Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Без Аллаһы һәм аның ниятләре турында хакыйкатьнең «саф телендә» ничек яхшы сөйләшә алабыз? (Соф. 3:9)

Башка телне өйрәнгәндәге кебек, «саф телдә» яхшы сөйләшер өчен, игътибар белән тыңларга, бу телне яхшы белгән кешеләрдән үрнәк алырга, Изге Язмалар китапларының исемнәрен истә калдырырга һәм Изге Язмалардагы кайбер шигырьләрне ятларга, белгәнебезне кабатларга, кычкырып укырга, «грамматиканы» һәм хакыйкать кагыйдәләрен өйрәнергә, тырышлыклар куеп өйрәнүне дәвам итәргә, өйрәнү графигы төзергә һәм бу телдә һәрвакыт сөйләшергә кирәк (15.8., 21—25 нче бит.).

• «Өч каттан ишелгән бау» дигән әйтем никахка карата ничек кулланыла?

«Өч каттан ишелгән бау» — бу образлы әйтем (Вәг. 4:12). Ул никахка карата кулланылганда, ике бау, ягъни ир белән хатын, өченче төп бау — Аллаһы белән тыгыз бәйләнгән дип әйтеп була. Аллаһы белән бердәм булу ирле-хатынлыга кыенлыкларны җиңәргә рухи көч бирә һәм никахны бәхетле итә (15.9., 16 нчы бит).

Еврейләргә 6:2 дә «кулларны кую» турында әйтелгәндә, нәрсә күздә тотыла?

Бу шигырьдә, күрәсең, мәсихче өлкәннәрне билгеләр өчен түгел, ә изге рухның могҗизалы бүләкләрен бирер өчен кулларны кую турында әйтелә (Рәс. 8:14—17; 19:6) (15.9., 32 нче бит).

• Җаваплы кардәшләр башкаларга ничек хөрмәт күрсәтә?

Мәсәлән, өлкән үзе эшләргә теләмәгән эшләрне башкалардан беркайчан да таләп итмәячәк. Ул шулай ук биргән күрсәтмәләрен аңлатып, кардәшләрен хөрмәт иткәнен күрсәтә (15.10., 22 нче бит).

• Борынгы Исраилдә көтүчеләр башы бөгелгән озын таякны кулланган. Мәсихче өлкән моннан нәрсәгә өйрәнә ала?

Башы бөгелгән озын таяк, ягъни көтүче таягы, ярдәмендә көтүче үз көтүен көткән. Абзарга кергәндә яисә аннан чыкканда, сарыклар «көтүче таягы астыннан үткән» һәм көтүче аларны санап чыга алган (Лев. 27:32). Мәсихче көтүчегә дә үзенә тапшырылган Аллаһы көтүен яхшы белергә һәм аларны яхшылап карарга кирәк (15.11., 9 нчы бит).

• Ни өчен ата-аналарга яшүсмер балалары белән аралашу авыр булырга мөмкин?

Яшүсмер оялучан булганга, бәйсез булырга теләгәнгә һәм үз дөньясына бикләнгәнгә күрә, ата-анага аның белән аралашырга авыр булырга мөмкин. Ата-аналар яшүсмер балалары белән ял иткәндә, берәр нәрсә эшләгәндә аралашсалар һәм аларның нәрсә әйтергә теләгәннәрен аңларга тырышсалар, алар, бәлкем, бу киртәләрне җиңә алырлар (октябрь—декабрь, 18, 19 нчы бит.).