Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син сафлыгыңны саклаячаксыңмы?

Син сафлыгыңны саклаячаксыңмы?

Син сафлыгыңны саклаячаксыңмы?

«Үлгәнче, үз сафлыгымны бозмыйм!» (ӘЮБ 27:5).

1, 2. Безгә нәрсәгә ия булырга кирәк, һәм нинди сорауларны без карап чыгачакбыз?

ӘЙТИК, син берәр өйнең проектын карап утырасың. Сине өйнең уңайлы булуы сокландыра. Гаиләң белән бергә бу өйдә рәхәтләнеп яшәячәгең турында уйлану сиңа шатлык китерә. Әмма син шуның белән ризалашырсың: бу өйне төземәсәң, анда күченмәсәң һәм соңыннан аны яхшы хәлдә саклап тормасаң, бу проектның һәм бу өй турындагы уйларның файдасы әз.

2 Шулай ук без сафлык турында да ул бик мөһим сыйфат һәм үзебезгә вә якыннарыбызга күп файда китерәчәк дип уйларга мөмкин. Ләкин без сафлык сыйфатына ия булмасак һәм аны сакламасак, бу уйларның файдасы әз булачак. Бүгенге дөньяда өй төзү еш кына бик кыйбатка төшә (Лүк 14:28, 29). Шулай ук саф кешеләр булыр өчен, вакыт һәм тырышлыклар кирәк, әмма бу юкка гына түгел. Өч сорауны карап чыгыйк: безгә ничек саф кешеләр булырга? Мәсихче сафлыгыбызны ничек сакларга? Һәм кеше сафлыгын вакытлыча югалтса, аңа нәрсә эшләргә?

Безгә ничек саф кешеләр булырга?

3, 4. а) Йәһвә безгә саф кешеләр булырга ничек ярдәм итә? б) Гайсәнең үрнәге буенча, без ничек сафлык сыйфатына ия була алабыз?

3 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвә безгә саф кешеләр булырбызмы яисә юкмы икәнен үзебезгә сайларга мөмкинлек биреп, хөрмәт күрсәткән. Әмма андый сайлау ясаганда ул безне ярдәмсез калдырмый. Ул безне бу кыйммәтле сыйфатка ничек ия булырга икәненә өйрәтә, һәм үз тәгълиматлары буенча яшәргә ярдәм итәр өчен, мул итеп изге рухын бирә (Лүк 11:13). Ул хәтта сафлык юлында йөрергә тырышкан кешеләрне рухи яктан яклый (Гыйб. сүз. 2:7).

4 Йәһвә безне саф кешеләр булырга ничек өйрәтә? Иң элек ул үз Улын, Гайсәне, җиргә җибәргән. Гайсә аңа камил тыңлаучанлык күрсәтеп яшәгән. Ул «үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булган» (Флп. 2:8). Гайсә бар эшләрендә, хәтта бу бик авыр булганда да, үзенең күктәге Атасына буйсынган. «Минем ихтыярым түгел, Синең ихтыярың булсын»,— дип әйткән ул Йәһвәгә (Лүк 22:42). Безнең һәрберебез үзенә мондый сорау бирергә тиеш: «Мин дә шундый тыңлаучанлык рухын күрсәтәмме?» Дөрес эчке теләкләр белән тыңлаучан булырга тырышсак, без саф кешеләр булачакбыз. Тормышыбызның кайбер якларында безгә аеруча тыңлаучан булырга кирәк. Әйдәгез аларны карап чыгыйк.

5, 6. а) Кешеләр күрмәгәндә дә сафлыкны сакларга мөһим икәнен Давыт ничек күрсәткән? б) Мәсихче берүзе булганда аның сафлыгын нәрсә куркыныч астына куярга мөмкин?

5 Безгә без берүзебез калган кебек тоелганда да Йәһвәне тыңларга кирәк. Мәдхия җырлаучы Давыт үзенең янында беркем дә булмаган чакта да саф булып калуның мөһимлегенә игътибар иткән. (Мәдхия 100:2 не укы.) Давыт, патша буларак, һәрвакыт диярлек халык белән булган. Күп вакытларда аны йөзләгән, хәтта меңләгән, кеше күзәтеп торган. (Мәдхия 25:12 не чагыштыр.) Андый вакытларда аңа сафлык сыйфатын күрсәтү мөһим булган, чөнки патша үз халкы өчен яхшы үрнәк булырга тиеш иде (Кан. 17:18, 19). Әмма Давыт берүзе, «үз йортында», калганда да сафлык юлында йөрергә кирәк икәнен аңлаган. Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була?

6 Мәдхия 100:3 тә Давыт Аллаһы тарафыннан рухланып, мондый сүзләр язган: «Канунга каршы эшне күз алдымда тотмам». Бүген күз алдыбызда канунга каршы, ягъни яраксыз, эшләрне тотар өчен, аеруча берүзебез булганда, бик күп мөмкинлекләр бар. Интернет белән бүгенге көндә ансат кына кулланып булганга, бу күпләр өчен вәсвәсә булып тора. Җиңел генә әдәпсез, хәтта порнографик, материаллар карау коткысына бирелеп була. Ләкин андый тәртип Аллаһыга буйсынуыбызны күрсәтер идеме? Порнография зыянлы, чөнки ул бозык һәм комсыз теләкләр тудыра, вөҗданны боза, никахларны тарката һәм аны караган һәр кешене үз-үзен хөрмәт итмәскә этәрә (Гыйб. сүз. 4:23; 2 Көр. 7:1; 1 Тес. 4:3—5).

7. Берүзебез булганда сафлыгыбызны сакларга нинди принцип ярдәм итә?

7 Чынлыкта Йәһвәнең хезмәтчесе беркайчан да берүзе калмый. Күктәге Атабыз безне ярату белән күзәтеп тора. (Мәдхия 10:4 не укы.) Синең коткыга бирелмәгәнеңне күреп, Йәһвә бик сөенәдер! Шулай эшләп, син Гайсәнең Маттай 5:28 дә язылган сүзләрендәге кисәтүгә колак саласың. Бозык нәрсәләр эшләргә котырта торган сурәтләргә карамаска тәвәккәл бул. Кыйммәтле сафлыгыңны оятсыз эшкә — порнография карауга я укуга алмаштырма!

8, 9. а) Данил белән аның дусларының сафлыгы ничек сыналган? б) Бүгенге көндә яшь мәсихчеләр Йәһвәне һәм имандашларын ничек сөендерә?

8 Без шулай ук мәсихчеләр булмаган кешеләр арасында булганда Йәһвәне тыңлап, саф кешеләр була алабыз. Данилны һәм аның өч дустын искә төшерик. Алар яшүсмерләр булган чакта Бабылга әсирлеккә алып кителгән. Анда, Йәһвә турында әз белгән я бернәрсә белмәгән кешеләр арасында, бу дүрт яһүд егетен Аллаһы кануны тыйган ризыкны ашарга мәҗбүр иткәннәр. Бу яшүсмерләр Йәһвә канунын үтәмәскә күп сәбәпләр таба алыр иде. Аларны ата-аналары да, башка өлкәннәр дә һәм руханилар да күрмәгән бит. Кем аларны күргән соң? Йәһвә. Шуңа күрә алар, басымга һәм үз-үзләрен куркыныч астына куюларына карамастан, аны тыңларга нык булганнар (Дан. 1:3—9).

9 Бөтен җир шары буенча яшь Йәһвә Шаһитләре шундый ук рух күрсәтә: алар Аллаһының мәсихчеләр өчен куелган нормаларын тота һәм яшьтәшләренең зыянлы басымына бирешми. Яшьләр, сез наркотиклар, көч кулланудан, әдәпсез сөйләмнән, әхлаксыз һәм башка бозык эшләрдә катнашудан баш тартып, Йәһвәгә буйсынасыз. Шулай эшләп, сез үз сафлыгыгызны саклыйсыз. Бу үзегез өчен дә файдалы, һәм сез Йәһвәне вә имандашларыгызны да сөендерәсез (Мәд. 109:3).

10. а) Фәхешлек турындагы нинди дөрес булмаган караш кайбер яшьләрне үз сафлыкларын бозарга этәргән? б) Сафлыгыбызны сакларга теләк фәхешлек кылудан безне ничек саклый?

10 Мәсихчеләргә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә шулай ук Йәһвәгә тыңлаучан булырга кирәк. Аллаһы Сүзендә фәхешлек тыела, без моны яхшы беләбез. Әмма Аллаһыны тыңларга теләк җиңел генә бар нәрсәне рөхсәт итүчәнлеккә әйләнергә мөмкин. Мәсәлән, кайбер яшүсмерләр ораль яки аналь секс һәм үзара җенси әгъзаларны иркәләү белән шөгыльләнгәннәр, һәм андый эшләрне начар дип санамаганнар, чөнки алар «якынлык кылмаганнар» бит. Андый яшьләр шуны оныта яки белә торып санга сукмый: барлык бу эшләр Изге Язмаларда «фәхешлек» дигән сүз белән атала, һәм андый эшләр өчен кеше җыелыштан чыгарылырга мөмкин *. Әмма иң начары, алар саф булуның кирәклегенә әһәмият бирми. Без сафлыгыбызны сакларга омтылабыз, шуңа күрә начар тәртипне акларга сәбәпләр эзләмибез. Без гөнаһ белән, бер яктан аңа якынлашып, ә икенче яктан җәзасыз калырга омтылып, «уйнарга» тырышмыйбыз. Җыелышның хокук комитеты дөрес булмаган тәртибебез өчен безгә карата ниндидер төзәтү чаралары күрергә мөмкин, әмма без игътибарыбызны моңа гына тупламыйбыз. Без Аллаһыга яраклы булган эшләрне башкарырга һәм аны рәнҗетә алган бар нәрсәдән сакланырга омтылабыз. Без гөнаһ кылуга никадәр якынаеп була икәне турында уйламыйбыз, ә гөнаһтан ерак торабыз һәм «фәхешлектән качабыз» (1 Көр. 6:18). Шулай итеп без саф кешеләр икәнебезне күрсәтәбез.

Сафлыгыбызны ничек сакларга?

11. Ни өчен Аллаһыга тыңлаучанлык күрсәтеп эшләнгән һәр эш мөһим? Мисал китереп аңлатыгыз.

11 Без Аллаһыга тыңлаучан булып, сафлык сыйфатына ия була алабыз. Ә аны саклар өчен, без тыңлаучан булып калырга тиеш. Аллаһыга тыңлаучанлык күрсәтеп эшләнгән бер эш әһәмиятсез булып күренергә мөмкин. Ләкин вакыт узу белән андый эшләр күбәя бара. Мәсәлән, бер кирпеч исәпкә алынмаска да мөмкин, ләкин күп кенә шундый кирпечләрдән яхшы йорт төзеп була. Шулай ук сафлыкны саклар өчен дә без һәрвакыт тыңлаучан булуыбызны күрсәтүче эшләр башкарырга тиеш (Лүк 16:10).

12. Давыт начар һәм гаделсез мөгамәлә белән очрашканда сафлыгын ничек саклаган?

12 Сафлыгыбыз бигрәк тә без авырлыклар һәм гаделсезлек белән очрашканда, башкалар безнең белән начар мөгамәлә иткәндә ачык күренә. Давыт мисалын карап чыгыйк. Яшь булган чагында аны Йәһвә хакимлегенең вәкиле булып торган Шаул патша эзәрлекләгән. Әмма Шаул Йәһвәнең хуплавын югалткан һәм Аллаһының илтифатына ия булган Давыттан нык көнләшкән. Ләкин Шаул берникадәр вакытка патша булып калган һәм үз гаскәре белән Давытны эзәрлекләгән. Берничә еллар дәвамында Йәһвә бу гаделсезлекне рөхсәт иткән. Давытның Аллаһыга ачуы килгәнме? Ул моны түзәргә мәгънәсез дип санаганмы? Һич тә юк. Ул Шаулны Аллаһының майланганы итеп таныган, һәм шуңа күрә аңа тирән хөрмәт күрсәткән. Хәтта аның үч алырга мөмкинлеге булса да, ул моны эшләмәгән (1 Пат. 24:2—7).

13. Безне рәнҗетсәләр, без сафлыгыбызны ничек саклый алабыз?

13 Давытның мисалы безнең өчен бик әһәмиятле. Без бөтендөнья җыелышының өлеше, ул камил булмаган кешеләрдән тора һәм аларның һәрберсе безне рәнҗетергә яисә үз тугрылыгын югалтырга мөмкин. Сүз дә юк, тулаем алганда Аллаһы халкын юлдан яздырып булмый торган көннәрдә яшәү безнең өчен зур фатиха (Ишаг. 54:17). Әмма шулай да безне берәрсе уңайсыз хәлдә калдырса яисә үпкәләтсә, без нәрсә эшләрбез? Имандашыбызга карата үпкә сакласак, бу безнең йөрәгебезгә начар тәэсир итәчәк, ә бу сафлыгыбызны куркыныч астына куяр иде. Без Аллаһыга үпкәләсәк яисә хакыйкать юлын калдырсак, моны без башкаларның тәртибе аркасында эшләдек дип әйтә алмыйбыз (Мәд. 118:165). Сынауларда нык калу безгә сафлыгыбызны сакларга ярдәм итәчәк.

14. Оештыру ягыннан кертелгән һәм тәгълиматларда булган үзгәрешләргә саф кеше ничек карый?

14 Сафлыкны саклар өчен, без шулай ук кимчелекләр эзләүдән һәм тәнкыйтьләү рухыннан сакланырга тиеш. Бу, һичшиксез, Йәһвәгә тугрылыклы булуны аңлата. Ул үз халкын бүгенге көндә аеруча фатихалый: хак гыйбадәт кылу җирдә бервакытта да булмагандай киң таралган (Ишаг. 2:2—4). Изге Язмалар шигырьләре икенче төрлерәк аңлатыла башласа яки оешмада берәр урнаштырылган тәртип үзгәртелсә, без моны кабул итәргә тиеш. Бу рухи яктылыкның тагы да көчлерәк яктырганын күрсәтә, һәм без моңа бик шат (Гыйб. сүз. 4:18). Әгәр дә безгә берәр үзгәрешне аңларга авыр икән, безгә Йәһвәдән ярдәм сорарга кирәк. Һәм Аллаһыга тыңлаучан булуыбызны дәвам итәргә һәм сафлыгыбызны сакларга кирәк.

Кеше сафлыгын югалтса, нәрсә эшләргә?

15. Синең сафлыгыңны кем генә боза ала?

15 Бу сорау безне җитди уйланырга дәртләндерә, шулай бит? Үткән мәкаләдән белгәнебезчә, сафлык — бик мөһим сыйфат. Бездә бу сыйфат булмаса, безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез һәм киләчәккә өметебез булмаячак. Онытма: Галәмдә синең сафлыгыңны боза алган бер генә шәхес бар, бу — син үзең. Әюб бу хакыйкатьне яхшы аңлаган. Ул: «Үлгәнче, үз сафлыгымны бозмыйм!» — дигән (Әюб 27:5). Синең дә шундый ук рухың һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрең булса, син беркайчан да сафлыгыңны югалтмаячаксың (Ягък. 4:8).

16, 17. а) Кеше җитди гөнаһ кылса, ул нәрсә эшләргә тиеш түгел? б) Аңа нәрсә эшләргә кирәк?

16 Шулай да кайберәүләр үз сафлыкларын сакламый. Алар кат-кат җитди гөнаһ кыла. Андый хәл рәсүлләр исән чакта да булган. Синең белән дә шулай булса, хәлеңне өметсез дип әйтеп буламы? Юк. Алайса, нәрсә эшләргә соң? Башта нәрсә эшләмәскә икәнен карап чыгыйк? Кеше гадәттә үзенең кылган гөнаһларын ата-анасыннан, кардәшләреннән һәм мәсихче өлкәннәрдән яшерергә тырыша. Әмма Изге Язмаларда болай диелә: «Үзенең гөнаһларын яшерүче кеше уңышка ирешә алмас; гөнаһларын икърар итеп, алардан ваз кичкән кеше исә ярлыкау табар» (Гыйб сүз. 28:13). Үз гөнаһларын яшерергә тырышкан кеше зур хата эшли, чөнки Аллаһыдан бернәрсәне дә яшереп булмый. (Еврейләргә 4:13 не укы.) Кайберәүләр хәтта ике төрле тормыш алып бара. Алар үзләрен Йәһвәгә хезмәт итүче итеп күрсәтә, һәм шул ук вакыт гөнаһ юлы белән баралар. Андый тормыш алып баручыларны берничек тә саф кешеләр дип атап булмый. Җитди гөнаһларын яшергән кешеләрнең гыйбадәтләре Йәһвәгә яраксыз. Алай гына да түгел, аларның икейөзлелеге аның ачуын китерә (Гыйб. сүз. 21:27; Ишаг. 1:11—16).

17 Мәсихче авыр гөнаһ эшләсә, аңа нәрсә эшләргә кирәк икәне Изге Язмалардан билгеле. Аңа мәсихче өлкәннәрдән ярдәм сорарга кирәк. Бу өлкәннәрне Йәһвә рухи яктан җитди авырганнарга ярдәм итәр өчен билгеләгән. (Ягъкуб 5:14 не укы.) Булачак җәзадан яки төзәтү чараларыннан курку сиңа рухи яктан савыгырга комачауламасын. Акыллы кеше үлемгә китерә торган авыру белән чирләсә, укол яки операция ясаудан куркып, алардан баш тартырмы? (Евр. 12:11).

18, 19. а) Сафлыкны кайтарып була икәнен Давыт мисалы ничек күрсәтә? б) Син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Рухи яктан тулысынча савыгырга өмет бармы? Югалтылган сафлыкны кайтарып буламы? Әйдәгез, Давыт мисалын яңадан карап чыгыйк. Ул авыр гөнаһ кылган: ул чит кеше хатынына комсызлык белән карап, зина кылган, һәм соңыннан аның гаепсез ире үтерелсен өчен, план корган. Ул вакытта Давыт турында ул саф кеше дип әйтү кыен булыр иде, шулай бит? Ләкин аның хәле өметсез булганмы? Давыт җәзага лаек булган, һәм ул аны алган. Йәһвә аның чын күңелдән тәүбә итүен исәпкә алып, аңа мәрхәмәт күрсәткән. Давыт бу җәзадан сабак алган һәм Аллаһыга буйсынып, сафлыгын кайтарган, һәм тыңлаучан булуын дәвам иткән. Давыт мисалы Гыйбрәтле сүзләр 24:16 да язылган сүзләрнең хаклыгын күрсәтә, анда: «Тәкъва кеше җиде мәртәбә егылса да янә торып басар»,— дип әйтелә. Давыт үлгәннән соң Йәһвәнең аның турыда Сөләйманга әйткән сүзләренә игътибар ит. (3 Патшалык 9:4 не укы *.) Аллаһы Давытны саф кеше итеп күргән. Әйе, гөнаһ кылып, тәүбә иткән кешеләрне хәтта җитди гөнаһларыннан да Йәһвә чистарта ала (Ишаг. 1:18).

19 Әйе, син Аллаһыны яратканга күрә аңа тыңлаучанлык күрсәтеп, саф кеше булачаксың. Нык һәм тугры бул, ә җитди гөнаһ эшләсәң, чың күңелдән тәүбә ит. Чыннан да, сафлык — бу кыйммәтле сыйфат! Давыт: «Ә мин явызлык тотмый [«саф булып», ЯД] йөрим»,— дип әйткән. Без дә, аның кебек, саф булып йөрергә тәвәккәл булыйк (Мәд. 25:11).

[Искәрмәләр]

^ 10 абз. «Күзәтү манарасы» 2004 ел, 1 май саны, 11, 12 битләр, 15 абзацны кара.

^ 18 абз. 3 Патшалык 9:4: «Әгәр син минем алдымда, синең атаң Давыт кебек, тугры булып һәм саф йөрәгең белән йөрсәң, барысын мин кушканча эшләсәң һәм минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны үтәсәң...».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Безгә ничек саф кешеләр булырга?

• Син сафлыгыңны ничек саклый аласың?

• Сафлыкны ничек кайтарып була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге рамка]

«НИНДИ ИГЕЛЕКЛЕ КЕШЕ!»

Бу сүзләрне биш айлык авыры булган бер хатын-кыз бер таныш булмаган игелекле һәм намуслы кеше турында әйткән. Бер көнне ул кафега кергән, һәм аннан чыгып киткәч, берничә сәгатьтән соң үзенең кошелегын кафеда онытып калдырганын аңлаган. Гадәттә, ул үзе белән күп акча йөртмәгән, ләкин ул көнне аның 2000 доллар акчасы булган. «Минем кәефем кырылды»,— дип әйткән ул соңрак интервью биргәндә. Берникадәр вакыт үткәч, бу кошелекны бер яшь хатын-кыз таба һәм шунда ук аның хуҗасын эзли башлый. Таба алмагач, ул полиция участогына барып, моның турында хәбәр итә. Анда бу кошелекның хуҗасын билгелиләр, бу нәкъ шул балага узган хатын-кыз була. «Нинди игелекле кеше!» — дип әйткән кошелекның хуҗасы рәхмәтен белдереп. Ни өчен кошелекны тапкан яшь хатын-кыз акчаны хуҗасына кайтарыр өчен, шундый тырышлыклар куйган? Газетада ул Йәһвә Шаһите һәм «аны тәрбияләгән дин кешеләрне намуслы булырга өйрәтә» дип язылган булган.

[9 биттәге иллюстрация]

Яшьләр сынаулар белән очрашканда сафлыкларын саклый ала

[10 биттәге иллюстрация]

Давыт вакытлыча сафлыгын югалткан, әмма аннары яңадан саф кеше булып киткән