сөйләшүгә кушылмый, чөнки: «Безнең һәрберебез, якыныбызның иманын ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш»,— дигән сүзләрне исенә төшерә (Рим. 15:2). Гайбәт сөйләү көч өстәми, бу мәсихче апа-кардәшләрнең иманын ныгытмый, һәм бу аның күктәге Атасын да сөендерми. Шуңа күрә ул телен тыеп, сөйләшүне икенче темага күчерә.

12 Һәрбер бу очрактагы мәсихче дөрес сайлау ясап, асылда, болай ди: «Йәһвә — минем Хакимем. Мин бу очракта аңа яраклы булганны эшләргә тырышачакмын». Карарлар кабул иткәндә һәм сайлаулар ясаганда син Йәһвәгә ярарга тырышасыңмы? Шулай эшләсәң, син чыннан да Гыйбрәтле сүзләр 27:11 дә язылган мондый дулкынландыргыч сүзләргә буйсынасың: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын». Әйе, без Аллаһының йөрәген сөендерә алабыз. Нинди зур хөрмәт! Әллә моның өчен бар көчебездән килгәнне эшләп, сафлыгыбызны сакларга кирәк түгелме?

2. Сафлыгыбыз — Аллаһы хөкеме өчен нигез

13. Әюб белән Давытның сүзләре Йәһвә безне сафлыгыбыз нигезендә хөкем итә икәнен ничек күрсәтә?

13 Күргәнебезчә, саф булсак, без Йәһвә хакимлеге ягында тора алабыз. Сафлыгыбыз Аллаһы өчен безне хөкем итәргә нигез булып тора. (Әюб 31:6 ны укы  *.) Әюб шуны белгән: Аллаһы үз гаделлегенең камил нормаларын кулланып, бар кешеләрне, без сафлык саклап яшибезме икәнен күрер өчен, «төгәл үлчәүгә» салып үлчәячәк. Шундый ук фикерне Давыт мондый сүзләр белән белдергән: «Ходай халыкларны хөкем итәр. Әй Раббы, дөреслегемә карап, усаллык кайтармаганыма [«сафлыгыма», ЯД] карап, мине хөкем ит. Әй күңелләрне, эчләрне гадел тикшерүче Алла» (Мәд. 7:9, 10). Без беләбез, Аллаһы кешенең иң яшертен фикерләрен, ягъни «күңелләрне, эчләрне» күрә ала. Әмма без аны нәрсә кызыксындыра икәнен онытмаска тиеш. Давыт әйткәнчә, Йәһвә безне сафлыгыбызга карап, хөкем итә.

14. Ни өчен без камил булмавыбыз безгә сафлык сакларга комачаулаячак дип уйларга тиеш түгел?

14 Күз алдыңа китер, Йәһвә Аллаһы миллиардлаган кешенең йөрәген сыный (1 Пар. 28:9). Ул мәсихче сафлыкны саклаган күп кеше табармы? Юк. Әмма без камил булмавыбыз безгә сафлык сакларга комачаулаячак дип уйларга тиеш түгел. Киресенчә без, Давыт белән Әюб кебек, шуңа өметләнә алабыз: Йәһвә безне, камил булмавыбызга карамастан, сафлык саклаган килеш табачак. Онытма, камиллек сафлык саклавыбызга гарантия бирми. Җирдә өч камил кеше генә яшәгән, һәм аларның икесе, Адәм белән Хаува, сафлыкларын саклый алмаган. Шулай да миллионлаган камил булмаган кеше сафлыкларын саклый ала. Һәм син дә саклый аласың.

3. Сафлык — өмет өчен нигез

15. Киләчәккә өметебез булсын өчен, сафлыкның мөһим икәнлеген Давыт ничек күрсәткән?

15 Йәһвә безне сафлыгыбыз нигезендә хөкем иткәнгә күрә, киләчәккә өметебез булсын өчен, безгә сафлык сакларга кирәк. Давыт моны яхшы белгән. (Мәдхия 40:13 не укы.) Ул мәңге Аллаһы хуплавын алырга өметне кадерләгән. Бүгенге чын мәсихчеләр кебек, Давыт мәңге яшәргә һәм Йәһвәгә якынлашуын һәм хезмәт итүен дәвам итәргә өметләнгән. Давыт моның өчен сафлыкны сакларга кирәк икәнен аңлаган. Без сафлыгыбызны сакласак, Йәһвә безгә дә ярдәм итәчәк, безне өйрәтәчәк, алып барачак һәм фатихалаячак.

16, 17. a) Ни өчен син саф булып калырга тәвәккәл? б) Киләсе мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

16 Бәхетле булыр өчен, безгә өмет кирәк. Ул безгә авыр вакытларда шатлык бирә. Өмет шулай ук безнең фикер йөртүебезне саклый. Онытма, Изге Язмаларда өмет тимер башлык белән чагыштырыла (1 Тес. 5:8). Тимер башлык сугышчының башын сугышта саклаган кебек, өмет безнең акылыбызны тискәре, күңелсез фикерләрдән саклый. Андый фикерләрне Шайтан бу үлеп бара торган иске дөньяда тарата. Бездә өмет булмаса, тормышыбыз бәхетсез булачак. Безгә үзебезне намуслы итеп тикшереп чыгарга һәм игътибар белән сафлыгыбызның нинди хәлдә булуын һәм аның белән бәйле булган өметне карап чыгарга кирәк. Шуны истә тот: сафлыгыңны саклап, син Йәһвә хакимлеге ягында торасың һәм киләчәккә кыйммәтле өметеңне югалтмыйсың. Шуңа күрә һәрвакыт сафлыгыңны сакла!

17 Сафлык шулкадәр мөһим булганга күрә, безгә аның белән бәйле берничә сораулар карап чыгарга кирәк. Сафлык сыйфатына ничек ия булырга? Сафлыкны ничек сакларга? Сафлыгын югалткан кешегә нәрсә эшләргә? Бу сораулар киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Гайсә болай дип әйткән: «Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз» (Мат. 5:48). Күрәсең, ул шуны күздә тоткан: камил булмаган кешеләр дә бер бөтен, яки ниндидер мәгънәдә камил була ала. Без башкаларны эчкерсез яратыгыз дигән әмерне үтәп, Аллаһыга яраклы була алабыз. Әмма Йәһвә тулы мәгънәдә камил. Сафлык аңа карата кулланылганда, камиллекне аңлата (Кан. 32:4).

^ 13 абз. Әюб 31:6: «Аллаһы мине төгәл үлчәүгә салып үлчәячәк. Һәм минем сафлыгымны беләчәк».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Сафлык нәрсә ул?

• Сафлык Галәмдәге хакимлек турындагы сорау белән ничек бәйле?

• Ни өчен сафлык өмет өчен нигез булып тора?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Көндәлек тормышта сафлыгыбыз еш кына сынала